kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Прощание с начальной школой"

Нажмите, чтобы узнать подробности

    4 нче сыйныф т?мамлангач укучылар бел?н саубуллашу кич?се уздырыла. Кич?г? укучыларны? ?ти-?нил?ре, ?би-бабайлары, укыткан укытучылары чакырыла. Укучылар шигырьл?р, ?ырлар, биюл?р ?йр?н?л?р, алдагы елларда ?йр?нг?нн?рен иск? т?шер?л?р. Укучылар укытучыларына, ?ти-?нил?рен?, ?би-бабайларына ?зл?рене? р?хм?тл?рен белдер?л?р. Кич? талгын гына музыка астында башланып кит?. 1 нче сыйныфка керг?нд?ге Белем б?йр?менн?н ?зек карап кит?л?р. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Прощание с начальной школой" »

Сау бул башлангычым.

(Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе)

(“Голубой вагон” көе яңгырый)

Булат. Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез үзем әйтәм,

Бүген бездә бәйрәм көн.



Саубуллашу” җыры (“Голубой вагон” көенә.)

Акрын гына минутлар үтеп бара,

Алар кире әйләнеп кайтмас

Үткәннәр сагындырып искә төшә

Ышан син хыялга , өметкә.

Сузылган-сузылган еракка юлыбыз,

Офыкка кадәр дә табарбыз юлны.

һәр кеше бу җирдә ашкына хыялга,

Барабыз, барабыз гел алга таба.

Бәлки безгә кемдер үпкәләп калыр,

Сизелми дә үтә көнебез.

Нигә соң көннәр шулай бик тиз үтә,

Алда тагын безне ни көтә.



Н.Айгөл. Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.



Зөһрә. Уку елы тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.



Гөлназ.Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5 нче сыйныфка күчтек.



Инзилә. Тик елыйсы килә минем,

Инде нихәл итәсе?

Башлангычтан- балачактан

Бер дә килми китәсе.



Ф.Айгөл. Гел карап торырбыз инде

Кечкенәләр ягына.

Нигә укытмыйлар икән

Гел башлангычта гына.



Рәзил. Күңелле дә, күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем зур егетләр

Башлангычта укымый шул.



Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабаайлар, килгән кунаклар! Бүген безнең мәктәптә бәйрәм. Без сезне “Сау бул, балачак иле” исемле бәйрәм кичәсенә чакырдык. 10 укучыбыз мәктәбебезнең беренче баскычы – башлангыч сыйныфны тәмамладылар. Алар фәннәрне дә уңышлы гына үзләштерделәр. Без моңа бик шат.

Һәр кешенең дә үз йорты була. Анда сине аңлый торган, ярдәм итә торган кешеләр яши. Моннан 4 ел элек 2 малай һәм 8 кыз Белем иленә үзләренең беренче адымнарын ясадылар һәм без шул йортны төзи башладык. Бу - безнең сыйныф. Ул яхшылык, дуслык, үзара ярдәмләшү, ярату, акыл, күз яшьләре, шатлыклар, борчулар, шаярулар дигән төзү материаллары ярдәмендә төзелде. Сезнең һәрберегез бу йортны төзү өчен үз кирпечен салды. Ә бүген шул кирпечләрнең һәрберсе турында да сөйлисе килә, ягъни сезнең турында. 4 ел сизелми дә үтеп китте. Әйдәгез 1 нче сыйныфка килгән вакытларыбызны искә төшереп китик әле. (видео күрсәтелә).



Алинә. Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.



Ильнара. Хәтереңдәме дустым,

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә.

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек икәү.



Рәзил. Җыр “Мин үсәм”

Мин үсәм, үсәм, үсәм,

Кояш нурын яратам.

Кояш та мине сөя,

Юлларыма нур сибә.

Мин барам, барам, барам,

Мәктәптә белем алам.

Мәктәбем мине сөя

Кояштай якын күрә.



Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Туган илемне зурлыйм.

Туган җиремне зурлыйм,

Туган илемне зурлыйм.



Саша. Хәтеремдә курка-курка

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак укытучымның

Якты йөзен тәүге күргәнем.



Н.Айгөл. Өйрәндек без башлангычта

Хәреф танып саннар язарга,

Кешеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Зөһрә. Дәресләрдә янып-пешеп
Чиштек без мәсьәләләр.
Әкият, шигырь укыдык,
Куп әдәби әсәрләр,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

В, Шаинский муз. , сүзләре — тәрҗемә.

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

5 кэ 5 не кушарга

Хәрефтән сүз язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Таңнар ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2).

Табарга утрауларны

Биек — биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.



Гөлназ. Башлангыч мәктәптә без укырга, язарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнеп кенә калмадык, ә төрле бәйрәмнәр үткәрдек, кызыклы экскурсияләр, төрле темаларга ярышлар, бәйгеләр үткәрдек. Алар мәңге онытылмаслык булып нур булып хәтердә сакланыр. Ә хәзер сезнең өчен татар яшьләре биюен тәкъдим итәбез. ("Авыл баласы” көенә)





Булат. Әгәр ничәү дисәгез

8 кыз, 2 малай

Аерылмас дус булып.

Тату булып үсәбез.



Ф.Айгөл. 4 ел уку барышьшда безнең беләт төрле хәлләр булды. Әмма, укытучыбыз ярдәмендә без туры юлны сайлап, тату һәм дус булып яшәргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәнеп үстек. Дуслык ул- иң кадерле хис. Ә хәзер сезнең игътибарга дуслык турында җыр тәкъдим итәбез.

Дуслык” җыры. Ильнара, Инзилә, Зөһрә җырлый.

Дуслык чын булса, бер дә югалмый,

Бер дә таралмый, булса якын дус,

Кайгыда ташламас,

Артыгын сорамас,

Шундый булса,чып- чын була тугры дус.

Аерылырбыз һәм дуслашырбыз,

Кешеләр сөйләр яхшы сүз, !

Көн- төн бип әйтмичә,

Ярдәмгә килсә,

Шундый булса,чып- чын була тугры дус.



Һәрвакытта да миңа ул килер,

Дусларың өчен бар нәрсәгә түз.

Авыр минут җитсә,

Дустың очып килсә,

Шундый булса,чып- чын була тугры дус.



Ф.Айгөл. Юлдаш итеп үзебезгә и

Тырышлыкны алырбыз.

5 нче класста да без

Гел алдынгы булырбыз.



Инзилә. Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз.

Һәм мондагы бик кадерле

Беренче укытучыбыз.



Алинә. Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез "Дус һәм тату булып,

Яшәгез! "- дип шулай гел бергә.



Гөлназ. . Безне алда җәйге каникуллар, кызыклы уеннар көтә. Җәй айларын матур һәм күңелле итеп үткәрергә насыйп булсын .





Җыр "Җәй айлары бигрәк ямьле".

Н.Айгөл һәм Саша җырлый.

З.Минһаҗева көе һәм сүзләре.

Җәй айлары бигрәк ямьле,

Карлыганлы,җиләкле.

Җәй айлары матурлата

һәр елны табигатьне.

Су буенда чишмәләр,

Тугайларда тургайлар.

Талларда сандугачлар,

Күлләрдәге балыклар,

Урамдагы балалар,

Җәй килгәнгә шатланалар.



Җәй көнендә бар да матур,

Күкрәп яуган яңгыры.

Яңгыр явып үткәннән соң,

Балкып кояш чыгуы.



Елның һәрбер фасылында

Бардыр матур мизгелләр.

Әмма күңелләргә якын

Ямьле җиләкле җәйләр.





Бию “Җәй” (Зәңгәр күктә)

Укытучы. Хәерле юл сезгә, укучылар

Калам сезгә шундый теләктә.

Ышанам сезгә, мэңге кызартмассыз

Минем йөзне, туган ил йөзен.

Онытмагыз һәрчак көтә сезне

Белем биргән тәүге классыгыз.



Саша. Когда я к русскому привык,

От жизни чтобы не отстать,

Стал изучать другой язык

Чтоб иностранцев понимать.

Алинә. -Do you speak English?

Ильнара. -Yes i do!-

Саша. -Давайте я переведу!

Ильнара -Не надо.

Алинә. В наш учёный век

Любой культурный человек

Язык английский должен знать,

Без перевода понимать.





Н.Айгөл. Һәркемгә дә туры килмидер ул,

Гөлназ, Зөһрә апалар кебек укытучылар.

Инглиз телен өйрәнгәнбез икән

Без рәхмәтле сезгә, бурычлы.

Рәхмәт Сезгә укытучыларым.



Гөлназ. Рәсем серләренә өйрәттегеә

Безне Рафил абыебыз

Киләчәктә Сезнең кебек

Дөньяны матурларбыз.



Булат. Физкультура дәресләрен

Көтә идек зарыгып

Сез дә безне онытмагыз

5 тә дә укытырсыз.

Рхмәт Сезгә, укытучым.



Ильнара. Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыларыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә.

Бергә:

-Безгә белем биргән өчен.

-Назлы карашыгыз өчен.

-Икенче әни булганыгыз өчен,

-Барысы, барысы, барысы өчен

-Рәхмәт Сезгә, укытучым.



"Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Әхмәт Хәйретдинов муз. Ф. Яруллин сүз.



Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса, көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез

Сез иң күркәм кеше икәнсез.



Балаларның теле — кыңгырау

Гел чыңгылдый, ява мең сорау

Барысына да җавап биргәнсез.

Сез иң галим кеше икәнсез.



Мактагансыз тиеш урында

Яклагансыз тиеш урында

Күңелебезгә ак нур сипкәнсез ,

Сез иң гадел кеше икәнсез.







(Чәй эчү)



Саша. Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, укытучым.



Ильнара. Инде зурлар булабыз дип

Күңел гел куанса да,

Укытучыма карагач,

Күңелем моңсулана.

Безгә ныклы белем биргән,

Үз балаларыдай күргән,

Якты йөзле укытучым

Безгә дәрес бирми бүтән.

Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.



Ф.Айгөл. Бүгенгә күңелсезләнмик,

Бергәләп бәйрәм итик.

Укытучы апабызга

Рәхмәтебезне әйтик.



Инзилә. Әти-әниләргә дә

Баш иеп "рәхмәт" диик.

Аларга да сәламәтлек

Зур сабырлыклар телик.



Укытучы. Укучылар! Сезнең акыллы, тәртипле, тырыш булып үсүегездә әти-әниләрегезнең дә өлеше бик зур. Аларга да рәхмәт әйтәсем килә. Рәхмәт сезгә әниләр. Рәхмәт йөзеннән сезнең өчен җыр тапшырабыз.

Җыр "Рәхмәт сезгә әниләр”

Иң йомшак куллар, иң көчле иңнәр.

Тик әниләрдә, юк аңа тиңнәр.

Әниләр күзе- иң матур күзләр,

Әниләр сүзе- иң назлы сүзләр.



Алар бирәләр иң дөрес киңәш

Алар булалар иң якын сердәш.

Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк

Иң кайнар сөю, иң изге теләк.



Иң җылы куен тик әниләрдә

Бәхет бар алар булган өйләрдә

Яшәү ямен сез биргән бит безгә

Әниләр рәхмәт, мең рәхмәт сезгә.



Укытучы: Безнең өчен иң якын булган кешеләребез өчен, үзебезнең бөтен күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләребез бар. Рәхим итеп алыгыз.



Алинә. “Әнием” җыры.

Дөняда иң гүзәл,

Иң матур, нурлы зат

Ул минем әнием,

Ул минем әнием.

Иң якты кояшым,

Иң назлы гөлкәем.

Иң якын кешем син

Әнием җаным син.

Кадерләп үстердең

Җаныңны биреп син,

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип.



Тормышта урының

Гел түрдә, әнием,

Алдыңда баш иям

Маягым син минем.

.

Үсеп җиттең диеп

Моңайма әниемг

һаман да мин синең

Шул нәни бәбиең.



Булат. “Әнием”җыры.

Өйрәтәсең син әнием

Матур итеп яшәргә.

Булышысың һәрвакытта

Дәресләр хәзерләргә.

Чәчтән генә сыйпасаң да

Югала бөтен хәсрәт.

Барысыв, барысы өчен

Әнкәй сиңа зур рәхмәт.



Яшисең гел безнең өчен

Уйларыңда гел бала.

Синең кебек мәрхәмәтле

Булса иде һәр ана.



Һәрвакытта янәшәдә

Яшәсәң иде шулай

Озын гомер бирсә иде

Бүләккә сиңа ходай.

Рус кызлары биюе.



Хор. Җыр" Әбиемне яратам"

Мин яратам әбиемнең

Тәмле, тәмле ашларын

Матур итеп елмаюын

Ягымлы карашларын -2 тапкыр

Тәмле-тәмле ашларын.

Мин яратам әбиемнең

Җылы, йомшак кулларын

Шул кулларның иркәләп,

Башымнан сыйпауларын

Җылы, йомшак кулларын

башымнан сыйпауларын.

Мин яратам әбиемнең

Чишмәдәй саф тавышын

Чишмәдәй саф тавышында

Моңлы көйләр агышы

Чишмәдәй саф тавышы.



Әтием”җыры җырлана.

Гаиләбез горурлыгы

Син әтиебез.

Сиңа бәхетләр, шатлыклар

Бик күп телибез.

Әтиебез куенында

Үсәбез кайгы тоймый

Күңелебез аңа көн дә

Рәхмәтләр генә җырлый.

Кайгырасың гомер буе

Син безнең өчен.

Олы юлга чыгарасың

Биреп бар көчең.



Без бәхетле барыбыз да

Син бар чагында.

Гөрләшеп яшибез һаман

Киң кочагыңда.



Зөһрә. Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа мәктәбем.

Инде менә Сезгә укытучым,

Сау булыгыз, - диеп әйтәмен.



Инзилә. Моңайма әле укытучым,

Сагынып сиңа килербез.

Онытмыйча сезне һаман

Сезнең хәлләрегезне белербез.



Әтнә” биюе.

Укытучы: Грамоталар тапшырыла.



Укытучы: Кадерле укучыларым! Сезне чын күңелемнән шушы иң истәлекле, шатлыклы көнегез белән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, укуыгызда зур уңышлар телим. Кадерле укучыларым! Сезнең белән 4 ел бергә булдык. Шатлыкларыбыз да, кайгыларыбыз да уртак иде. Инде менә аерылышыр вакытлар да җитте.

5 нче сыйныфка җиттегез

Кадерле укучыларым.

Ә бит сез минем күптәнге

Нәни беренчеләрем.

Зур өметләр баглап озатам

Сезне бүген 5 нче сыйныфка.

Туры килсен иде сезнең хакта

Мактау сүзе генә ишетергә.

Бер баскычка бүген күтәреләсез,

Алда әле юлның озыны.

Начар гадәтләргә иярмичә,

Сезнең юлыгыз булсын турысы.

Акыллы, тәртипле булып

Үсәрсез дип ышанам.

Сөйкемле сөеклеләрем,

Мин сезне бик яратам.



Ә хәзер барыбыз өчен дә таныш булган җыр белән кичәбезне тәмамлыйк.



"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"җыры.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим диеп,

Өскә матур яңа күлмәк киеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Ашыга -ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алда килеп,

"Хуш киләсең, әйдә-әйдә",-диеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен,

Кызганмады үзенең бөтен көчен.

Безне сөйде, безгә белем бирде

Рәхмәт аңа изге эше өчен







Кичәдә төрле шагыйрьләрнең шигырьләре кулланылды


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
"Прощание с начальной школой"

Автор: Валиуллина Фардия Рафисовна

Дата: 04.12.2014

Номер свидетельства: 139454

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(113) "Сценарий внеклассного мероприятия «Прощай, начальная школа» "
    ["seo_title"] => string(71) "stsienarii-vnieklassnogho-mieropriiatiia-proshchai-nachal-naia-shkola-1"
    ["file_id"] => string(6) "207550"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1430548619"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(92) "Сценарий праздника «Прощание с начальной школой»."
    ["seo_title"] => string(53) "stsenarii_prazdnika_proshchanie_s_nachalnoi_shkoloi_2"
    ["file_id"] => string(6) "512240"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1558866584"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "Прощай, начальная школа!(сценарий) "
    ["seo_title"] => string(39) "proshchai-nachal-naia-shkola-stsienarii"
    ["file_id"] => string(6) "107404"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1403249313"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(102) "Прощание с начальной школой "Со ступеньки на ступеньку" "
    ["seo_title"] => string(61) "proshchaniie-s-nachal-noi-shkoloi-so-stupien-ki-na-stupien-ku"
    ["file_id"] => string(6) "224335"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1438697318"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(64) "Праздник "Прощай, начальная школа!" "
    ["seo_title"] => string(37) "prazdnik-proshchai-nachal-naia-shkola"
    ["file_id"] => string(6) "105948"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402927509"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства