kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по татарскому языку "Алмашлыклар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока по татарскому языку для 4 класса. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по татарскому языку "Алмашлыклар"»

Тема: “Алмашлыклар” темасы буенча кабатлау.

Максат: Укучыларны алмашлыкларны тану һәм аларны дөрес куллану

күнекмәләрен үстерү; алмашлыкларның сөйләмдәге ролен күрсәтү,

дәрескә кызыксыну уяту; укучылырнын сүз байлыгын арттыру,

бәйләнешле сөйләм үстерү.

ТБУУГ:җыелган мәгълүматны бербөтен итеп туплау.

РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып яңа информацияне таба белергә күнектерү.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану.

КУУГ: үз фикереңне тулы, төгәл, ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.


Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.




Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

II. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү. КЛОК БАДДИС.

- Сәгать 12 дә очраша торган кеше белән очрашып өй эшләренең дөреслеген тикшереп алыгыз. Хаталар булса карандаш белән төзәтегез, тиешле билгене куегыз.

2. Матур язу күнегүе. Үрнәк буенча язу.

3. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН . Фонетик күнегү.

-Ә хәзер Фонетик күнегү эшләп алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм сез сорауларга торып басып җавап бирерсез.

- Кемнең исеме А хәрефеннән башлана?

- Кемнең әтисенең исеме Л хәрефеннән башлана?

- Кемнең фамилисе М хәрефеннән башлана?

- Кемнең фамилиясе А хәрефенә тәмамлана?

- Кемнең әнисенең исемендә Ш хәрефе бар?

- Кемнең фамилиясендә өч Л хәрефе бар?

- Кемнең әтисенең исемендә Ы хәрефе бар?

- Кемнең фамилиясендә дә, исемендә дә, әтисенең исемендә дә К хәрефе бар?

-Нинди сүз килеп чыкты? - Алмашлык

Укытучы: Укучылар без узган дәресләрдә нәрсә турында өйрәндек?

4. Укучы: Без алмашлыклар турында өйрәндек өйрәндек. Ә бүгенге дәрестә без алмашлыклар турында кабатларбыз.

Укытучы:Алмашлыклар турында сез нәрсәләр беләсез? Алмашлыкның моделен төзик әле. Мин сорауны әйтәм сез бергәләп җавап табасыз һәм Феерверк ясыйсыз , төркемнән бер укучы җавап бирә.

- Алмашлык нинди сүз төркеме? (мөстәкыйль)

- Алмашлыклар жөмләдә нәрсәне алмаштырып килә? (исемнәр)

- Җөмләдә нәрсә булып килә? (ия)

- Текстта ни өчен кулланыла? (Җөмләдә кабатлаулар булмасын өчен)

- Нәрсә белән төрләнә? (килеш)


5. Физкультминутка.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1.“Сүзләрне өйләренә урнаштыр” уены.

Исем Сыйфат Алмашлык

диңгез ямьле мин

өстәл матур син

балык зур ул

малай якты сез

агач акыллы без

алар


-Бу алмашлыклар ничек атала? (зат алмашлыклары)

2. Почмак уены . КОНЭРС. (затларны аеру)

-Ә хәзер үзегезгә ошаган алмашлыкны сайлап алыгыз һәм почмаклар сайлагыз.

1 зат -мин, без

  1. зат -син, сез

3 зат - ул, алар

-Ни өчен бу сүзне сайладың?

- Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.

3. РАУНД ТЭЙБЛ. (алмашлыкларны килеш белән төрләндерү)

- Укучылар бер карточка өстендә әйләнә буенча тиешле алмашлыкларны килеш белән төрләндерәләр. Һәр төркемнән бер укучы басып җавапны укый.

-Бирелгән алмашлыкларны килеш белән төрләндерегез.

Килешләр

Килеш соравы

син

ул

Б. к.


И. к.


Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.

кем?


кемнең?


кемгә?

кемне?

кемнән?

кемдә?

Син


Синең


Сиңа


Сине


Синнән


Синдә

ул

аның

аңа

аны

аннан

анда



Килешләр

Килеш соравы

мин

алар

Б. к.

