kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Прощай школа!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ис?нмесез, х?рм?тле ?ти-?нил?р, балалар, килг?н кунаклар. Б?ген без сезне? бел?н балаларны? к??елл?ренд? и? якты х?тир? булып сакланып калачак чыгарылыш—саубуллашу ирт?сен? ?ыелдык. ?йе , алар б?генн?н сабый чаклары бел?н саубуллашалар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга к?т?рел?л?р. С?зне аларга бирик. Каршы алыйк.Х?рм?тле кунаклар! И? беренче, сезне? барыгыз исеменн?н д? балаларны шушы шатлыклы к?нн?ре бел?н т?брик ит?се кил?. Кадерле укучылар! ?ле кайчан гына сез м?кт?пк? барырга ?зерл?неп й?ри идегез. “Беренче сентябрь кайчан ?ит??” дип, ?ти-?нил?регезне аптыратып бетердегез. М?кт?пт? сезне мин—укытучы апагыз каршы алдым, ?ит?кл?п белем илен? алып кердем. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Прощай школа! »























Әлмәт районы

Яңа Нәдер урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Мавлутбаева Әлфия Хәсән кызының

эш тәҗрибәсеннән









Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш—саубуллашу иртәсенә җыелдык. Әйе , алар бүгеннән сабый чаклары белән саубуллашалар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәреләләр. Сүзне аларга бирик. Каршы алыйк.


Хөрмәтле кунаклар! Иң беренче, сезнең барыгыз исеменнән дә балаларны шушы шатлыклы көннәре белән тәбрик итәсе килә. Кадерле укучылар! Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. “Беренче сентябрь кайчан җитә?” дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. Мәктәптә сезне мин—укытучы апагыз каршы алдым, җитәкләп белем иленә алып кердем.

Ә хәзер әйдәгез дуслар

Сүзне бирик дүртләргә.

Күптән инде көтә алар

Үз сүзләрен әйтергә.


Әгәр ничәү, дисәгез?

Бер класста 9 без.

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәбез.


Мин—

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып белем алырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым.


Мин—

Кулларыма чәчәк җыйдым

Өскә матур күлмәк кидем.

Тәүге тапкыр укырга дип

Әй ,мәктәбем, сиңа килдем.


Мин—

Әле кичә генә иде кебек

Тар сукмактан сиңа ашыктым.

Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк

Ничек итеп сине онытасың.


Мин—

Чәчләремә ак тасмалар тагып.

Кулларыма алып букчамны.

Әй , мәктәбем—белем иленә

Ачып кердем синең капкаңны.



Мин—

Әле кичә генә кебек хәтерлимен.

Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.

Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын

Синдә узган рәхәт көннәрне.


Мин—

1 нче сентябрь—ул көнне

Мин һаман хәтердә саклыймын.

Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк

Башка җирне бер дә тапмыйм мин.


Мин—

Мин дә ул көнне хәтерлим

Дәртләнеп йөргән идем.

Син, мәктәбем, балачакның

Асылы дияр идем.


Мин—

Мәктәп бусагасын атлап керү

Бүгенгедәй әле исемдә.

Әлифбаны күкрәгемә кысып,

Тибрәнгәнем шатлык хисемдә.


Мин—

Белем иленә сәяхәт

Әлифбадан башлана.

Үсеп буйга җитсәм дә мин

Мәктәбемне ташламам.


Җыр. Бүген белем бәйрәме.


Әле генә шушы 9 бала беренче сыйныфка укырга килгәннәр иде. 4 ел сизелмичә дә үтеп китте. Әгәр балалар тыңлаусыз,тәртипсез булсалар, ничек кенә сизелер иде бу еллар. Балаларыбыз бик тыйнак, бик тәртипле, тыңлаучан, инсафлы, тәүфикълы, бик ягымлы, эшчән булдылар. Моның өчен аларның әти-әниләренә, дөрес тәрбия биргәннәре өчен чын күңелдән тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә.


Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың,

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

Син инде уйнарга бармыйсың,

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.


Укытучы ярдәме белән без

Барып җиттек 1 дән 4 кә.

Очар коштай канатланып,

Чыктык фән дигән дөньяга.


Җыр . Укытучыма.


Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучы ! Бу сүздә күпме мәгънә . Бүгенге бәйрәм көнендә аларга да бер җылы сүз табыйк.


Беренче укытучы. Бу сүзләр

Мәңгегә калырлар йөрәктә.

Сагынып гел искә алырбыз

Булсак та без еракта.


Тәүге тапкыр кулларыма

Әлифбаны син бирдең.

“Әйдә балам, белем иле

Сине бик көтә”- дидең.


Син өйрәттең хәрефләрне

Дөрес яз, тырыш дидең.

Әниемдәй якын кешем

Бары син генә идең.


Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга Сез

Тотып башта нәни куллардан.


Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш , хата, бозуларны

Язганда кисәттегез.


Җыр . Укытучыма. ( Клара Булатова сүзләре ).


Бүгенге бәйрәмнең сәбәпчеләре—дүртенче сыйныф укучылары. Ә һәрбер кешенең , төн йокыларын калдырып, баласы еласа елап, көлсә көлеп, чын йөрәктән балам, диеп кадерләүче, назлаучы әнисе була.





Укытучы--әни . Бу ике сүз

Күңелемдә булыр янәшә.

Йөрәгемнән чыккан изге хисләр

Әни сиңа бүген эндәшә.




Минем өчен җирдә иң кадерле

Кешем бит син минем әнием.

Белем иленә дә зур баскычтан

Алып мендең бит син әнием.


Иртән торып мәктәбемә китәм

Син әнием озатып каласың.

Башкалар да әни синең кебек

Озатадыр үзенең баласын.


Рәхмәт әни , сиңа барсы өчен

Сабырлыгың белән үрнәк син.

Шатлык белән тулы, куанычлы,

Озын гомер сиңа телимен.


Җыр .


Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп “Белем иленә “ алып кергән , аналарча җылы сүзе белән иркәләгән хөрмәтле укытучыбыз--Әлфия апабызга рәхмәтебезне белдерәбез.


Узып китте 4 ел уку елы

Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек ,

Ватылган да төсле, бөтен дә.


Дулкынланып карап торам,

Юксындырасың сыйныфым.

Син минем үткән гомерем,

Син минем алгы көнем.


Синдә күрергә өйрәндем,

Матурлыгын дөньяның

Тәүге кат синдә башкардым,

Балачагым җырларым.




Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек, хөрмәтле апабыз,

Кырыс йөзеңне күрмәдек.


Якты сыйныф , укытучы апа,

Без китәбез инде, сез каласыз.

Нинди яхшы балалар иде диеп,

Безне дә бер искә алырсыз.


Җылы караш, назлы сүзләреңнән,

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым , иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.


Җыр . Иң гүзәл кеше икәнсез.


Онытылыр әле, бар да онытылыр,- дидек.

Чөнки Сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше: укытучы һәм ана

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.


Рәнҗеткән чаклар булгандыр

Үпкәләгән минутлар.

Бер дә юкка, уйламыйча

Күңел калдырган чаклар.


Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы.

Гаделлеккә өйрәтүче.

Рәхмәт Сезгә , Укытучым!


Өермәдәй уй булгандыр,

Күзләреңә яшь тулгандыр.

Озатканда дүртенчеңне

Рәхмәт сиңа ,Укытучым!


Дөнья безне алга дәшә,

Ә Сез безгә гел янәшә.

Тәүге хәреф танытучы.

Рәхмәт Сезгә, Укытучым!





Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын

Ак бәхетләр телибез.


Дус булып яшик без гомергә,

Атлыйк без гел бергә.

Баш иябез бүген Сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.


Әйе , хәзер зурлар без

Башлангычтан китәбез.

Өлкән сыйныф укытучылары

Инде Сезгә киләбез.


Укытучы сүзе.


Барысы өчен рәхмәт , мәктәп!

Рәхмәт сиңа кара такта!

Рәхмәт сезгә, әти-әни!

Рәхмәт , Укытучы апа!

























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Прощай школа!

Автор: Мавлутбаева Альфия Хасановна

Дата: 13.11.2014

Номер свидетельства: 130414

Похожие файлы

object(ArrayObject)#865 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Классный час "Прощай школа" "
    ["seo_title"] => string(32) "klassnyi-chas-proshchai-shkola-1"
    ["file_id"] => string(6) "139033"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1417630499"
  }
}
object(ArrayObject)#887 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(100) "Праздник последнего звонка в 11 классе «Прощай, школа!» "
    ["seo_title"] => string(59) "prazdnik-posliedniegho-zvonka-v-11-klassie-proshchai-shkola"
    ["file_id"] => string(6) "112745"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1408884120"
  }
}
object(ArrayObject)#865 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(77) "Сценарий последнего звонка "Прощай школа" "
    ["seo_title"] => string(48) "stsienarii-posliedniegho-zvonka-proshchai-shkola"
    ["file_id"] => string(6) "104742"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402755369"
  }
}
object(ArrayObject)#887 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "Внеклассная работа "Прощай, школа" "
    ["seo_title"] => string(37) "vnieklassnaia-rabota-proshchai-shkola"
    ["file_id"] => string(6) "145470"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1418923434"
  }
}
object(ArrayObject)#865 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "Последний урок 2014 “Прощай школа” "
    ["seo_title"] => string(37) "posliednii-urok-2014-proshchai-shkola"
    ["file_id"] => string(6) "113525"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1410370801"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства