kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Әлифба бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган телебезгә соклану, горурлык хисләре тәрбияләү, тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күпбелергә гмтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Әлифба бәйрәме»

Әлифба бәйрәме.

Укытучы: Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез, әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Бүген без сезнең белән “Хәрефстан” дигән илгә сәяхәткә чыгарбыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган хәреф яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Аз да түгел, күп тә түгел, утыз тугыз төп-төгәл.

I тукталыш “Шигърият” тукталышы.

1.Исемем минем Зилә - Зилә

Йөземдә балкый гел нур.

Сөйләшергә яратам

Барысын үземә каратам.

2.Мин Азалия- тырыш кыз - Б.Азалия

Барысына өлгерәм.

Җырлыйм, биим, дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.

3.Гаиләдә мин беренче – Руфина

Яратам күп укырга

Башваткычлар чишәргә

Чиста, пөхтә язарга.

4.Минем исемем Әмир - Әмир

Бик тырышам укырга

Математикага сәләтем бар

Укуга да мин оста.

5.Русча да дөрес, матур сөйлим - Данил

Яратам исәпләргә

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

6.Минем исемем Ислам - И.Ислам

Булышам бөтен эштә.

Бик тырышам мәктәптә дә

Бишле алырга теләп.

7. Биергә дә мин оста - Азалия

Җырларга да бик оста.

Тегәргә дә мин оста

Чөнки мин, Имамова !

8.Альберт абыйдан калышмыйм,- дип - Наил

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул Наил, күпне бел, -дип

Максат куйдым үземә.

9. Ә мин Ясминә классыбызда - Ясминә

Иң пөхтә , тырыш бала.

Чисталыкта, уңганлыкта

Кем миннән үрнәк ала?

10.Класста сез ничәү дисәгез? - Элина

Без класста 21 бала.

Егерме беренчесе кем дисәгез.

Егерменчесе Элина була.

I I тукталыш “Рус теле”

Укытучы: Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Кызыл калфак керә:

  • Здравствуйте, дети!

  • Здравствуйте, Красная шапочка!

Кр. ш. : Откуда вы меня знаете?

  • Мы про тебя сказку читали.

  • А вы знаете, куда я иду?

11. Красная шапочка – Азат

Песенку поёт.

Красная шапочка

К бабушке идёт.

Кр. ш. : Молодцы! Вы очень красиво умеете говорить. Давайте мне песенку спойте.

җыры.

Кызыл Калфак:  Кадерле 1 класс укучылары! Хөрмәтле кунаклар, әти - әниләр, укытучылар! Менә бүгенсез – 1 класс укучылары иң кадерле, иң беренче уку китабыгыз – “Әлифба” белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5” легә укыгыз. Кемдә иң күп “5” ле, шул ул иң көчле! Минем кәрзинемдә  сезгә әкиятләр дөньясыннан серле бүләкләрем һәм сынауларым да бар.

 - Сез әзерме?

1.Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?

2.Бабай нәрсә чәчкән?

3.Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?

4.Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Буәкиятнең исеме ничек?

5.Торна беләнТөлкенең дуслыгы ни өчен беткән?

6.Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?

III тукталыш “Тапкырлык” тукталышы.

  1. Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.(кыяр)

  1. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

  1. Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

  1. Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

  1. Түгәрәк – ай түгел,

Сары – кояш түгел,

Тәмле – шикәр түгел.

Койрыклы – тычкан түгел.(шалкан)

  1. Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы, бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң!(карбыз)

  1. Җәен соры, кышын ак,

Кылый күз, озын колак.(куян)

  1. Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.(керпе)

  1. Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята.(аю)

  1. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.(бүре)

2.Әниләр өчен табышмаклар.

1) Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата. (Ай һәм Кояш)

2) Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.(Светофор)

3) Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел –тегелгән.(Китап)

4)Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

Тагын ишек шакыйлар.

Укытучы: Туктагыз әле! Безнең бәйрәмгә тагын кемдер килгән. Мөгаен, бу соры бүредер әле. Кызыл Калфак юлда бүрене  очратмаган идеңме? (Кабат ишек шакыйлар)

Балалар! Бүрене кертәбезме соң?

- Керсен әйдә.

Укытучы: Әйдә. Соры бүре, рәхим ит!

Бүре керә: Исәнмесез!? Мин сезне Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм! Минем сезгә биремнәрем бар. Башлыйбызмы? Сез әзерме?  (Бер сүз белән җавап бирергә)

1.Урман санитары. Бу кошның исеме ... (тукран)

2.Кәбестәнең үзәк өлеше ... (күчән)

3.Озын колаклар,  кыска койрык. Нәрсә ул? (куян)

4.Җәнлекләр патшасы ... (аю)

5.Дәрескә чакыра ... (кыңгырау)

6.Буратино нәрсәдән ясалган? (агачтан)

IV тукталыш “Билгеләр патшалыгы”

5” ле керә:

Исәнмесез, саумысыз,

Минем нәни дусларым,

Кемнәр авырлыктан качмый

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый

Дөрес һәм матур яза,

Тәртипле һәм эштә җитез-

Шулар минем дусларым.

1 нче укучы:

Укыгач – укы, - Азамат

Алгач “5” ле ал.

Әйдә “5” ле дус,

Мәңге бездә кал! (“5” лене үзләре янына алып килеп куя.)

4” ле керә:

Мин дә “5” ле белән

Гел янәшә йөрим.

Һәр эшнең яхшы

Булуын телим.

2 нче укучы:

Әйдәгез, “4” ле дус, - Аделина

Түрдән узыгыз!

Бездән китмәгез,

Бездә калыгыз.

Укучылар сезнең 3 ле, 2 ле,1ле билгеләре белән дус буласыгыз киләме?

“2” ле һәм “1” легә - Ландыш

Иптәш түгел без.

Укыганда укыйбыз

Эшне тырышып эшлибез

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Бик күңелле яшибез.

Җыр: “Китап”

V тукталыш “Хәрефестан иле”

Укытучы: Балалар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан иле”. Монда безнең әлифбабыз һәм яратып укыган башка китапларыбыз яши.

Бергә:Исәнме, китап дус! Син ни өчен күңелсез?

Әлифба: Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

Бергә: Кайгырма, китап дус. Без сиңа булышырбыз.

Әлифба: Рәхмәт сезгә, дуслар.

Ә Л И Ф Б А

Кем зирәк, тапкыр икән ?

Сынап карыйк, әйдәгез !

Сез җавабын табыгыз,

Без шигырьләр әйтәбез.

(Хәрефләр тезелеп басалар.)

Ә хәрефе: Кая барсаң, күз алдыңда, - Ильяр

Һәрчак күңелеңдә яши !

Ул – безнең иң якын кеше

Ул кеше – безнең (әни).

Л хәрефе Өйрәндегез күп хәрефләр, - Милана

Тырышып, тирләр түгеп.

“Л” хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәре .(Ландыш)

И хәрефе.И хәрефе ипи дә бар - Владик

Бар ул ил һәм иректә

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Ф хәрефе:Кошлар – безнең дусларыбыз, - Айвар

Алар оча һәркайда.

Китерәләр агачларга,

Басуларга күп файда

Б хәрефе Бүре диләр, бүре диләр – Тансылу

Нинди була ул бүре

Явыз булсада бүре

Ул урман (санитары)

А хәрефе: Охшаган ул ракетага, - Гөльяр

Ул басуда багана да.

Аны белә һәрбер бала:

Алфавитны башлый ич...(А)

Укытучы: Кем бу хәрефләрдән сүз төзи?  (1 нче укучы Әлифба сүзен төзи)

Әлифба: Менә бит минем исемем! Исемемне таптым! Нинди зур шатлык! Әйдәгез. Бергәләп җырлыйбыз!

Бергә: Һәммәбезнең үз урыны

Барыбыз да кирәкле.

Безне “Әлифба” китабы

Дус булырга өйрәтте.

Җыр: “Әлифба”

И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы .

Син кадерле , син туган телемнең

Алтын ачкычы .



И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып .



Укыра да өйрәттең

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.



1 нче укучы: Әлифба – тормышта - Б.Ислам

Беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

2 нче укучы:39 хәреф белән – Данил

Таныштык без тиз генә

Олы ярдәмчең булдың син

Рәхмәт инде Әлифба.

Таңсылу җырлый

3 нче укучы:

Хәрефләрне белгәч, - И. Азалия

Укуы рәхәт.

Рәхмәт, Әлифба,

Сиңа зур рәхмәт!

Бергә: Әлифба – иң якын дус.

Әлифба – иң яхшы китап.

Әлифба – иң яхшы җыр.

Җыр: “Мин иртә белән мәктәпкә барам”

Әлифба:

Нәни дусларым,рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен керергә ачып

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Әдәби уку: Исәнмесез, хуш киләсез, кадерлеләрем! Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“Туган тел” дәреслекләре өләшә. ” Туган тел” җыры башкарыла.

Гыйлем иясе керә

Исәнмесез дуслар. Мин гыйлем иясе.Әлфбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм.Минем кулымда бер әйбер бар. Ул җылык, яктылык бирә, күңелне күтәрә. Ул нәрсә? (Кояш)

Сездә кояш шикелле үзегездәге җылыкны һәр кешегә бирегез.Шат күңелле булыгыз.

Сезнең алда вәгъдә бирәбез!

Тырышып укырга

Ялкауланмаска,

Артта калмаска!

2” ле алмаска!

Җыр:



Ясминә

Без барыбыз – 21.

Ун малай һәм 11 кыз.

Дәрес барган вакытта

Эшләребез бик тыгыз.

Зифа камышлар шикелле ,

Үреләбез яктыга.

Нур сибүче кояш булып,

Зимфира Зуфаковна тора.

Укытучы апабызны

Килми һич тә борчыйсы.

“4”ле, ”5” ле билгеләренә

Килә дә соң укыйсы.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Әлифба бәйрәме

Автор: Хакимова Зимфира Зуфаковна

Дата: 20.02.2018

Номер свидетельства: 458587

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Сыйныфтан тыш чара "?лифба б?йр?ме" "
    ["seo_title"] => string(35) "syinyftan-tysh-chara-lifba-b-ir-mie"
    ["file_id"] => string(6) "178582"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1424858073"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(43) "?лифба б?йр?ме -сценарий "
    ["seo_title"] => string(25) "lifba-b-ir-mie-stsienarii"
    ["file_id"] => string(6) "163335"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1422465038"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(28) "Әлифба бәйрәме."
    ["seo_title"] => string(14) "lifba_b_ir_mie"
    ["file_id"] => string(6) "356540"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1478594176"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) "?лифба б?йр?ме мероприятие "
    ["seo_title"] => string(29) "lifba-b-ir-mie-mieropriiatiie"
    ["file_id"] => string(6) "242730"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1445527204"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(29) "" ?лифба б?йр?ме". "
    ["seo_title"] => string(16) "lifba-b-ir-mie-1"
    ["file_id"] => string(6) "190009"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1427091458"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства