kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллану

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләр.

Максат:

1. Укучыларның “Баш  хәрефтән  языла  торган  сүзләр” дигән тема  буенча алган белемнәрен ныгыту, киңәйтү;

2. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, баш хәрефтән языла торган сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту;

3. Якташ язучылар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

УУГ:

Шәхси:  иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Регулятив:  укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;

Танып – белү :  кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү;

Коммуникатив:  иптәшеңне тыңлый белү;

Иптәшеңә аңлаешлы җөмләләр төзи белү; парлада эшли белү.

Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.

Планлаштырылган нәтиҗә: Баш хәрефтән языла торган сүзләрне аера, җөмләдә таба белергә һәм дөрес язарга өйрәнү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, дәреслек, 2 нче кисәк.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллану»


Тема: Баш хәрефтән языла торган сүзләр.


Максат:


1. Укучыларның “Баш хәрефтән языла торган сүзләр” дигән тема буенча алган белемнәрен ныгыту, киңәйтү;

2. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, баш хәрефтән языла торган сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту;

3. Якташ язучылар белән горурлану хисләре тәрбияләү.


УУГ:

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Регулятив: укытучы тәкъдим иткән план буенча биремнәр үтәү;

Танып – белү : кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү;

Коммуникатив: иптәшеңне тыңлый белү;

Иптәшеңә аңлаешлы җөмләләр төзи белү; парлада эшли белү.


Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.

Планлаштырылган нәтиҗә: Баш хәрефтән языла торган сүзләрне аера, җөмләдә таба белергә һәм дөрес язарга өйрәнү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, дәреслек, 2 нче кисәк.
























Дәрес планы

I.Оештыру өлеше. 

1.Исәнләшү, сыйныфта уңай эш атмосферасы тудыру.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.


1. Өй эшен тикшерү.

2. Матур язу күнегүе (сүзләрне уку, сүзлек эше).

3. Уку мәсьәләсе кую.

4. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

III. Белемнәрне практикада куллану.

1. Тактага бергәләп модель төзү.

2. Сүзләрне дөрес язуга күнегүләр.


IV. Ял минуты. Тэйк оф-Тач даун (бас-утыр).


3. Дәреслек белән эш.

4. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш. (44 б., 63 күн.)

5. Сорд Кардс структурасы буенча эш.

6. Иҗади эш.

V. Өй эше.

VI. Йомгаклау.

VII. Чыгу билеты

























Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү, сыйныфта уңай эш атмосферасы тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?

Көнне яхшы кәеф белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаегыз һәм сәламләп алыгыз.


II. Белемнәрне актуальләштерү.


1. Өй эшен тикшерү. Иҗади бирем: “Безнең йорт хайваннары” хикәя язарга.

Укучылар үзләренең эшләрен укыйлар.


2. Матур язу күнегүе (сүзләрне уку, сүзлек эше) :

- Укучылар игътибар белән тактада язылган җөмләне укыгыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, число язасыз, җөмләне күчереп куясыз.


Белемсез бер эш тә чыкмый.


3. Уку мәсьәләсе кую.

- Укучылар, хат ташучы апа безгә хат китерде. Ул “Сабантуй”

журналыннан. Әйдәгез, ул хатны бергәләп укыйк әле.


“Хөрмәтле укучылар. Журналыбызга укучыларның берсеннән – берсе матур мәкаләләре язылган хатлар безгә бик күп килде. Шулар арасында 1 нче сыйныф укучысы Гөлчәчәкнең да язмасы бар. Тик без аның мәкаләсен журналда бастырып чыгара алмыйбыз. Ни өчен? Укучылар буларак, бәлки сез аңа ярдәм итәрсез?”

Ихтирам белән: “Сабантуй” журналы.

- Гөлчәчәкнең мәкаләсен һәммәгез дә укый алсын өчен, мин аны күбәйткеч аша чыгарып сезгә дә тараттым. Хәзер шуның эчтәлеге белән танышып чыга аласыз. Бик игътибар белән укып чыгыгыз әле.

(Укучылар текстны башта эчтән генә укып чыгалар, аннары берсе кычкырып укый.)


Мин әтнә районы иске җогып авылында яшим. Без өйдә 3 кеше: әти, әни, һәм мин. Без бик тату яшибез. Бездә яшәүче актүш белән мурсикны да бик яратабыз.

Безнең авыл бик матур. Җәен ул яшеллекә күмелеп утыра. Без яшәгән район бик зур түгел. Аның аша ашыт һәм симет елгалары ага. Мин туган ягымны бик яратам.


-Укучылар, Гөлчәчәкнең хатын ни өчен газетага бастырмаганнар, сәбәбен таптыгызмы? (нәтиҗә ясала).

Нәтиҗә: Авыл, елга, күл, урам, кеше исемнәре, фамилияләр баш хәрефтән языла.

4. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

- Димәк, бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? (баш хәрефтән языла торган сүзләр )

- Дәресебезнең максаты нинди булыр? (баш хәрефтән языла торган сүзләрне дөрес язарга өйрәнергә)


- Димәк, укучылар, хатны язганда хаталар белән язарга ярамый. Шунлыктан безгә нинди сүзләрнең баш хәрефтән язылуын истә калдырырга кирәк булачак.

III. Белемнәрне практикада куллану.

1. Әйдәгез, нинди сүзләр баш хәрефтән языла - тактага бергәләп модель төзик.


(Тактага “Баш хәрефтән языла торган сүзләр” дигән карточка эленә. Укучылар баш хәрефтән языла торган сүзләрне әйтәләр, укытучы тактага карточкалар беркетә бара.)


БАШ ХӘРЕФТӘН ЯЗЫЛА ТОРГАН СҮЗЛӘР



Кеше исемнәре



Фамилияләр



Шәһәр исемнәре



Район исемнәре











Хайван кушаматлары





2. Сүзләрне дөрес язуга күнегүләр.

- Әйдәгез, үзебез өйрәнгәннәрне күнегүләр белән ныгытыйк.

РЕЛЛИ КОУЧ

Карточкада бирелгән сүзләрне ике баганага бүлеп язарга. Ни өчен шул баганага язганыгызны аңлатырга.

ФӘРИТ, УРМАН, КАЗАН, ИДЕЛ, ШАКИРОВ, ЕЛГА, ХАЙВАН, ИТАЛИЯ, КҮЛ, ШӘҺӘР, КАБАН, САРБАЙ, КАРЛЫГАЧ, МАМЫШ.


Баш хәрефтән язылган сүзләр

Юл хәрефеннңн язылган сүзләр









- Кайсы сүзләрне язу авыр булды? Ни өчен?

3. Физкультминутка “Дәшмә”.

(Уен тәртибе аңлатыла.)

Укучыларга сүзләр әйтелә. Әгәр бу сүз баш хәрефтән язылырга тиеш булса - укучылар басалар, әгәр баш хәрефтән язылмаса - урыннарында утырган килеш калалар (башка төрле хәрәкәтләр дә эшләтергә мөмкин).

Укучы, кояш, Илшат. Галиәхмәтова, кояш, кеше, Алмачуар һ .б.


4. Дәреслек белән эш.

- Текстны уку.

- Нәрсәгә игътибар иттегез?

- Ни өчен Каз, Торна, Чуртан сүзләре баш хәрефеннән языла?

- Моннан нинди нәтиҗә ясарбыз?

Үзебезнең нәтиҗәне дәреслек белән чагыштырыйк. Кагыйдәне укыйбыз.

- Димәк, безнең модельдә язылмаган тагын нинди сүзләр баш хәрефтән языла. (модель төзү дәвам иттерелә)

Әкият герое буларак хайван исемнәре




5. Мөстәкыйль эш дәфтәрендә эш. (44 б., 63 күн.)

Рәсемнәргә карап, предмет исемнәрен атап, текстны уку. Сорауларга җавап бирү.

6. Сорт Кардс структурасы буенча эш.

Карточкада бирелгән сүзләрне төркемнәргә бүләргә. (Карточкада ялгызлык исемнәр)


Бергә эшлиләр. Яклап сөйлиләр.


7. Иҗади эш.

Төрле газета-журналлар карау. Рәсемнәр буенча баш хәрефтән языла торган сүзләрне кулланып җөмләләр төзү.

Тексттан баш хәрефтән язылган сүзләр булган җөмләләр табып уку.


IV. Өй эше бирү.

1. 39 б., 49 нчы күнегү.

2. Татарстан картасыннан шәһәр исемнәрен алфавит тәртибендә язарга.

3. Баш хәрефтән язылучы сүзләр турында әкият язарга.


Йомгаклау.

- Дәрес башында нинди максат куйган идек?

- Без дәрестә нәрсәләр белдек ?

- Нәрсәләр исегездә калды?

- Нәрсә эшләргә өйрәндегез?



Чыгу билеты.

Битләрдә тактадагы модельнең һәр бүлегенә икешәр сүз язып ябыштырырга.
























Мин әтнә районы иске җогып авылында яшим. Без өйдә 3 кеше: әти, әни, һәм мин. Без бик тату яшибез. Бездә яшәүче актүш белән мурсикны да бик яратабыз.

Безнең авыл бик матур. Җәен ул яшеллекә күмелеп утыра. Без яшәгән район бик зур түгел. Аның аша ашыт һәм симет елгалары ага. Мин туган ягымны бик яратам.





















Мин әтнә районы иске җогып авылында яшим. Без өйдә 3 кеше: әти, әни, һәм мин. Без бик тату яшибез. Бездә яшәүче актүш белән мурсикны да бик яратабыз.

Безнең авыл бик матур. Җәен ул яшеллекә күмелеп утыра. Без яшәгән район бик зур түгел. Аның аша ашыт һәм симет елгалары ага. Мин туган ягымны бик яратам.









Карточкада бирелгән сүзләрне ике баганага бүлеп язарга. Ни өчен шул баганага язганыгызны аңлатырга.


ФӘРИТ, УРМАН, КАЗАН, ИДЕЛ, ШАКИРОВ, ЕЛГА, ХАЙВАН, ИТАЛИЯ, КҮЛ, ШӘҺӘР, КАБАН, САРБАЙ, КАРЛЫГАЧ, МАМЫШ.


Баш хәрефтән язылган сүзләр

Юл хәрефеннңн язылган сүзләр



















Карточкада бирелгән сүзләрне ике баганага бүлеп язарга. Ни өчен шул баганага язганыгызны аңлатырга.


ФӘРИТ, УРМАН, КАЗАН, ИДЕЛ, ШАКИРОВ, ЕЛГА, ХАЙВАН, ИТАЛИЯ, КҮЛ, ШӘҺӘР, КАБАН, САРБАЙ, КАРЛЫГАЧ, МАМЫШ.


Баш хәрефтән язылган сүзләр

Юл хәрефеннңн язылган сүзләр



















“Хөрмәтле укучылар. Журналыбызга укучыларның берсеннән – берсе матур мәкаләләре язылган хатлар безгә бик күп килде. Шулар арасында 1 нче сыйныф укучысы Гөлчәчәкнең да язмасы бар. Тик без аның мәкаләсен журналда бастырып чыгара алмыйбыз. Ни өчен? Укучылар буларак, бәлки сез аңа ярдәм итәрсез?”

Ихтирам белән: “Сабантуй” журналы.





































Тест


Баш хәрефтән язылган сүзләр янына “+” тамгасы, юл хәрефтән язылса “-“ тамгасы куярга


1

илшат


2

чыпчык


3

ил


4

ринатовна


5

россия


6

чаллы


7

малай


8

урам


9

кама


10

мырауҗан








Тест


Баш хәрефтән язылган сүзләр янына “+” тамгасы, юл хәрефтән язылса “-“ тамгасы куярга


1

илшат


2

чыпчык


3

ил


4

ринатовна


5

россия


6

чаллы


7

малай


8

урам


9

кама


10

мырауҗан





БАШ ХӘРЕФТӘН ЯЗЫЛА ТОРГАН СҮЗЛӘР































Кеше исемнәре



















Фамилияләр


















Шәһәр исемнәре


















Район исемнәре




















Авыл исемнәре



















Урам исемнәре















Елга исемнәре


















Күл исемнәре















Ил исемнәре

















Хайван кушаматлары

























Әкият герое буларак хайван исемнәре
































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллану

Автор: Гульназ Солтанова

Дата: 14.10.2023

Номер свидетельства: 637988

Похожие файлы

object(ArrayObject)#919 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(110) "Конспект урока на тему " Баш ??м юл К,к х?рефл?рен язарга ?йр?н?" "
    ["seo_title"] => string(71) "konspiekt-uroka-na-tiemu-bash-h-m-iul-k-k-kh-riefl-rien-iazargha-oir-nu"
    ["file_id"] => string(6) "148341"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1419669037"
  }
}
object(ArrayObject)#941 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(120) "Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [т] авазы, Т,т хәрефләре."
    ["seo_title"] => string(69) "d_bi_uku_d_riesien_tiekhnologhik_karta_tiema_t_avazy_t_t_kh_riefl_rie"
    ["file_id"] => string(6) "353849"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1477925955"
  }
}
object(ArrayObject)#919 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(134) "Рабочая программа по родному (татарскому) языку и литературе для 6 класса "
    ["seo_title"] => string(78) "rabochaia-proghramma-po-rodnomu-tatarskomu-iazyku-i-litieraturie-dlia-6-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "134823"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1416818759"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства