kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Алмашлыклар турында төшенчә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Алмашлыклар турында төшенчә бирү. Максатка ирешү

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Алмашлыклар турында төшенчә»

4 нче А сыйныфында татар теле дәресе.

Тема: Алмашлыклар.

Дата: 16.10.2015

Укытучы: Бикметова А.М.

Белем бирү максаты:

  1. Алмашлыкларны сөйләмдә куллану,

  2. Зат һәм сорау алмашлыклары турында белемнәрне камилләштерү

3. Аларны башка сүз төркемнәреннән аера белүләренә ирешү;

4. балаларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендәге эшне дәвам итү, табигатьне яратырга, кошлар дөньясын аңлый белергә өйрәтү;

5. әхлак тәрбиясе, һөнәр юнәлеше бирү.

Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр бирү.









Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру )

3 минут

3

Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. )

16 минут

4

Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану)

15 минут

5

Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)

7минут

6

Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

2 минут











Дәрес этабы

Этаплар эчтәлеге

УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру


-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

1 слайд

Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү


II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру



-Укучылар! Бу нинди сүзләр? Мин, син, без, сез, кем? Кайчан?( алмашлыклар)

2 слайд

-Әйе, бүген безнең дәреснең темасы алмашлыклар.. Без дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән?

(алмашлык турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез)


ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Алмашлыклар турында төшенчә бирү;

Зат һәм сорау алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар;кем, нәрсә, кайчан кайда ничек

Мин-мине-миңа-миннән-миндә- килеш белән төрләнә.

Минем, синең-тартым белән төрләнә.

Исемне алыштыра. Мин мәктәпкә киттем.



ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

IV.Ял минуты


Утырып инде арыдык,

Бераз ял итеп алыйк

Кулларны билгә куеп

Башларны чайкап карыйк

Куллар билгә, өскә яңга

Утырып торып алыйк

Куш аяклап сикерик тә

Урыныбызга утырыйк.


V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:

укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

-Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы күчереп язабыз.

Унөченче октябрь.

Сыйныф эше.

Алмашлыклар.

1.Сорау алмашлыкларын куеп язарга.

... йөрдең син?

... күрдең син?

... юл табып.

Безгә килдең син?

... барын да

Ташлап киттең син?

... бу йортны

Туган иттең син?

2.№64-25 б.-тексты уку,зат алмашлыкларын табу.

3. №66-26 б.- нокталар урынына зат һәм сорау алмашлыкларын куеп язу

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү



ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү





УУГ: , тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

VI.

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

  • Үзбәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

  1. №65-26 бит-шигырне уку, биремнәрен эшләү










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Алмашлыклар турында төшенчә

Автор: Сафронова Эльвира Анатольевна

Дата: 25.08.2023

Номер свидетельства: 635954

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(43) "Тема: Зат алмашлыклары. "
    ["seo_title"] => string(23) "tiema-zat-almashlyklary"
    ["file_id"] => string(6) "191733"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427362413"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Конспект урока по татарскому языку по теме "Сыйфат фигыль""
    ["seo_title"] => string(52) "konspiekturokapotatarskomuiazykupotiemiesyifatfighyl"
    ["file_id"] => string(6) "261376"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449127611"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства