kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по математике во 2 классе по Сингапурской системе обучения

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспет урока по математике во 2 классе разработан по сингапурской системе обучения. Урок очень интересный. С помощью данной структуры дети работают в группах, в парах. Применяя данную систему на уроке дети всегда активно работают. Может пригодиться учителям начальных классов при изучении темы "Таблица умножения". 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по математике во 2 классе по Сингапурской системе обучения »





Конспект урока

по математике во 2 классе

на тему:

20 эчендәге тапкырлау таблицасы буенча ныгыту күнегүләре.

















Максат: 1) тапкырлау таблицасын ныгыту.

2) телдән исәпләү күнегүләрен ныгыту.

3) мәсьәлә чишүне ныгыту.

Җиһазлау: дәреслек, плакат, карточкалар, мэнэдж мэт.

  1. Оештыру өлеше.

Укытучы һәм балалар дәрескә әзерләнәләр.

Укытучы: - ХАЙ ФАЙВ.Исәнмесез балалар, матур итеп басабыз.

Укучылар: - Исәнмесез, хәерле иртә.

Укытучы: - Утырышабыз. Дежур укучы кала.

Укучы: -Бүген сыйныфта мин дежур, бүген 21 ноябрь, сыйныфта барысы да бар.

Укытучы: - Балалар, сез инде 20 эчендәге тапкырлау таблицасын өйрәндегез. Сезгә өйдә шул таблицаны кабатларга кушкан идем. Хәзер инде өй эшен ТАЙМД – ПЭА-ШЭА ысулы белән тикшерербез. Хәзер сез җилкә иптәшләрегезгә карагыз һәм алар белән куллларызызны берләштереп исәнләшегез. Безнең Алина белән Никита һәм Рафаэль белән Ефрем бергә. Сез бер-берегезнең белемегезне тикшерәчәксез. Сез вакытка башта берегез, ә соңыннан икенчегез тапкырлау таблицасын әйтәчәксез. 2 саныннан башлыйсыз. Мин вакытны туктатканнан соң икенчегез сөйли башлаячак. Сез иптәшләрегезнең җавапларын яхшы тыңлагыз һәм аларны язып барыгыз. Кайсыгызның исемендә күбрәк хәреф, шул башлый (Никита, Рафаэль).

Укытучы: - Барыгыз да тырышып сәйләдегез. Хәзер кем ничә хата җибәрде икән, беләбез(укучылар әйтәләр).

  1. Төп өлеш.

Укытучы: - ХАЙ ФАЙВ. Безнең бүген дәрескә әкият герое да килгән. Ләкин аның исемен белер өчен сезгә исәпләүләрне башкарырга кирәк булачак. Ачабыз дәфтәрләребеәне, язабыз число- 21 ноябрь. Сыйныф эше. (һәр балага карточкалар бирелә. Балалар биремне дөрес эшләсәләр – Незнайка исеме килеп чыга)

8 2= К

3 0= Н

2 2= З

4 3= А

10 2= А

1 1= Е

5 3= Й

3 2= Н


Җавап

















Сүз



Укытучы: - Барыгыз да биремне үти алдымы?(укучылар җавап бирәләр) Аның исеме Русча Незнайка, ә татарча Белмәмеш була(тактага Незнайка рәсеме куела). Ләкин ул буш кул белән килмәгән, ә үзе белән бик күп биремнәр алып килгән. Ә ни өчен соң аны Незнайка(Белмәмеш) дип йөртәләр икән?

Укучылар: - Чөнки ул бернәрсә дә белми.

Укытучы:- Әйе, шулай. Ә без бит аңа булышырбыз?

Укучылар: - Әйе, булышырбыз.

Укытучы: - Балалар, мин инде сез барлык биремнәрне дә эшли алырсыз дип уйлыйм. Барыгызга да уңышлар телим. Барыгыз да тактага карагыз әле. Сез барыгыз да саннар җыелмасы күрәсез. 2 санның тапкырчыгышы 18 тигез булса- сез аны кызыл турыпычмаклык эченә аласыз, ә 2 санның тапкырчыгышы 8 гә тигез булса- сез аны зәңгәр овал эченә алырсыз. Барыгызга да аңлашылдымы? Күрәсез, Незнайка бу биремне эшли башлаган, ләкин эшләп бетермәгән. Кем таба, кул күтәрә. (балалар такта янына чыгып биремне үтиләр).

4 6 3 5 7 9

2 5 9 2 6 2

1 3 7 9 2 5

8 5 4 2 7 6


Укытучы: -Карагыз әле, укучылар, ә сезнең өчен бу биремне чишү авыр да булмады икән. Калган биремнәрне Незнайка(Белмәмеш) үзенең кесәләренә куеп килгән. Сез биремне теләсә кайсы кесәдән сайлый аласыз. (укучылар кесәләрдән карточкалар алалар һәм алрны үтиләр).

1 - Таблица төзе. (җилкә иптәшләргә 1 әр карточка таратыла. Аларны үтәгәннән соң каршыда утыручы иптәшләренә үзләренең карточкаларын бирәләр.Тикшерү.)- 20 эчендәге тапкырлау таблицасын тутыру.

2 2=

3 2=

4 2=

5 2=

6 2=

7 2=

8 2=

9 2=

10 2=

2 3=

3 3=

4 3=

5 3=

6 3=





2 4=

3 4=

4 4=

5 4=






2 5=

3 5=

4 5=







2 6=

3 6=








2 7=









2 8=









2 9=









2 10=










2 – (№1 67 бит)- мисалларны гамәл тамгалары белән язарга һәм аларны чишәргә.

  1. 2 шәрләп 4 тапкыр алырга;

  2. 3 әрләп 2 тапкыр алырга;

  3. 6 шарлап 3 тапкыр алырга;

  4. 5 әрләп 2 тапкыр алырга;

  5. 2 шәрләп 7 тапкыр алырга

  6. 8 әрләп 2 тапкыр алырга.

  1. 2х4=8

  2. 3х2=6

  3. 6х3=18

  4. 5х2=10

  5. 2х7=14

  6. 8х2=16

3- (№9 68бит)- чагыштырырга.

1 дм 4 см 9 см

1 дм 7 см 2 дм

2 дм 16 см

2 см 1 дм

9 см+2см 1 дм

11см-3см 8см


1 дм 4 см 9 см (1 дм ул 10 см. 10 см+4см=14 см. 14 см 9 см дан зуррак)

1 дм 7 см

2 дм 16 см (2 дм ул 20 см. 20 см 16 см дан зуррак.)

2 см

9 см+2см 1 дм (9 см + 2 см= 11 см. 1 дм ул 10 см. 11 см 10 см дан зуррак)

11см-3см = 8см (11см-3см=8см. 8см=8см)


4- (№2 65 бит).

Исәплә:

7х2+4 (7тапкырлыйбыз 2- була 14. 14 кә кушабыз 4 була 18)

5х3+5 (5 тапкырлыйбыз 3 була 15. 15 кә кушабыз 5 була 20)

2х6+4 (2 такырлыйбыз 6 була 12. 12 гә кушабыз 4 була 16. )

2х9-16 (2 тапкырлыйбыз 9 була 18. 18 дән алабыз 16 . 2 кала)

3х6-18 (3 тапкырлыйбыз 6 була 18. 18 дән алабыз 18 0 кала)

5х4-13 (5 тапкырлыйбыз 4 була 20. 20 дән алабыз 13. кала7)

6х3-7 (6 тапкырлыйбыз 3 була 18. 18 дән алабыз 7 кала 11)

4х5-17 (4 тапкырлыйбыз 5 була 20. 20 дән алабыз 17. 3 кала)

3х3+11 (3 тапкырлыйбыз 3 була 9. 9 га кушабыз 11. була 20).

5- (№4 64 бит).

Мәсьәлә:Тегүче хатын 5 күлмәк теккән. Һәр күлмәкне бизәү өчен, 3 дм тасма киткән. Блузканы бизәү өчен, тегүче тагын 4 дм тасма тоткан. Күлмәкләрне һәм блузканы бизәү өчен, ничә дм тасма киткән?

Укытучы:- Мәсьәләне укыгыз. Кем турында сүз бара бу мәсьәләдә?

Укучылар: - Мәсьәләдә тегүче хатын турында сүз бара.

Укытучы:- Тегүче хатын нәрсәләр теккән?

Укучылар: - Тегүче күлмәк һәм блузка теккән.

Укытучы:- Ничә күлмәк һәм ничә блузка теккән?

Укычылар: - 5 күлмәк һәм 1 блузка.

Укытучы:- Һәр күлмәкне бизәү өчен ничә дм тасма киткән?

Укучылар:- Һәр күлмәкне бизәү өчен 4 дм тасма киткән.

Укытучы:- Блузканы тегү өчен ничә дм тасма киткән?

Укучылар:- 4 дм

Укытучы:-Мәсьәләдә нәрсә сорала?

Укучылар: -Күлмәкне һәм блузканы бизәү өчен ничә дм тасма киткән.

Укытучы:- Беренче эш булып нәрсәне табабыз?

Укучылар:- Күлмәккә ничә дм тасма киткәнен.

Укытучы:-Шул 5 күлмәккә ничә дм тасма киткән инде? Ничек белербез?

Укучылар:- 3не тапкырлыйбыз 5кә, була 15 (дм)(дәфтәрләренә язалар).

Укытучы:- Әйе, балалар, дөрес. Безнең мәсьәлә чишелеп беттеме соң?

Укучылар:- Юк, чишелеп бетмәде. Безгә барысын табарга кирәк. 15 дм га кушабыз 4 дм (блузка). Килеп чыга 19. (балалар язалар.)

6-(бераз ял итеп алыйк)

Укытучы: - Балалар, хәзер бераз ял итеп алачакбыз . Без бу уенда ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасын кулланачакбыз. Мин сезгә саннар тапкырчыгышын әйтәчәкмен. Әгәр җавабы 0 дан 10 га кадәр булса- сез утырасыз, әгәрдә инде җавабы 10 нан зур булса- сез басачаксыз. Барыгыз да аңладымы? (балаларның җаваплары).

Укытучы: -Менә инде ял да итеп алдык, эшебезне дә дәвам итә алабыз.Без инде Незнайканың (Белмәмешнең) шактый биремнәрен үти алдык. Тагын кайсы кесәләре ачылмыйча калды икән?

Укучылар: (җавап бирәләр).

Укытучы:- Эшебезне дәвам итәбез.

7- (карточкалар белән эш).

Укытучы:- Сез тактада 1, 2, 3 һәм 5 саннарын күрәсез. Шул саннарны кулланып тапкырлауга карата ничә мисал килеп чыга? Бу биремне эшләү өчен ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН структурасын кулланачакбыз. Сезгә 1 минут бирелә. (балалар язалар). Ә хәзер круг буенча үзегезнең җавапларыгызны укыячаксыз. Кемнең шул мисалы булмый үзенә язып куя, ә кемнең бар- “+” тамгасын куя. Барыгыз да аңладымы?

Укучылар:- (җавап)

Укытучы:- Кем исеменең 1нче хәрефе алфавитта алда килә, шул башлый. (балалар кругта эшлиләр).

Укытучы:- Карагыз әле, сез һәркем үзе язгандамы, яки соңыннан барыгыз да бергә эшләп күбрәк мисал яздыгыз?

Укучылар:- Барыбыз да бергә эшләп.

Укытучы:- Балалар, ничек әйтәләр әле, 1 баш яхшы, ә 2 баш тагын да әйбәтрәк дияләр. Бу дөрес сүз булып чыга бит инде. Шулай мы соң?

Укучылар: -Әйе, дөрес.

  1. Йомгаклау өлеше.

Укытучы: - Балалар, сез бүген барыгыз да тырышып эшләдегез. Дус, тату булып эшләгәндә генә барлык аврлыкларны дә җиңеп чыгарга була икән. Белмәмешнең барлык биремнәрен дә үтәдегез. Ул да сездән үрнәк алыр дип уйлыйм. Тапкырлау таблицасын без барыбыз да бик яхшы белергә тиешбез, ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен? (укучылар төрлечә җавап бирәләр һәм шул җаваплардан соң укытучы дәресне тәмамлый, балаларга билге куя, өй эше бирә).


8




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока по математике во 2 классе по Сингапурской системе обучения

Автор: Шупшина Зоя Геннадьевна

Дата: 07.01.2015

Номер свидетельства: 151283

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(167) "Конспект урока на тему "Длина.Сантиметр" с презентацией  по системе сингапурского обучения "
    ["seo_title"] => string(101) "konspiekt-uroka-na-tiemu-dlina-santimietr-s-priezientatsiiei-po-sistiemie-singhapurskogho-obuchieniia"
    ["file_id"] => string(6) "162671"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422379422"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(144) "Конспект урока по математике  с использованием Сингапурского метода обучения "
    ["seo_title"] => string(85) "konspiekt-uroka-po-matiematikie-s-ispol-zovaniiem-singhapurskogho-mietoda-obuchieniia"
    ["file_id"] => string(6) "163109"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422446473"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства