kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий Габдулла Тукай

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка сценарий на день рождения Г.Тукая

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий Габдулла Тукай»

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. Салмак кына «Туган тел» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр.

А.б 1 : Нинди таныш, моӊлы көй бу?(балалар җавап бирә)

Тукай җыры – «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – «Туган тел».

А.б 2:Хәерле көн, кадерле балалар! Укытучылар , килгән кунаклар. Исәнмесез, кәефләрегез ничек? Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат. Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, бүген көн нинди?

(Балаларныӊ җаваплары).

А. Б 1 – Ә хәзер елның нинди фасылы?

(Балаларныӊ җаваплары: яз ).

А.б 2 : Ә, сез беләсезме, яз аенда татар халкының күренекле шагыйре

 Г. Тукай туган.(Беләбез…)

А.б 2 : Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә.

Сɵекле шагыйребезнеӊ шигырьлəрен яшь чакта əби-бабаларыбыз, əти-əнилəребез укып үскән, хəзер аларны без ɵйрəнəбез. Тукай əсəрлəрен укыган саен укыйсы килə. Алар  җанны җылыта, күӊелне яктырта, туган телгə мəхəббəт тəрбияли.

Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ,җырларын тыңлап ләззәтләнербез.

А б 1: Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнеӊ ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Иӊ матур шигырьләр сөйлим

Мин Тукай туган көнне.

Эчтән генә җырлап йөрим,

Җырлыйм «Туган тел»емне.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,

Бәхетле ил – безнеӊ ил!..

Бүген бездә кунакта Тукай әкиятләреннән килгән геройлар бар. Аларны бергәләп сәламлик һәм:

Зайнуллина Әминә белән Басырова Сәминәгә “Бала белән күбәләк” шигырен сөйләү өчен сүзне бирәбез.

Алып баручы 2Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты!”- дип кычкыра,

Туганнарын чакыра.

Балалар. Шүрәле.

(Шүрәле керә, балаларны кытыклый)

Алып баручы 1.Шүрәле, тукта-тукта, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без Тукай абыйның иҗат кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмгә.

Шүрәле:Яратам мин күңел ачарга. Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык дисез. Сынап карыйм әле.Кем соң ул Г,Тукай? Ул нәрсәләр язган? Нинди әкиятләрен беләсез?

(балаларның җавабын тыңлау)

Ә, хәзер уенны килгән кунаклар өчен тәкъдим итәм:

 Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

-Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

-Җәй көне эссе һавада

Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)

Тукай абыйның әкиятләрен сез яхшы беләсез икән,Әфәрин,Булдырдыгыз!

 А.б 1 : Рәхмәт сиңа Шүрәле , балалар янына утырып ял ит .

Аб 2.

Г. Тукай кечкенәдән табигатьне, җан ияләрен яраткан, аларга

карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәгән. Әйдәгез,

хәзер Гыйльмутдинова Сәйдә һәм Жуйкова Диана башкаруында «Кошларга »

шигырен тыӊлап үтик.

А.б 1 : Ә хәзер Хантимиров Әмир башкаруында “Кызыклы шәкерт” шигыре.

А.Б 2 : Сезнең алда ”Карлыгач “ җыры белән 2 нче б сыйныфы укучылары

Аб. 1 : 1.Г.Тукай кечкенәдән бик акыллы, тыйнак һəм эш сөючəн бала булган. Ул безгə дə эш сɵяргə, кечкенəдəн, тырыш булырга ɵндəгəн. Менə сезнең каршыгызда “Эшкә өндәү” шигыре белән Валиуллина Элина.

Аб. 2. Мәссарова Азалия башкаруында “Безнең гаилә” шигыре.



А.Б 1 : Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.



Шүрәле: Балалар ,әйдәгез әле бергәләшеп басып “Күрсәт әле үскәнем “ уенын уйныйбыз

— Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

— Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар.

— Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар.

— Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

— Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

А.Б 2 .: Хөрмәтле тамашачылар әйдәгез әле Бүгенге бәйрәмне ямьләп килгән Курчак театрына сүзне бирик .Алар Абдулла Алишның “Койрыклар” әсәрен күрсәтерләр.(ТЕАТР)

А.б 1 :Хөрмәтле тамашачылар ,БӘЙРӘМНЕ ТӘМАМЛАП,БАСЫП “Туган тел “җырын җырлыйбыз.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
Сценарий Габдулла Тукай

Автор: Миляуша Фаритовна Хантимирова

Дата: 17.09.2024

Номер свидетельства: 656276

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(216) "Сценарий конкурса чтецов “Айрылып китсәм дә синнән, гомремең таңында мин. ”, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая"
    ["seo_title"] => string(80) "stsienarii_konkursa_chtietsov_airylyp_kits_m_d_sinn_n_ghomriemien_tan_ynda_min_p"
    ["file_id"] => string(6) "366384"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1481018430"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства