kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий конкурса чтецов “Айрылып китсәм дә синнән, гомремең таңында мин. ”, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий мероприятия - конкурса чтецов, посвященный дню рождения Г.Тукая

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий конкурса чтецов “Айрылып китсәм дә синнән, гомремең таңында мин. ”, посвященный дню рождения Габдуллы Тукая»







Внеклассное мероприятие – конкурс чтецов

“Айрылып китсәм дә синнән, гомремең таңында мин... ” , посвященный

дню рождения Г.Тукая









Составила: Саттарова Гулюса Явдатовна

учитель татарского языка и литературы,

МАУО “Надежда” г.Нижнекамска



























г. Нижнекамск – апрель, 2014















Максатлар: 1) Укучыларда Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту;

2) сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру;

3) татар шигырьләре ярдәмендә патриотик хис тәрбияләү.



Җиһазландыру: плакатлар, презентация.





























1 слайд ( Г. Тукай портреты)

( Мелодия һәм “Шүрәле”, “Су анасы” ның сәнгатьле уку версиясе яңгырый)

1 а.б. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар һәм кунаклар!

2 слайд ( Г. Тукай фотолары)

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай;

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Бүген без дә бөек шагыйрьнең иҗатын яратучы, хөрмәт итүчеләр һәм аның шигырьләрен яттан сөйләүчеләр конкурсына җыелдык.

2 а.б. Жюри әгъзалары белән таныштырып китик.(...).

Һәр татар баласының теле “Туган тел” шигыре белән ачыла.


( “Туган тел” җырының 1нче куплеты яңгырый)+ 3 слайд ( фотолар)

1 а.б. Ә хәзер беренче конкурсантларыбызны чакырабыз. 2А сыйныфы укучылары Палто Данил һәм Таҗиева Элвина Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен укып китәрләр.

4 слайд ( фотолар)

2 а.б. Шигъре Лермонтов вә Пушкин –

Олугъ саф диңгез ул;

Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,

Тукай – өч йолдыз ул!

Алдагы укучыларыбызны сәхнәгә чакырабыз. 3А сыйныфы укчылары Долганова Полина белән Бикбулатов Артур “Фатима и соловей” шигырен укып китәрләр.

5 слайд ( фотолар)

1 а.б. Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

Тукай иҗаты белән кызыксынучы 4А сыйныфы укучылары Мөбәрәкова Ләйләне “Җир йокысы”, Верещагин Данилны “Чыршы” шигырьләре белән сәхнәгә чакырабыз.

6 слайд ( фотолар)

2 а.б. Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде мине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.


Г. Тукай иҗатының бай булуын тагын бер тапкыр 5А сыйныфы укучысы “Бабай” шигыре белән Сычева Мария раслап китәр.


7 слайд ( әкиятләрдән фотолар)


1 а.б. Урам ташларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.


Тукай сүзләрен безнең йөрәкләргә 5Г сыйныфы укчылары Моисеенко Егор белән Коробков Олег үзләренең “Туган авыл” һәм “Җир йокысы” шигырьләре белән җиткерерләр.

8 слайд

2 а.б. Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май;

Шигырь бәйрәмнәре үткерәбез,

Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

Без дә шигырь бәйрәмендә катнашучы һәм Тукайны яшәтүче 6А сыйныфы укучыларын - Низамов Алмазны һәм Миндубаев Илһамны чакырабыз. Алар безгә шагыйребезнең онытылмас “Үз үземә” һәм “Бичара куян” шигырьләрен укып китәрләр.

9 слайд

1 а.б. Тел бирелгән гаделлекне

Һәм намусны якларга.

Бирелгән илне, җирне һәм ...

Телнең үзен сакларга.

Тукай абый телен саклап калучыларны - 8Г сыйныфы кучыларын Гарифуллин Наилне һәм Вәлиева Әдиләне чакырабыз. Алар саф татар телендә матур итеп “Киңәш” һәм “Карлыгач” шигырьләрен укып китәрләр.

10 слайд

2 а.б. Дусларым, кардәшләрем,

Тукай – бөек исем шул.

Кичәбезнең түрендә

Бүген олы кунак ул.

8А сыйныфы укчылары Алексеева Марина һәм Камалова Алия “Кошларга” һәм “Иртә” шигырьләрен укып китәрләр.

1 а.б. Безнең конкурсыбыз ахырына якынлашты һәм сүзне жюрига бирәбез.( жюри җиңүчеләрне билгели һәм игълан итә).

2 а.б. Әфәриннәр!

Туган телне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә сакла гомергә.

Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә.

1 а.б. Шуның белән безнең конкурсыбыз тәмам.Сау булыгыз!




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Автор: Саттарова Гулюса Явдатовна

Дата: 06.12.2016

Номер свидетельства: 366384


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства