kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тукай әкиятләре буенча сәяхәт

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий написан по сказкам Габдуллы Тукая.Его сказки учат детей доброте, честности, трудолюбию, смелости и справедливости, одновременно прививая любовь к родной земле, природе и культуре. На примере таких персонажей, как Шурале или Водяная,Коза,Баран, они воспитывают находчивость, учат ценить дружбу, быть милосердными и не обманывать, показывая, что добро всегда побеждает зло.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тукай әкиятләре буенча сәяхәт»

Тукай әкиятләре буенча сәяхәт.

Катнашалар:әби,бабай,кәҗә,сарык,Акбай,Шүрәле,Су анасы,бүреләр.

Өй күренеше. Әкрен генә татар көе ишетелә.

Алып баручы. Борын-борын заманда бер авылда бер әби белән бабай яшәгәннәр. Аларның кәҗә белән сарыклары булган.

(Әби белән бабай өй тирәсендә эшләп йөриләр: бабай итек төбен тегеп утыра, әби чәй әзерли. Кәҗә белән сарык эскәмиядә  сөйләшеп утыралар).

Кәҗә. Сарык дус! Син бүген ашадыңмы?

Сарык. Юк! Мин бүген ач. Ә син ашадыңмы,Сакалбай?

Кәҗә. Юк, дустым! Без монда ачтан үләрбез инде. Их ашыйсы килә!

Сарык. Минем дә ашыйсы килә.

(Икесе ашарга эзләнеп чыгып китәләр).

Әби. Бабай, кәҗә белән сарыкка нәрсә бирик ашарга?Әзрәк булса да ашыйсы килүләрен онытып торырлар. Ачлык читкәрәк китәр. Бир әле яраткан әкиятләрен (Бабай Г.Тукайның “Шүрәле”әкиятен бирә). Хәзер... Хәзер әзрәк йоклап алырсыз (Көйләп кенә укый башлый).

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Кәҗә (елап җибәрә):

  • Э-э-э-э, яшел үлән ашыйсым килә. Яшел үлә-ә-ә-н.

Сарык:

  • Минем дә... Башым әйләнә...

Бабай:

  • И, таптың укыр җирен. Кирәк бит! Үртәгән кебек, ямь-яшел үлән турында укып утырасың!

Әби:

  • Я, я, еламагыз. Хәзер бабагыз яраткан көегезне куеп җибәрер, кәефегез күтәрелеп, сикергәләп тә алырсыз әле (бабайга “ым” кага).

Көй ишетелә. Кәҗә әкрен-әкрен генә күтәрелә, бии башлый. Сарык та кушылмакчы була, хәлсезләнеп, читкә китеп ята. Кәҗә дәртләнебрәк бии, бераздан, хәлсезләнеп, әби янына килеп тезләнә.

Бабай. Әйдә урманга җибәрик аларны.

(Кәҗә белән Сарык керә).

Әби. Мә,сезгәкапчык, барыгызурманга.

Бабай. Барыгыз, бар урманга. 

Кәҗә белән Сарык капчык асып чыгып китәләр.

 Сарык:  Ашыйсы килә, бә-ә-ә-ә...

Кәҗә:    Мики-ки, кара әле, капчыкка берәр нәрсә салмаганнармы?

              (Сарык капчыктан ипи чыгара)  

Бергә:  Ипи. (ашыйлар) Тәмле булды.

    Йөгереп Акбай керә.  

Акбай:   Сезнең авылдан киткәнегезне күрдем дә, артыгыздан килдем.

               Сез кая барасыз? Һау-Һау.

Кәҗә:    Акбай, бар ояңа кайт, йөрмә монда.

Акбай:  Анда кызык түгел, беләсезме мин нәрсә өйрәндем?

Сарык-Кәҗә:  Нәрсә?

Акбай:  Әйдәле, Акбай, арт аягың белән тор, дип әйтегез, күрсәтәм.

              (Кәҗә - Сарык  әйтәләр)

              Бер-ике-өч,йә, күрдегезме?

Кәҗә:  Бар әле, Акбай, баш катырып  йөрмә.

Акбай:  Яшь чакта өйрәнергә кирәк, картаеп каткач буыннар  уңайсыз ул.

Кәҗә:  Өйрәтмә безне,бар авылга кайт.

Акбай кайтып китә. Кәҗә белән сарык юлларын дәвам итәләр.Бара торгач су буена килеп чыгалар. Күзләре басмага төшә.Анда бер куркыныч хатын утыра.Кәҗә белән сарык тын да алмыйча, куркып кына, тешләрен кысып яр буендагы куе агачларга посып торалар.

Алып баручы Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак белән утыра тузгыган сачын тарап.

Сачларын үргәч тарап, сикерде төште суга ул,
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Кәҗә белән сарык куркудан алга артка карамыйча чабалар.Бара торгач кара урманга килеп җитәләр.

Алып баручы Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,

Кәҗә белән сарык каршысына Шүрәле килеп чыга.

Алып баручы Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

– Ә син нигә бүрәнә белән йөрисең? Әйдә без бармакларыңны алырга ярдәм итәбез, – диде Сарык.

– Мин каршы килмәс идем, – дип шатланды Шүрәле. 

– Бик зур рәхмәт сезгә,  ул бүрәнә белән мин инде ничә еллар йөрдем, – диде Шүрәле һәм сул як битеннән яшь тәгәрәп төште.

Алып баручы. (Әкрен генә музыка уйный). Ике дус. кулга-кул тотышып юл буйлап баралар. Баралар-баралар, юл өстендә бүре башы күрәләр.

Сарык. Ай-яй, бу нәрсә? (Кырыйга сикерә).

Кәҗә. Үләм, куркам! (Идәнгә егыла).

(Әкрен генә торып бүре башы кырына киләләр).

Сарык. Сакалбай, әйдә тот, капчыкка салыйк.

Кәҗә.Юк, юк. Мин куркам, син тот.

Сарык. Син тот.

Кәҗә. Син тот.

Алып баручы. Кәҗә белән Сарык бүре башын колагыннан алып, капчыкка салалар да, капчыкны асып, тагын юлга чыгалар.

(Музыка уйный.Кәҗә белән Сарык баралар. Җырлыйлар.)

Кәҗә. Сарык! Ә нәрсә анда ялтырый?

Сарык. Әйдә, Сакалбай, шунда барыйк, төнне шунда куныйк.

Кәҗә. Азрак анда җылыныйк,Сарык дус.

(Кәҗә белән Сарык ут янына киләләр, анда бүреләр утыра).

Бүреләр. (Бергә) Менә бу шатлык? Кемнәр безгә килделәр? (Шатланалар).

Кәҗә белән Сарык. Исәнмесез, монда җылыныйк әле.

I бүре.Әйдәгез, түрдән узыгыз!

II бүре. Без бик шат!

III бүре.  Менә, ит үзе килде!

IV бүре.  Хәзер без сезне ашыйбыз.

Бүреләр җырлый.

Әй, дускайлар, дускайлар

Кемнәр килгәннәр безгә?

Кәҗә белән сарык ич бу,

Әйдә, узыгыз түргә.

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Кәҗә беләнСарык (куркынып).Юк-юк, ә бездә ит бар.

Кәҗә. Сарык, чыгар теге бүре башын.

Сарык. Кайсысын?

Кәҗә. Беренчесен.

Сарык. Менә сезгә бүре башы.

Кәҗә.Юк-юк, зурысын бир.

Сарык.Менә бик зурысы.

(Бүреләр куркыша)

I бүре. Мин хәзер су алып киләм(Китә).

II бүре. Мин утын алып киләм(Китә).

III бүре Мин аларга булышам (Китә).

Кәҗә (шатланып):

  • Менә тапкырлык белән хәйлә бүреләрне дә өркетә икән. Болай булгач, бу бүре башын үзебездән калдырмыйк инде.

Сарык:

  • Сакалбай, мөгезең дә шәп! Акылың да бар! Синең белән юлга чыксаң да була икән!

Кәҗә:

  • Син үзең дә бик тиз эләктереп алдың,Сарык дус. Капчыкта Бүре башы уникеме? (көлә) Әйдә, рәхәтләнеп ашап алыйк. Ял итәрбез. Хәзер Бүреләр бу якка борылып та карамыйлар инде.

Сарык (читтә яткан капчыкны ачып):

  • Сакалбай! Сакалбай! Бер капчык ярма! Менә байлык! (сикергәли)

Кәҗә (исе китеп):

  • Менә табыш! Әллә әби белән бабай янына кайтабызмы? Ботканы да алсак, безгә күпмегә җитә ул. Аннан, язга да күп калмый.

Сарык:

  • И Сакалбай, мин аларны сагынып та өлгергән идем инде. Әйдә, сөендерик үзләрен, таң атканчы кайтып та җитәрбез. Хәзер, нигәдер, караңгысы да, урманы да куркыныч түгел. Кайтыйк, ботканы да бергәләп, өйдә ашарбыз.

Кәҗә:

  • Кузгалыйк. И, сөенер инде әби. Бигрәк елап калды бит. Капчыкларны өстерәп, казанны күтәреп чыгып китәләр.
















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Тукай әкиятләре буенча сәяхәт

Автор: Мухаметдинова Занфира Минахметовна

Дата: 03.03.2026

Номер свидетельства: 682689

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(156) "А.Алиш ?киятл?ре буенча IV класста класстан тыш уку д?ресе.  Тема: "?киятл?р иле”н? с?ях?т. "
    ["seo_title"] => string(96) "a-alish-kiiatl-rie-buiencha-iv-klassta-klasstan-tysh-uku-d-riesie-tiema-kiiatl-r-ilie-n-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "201421"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429037743"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей


ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства