kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Планирование рабочей программа по татарскому языку 1-3 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа по татарскому языку для 1-3 классов составлена по учебнику "К??елле татар теле" ("Веселый тататарский язык") авторы Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева Учебник по татарскому языку и литературному чтению для русскоязычных уча?ихся четырехлетней начал?ной об?еобразовател?ной школы. Учебник построен на основе концепции  коммуникативной технологии Е.Н.Пассова. Учебник соответствует требованиям ФГОС.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«планирование рабочей программа по татарскому языку 1-3 класс»





Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Сунчелеевская средняя общеобразовательная школа имени академика Н.Т.Саврукова»


«Рассмотрено»

Руководитель ШМО

________/Михайловава Н.П./


Протокол №__1

от « » августа 2015 года

«Согласовано»

Зам. директора по УВР

МБОУ «Сунчелеевская средняя общеобразовательная школа

имени академика Н.Т.Саврукова»

_________/Н.Ю.Степанова /

« » августа 2015 года

«Утверждено»

Директор МБОУ

«Сунчелеевская средняя

общеобразовательная школа

имени академика Н.Т.Саврукова»

__________/В.А.Борисов /

« » августа 2015 года



РАБОЧАЯ ПРОГРАММА


учебного предмета « Татарский язык и литературное чтение», 3 «а», «б» класса

учителя татарского языка и литературы

Нигматуллина Фаниса Робертовича

МБОУ «Сунчелеевская средняя общеобразовательная школа имени академика Н.Т.Саврукова»

Рассмотрено на заседании

педагогического совета

Протокол № 1 от

« » августа 2014 г.

село Сунчелеево

2015


Татар теле һәм әдәби укудан 3нче сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы.

1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус матдә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

3 сыйныф дәреслеге – Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (дәреслек Е.И.Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнә). Ике кисәктә. / Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Укыту планында 3 нче сыйныфта татар теле һәм әдәби укудан атнага 3 сәгать вакыт бирелә.

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары”на (1. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы: 1-4 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Төз. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г. Әхәтова. – Казан: Мәгариф, 2009. 2. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы: 1-11 сыйныфлар/ Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова. – Казан: Мәгариф, 2010.) һәм “Рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укытуның дәүләт стандартына (проект) нигезләнеп төзелде. Программада 102 сәгать каралган.

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә милли төбәк компонентын куллану һәм предметларга бәйләнеш әһәмиятле урын тота: рәсем, табигать белеме рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Укучыларны татар теленә һәм әдәби укуга өйрәтү түбәндәге юнәлештә алып барыла: сүзлек байлыгын арттыру, сөйләм һәм язу грамоталылыгын булдыру, монологик һәм диалогик сөйләм өстендә эшләү, орфоэпик нормаларны үзләштерү. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: “Белем бәйрәме”, “Көндәлек режим”, “Ашханәдә”, “Без әти-әниләргә булышабыз”, “Туган якка кыш килде”, “Шәһәрдә һәм авылда”, “Әдәпле булыйк ”, “Кечкенә дусларыбыз”, “Күңелле җәй, ямьле җәй”.

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты программасы”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  1. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  1. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  2. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  3. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә­сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыруны дәвам итү;

  4. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.


3 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның грамматик минимумы:

1. Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

2. Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.

3. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары.

4. Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.

5. Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.

6. Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли белүне ныгыту.

7. Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү.

8. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.

9. Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү.

10. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.



3 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

1. Кемне? Кемгә? Нәрсә? Нәрсәне сораулары.

2. Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.

3. Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.

4. Сингармонизм законының асылын гамәли белү.

5. Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.

6. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә - күплек сан, килеш; фигыльләрдә - юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.

7. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

8. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.


Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр.

Тыңлап аңлау:

- укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;

- дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап һәм төшенеп бара алу;

- 1-1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирә алу.

Диалогик сөйләм:

- лексик тема буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш);

- сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзеп сөйли алу;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә алу.

Монологик сөйләм:

- укытучы тәкъдим иткән ситуация яки рәсем буенча хикәя төзеп сөйли алу (җөмләләр саны 6дан ким булмаска тиеш);

- хикәянең ахырын уйлап бетереп сөйли алу;

- укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирә алу.

Уку:

- әдәби текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенә алу;

- укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлата алу;

- татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен (мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтә белү;

- шигырьләрне яттан сөйли алу.

Язу:

- актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза алу;

- лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя яза алу;

- укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирә алу;

- бәйрәм белән котлау яза алу.


Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:

Сүзлек диктанты – 2 ;

Күчереп язу – 2 ;

Диктант – 2.

Тикшерү характерындагы эшләрнең саны:

Тыңлап аңлау – 2;

Диалогик сөйләм – 2;

Монологик сөйләм – 2;

Уку (чирек саен) – 4.


Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1. Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы , 3нче сыйныф (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәп өчен). Р.З.Хәйдарова. – Казан: Мәгариф, 2009 ел.

2. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы: 1-4 сыйныфлар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Төз. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Ә.Г. Әхәтова. – Казан: Мәгариф, 2009.

3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы: 1-11 сыйныфлар/ Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова. – Казан: Мәгариф, 2010.


Өстәмә материал:

  • Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. – Казан: Яңалиф, 2005.

  • Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен таблицалар. – Казан: Мәгариф, 2005.

  • Электронный учебник из серии “Я изучаю татарский язык”.

  • Комплект из 8 аудиокассет “Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка.

  • Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003.

  • Татар язучыларының портретлары һәм китаплары, татар телендәге газета-журналлар.

- “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

- Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Казан,2005

- Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

- Мультимедиа укыту программалары.

- Татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

- Электрон китапханә.

- “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе.
























Календапрь-тематик план




Тема

Укучыларның дәрестә эш төре

Дәреснең эчтәлеге

Дәресне әсваплау

Өй эше



Үткәрү вакыты


3”а”


3”б”


Белем бәйрәме

1.

Белем бәйрәме.

1

ЛКФ

(уку)


Тыңланган мәгълүмат-ның эчтәлеге буенча сорауларга җавап би-рү, сораулар кую. Белем бәйрәме, уку, башлана, котлыйбыз, уңышлар.

Кем? кемне? кем-гә? сораулары.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

8нче күнегү (6 бит). Иптәшең-не белем бәйрә-ме белән котлар-га өйрәнергә.

05.09

01.09

2.

Кемгә? нәрсәгә? со-раулары.

1

ГКФ

(тат.теле)


Сорауларга җавап би-рү, сораулар кую. Миңа, сиңа, аңа, ки-рәк, кирәк түгел, ки-рәкми.

Кемгә? нәрсәгә? со-рауларына җавап бирү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

10нчы күнегү (9 бит). Диалогны дәвам итәргә.

07.09

04.09

3.

Исемнең берлек һәм күплек саны.

1

ГКФ

(тат.теле)


Исемнәрне берлек һәм күплек санда дөрес кулланырга өйрәтү Көндәлек, хатасыз, килешә, шакмаклы.

Исемнең берлек һәм күплек саны..

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

Бирелгән исем-нәрне күплек санда язарга.

09.09

04.09

4.

Исем. Кем? нәрсә? сораулары.


1

ГКК

(тат.теле)

Исемнәргә Кем? Нәр-сә? сорауларын кую үзенчәлекләрен гамә-ли үзләштерү. Кыз, җиләк, өстәл, туп, тарак, малай, укучы, куян.

Исем.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Карточкалар бе-лән эш (индив.)

12.09

08.09

5.

Исемнең тартым бе-лән төрләнеше (бер-лек сан).

1

ГКК

(тат.теле)

Исемнәрдә кушымча-ларның ялгану тәрти-бен үзләштерү. Котлыйм, шат, киле-шә, дәрес, ашамлык, кәеф.

К, п хәрефләренә беткән сүзләрнең тартым белән төр-ләнеше.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

8нче күнегү (14 бит). Күпнокта-лар урынына ки-рәкле сүзләрне куеп язарга.

14.09

11.09

6.

Фигыль. Хәзерге за-ман, үткән заман фигыль.

1

ГКФ

(тат.теле)

Фигыльнең башлан-гыч формасын, хәзер-ге һәм үткән заман формасын өйрәнү. Ач, тор, куй, ят, йө-гер, укы, җырла, тыңла.

Хәзерге заман, үт-кән заман фигыль

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

4нче күнегү (15 бит). Хәзерге за-ман фигыльләр-не язып алырга.

16.09

11.09

7.

“Без диктант яза-быз” тексты.

1

ЛКФ ЛГКК

(уку)

Җөмлә чикләрен бил-геләү, сөйләм бары-шында эчтәлеккә тө-шенеп бару, сөйләшү үткәрү. Хатасыз, хата, җи-ңел, кечкенә, чиста, тикшерә, өчле ала.

Аның хатасы төзел-мәсе. Ләкин, чөнки теркәгечләре.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

8нче күнегү (20 бит). Җөмләләр- не эчтәлек буен-ча урнаштырыр-га.

19.09

15.09

8.

Фигыль. –мый/-ми аффикслары.

1

ГКК

(тат.теле)

Фигыльнең барлык һәм юклык формасын гамәли үзләштерү. Фигыльнең барлык һәм юклык форма-сы. Күнегү яза, җөмлә яза, котлый, чәчәк бүләк итә.


Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

5нче күнегү (21 бит). Хәтер дик-тантына әзерлә-неп килергә.

21.09

18.09

9.

Ләкин, чөнки теркә-гечләре.

1

ГКК

(тат.теле)

Ләкин, чөнки теркә-гечләре белән җөмлә төзи алу, аларны сөй-ләмдә дөрес куллану.


ИКТ.Дәреслек,сүзлек

2нче күнегү (24 бит). Җөмләләр-не үрнәк буенча язып алырга.

23.09

18.09

10.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

1

ГКК

(тат.теле)

Татар телендәге рәт гармониясен, сүзләр-нең иҗекләргә бүлене-шен гамәли үзләштерү Үзем, хикәя, мисал, билге, аңлата, күче-рә, ярдәм, аңлады.

Сүзләрне иҗекләр-гә бүлү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Карточкалар бе-лән эш (индив.).

26.09

22.09

11.

Мәрьям Галләмова-ның “Чын иптәш” хикәясе.

1

ЛГКК

(уку)


Укучыларның фикер-ләү сәләтен үстерү, сүзлек байлыгын арт-тыру. Ярдәм сорады, аң-лата, иптәш, чиште.

Үз алмашлыгының зат-сан белән төр-ләнеше.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

5нче күнегү (27 бит). Дөрес рас-лауларны дәф-тәргә язарга.

28.09

25.09

12.

Шәүкәт Галиевның “Онытылган” ши-гыре.

1

ЛКФ

(уку)

Укучыларны шигырь-не дөрес, сәнгатьле укырга өйрәтү. Онытылган, тезеп салган, иртәгесен, өйдә калган.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

“Онытылган” шигырен ятлап килергә.

30.09

25.09

13.

“Китапханәдә” хи-кәясе.

1

ЛГКК

(уку)

Тыңланган мәгълүмат-ның эчтәлеге буенча сорауларга җавап би-рү, сораулар кую.

Тыңлап аңлау. Бай, кызыклы, маҗа-ралы, китапханә, ки-тапханәче.

Инфинитив+ яра-там төзелмәсе.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

9нчы күнегү (32 бит). Сорауларга җавап бирергә.

03.10

29.09

14.

Санарга өйрәнәбез.

1

ГКК

(тат.теле)

Микъдар, тәртип сан-нарын дөрес итеп язма телдән сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

9нчы күнегү (37 бит). Саннарны дәвам итеп язар-га.

05.10

02.10

15.

Гөлшат Зәйнашева-ның “Бер атнада ни-чә көн?” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Укучыларны шигырь-не дөрес, сәнгатьле укырга өйрәтү. 1-20гә кадәр дистә саннары.

Микъдар, тәртип саннары.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

12нче күнегү (38 бит). Көн исем-нәрен өйрәнергә

07.10

02.10

Көндәлек режим.

16.

Сәгать ничә?

1

ГКК

(тат.теле)

Сәгать ничә? констру-кциясен кулланып, көндәлек режим ту-рында хикәя төзи бе-лү.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

7нче күнегү (41 бит). Җөмләләр-не үрнәк буенча язып алырга.

10.10

06.10

17.

Күчереп язу.

1

Тикшерү

(тат.теле)

Бәйләнешле текстка өстәмәләр кертмичә күчереп язу.

Күчереп язу.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Кагыйдәләрне кабатларга.

12.10

09.10

18.

Көндәлек режим. Сәгать ничәдә?

1

ГКК

(тат.теле)

Сәгать ничә? сәгать ничәдә? конструкция-ләрен кулланып, көн-дәлек режим турында хикәя төзи белү.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

7нче күнегү (44 бит). Үзеңнең көндәлек режи-мыңны язып ки-лергә.

14.10


09.10

19.

Муса Җәлилнең “Сәгать” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Шигырьне дөрес, сән-гатьле укырга өйрәтү; М.Җәлилнең биогра-фиясе белән таныш-тыру.



ИКТ.Дәреслек,сүзлек

6нчы күнегү (45 бит). Шигырь-нең ошаган 4юл-лыкны ятларга.

17.10

13.10

20.

“Көндәлек режим” темасын кабатлау.

ГКФ ЛГКК (тат.теле, уку)

Өйрәнелгән лексик бе-рәмлекләрдән һәм җөмлә калыпларын-нан файдаланып, диа-лог яки монолог төзеп сөйләү.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

5нче күнегү (46 бит). Үзеңнең көндәлек режи-мың турында сөйләргә өйрә-нергә.

19.10

16.10

Ашханәдә.

21.

“Ашханәдә” тексты.

1

ЛГКК

(уку)


Мәктәп ашханәсе ту-рында сөйли белү. Пешекче, токмачлы аш, ашханә, дөге, со-лы, ботка, кәбестә ашы, карабодай.

Исемнәрнең Ю.к., И.к., У.-в. килешен-дә төрләнеше.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

11нче күнегү (50 бит). “Ашханә-дә” текстын сөй-ләргә өйрәнергә.

21.10

16.10

22.

Без татар халык аш-ларын яратабыз.

1

ГКК

тат.теле

Сорау, инкяр җөмлә төрләрен сөйләмдә куллану. Кош теле, бәлеш, өч-почмак, гөбәдия, коймак, пилмән, ал-ма пирогы, чәкчәк.

Сорау, инкяр җөмлә төрләре.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

8нче күнегү (52 бит). Кроссвор-дны чишәргә.

24.10

20.10

23.

Кемне? нәрсәне? сораулары.

1

ГКК

тат.теле

Кемне? нәрсәне? со-рауларына җавап бирү. Кашык, кул, урын, авыз, урындык, пы-чак.

Кемне? нәрсәне? сораулары.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

10нчы күнегү (54 бит). Тиешле кушымчаларны куеп күчереп язарга.

26.10

23.10

24.

Бари Рәхмәтнең “Аш вакыты” ши-гыре.

1

ЛГКК

(уку)

Ашханәдә пешерелгән ашлар турында сөйли белү. Чайкыйбыз, дәшми-без, эндәшмибез, түкмибез, чәчмибез, урынына куябыз.

Кемне? нәрсәне? сорауларына җавап бирү.

Уку.


ИКТ.Дәреслек,сүзлек


17нче күнегү (56 бит). Шигырьне сәнгатьле укыр-га өйрәнергә.

31.10

23.10

25.

Контроль диктанты. “Көз җитте

1

Тикшерү

(тат.теле)

Сүзлек диктанты язу.

Сүзлек диктанты. ИКТ.Дәреслек,сүзлек

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Кагыйдәләрне кабатларга.

28.10

27.10

26.

Хаталар өстендә эш.

Кая? кайда? кай-дан? сораулары.

1

ГКК

(тат.теле)

Җибәрелгән хаталар-ны төзәтә белү. Кая? кайда? кайдан? сорау-ларына дөрес итеп җа-вап бирү. Икмәк, идән, менә, төшә.

Ян-бәйлек сүзенең Ю.к., И.к., У.-в.к. килешендә төрлә-неше. Ләкин, чөнки теркәгечләре белән җөмләләр төзү.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

6нчы күнегү (57 бит). Тиешле ку-шымчаларны куеп күчереп язарга.


30 .10

27.

Хәләф Гардановның “Икмәк” хикәясе.

1

Д/м сөйләм

(уку)

Табын янында үз-үзең не тоту кагыйдәләрен сөйли белү. Кеше, куйды, төште, яңадан, кайнар, сал-кын, тук, ач.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

16нчы күнегү (61 бит).Текст эчтәлеген план буенча сөйләргә.


30.10

28.

Х.Гардановның “Икмәк” хикәясен- дәге лексик-грамма-тик материал.

1

ГКФ

(тат.теле)

Һәм теркәгеченең, -да/ -дә кисәкчәләренең сөйләмдә кулланылы-шын өйрәнү. Кеше, куйды, төште, яңадан, кайнар, сал-кын, тук, ач.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

1нче күнегү (61 бит). Сүзләрне таблицага дөрес язарга.



29.

Шәүкәт Галиевның “Кунаклар” шигыре.

1

ЛКФ

(уку)

Табын янында үз-үзең не тоту кагыйдәләрен сөйли белү. Китереп бөтен ягын, өлеш, гөбәдия, кош теле.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Шигырьнең ошаган өлешен ятларга.



30.

“Ашханәдә” тема-сын кабатлау.

1

ГКФ

ЛГКК

(тат.теле, уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү һәм фикер алышуда катна-шу Үткән дәресләрдәге лексиканы кабатлау.

Үткән дәресләрдәге грамматиканы ка-батлау..

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

Карточкалар бе-лән эш (индив.).



Без әти-әниләргә булышабыз.

31.

Иялек килешендәге исем+ тартымлы исем грамматик тө-зелмәсе.

1

ГКК

(тат.теле)

Иялек килешендәге исем+ тартымлы исем грамматик төзелмәсен гамәли үзләштерү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

10нчы күнегү (68 бит). Тиеш-ле кушымчалар-ны куеп язарга.



32.

Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.

1

ЛГКК

(уку)


Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре булдыру.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

11нче күнегү (68 бит). Сорауларга җавап бирергә.



33.

Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” ши-гыре.

1

ЛГКК

(уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү,фи-кер алышуда катнашу.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

“Безнең гаилә” шигырен сән-гатьле укырга өйрәнергә.



34

-чы/-че сүз ясагыч кушымчалар.

1

ГКФ

(тат.теле)

Кушымчаларның ял-гану тәртибен өйрәнү.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

1нче күнегү (72 бит). Үрнәк бу-енча язып алыр-га.



35.

“Акыллы малай” тексты.

1

ЛГКК

(уку)

Өйрәнелгән лексик бе-рәмлекләрдән һәм җөмлә калыпларын-нан файдаланып, мо-нолог төзеп сөйләү.

Монолог. сөйләм.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

11нче күнегү (74 бит).



36.

Исемнең тартым бе-лән төрләнешен ка-батлау.

1

ГКК

(тат.теле)

Исемнәрдә тартым ку-шымчаларының ялга-ну тәртибен үзләште-рү. Яхшы, акыллы, үзем юам, үзем эшлим.

Исемнең тартым белән төрләнеше

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

9нчы күнегү (79 бит). Тиешле ку-шымчаларны куеп язарга.



37.

Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хи-кәясе.

1

ЛГКК

(уку)


Хикәянең төп фике-рен, темасын ачыклый белергә өйрәтү. Улым, апаң, юды, үбә, диде, чисталык, тырыш.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

11нче күнегү (79 бит). Хикәяне рольләргә бүлеп укырга.



38.

И.Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясен-дәге лексик-грамма- тик материал.

1

ГКФ

тат.теле

Б.к., ю.к., ч.к. таләп итә торган бәйлекләр-не гамәли үзләштерү. Уң як, сул як, уң як- ка, сул якка.

Б.к., ю.к., ч.к. таләп итә торган бәйлек-ләр.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

7нче күнегү (81 бит). Тиешле ку-шымчаларны куеп язарга.



39.

Әминә Бикчәнтәе-ваның “Дәү әнием” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне ачык, аңлаеш-лы итеп, әйтелешнең төп нормаларын сак-лап, дөрес басым, ин-тонация белән уку. Дәү әни, өебезнең нуры, барыбыздан олы.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Шигырьнең ошаган өлешен ятларга.



40.

И.Туктарның “Авы-раяк” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

1

ГКК

(тат.теле)


Исемнәрнең килеш белән төрләнешен гамәли үзләштерү. Анда, озак, боз, ти-мераяклар, бияләй, каршында, чыкты, бүрек, тәртипле, тәр-типсез.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

11нче күнегү (87 бит). Антоним парларны табып язарга.



41.

Идрис Туктарның “Авыраяк” хикәясе.

1

ЛГКК

(уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү, фи-кер алышуда катнашу. Анда, озак, боз, ти-мераяк, бияләй, кар-шында, чыкты, бү-рек, тәртипле.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

13нче күнегү (87 бит). Хикәяне рольләргә бүлеп укырга.



42.

Хәкимҗан Халиков- ның “Без ничәү?” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне ачык, аңлаеш-лы итеп, әйтелешнең төп нормаларын сак-лап, дөрес басым, ин-тонация белән уку.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

6нчы күнегү (89 бит). Җөмләләр-не тәрҗемә итәргә.



43.

“Минем гаиләм” те-масын кабатлау.

1

ГКФ

ЛГКК

(тат.теле, уку)

Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре булдыру. Үткән дәресләрдәге лексиканы кабатлау.

Үткән дәресләрдәге грамматиканы ка-батлау.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек




Дәреслекнең 2нче кисәге. Туган якка кыш килде.

44.

Сыйфат.

1

ГКК

(тат.теле)

Сыйфатларның исем-нәргә бәйләнешен, җөмләдәге урынын га-мәли үзләштерү. Чыршы, таныш, җыр, яңа ел, Кыш бабай, бәйрәм.

Сыйфат.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

12нче күнегү (8 бит). Яңа ел бе-лән котлау язар-га.


18.12


45.

Җәвад Тәрҗеман-ның “Яшел чыршы” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне ачык, аңлаеш-лы итеп, әйтелешнең төп нормаларын сак-лап, дөрес басым, ин-тонация белән уку. Чыршы, таныш, ямь- яшел, җыр, яңа ел, Кыш бабай, бәйрәм.

Уку.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

“Яшел чыршы” шигырен ятлап килергә.



46.

Диктант. .

1

Конт.эш

тат.теле

Диктант язу.

Диктант.



Кагыйдәләрне кабатларга.

18.12


47.

Хаталар өстендә эш. Сыйфат.

1

ГКК

(тат.теле)

Сыйфатларның исем-нәргә бәйләнешен, җөмләдәге урынын га-мәли үзләштерү. Төсләрне кабатлау.

Сыйфат.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

9нчы күнегү (10 бит). Тиешле ку-шымчаларны куеп язарга.



48.

“Чыршы бәйрәме” тексты.

1

ЛГКК

(уку)

Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре Бүген, әзерләдек, сөйли, бию, бииләр, киенәләр, Кар кызы.

Җөмләләргә сорау кую күнекмәләре.булдыру.





Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

12нче күнегү (11 бит). Текстның эчтәлеген сөй-ләргә өйрәнергә.



49.

Сыйфат. Сыйфат+ исем төзелмәләре.

1

ГКК

тат.теле

Сыйфат+исем төзел-мәсен сөйләмдә кул-лану. Салкын кыш, ак кар, кыска көн, көчле җил, салкын яңгыр.

Сыйфат+ исем тө-зелмәләре.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

9нчы күнегү (13 бит). Сүзләрнең антоним парла-рын язарга.



50.

Әминә Бикчәнтәева-ның “Салкын, саф һава” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү, фи-кер алышуда катнашу. Саф һава, йомшак кар, битләр кызара, кар бөртекләре, куна.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

5нче күнегү (15 бит). Диалоглар-ны дәвам итәргә.



51.

Хәзерге заман хи-кәя фигыль.

1

ГКК

(тат.теле)

Хәзерге заман хикәя фигыльне дөрес кул-лануга ирешү. Һәрвакыт, аннан соң, һәркем, кадак.

Хәзерге заман хи-кәя фигыль.

Һәрвакыт, аннан соң, һәркем, кадак.

Хәзерге заман хи-кәя фигыль.

5нче күнегү (18 бит). Тиешле сүзләрне куеп язарга.



52.

“Дуслар” хикәясе.

1

Д/м сөйләм

(уку)

Хикәянең эчтәлеге бу-енча план төзү, сорау-лар кую һәм җавап би-рү.

Тиздән, якын, кинәт, сынды, егылды.

11нче күнегү (23 бит). Хикәянең эчтәлеген сөй-ләргә өйрәнергә.



53.

“Дуслар” хикәясен-дәге лексик-грамма-тик материал.

1

ГКК

тат.теле

Хәзерге заман хикәя фигыльне дөрес кул-лануга ирешү.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

9нчы күнегү (23 бит). Тиешле сүзләрне куеп язарга.



54.

Уртаклык һәм ял-гызлык исемнәре.

1

ГКК

тат.теле

Уртаклык һәм ялгыз-лык исемнәрне гамәли үзләштерү. Тиздән, якын, кинәт, сындыЯрыш, чаңгы яры-шы.

Хәзерге заман хи-кәя фигыл, егылды, чаң-гы ярышы, ярыш.

Уртаклык һәм ял-гызлык исемнәре

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Карточкалар бе-лән эш (индив.).



55.

“Каникулда” хикәя-се.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне йөгерек, аңлап һәм сәнгатьле уку. Укылганны тәрҗемә итү.

Тыңлап аңлау. Әбәкле уйнадылар, көттеләр, хәзер, ша-ярдылар, көлделәр.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

12нче күнегү (28 бит). “Каникул-да” хикәясен сөйләргә.



56.

“Каникулда” хикәя-сендәге лексик-грамматик матери-ал.

1

ГКК

тат.теле

Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре булдыру. Әбәкле уйнадылар, көттеләр, хәзер, ша-ярдылар, көлделәр.

Фигыльнең үткән заман формасы

.


Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ




6нчы күнегү (26 бит). Тиешле сүзләрне куеп язарга.



57.

Капма-каршы мәгъ-нәле сүзләр (анто-нимнар).

1

ГКК

тат.теле

Капма-каршы мәгънә-ле сүзләрне танып бе-лү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

5нче күнегү (29 бит). Үрнәк бу-енча язарга.



58.

Күчереп язу.

1

Тикшерү

(тат.теле)

Бәйләнешле текстка өстәмәләр кертмичә күчереп язу.

Күчереп язу.


Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

Кагыйдәләрне кабатларга.



59.

“Туган якка кыш килде” темасын ка-батлау.

1

ЛГКК

(уку)

Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре булдыру. Үткән дәресләрдәге лексиканы кабатлау.


11нче күнегү (30 бит). Яңа ел бәй-рәме турында хикәя язарга.



Шәһәрдә һәм авылда

60.

“Без Татарстанда яшибез” тексты.

1

ЛГКК

(уку)

Хикәянең эчтәлеге бу-енча план төзү, сорау-лар кую һәм җавап би-рү. Бай, шәһәр, авыл, ур-ман, елга, күл, хәйлә-кәр, җитез, усал, көчле.

Исем, сыйфат.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

6нчы күнегү (32 бит). Текстның эчтәлеген сөй-ләргә өйрәнергә.



61.

Мәгънәләре ягын-нан якын сүзләр (синонимнар).

1

ГКК

(тат.теле)

Мәгънәләре ягыннан якын сүзләрне танып белү. Матур, чибәр, сылу;

көчле, батыр; пыч-рак, шакшы.

Мәгънәләре ягын-нан якын сүзләр




ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Карточкалар бе-лән эш (индив.).



62.

Мәгънәләре ягын-нан якын сүзләр (синонимнар).

1

ГКК

(тат.теле)

Мәгънәләре ягыннан якын сүзләрне танып белү. Матур, чибәр, сылу;

көчле, батыр; пыч-рак, шакшы.

Мәгънәләре ягын-нан якын сүзләр.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

8нче күнегү (35 бит). Тиешле ку-шымчаларны куеп язарга.



63.

Антоним, синоним темаларын кабат-лау.

1

ГКК

(тат.теле)

Капма-каршы мәгънә-ле, мәгънәләре ягын-нан якын сүзләрне аера белү. Капма-каршы мәгъ-нәле, мәгънәләре ягыннан якын сүз-ләр.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

2нче күнегү (37 бит). Сүзләрнең антоним парла-рын язарга.



64.

”Дима шәһәрдә яши” хикәясе.

1

ЛГКК

(уку)


Әсәрне йөгерек, аңлап һәм сәнгатьле уку. Укылганны тәрҗемә итү.



ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Хикәянең эчтә-леген сөйләргә өйрәнергә.



65.

”Дима шәһәрдә яши” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

тат.теле

Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү. Азрак, трамвай бе-лән, балалар дөнья-сы, киң, биек, катлы.

Бәйлекләр.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

7нче күнегү (38 бит). Тиешле сүзләрне куеп язарга.



66.

Сыйфатның чагыш-тыру дәрәҗәсе.

1

ГКК

(тат.теле)

Сыйфатларны чагыш-тыру дәрәҗәсендә кул-ланырга өйрәтү. Зуррак, матуррак, кечкенәрәк, биегрәк.

Сыйфатның чагыш-тыру дәрәҗәсе

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

5нче күнегү (40 бит). Тиешле ку-шымчаларны куеп язарга.



67.

Сыйфатның чагыш-тыру дәрәҗәсе.

1

ГКК

(тат.теле)

Сыйфатларны чагыш-тыру дәрәҗәсендә кул-ланырга өйрәтү. Озынрак, тәмлерәк, кызылрак, тизрәк.

Сыйфатның чагыш-тыру дәрәҗәсе

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

10нчы күнегү (41 бит). Тиешле хәрефләрне куеп язарга.



68.

“Безнең авыл” хи-кәясе.

1

ЛГКК

(уку)

Үзең яшәгән авыл ту-рында сөйли белү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Хикәянең эчтә-леген сөйләргә өйрәнергә.



69.

“Безнең авыл” хи-кәясендәге лексик-грамматик матери-ал.

1

ГКФ

(тат.теле)

Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү.


2нче күнегү (44 бит). Таблицаны тутырып язарга.



70.

“Шәһәрдә һәм авыл да “ темасын кабат-лау.

1

ЛГКФ

(тат.теле, уку)

Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре булдыру.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Карточкалар бе-лән эш (индив.).



Әдәпле булыйк.

71.

“Тәмле сүзләр” хи-кәясе.

1

ЛГКК

(уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү, фи-кер алышуда катнашу.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

8нче күнегү (48 бит).Кроссворд-ны чишәргә.



72.

Туган көн – күңелле бәйрәм.

1

ЛГКК

(уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү, фи-кер алышуда катнашу.




7нче күнегү (51 бит). Кроссворд-ны чишәргә.



73.

Сан+исем төзелмә-ләре.

1

ГКФ

(тат.теле)

Сан+исем төзелмәлә-рен гамәли үзләштерү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Бирелгән саннар белән җөмләләр язарга.



74.

“8 нче Март – әни-ләр бәйрәме!” текс-ты.

1

ЛКК

(уку)

8нче Март бәйрәменә бүләк әзерләү турында сөйли белү.

Диалогик сөйләм.


8нче күнегү (53 бит). Укытучыңа котлау язарга.



75.

Исемнең төшем ки-лешендә төрләнеше.

1

ГКК

(уку)

Исемнәрне төшем ки-лешендә сөйләмдә куллана белү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

7нче күнегү (53 бит). Тиешле хә-рефләрне куеп язарга.



76.

“Трамвайда” хикәя-се.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне йөгерек, аңлап һәм сәнгатьле уку. Укылганны тәрҗемә итү.

Уку.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

5нче күнегү (54 бит). Сорауларга җавап бирергә.



77.

Сүзлек диктанты. “Исемнең төшем килеше” темасы.

1

Тикшерү

(тат.теле)

Сүзлек диктанты язу.

Сүзлек диктанты.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

Кагыйдәләрне кабатларга.



78.

Хаталар өстендә эш. Исемнең төшем ки-леше.

1

ГКК

(тат.теле)

Җибәрелгән хаталар-ны төзәтә белү. Исем-не төшем килешендә сөйләмдә куллану.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

8нче күнегү (55 бит). Тиешле хә-рефләрне куеп язарга.



79.

Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе.

1

ЛГКК

(уку)

Хикәянең эчтәлеге бу-енча план төзү, сорау-лар кую һәм җавап би-рү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Хикәянең эчтә-леген сөйләргә өйрәнеп килер-гә.



80.

“Өч ул” хикәясендә-ге лексик-грамма-тик материал.

1

ГКК

тат.теле

Исемне төшем киле-шендә сөйләмдә кул-лану.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

8нче күнегү (57 бит). Тиешле сүзләрне куеп язарга.



81.

“Әдәпле булыйк” темасын кабатлау.

1

ЛГКК

(уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү, фи-кер алышуда катнашу.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

4нче күнегү (58 бит). Диалоглар-ны сәхнәләште-рергә.



Кечкенә дусларыбыз.

82.

Ул алмашлыгының килеш белән төрлә-неше.

1

ГКК

(тат.теле)

Ул алмашлыгын ки-лешләр белән төрлән-дерү, сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

9нчы күнегү (61 бит). Сүзләрнең тәрҗемәсен сүз-лектән табып язарга.



83.

Мәрьям Галләмова-ның “Дуслар” хи-кәясе.

1

Д/м сөйләм

(уку)

Кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәт-ләре, тышкы кыяфәт-ләре, аларны саклау турында сөйләшү.

Монолог. сөйләм.




Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ


5нче күнегү (63 бит). Сорауларга җавап бирергә.



84.

Муса Җәлилнең “Маэмай” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Татар халкының күре-некле шәхесенең био-графиясен өйрәнү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

“Маэмай” шигы-рен ятлап килер-гә.



85.

“Минем кечкенә пе-сием” хикәясе.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне йөгерек, аңлап һәм сәнгатьле уку. Укылганны тәрҗемә итү.


Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ


Хикәянең эчтә-леген сөйләргә өйрәнеп килер-гә.



86.

Тартымлы исемнәр-нең килеш белән төрләнеше.

1

ГКФ

тат.теле

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләне-шен гамәли үзләштерү


ИКТ.Дәреслек,сүзлек


7нче күнегү (66 бит). Җөмләләр-не дәвам итәргә.



87.

Сыйфатның артык-лык дәрәҗәсе.

1

ГКК

(тат.теле)

Сыйфатларны артык-лык дәрәҗәсендә кул-ланырга өйрәтү.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

5нче күнегү (69 бит). Җөмләләр-не дәвам итәргә.



88.

“Кем нәрсә ярата?” әкияте.

1

ЛГКФ

(уку)

Әсәрне ачык, аңлаеш-лы итеп, әйтелешнең төп нормаларын сак-лап, дөрес басым, ин-тонация белән уку.



ИКТ.Дәреслек,сүзлек

6нчы күнегү (70 бит). Сорауларга җавап бирергә.



89.

“Кечкенә дуслары-быз” темасын кабат- лау.

1

ГКК

ЛГКК

(тат.теле, уку)

Җанлы аралашу бары-шында сөйләмнең эч-тәлегенә төшенү, фи-кер алышуда катнашу. Үткән дәресләрдәге лексиканы кабатлау.

Үткән дәресләрдәге грамматиканы ка-батлау.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

6нчы күнегү (71 бит). Яраткан нәни дустың ту-рында хикәя язарга.



Күңелле җәй, ямьле җәй!

90.

Ямьле җәй җитә. Г.Тукай, Б.Рәхмәт-нең шигырьләре.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне ачык, аңлаеш-лы итеп, әйтелешнең төп нормаларын сак-лап, дөрес басым, ин-тонация белән уку. Буш, дымлана, кай-чак, туган, гөрләвек, төзелеп, бая, җирне бизәп

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Ошаган шигырь не ятлап килер-гә.



91.

Сыйфатның чагыш-тыру дәрәҗәсен ка-батлау.

1

ГКК

(тат.теле)

Сыйфатларны чагыш-тыру дәрәҗәсендә кул-ланырга өйрәтү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

4нче күнегү (75 бит). Сорауларга җавап язарга.



92.

“Төсләр” әкияте.

1

ЛГКК

(уку)

Җ Озынрак, тәмлерәк, кызылрак, тизрәк.

Сыйфатның чагыш-тыру дәрәҗәсе.әй көнен кайда үткә- рү турында сөйләшү.

Диалогик сөйләм.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

9нчы күнегү (77 бит). Хикәяне сәхнәләштерү



93.

Равил Фәйзуллин-ның “Җиләк кайда күп?” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)

Әсәрне йөгерек, аңлап һәм сәнгатьле уку. Укылганны тәрҗемә итү.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Шигырьне сән-гатьле укырга өйрәнергә.



94.

Кушма сүзләр.

1

ГКФ

тат.теле

Кушма сүзләрне дөрес итеп тәрҗемә итү, ха-тасыз язу, сөйләмдә куллану.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

7нче күнегү (81 бит). Кроссворд-ны



95.

Х. Халиковның “Витаминлы аш” хикәясе.

1

ЛГКК

(уку)


Җәйге ял турында сөйли белү.

Уку. Кычыткан, тәмле ис, даруханә, каймак, үсә.

Кушма сүзләр.

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

6нчы күнегү (81 бит). Хикәяне сәнгатьле укыр-га өйрәнергә.



96.

Роберт Миңнуллин биографиясе. “К” лар тулган бакчага” шигыре.

1

ЛГКК

(уку)


Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре булдыру. Кузгалак, тулган, ни булган, кавын, авыз итеп китегез.

Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

3нче күнегү (83 бит). Сорауларга җавап бирергә.



97.

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрлә-неше.

1

ГКФ

тат.теле

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү Хикәя фигыльнең зат-сан белән төр-ләнеше..

ИКТ.Дәреслек,сүзлек

4нче күнегү (85 бит). Тиешле хә-рефләрне куеп күчереп язарга.



98.

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрлә-неше.

1

ГКФ

тат.теле

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен гамәли үзл Су коена, йөзә, чума, кызына, көймәдә йө-зә.

Хикәя фигыльнең зат-сан белән төр-ләнеше.әштерү.


Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ

10нчы күнегү (86 бит). Рәсем буенча җөмлә-ләр төзеп язарга.



99.

“Сабантуй – иң зур бәйрәм” тексты.

1

ЛГКФ

(уку)

Фикерне дөрес һәм тө-гәл итеп әйтә белү кү-некмәләре булдыру. Мәйдан, бәйрәмчә, ат чабышы, баганага менү, чүлмәк вату.


ИКТ.Дәреслек,сүзлек

7нче күнегү (88 бит). Сабантуй турында сөйләр- гә өйрәнергә.



100.

Диктант. “Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше” темасы.

1

Конт.эш

тат.теле


Диктант язу.

Диктант.


ИКТ.Дәреслек,сүзлек

Кагыйдәләрне кабатларга.



101.

Хаталар өстендә эш. Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау.

1

ГКК

тат.теле

Җибәрелгән хаталар-ны төзәтә белү. Канат, мактанмый, күбәләк, төсләр.

Исем, сыйфат.


4нче күнегү (88 бит). Тиешле ку-шымчаларны куеп язарга.



102.

“Күңелле җәй, ямь-ле җәй!” темасын кабатлау.

1

ЛКФ

Д/м сөйләм

(уку)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләре бул-дыру. Үткән дәресләрдәге лексиканы кабатлау.

Үткән дәресләрдәге грамматиканы ка-батлау.

ИКТ.Дәр Дәреслкк эш дәфтәре.ИКТ еслек,сүзлек






26



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
планирование рабочей программа по татарскому языку 1-3 класс

Автор: Нигматуллин Фанис Робертович

Дата: 04.02.2016

Номер свидетельства: 287943

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(111) "планирование рабочей  программа по татарскому языку 1-3 класс"
    ["seo_title"] => string(65) "planirovaniie-rabochiei-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-1-3-klass"
    ["file_id"] => string(6) "287941"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1454568071"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(111) "планирование рабочей  программа по татарскому языку 1-3 класс"
    ["seo_title"] => string(67) "planirovaniie-rabochiei-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-1-3-klass-1"
    ["file_id"] => string(6) "287942"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1454568078"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(111) "планирование рабочей  программа по татарскому языку 1-3 класс"
    ["seo_title"] => string(67) "planirovaniie-rabochiei-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-1-3-klass-3"
    ["file_id"] => string(6) "287944"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1454568098"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(187) "Рабочая программа внеурочной деятельности «Родное слово» по  родному (татарскому) языку и литературе "
    ["seo_title"] => string(107) "rabochaia-proghramma-vnieurochnoi-dieiatiel-nosti-rodnoie-slovo-po-rodnomu-tatarskomu-iazyku-i-litieraturie"
    ["file_id"] => string(6) "229975"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1441922212"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(168) "планирование рабочаей программы по литературному чтению во 2 классе ( русскоязычная группа)"
    ["seo_title"] => string(101) "planirovaniie-rabochaiei-proghrammy-po-litieraturnomu-chtieniiu-vo-2-klassie-russkoiazychnaia-ghruppa"
    ["file_id"] => string(6) "287967"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1454570918"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства