Тема: Сузык {ө} авазы. Ө, ө хәрефләре.
Максат:
укучыларны сузык [ө] авазы, язуда билге булып йөрүче Ө,ө хәрефләре белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, [ө] авазын дөрес әйтергә, Ө, ө хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү.
игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү.
Уеннар ярдәмендә күңел күтәренкелеге булдыру, телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү
I.Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
Кояшлы иртә кебек.
Туган телне, татар телен
Өйрәнегә дип килдек!
- Ә хәзер бер-бербезгә елмайыйк та урыннарыбызга утырыйк.
II.Актуальләштерү.
Укытучы нәрсәнедер эзләгән кыяфәт чыгарып, борчылып:
Укучылар, нишләрбез икән инде? Бүгенге дәресебезгә кирәк булыр дип төрле предмет рәсемнәре әзерләп куйган идем. Шулар юк бит! Ай-яй-яй! Монда Белмәмеш булган икән бит (тактада Белмәмеш рәсеме) Аның да күрәсе, өйрәнәсе килгәндер инде. Тик менә рәсемнәрне генә кайсын-кая таратып калдырган. Әйдәгез әле, миңа рәсемнәрне табып алырга ярдәм итегез. Хәзер барыбыз да торып басып, рәсемнәрне классның төрле урыннарыннан күз белән эзләп табабыз.(Рәсемнәрне тапкан укучы предметның исемен атый, укытучы аларны тактага беркетеп бара)
бака каз
зебра өстәл
өй туп
- Рәхмәт,укучылар, менә бит бергә-бергә эзләгәч кирәкле рәсемнәрне тиз генә табып та алдык.. Ә Белмәмеш, әйдә, безнең дәрестә калсын. Ул да без өйрәнгәннәрне өйрәнеп торсын.
- Ә хәзер беренче баганадагы предметларның исемнәрен иҗекләп әйтеп карыйк. Кайсы сүзнең монда артык икәнен әйтегез.
Бака, зебра – 2 иҗекле сүзләр
өй – 1 иҗекле сүз
каз, туп – 1иҗекле сүзләр
өстәл – 1 иҗекле сүз
III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Өй, өстәл рәсемнәре тактаның башка урынына алып куела .
Укучылар, без нинди предмет рәсемнәрен алып куйдык?(өй, өстәл)
Бу сүзләр нинди аваздан башланалар?([ө] авазыннан)
Без бүген нәрсә өйрәнербез? ( [ө] авазы һәм [ө] авазын белдерүче хәрефләр)
Өстәл, өй сүзләре икесе дә нинди аваздан башландылар?([ө] авазыннан)
“Өстәл” шигырен уку . Өй эшләренә булышу турында әңгәмә уздыру.
Бигрәк чиста өстәл өсте,
Кайсы шундый остадыр?
Мин сөрткән идем шул аны-
Өстәл шуңа чистадыр. (слайд)
Ө хәрефен пластилиннан әвәләп ясату.
“Тылсымлы чәчәк” дигән уен оештыру.
Чәчәкнең кәсә яфрагына – тө-кушылмасы, ә таҗ яфракларына н, с, к, р, ш, п, з хәрефләре язылган таблица (слайд).
Сүзләр ясап укырга тәгъдим итү.
“Самавыр” дигән татар халык уенын уйнату.
Берәү самавыр итеп билгеләнә . Калган балаларга (колакларына шыпырт кына) татар халкының чәй ашлары (өрек, йөзем, өчпочмак, сөт һ.б.) исемнәре кушыла. “Самавыр” иптәшләренә арты белән утыра. Тәрбияче бер балага, ымлап, “самавыр” янына килергә куша. Ул килә һәм, тавышын үзгәртеп, ризык исемен әйтә дә кире урынына барып утыра. “Самавыр” иптәшләренә йөзе белән әйләнеп баса һәм үз янына кем килгәнен әйтә. Дөрес әйтсә, рольләр алышына. Уен шулай дәвам итә.
Табышмаклар әйтү, җавапларын таптыру (слайд)
1)Тышы - баллы ит,
Эче – тәмле төш. (Өрек)(рәсеме)
2) Йомык күз белән нәрсә күреп була? (төш) (рәсеме)
3) Су түгел – сыек,
Кар түгел – ак. (сөт) (рәсеме)
4) Табын тәмле – ул булса,
Пары бөркелеп торса,
Әни пешереп торса. (өчпочмак)(рәсеме)
Физминутка
Бик күп эшләр эшләдек
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Дәресне дәвам итик.
Текст уку.
Сөт - кыйммәтле ризык. Тәүлеккә бер-ике стакан сөт эчәргә тырыш. Сөт – сәламәтлек чыганагы. Сау-сәламәт булып үс.
Сөтнең файдасы турында әңгәмә оештыру.
Сөт сүзеннән яңа сүз(төс) ясап уку.
Рәсемнәр карау, көтә сүзенең мәгънәләрен аңлату. (Апа поезд көтә. Көтүче көтү көтә.)
Таблица (слайд). Йө-, йо- кушылмалары белән сүзләр ясап уйнау( йөк, йөр, йөз, йокы).
Кызыклы рәсемнәр (елмайган кеше йөзе, кызарып пешкән коймак, елаучы йөз) күрсәтү, аларның мәгънәләрен аңлату(йөзе көлә - ачык йөз, елмая; йөзе килә - кызарып пешә; йөзе китә - куркып яки начарланып агарып китә, күңелсезләнеп китә).
Ике кеше йөзе ясалган рәсемен(слайд) күрсәтү, аларның охшаш һәм аермалы якларын таптыру.
IV.Йомгаклау.
Баганалап бирелгән сүзләрне уку, ө хәрефенең кайсы иҗектә генә язылуын ачыклау.( ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла)
Укытучы җөмләләрне “чылбыр” буенча укыта. Укылган җөмләләрдәге ө хәрефе кергән сүзләрне кабатлатып әйттерә.
“Кем тизрәк таба?” уенын уйнап алыйк. Дәреслектә табышмак язылган. Шул табышмакны һәр укучы үзе укып, җавабын минем колакка гына килеп әйтергә тиеш. ( укучылар табышмакны укып, җавабын укытучыга килеп әйтәләр, соңыннан җавап хор белән әйттерелә - Ө хәрефе)
Хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. Ул уен “Кем күбрәк сүз әйтә?” дип атала.
(экранга кө-, ко- кушылмалары проекцияләнә )
кө- кушылмасына башланган сүзләрне кем күбрәк әйтер икән?
ко- кушылмасына башланган сүзләрне кем күбрәк әйтер икән?
Дәресебез ахырына якынлашып килә. Без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек соң? ( укучыларның җаваплары тыңланыла )