kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока по татарскому языку по теме: "Зат алмашлыклары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Конспект урока по татарскому языку по теме: "Зат алмашлыклары" с элементами Сингапурской системы (для татарских групп) Предназначен для учащихся 6 классов. Конспект урока по татарскому языку с использованием структур сингапурской методики : Модель Фрейр,Куиз-Куиз-Трейд, Конэрс, Тим - Чир,Сингл Раунд Робин, Тайм Раунд Робин, Финк- Райт- Раунд Робин.

Цели урока:

  1. Алмашлыклар турындагы белемн?рне ныгыту;
  2.  М?ст?кыйль с?з т?ркемн?рен ??мл?д? д?рес билгели алуларына иреш?;
  3.  Алмашлык т?ркемч?л?рен д?рес билгел?? к?некм?л?рен ныгыту.

2. ?стер? максаты

а) т?ркемн?рд? эшли бел? к?некм?сен ?стер?;

б) сорауларга т?г?л ?авап бир? к?некм?сен камилл?штер?.

3. Т?рбияви максат

а) ?нил?рг? х?рм?т т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по татарскому языку по теме: "Зат алмашлыклары" »

«Татар теле» фәненнән татар класслары өчен 6 нчы сыйныф укучыларына «Зат алмашлыклары” темасы.

Кереш

Тема: Зат алмашлыклыклары.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштереп ныгыту

Максатлар:

1.Белем бирү максаты

  1.  Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту;

  2.  Мөстәкыйль сүз төркемнәрен җөмләдә дөрес билгели алуларына ирешү;

  3.  Алмашлык төркемчәләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Үстерү максаты

а) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

б) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

3. Тәрбияви максат

а) әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, индивидуаль биремле карточкалар, тест биремнәре.

                                                 Дәрес барышы

I Оештыру.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Оештыру моментының төп максаты: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә.

Укытучы:

Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк.

Числоны һәм сыйныф эшен тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.







II Белемнәрне тигезләү.

Укытучы:Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә зат алмашлыклары темасын үтә башладык. Бүген дәрестә күнегүләр ярдәмендә белемнәребезне ныгытырбыз.

Әйдәгез кагыйдәне искә төшереп үтик.

1 бирем

Тик Тэк Тое

Укытучы: сезнең паталарда карточкалар бирелгән шул карточкаларны тактадагыча куегыз

1 нче төркем 2 нче төркем

мин сине ул миңа сине сез

безгә сез аны без сиңа без

мина сине аңа ул мине сезгә

Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзергә, төркемнәрдә сөйләшергә, иң охшаган җөмләне сайлап 1 нче номерлы укучы укый

2 бирем. Җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр белән алыштырып була?

Гаяз беренче тапкыр мәктәпкә барды. Гаязны баскычта Наилә Якуповна  каршы алды. Наилә Якуповна  Гаязның букчасын күтәрергә ярдәм итте. Гаяз рәхмәт әйтте.

3 бирем

а) 257 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү.

УкытучыГөлназ, биремне укып чык әле.

Зат алмашлыкларын 1 һәм 3 затларга куеп языгыз

1 нче төркем беренче затка куеп яза.

2 нче төркем өченче затка куеп яза.

2 нче номерлы укучы укый



4 бирем

Раунд Тэйбл

Укытучы: Ә сезнең әниләрегез нинди?

Минем әнием.......... (укучылар тәртип буенча үзләренең әниләре турында язалар)

3 нче укучы укый.

Әйтегез әле алмашлыклар нинди сорауга җавап бирә

Кем? һәм барлык килеш сорауларына җавап бирә

Ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә ала.

Җөмләдә кабатлаулар булмасын өчен кулланыла

в) Үзбәя

Укытучы: Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә – “5”ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән – “4”, бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укчы үзенә “3”ле билгесе куя.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү)

Укытучы: Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап:  Исем сүз төркемен алмаштырып, сөйләү процессына катнашкан затларны белдерә торган сүз төркеме  зат алмашлыгы була.

Укытучы: Билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз.

г) Үзбәя

Укытучы: Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә “5”ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз – “4”ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз – “3”.

V Ныгыту

Укучылар дәфтәрләрегездә зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше таблицасын тутырыгыз. Бу алмашлыкларның килеш белән төрләнеше шактый үзенчәлекле, ә күплек санда зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешендә үзгәрешләр күзәтелми.

килешләр

Килеш соравы

мин

син

ул

Б. к.И. к.Ю.к.

Т. к.

Ч. к.

У.-в.к.

кем?кемнең?кекмгә?

кемне?

кемнән?

кемдә?

………

………

………

Укытучы: җавапларыгызны экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(8 нче слайд) Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

а) 291 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү

Укытучы: Алсу, биремне укып чык әле.

Укучы: Бирелгән җөмләләрдән зат алмашлыкларын язып алып, килешләрен билгеләргә.

Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз…

Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез… (Ф. Әсгать.)

  • Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш.  (И. Павлов)

  • О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара…(Ф. Хөсни)

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Сүзне өченче төркемгә бирәбез.

Көтелгән җавап:  без- б.к., без- б.к., ул- б.к., безне- т.к., без- б.к.

Укытучы: Җавапны дүртенче төркем дәвам итә

Көтелгән җавап:  ул – б.к., без- б.к., аның-и.к., ул-б.к.

б) Үзбәя

Укытучы: Барлык сүзләрне дә   дөрес тапсагыз  – “5”ле, бер хата җибәргән булсагыз – “4”ле, ике хата җибәрсәгез  “3”ле билгесе куярсыз.

VI Рефлексия

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Тест

Бирем: сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә

1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?

а. мөстәкыйль;

ә. бәйләгеч;

б. модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а. эш  яки  хәлне  яисә  билгенең  билгесен  белдерә ;

ә. предметның  билгесен  белдерә ;

б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен  алмаштырып, аларның   мәгънәләрен  белдерә.

3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?

а. җөмлә кисәге булмыйлар;

ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

б. аергыч кына булып калалар.

  4.  I зат алмашлыкларын күрсәт.
а. мин, без;
ә. мин, сез;
б. без, алар.
5.  Минем алмашлыгы кайсы   килештә?

а.  И.к;

ә.  Б.к;

б.  Т.к.

6.  Дөрес язылышны  билгеләгез.

 а. миң;

ә. сиңга;

б.  аның.

Укытучы: Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(10 нчы слайд) Бер хатасыз эшкә – “5”ле, бер хаталы эшкә – “4”ле, ике хаталы эшкә – “3”ле.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз.  Кем бүгенге дәрестә үзенә “5”ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә “4”ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә “3”ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

Укытучы: Афәрин, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз.  Өй эшен үзегез сайлап алыгыз.

Өй эше: (11 нче слайд)

1) 208 нче күнегү, Алмашлыкларның килешләрен билгеләргә;

2) Зат алмашлыклары кулланып кечкенә күләмле хикәя язарга.

Кушымта

Индивидуаль биремле карточкалар

Карточка №1

Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)

Карточка №2

Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)

Карточка №3

Кем эшләми, шул ашамый. (мәкаль)

                             Тест

1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә карый ?

а. мөстәкыйль;

ә. бәйләгеч;

б. модаль.

2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.

а. эш  яки  хәлне  яисә  билгенең  билгесен  белдерә ;

ә. предметның  билгесен  белдерә ;

б. исем, сыйфат, рәвеш, сан сүз төркемнәрен  алмаштырып, аларның   мәгънәләрен  белдерә.

3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?

а. җөмлә кисәге булмыйлар;

ә. ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;

б. аергыч кына булып калалар.

  4.  Зат алмашлыклары  нәрсә  белән  төрләнмиләр
а.сан;
ә. килеш;
б. тартым.
5.  Минем алмашлыгы кайсы   килештә?

а.  И.к;

ә.  Б.к;

б.  Т.к.

6.  Дөрес язылышны  билгеләгез.

 а. миң;

ә. сиңга;

б.  аның.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Разработка урока по татарскому языку по теме: "Зат алмашлыклары"

Автор: Насртдинова Эндже Имамутдиновна

Дата: 09.04.2015

Номер свидетельства: 199514

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "Мин, син зат алмашлыклары"
    ["seo_title"] => string(25) "min_sin_zat_almashlyklary"
    ["file_id"] => string(6) "480345"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1539264370"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства