Сәламәтлек иленә сәяхәт.
Максат: Укучыларны сәламәт яшәү принциплары белән таныштыру,таза-сәламәт яшәү
өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү, мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру, спорт белән кызыксыну уяту, балаларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау : Компьютер,проектор, презентация, карточкалар
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше. Исәнмесез,укучылар!
Әйтегез әле, укучылар, мин хәзер нишләдем? (исәнләштегез)
-Ә “исәнмесез” дигән сүз нәрсәне аңлата? (сәламәтлек теләүне аңлата)
-Әйе, без бер-беребез белән очрашсак та, бәйрәм белән тәбрик итсәк тә бер-беребезгә сәламәтлек телибез.
- Нәрсә соң ул сәламәт булу?
- Сәламәт булу – ул сиңа яхшы булу;
- Сәламәт булу – ул кешегә тыныч һәм рәхәт булу;
- Сәламәт булу –ул син авырмыйсың һәм сине берни дә борчымый дигән сүз.
- Сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк соң? (фикерләр тыңлана).
Безнең бүгенге класс сәгатебез “Сәламәтлек иленә сәяхәт”дип атала. (Слайд 1)
- Нәрсә соң ул сәламәтлек? (укучыларның җаваплары)
Дөрес, укучылар. Сәламәтлекнең төп факторлары ул - хәрәкәт, дөрес туклану, көндәлек режим һәм чыныгу. Моның чыннан да шулай икәненә без бүген төшенербез. (Слайд 2)
-Ә хәзер әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк. Сәяхәткә нинди транспорт белән барырбыз соң?
-Җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы бит, җәяү генә барыйк.
Сезгә җәяүләп атларга күңелсез булмасын өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез “Мин”дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.
А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?
Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?
В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?
Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?
Д) Кем иртән һәм кичен тешләрен чистарта?
Е) Кем җиләк- җимеш, яшелчәләр ашарга ярата?
1 тукталыш. Дөрес туклану.
Беренче тукталыш - “Дөрес туклану”. Без бу тукталышта туклану кагыйдәләрен искә төшерербез.
Сезнең парталарыгызда карточкалар. Аларда туклану кагыйдәләре язылган, тик анда барысыда дөрес микән? Укып чыгыгыз да дөрес булмаганнарын сызыгыз.
* татлы ризыкларны күп куллан
* артыгын ашама
* тозлы, майлы, баллы әйберләрне чамалап куллан
* азыкны яхшылап чәйнә
* кабаланып аша
* баллы газлы эчемлекләрне күп итеп эч
* ризыкны төрләндерү (карточкаларны анализлау)
Нәтиҗә: дөрес туклану бик күп кенә авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
2 тукталыш. Хәрәкәттә - бәрәкәт.
- Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы тыңлана,).
- Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз.
Хәрәкәттә – бәрәкәт!
Әнә керә көч һәм дәрт!
Тәнгә – сихәт, җанга –рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
3 тукталыш. Көндәлек режим .
Әйдәгез, укучылар, көндәлек режимны искә төшереп китик әле.
Нәтиҗә: вакытында йоклау, вакытында ашау, вакытында уйнау, дәрес хәзерләү сәламәтлек өчен бик кирәкле.
Алда “Шәхси гигиена” тукталышы.
Бу тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.
4 тукталыш. Шәхси гигиена.
Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы)
Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)
Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы)
Кирәк булам мунчада, минем исемем… ( мунчала)
Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)
Балалар, әйтегез әле, тешләрне ничек чистартырга кирәк, кем күрсәтә ала.
Әйе, сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе.
1 нче укучы: 2 нче укучы:
Иртә белән торабыз, Аш алдыннан һәрвакыт
Битебезне юабыз, Кулыбызны юабыз.
Сабын белән юынгачтын Чиста итеп, пөхтә булып,
Бигрәк матур булабыз. Ашарга утырабыз.
3 нче укучы: 4 нче укучы:
Иртәсен дә һәм кичен дә Иренмим беркайчан да:
Тешләрне чистартабыз. Иртән торып басам да,
Җемелдәп, ялтырап тора Физзарядка ясый башлыйм
Таза, нык тешләребез. Тәрәзәмне ачам да.
- Алдагы тукталышта организмны чыныктыру турында сөйләшербез. (һава, су, кояш белән чыныгу турында укучылар фикере тыңлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк.
5 тукталыш. Чыныгу .
1. Битне салкын су белән юу.
2 Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку
3. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.
4. Гәүдәгә салкын су кою.
5. Күлдә, елгада коену.
Йомгаклау.
Балалар без бүген күп нәрсәләр белән таныштык. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә- саулык, сәламәтлек. Әйдәгез, төп кагыйдәләрне тагын бер кабат искә төшереп алыйк.
Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.