Татар теле . 3нче сыйныф.
Сан темасына ачык д әрес план-конспекты
Тема: Сан.
Максат: Сан турында мәгълүмат булдыру, саннарны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру, саналмыш турында белемнәр булдыру, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү, укучыларның сөйләм телен үстерү, туган телдә аралашуга омтылыш тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек Ф.Ф. Харисов, Г.Р.Шакирова “Татар теле” 88 - 91нче битләр; презентация; тестлар; карточкалар
Дәрес планы
Дәресне оештыру.
- Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Бер-беребезгә карап матур итеп елмаешыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.
II . Актуальләштерү. Сүз төркемнәре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.
Укучылар, без сезнең белән нинди сүз төркемнәрен өйрәндек? (исем, сыйфат, фигыль), сорауларын әйтегез әле.
Әйе. Бик дөрес. Алар нинди сүз төркемнәре? ( мөстәкыйль сүз төркемнәре)
Бик дөрес, мөстәкыйль сүз төркемнәре.
Яңа тема.
Матур язу. (Укучылар тактадан күчереп язалар)
Бб хәрефләрен язу.
Бер колагыннан керде,
Икенчесеннән чыкты.
Укучылар, тактага язылган җөмләгә игътибар итәбез, монда нәрсә яылган? (Мәкаль)
Бер укучы мәкальне кычкырып укый. (мәгънәсен аңлату)
Бер колагыннан керде,
Икенчесеннән чыкты.
Укучылар, бу җөмләдә без өйрәнгән сүз төркемнәре бармы икән? (Әйе,бар.)
Әйдәгез, табыйк әле. (колагыннан, керде, чыкты)
Әйе, бик дөрес. Сүзләргә сорау куябыз (колагыннан - нәрсәдән?) Бу сүз нинди сүз төркеме? Кайсы килештә? (Исем, чыгыш килешендә) Тагын нинди сүз төркеме бар? (керде,чыкты - нишләде? Фигыль)
Укучылар, тагын без өйрәнмәгән сүзләр бармы икән? Нинди сүз?
Әйе, бар. (бер, икенчесеннән)
Укучылар, бу сүзләргә сорау куйыйк әле.
Ничә? Күпме?
- Бик дөрес. Димәк, бу сүзләр нинди сүзләр була? (Саннар)
- Әйдәгез, бергәләп аларга сораулар куеп чыгыйк әле. Саннар нинди сорауларга җавап бирә икән? (Ничә? Ничәнче? Ничәшәр? Ничәләп? Ничәү?).
- Әйдәгез, нәтиҗә чыгарыйк . Сан предметның нәрсәсен белдерә? Санын.
Сан предметның санын, исәбен белдерә, ничә? ничәү? күпме? Сорауларына җавап бирә.
Сан кергән өч җөмлә язарга. (Дәреслектәге кагыйдәне уку, 90нчы бит)
_ Без чыгарган кагыйдә белән дәреслектәге кагыйдә туры киләме? (Әйе, килә.)
- Әйтегез әле, саннарны тормышта кулланабызмы? (сәгать, математика дәресендә, кибеттә)
- Димәк, укучылар, күрәсез саннар безнең тормышта бик зур роль уйныйлар. Еллар, айлар, көннәр санала. Сәгать телләре дә саннарны күрсәтә. Кибеттә азык-төлек, кием алганда да саннар ярдәмгә килә, математика дәресендә саннар белән эшлибез. Без саннардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Хәтта, мәкальдә дә саннар тирән мәгъә белдерә.(Егет сүзе бер булыр. Иренгән ике эшләр .)
IV . Белемнәрне ныгыту.
Инде хәзер тактага карагыз. (Слайд)
Җөмләләрне укыгыз.
Сыйныфыбызда егерме бер укучы укый. Сыйныф бүлмәсендә бер ишек, өч тәрәзә, унике өстәл, егерме дүрт урындык бар. (бер укучы укый, саннарны табу )
Анда әлеге саннар белән нәрсәләр төзелгән? (Сүзтезмәләр)
- Укыйк: егерме бер укучы, бер ишек, өч тәрәзә, унике өстәл, егерме дүрт урындык.
- Игътибар итегез, укучылар, саннар нинди сүзләрне ачыклап килгәннәр? (Исемнәрне)
- Сан ачыклаган исемнәрне саналмыш дип атарбыз. Саналмыш санау, саналу сүзеннән ясала. Димәк, сан ачыклаган предмет санала. Һәрвакыт саналмыштан чыгып, санга сорау куярбыз. Ничә укучы ? Һ.б .
Сан ачыклаган исем саналмыш була.
- Укучылар, саналмышларга игътибар белән карагыз әле: алар берлек сандамы, әллә күплектә килгәннәрме? (Берлек)
- Ни өчен икән? Ничек уйлыйсыз? (балалар бу сорауга җавапны бергәләп эзли һәм әйтә: чөнки сан (бердән кала) предметның күп булуын белдерә) Сан ачыклаган саналмыш һәрвакыт берлек санда гына килә.
- Ә хәзер җөмләләрне тәрҗемә итик. (Җөмләләрне тәрҗемә итү ).
Рус телендә саналмышта кушымчалар була, ә татар телендә булмый.
(Биш малай - пять мальчиков, өч кыз – три девочки)
Физкультминут.
3.Карточкалар өстендә эш.
Нокталар урынына тиешле саннарны куеп, җөмләләрне күчереп языгыз
Елда .... ай. Бер айда .... атна. Атнада ... көн. Бер тәүлектә ... сәгать. Бер сәгатьтә ... минут, ә бер минутта ... секунд. (Тикшереп чыгу.)
Иҗади эш. Слайд. (тәрҗемә эше, дәфтәрләрдә эшләү)
Двадцать девять учеников, две школы, сорок пять минут, три стола, шесть уроков, двенадцать книг, пятьдесят три года, семь окон, девять тетрадей. (егерме тугыз укучы, ике мәктәп, ...)
Димәк, укучылар, рус телендә саналмыш берлек санда да, күплек санда да була, ә татар телендә берлек санда гына була, кушымчалар булмый.
Ребус чишү. (Слайд)
н, 1 лек, 100 ә, 100 ек, к 3, к 3ле, т10 ( ребусны чишү, дәфтәргә язып кую.)
Белемнәрне тикшерү. Тест. ( Слайд)
А. 1) Сан нәрсәне белдерә?
1.) предметның исемен;
2.) предметның билгесен;
3.) эш яки хәлнең билгесен;
4.) предметның исәбен.
А. 2) Сан нинди сорауларга җавап бирә?
1.) кайда? кайчан? ничек;
2.) кем? нәрсә? ни?
3.) нигә? күпме? ничәү? никадәр?;
4.) нишли? нишләр? нишләгән?
А. 3) Нәрсә ул саналмыш?
1.) исем ачыклап килгән сүз;
2.) сыйфат ачыклап килгән сүз;
3.) сан ачыклап килгән сүз;
4.) фигыль ачыклап килгән сүз.
Тикшереп укучылар үзләренә билге куялар. (Бер хата булса “4”, ике хата “3”, хатасыз эшкә “5”)
Йомгаклау.
Укучылар, без бүген нинди сүз төркемен өйрәндек?
Сан нинди сорауларга җавап бирә?
Сан ачыклап килгән исем нәрсә дип атала?
Саннар белән килгән исем (саналмыш) татар телендә нинди санда килә?
(Укучылар җавап бирәләр, Һәр укучы алдында төсле өч түгәрәк)
Укучылар, сезнең алдыгызда төсле түгәрәкләр бар, шуларны алыйк әле, кем бүгенге теманы аңлады – яшел түгәрәкне, аңладым, ләкин бераз сорауларым бар – сары түгәрәкне, ә бернәрсә дә аңламадым –кызыл түгәрәкне күтәрә.
Афәрин. Мин бик шатмын.( Билгеләр кую)
Рәхмәт, укучылар.
VII . Өй эше
179нчы күнегү;
Саннар кергән мәкальләр язарга