И. к.

Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.

кем?

кемнең?

кемгә?

кемне?

кемнән?

кемдә?

мин

минем

миңа

мине

миннән

миндә

алар

аларның

аларга

аларны

алардан

аларда


4. Индивидуаль карточка буенча дәфтәрдә эш.

Түбәндәге җөмләләрне укырга, алмашлыкларны аерып алып анализ ясарга.

Җирне ап-ак кар каплады. Кошларга азык табу авырлашты. Без (б.к.) абый белән аларга (ю.к.) җимлек ясадык. Мин(б.к.) җимлеккә ипи валчыклары, ярмалар салдым. Кошлар рәхәтләнеп ашадылар, безгә (ю.к.) рәхмәт әйттеләр.

Без – зат алмашлыгы, I зат, күплектә, баш килештә.

Аларга – зат алмашлыгы, III зат, күплектә, юнәлеш килешендә.

Мин – зат алмашлыгы, I зат, берлектә, баш килештә.

Безгә – зат алмашлыгы, I зат, күплектә, юнәлеш килешендә.

  • Ә сез кыш көне кошларга ничек ярдәм итәсез? (15 әр секунд бер-берсенә сөйлиләр 1укучы башлый, икенче укучы дәвам итә)



5. МИКС-ФРИЗ-ГРУП.

Музыка астында укучылар йөриләр,музыка туктагач бер урында басып калалар, укытучы сорау биргәч җавабын укучылар саны ярдәмендә берләшеп күрсәтәләр.

- Син алмашлыгы ничәнче затта? (2)

  • Берлек санда ничә зат? (3)

  • Татар телендә ничә килеш бар? (6)

  • Без алмашлыгы ничәнче затта? (1)

  • Ул алмашлыгы ничәнче затта? (3)

6. Ныгыту күнегүләре. Кроссворд чишү.

  • - Ә хәзер бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрне тагын бер кабат искә төшереп Кроссворд чишеп алабыз.

  • 1. Зат алмашлыгы: III затта, күплектә. ( алар)

  • 2. Зат алмашлыгы: III затта, берлектә. (ул)

  • 3. Зат алмашлыгы: I затта, берлектә. (мин)

  • 4.Ул алмашлыгы юнәлеш килешендә. (аңа)

  • 5. Алар алмашлыгы урын-вакыт килешендә. (аларда)

  • 6. Ул алмашлыгы төшем килешендә.(аны)

  • 7. Ул алмашлыгы урын-вакыт килешендә.(анда)

  • 8.Ул алмашлыгы иялек килешендә. (аның)




1

а

л

а

р






2

у

л









3

м

и

н








4

а

ң

а









ш




7





5

а

л

а

р

д

а




6

а

н

ы




н







к




д










8

а

н

ы

ң

7. Өстәмә эш. Индивидуаль карточка буенча мөстәкыйль эш.

Ия белән хәбәр астына сызарга.

Песнәк каен агачына оя ясады. Мин аны читтән генә күзәттем. Ул ояга күкәйләр салды.



Йомгаклау.

Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

Өй эше бирү.Тестка әзерләнергә.

Парковка. Дәрес турында фикерләрегезне язып ябыштырыгыз:

  • Сезгә дәрес ошадымы?

  • Дәрестә син үзеңне ачып бетерә алдыңмы?

  • Дәрес темасын аңладыңмы?






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Конспект урока по татарскому языку "Алмашлыклар"

Автор: Шаймуллина Миляуша Мидхатовна

Дата: 19.12.2016

Номер свидетельства: 371193

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(118) "Разработка урока по татарскому языку по теме: "Зат алмашлыклары" "
    ["seo_title"] => string(65) "razrabotka-uroka-po-tatarskomu-iazyku-po-tiemie-zat-almashlyklary"
    ["file_id"] => string(6) "199514"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1428589295"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Конспект урока по татарскому языку по теме "Сыйфат фигыль""
    ["seo_title"] => string(52) "konspiekturokapotatarskomuiazykupotiemiesyifatfighyl"
    ["file_id"] => string(6) "261376"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449127611"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства