kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

" ?лифба б?йр?ме".

Нажмите, чтобы узнать подробности

?лифба б?йр?ме

Укытучы: Х?рм?тле укучылар, ?ти-?нил?р,укытучылар ! Б?ген безд? зур б?йр?м - ?лифба б?йр?ме.1 нче сыйныф укучылары ?зл?рене? яраткан д?реслекл?ре бел?н саубуллашалар.

К?чк?нме бу залга д?ньяны? бар яме,

К??елл?р т?ренд? ?лифба б?йр?ме.

Бу матур б?йр?мг? кушыл, дус, ?йд?ле,

Д?ньяны г?рл?тсен ?лифба б?йр?ме.

Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары кер?.

?ЫР:    “Х?ерле ирт?”.

1.?т?чт?н д? ирт?р?к              2.?зем урын ?ыям мин          3.М?кт?пк? ?зем барам

   Уяндым мин ?лб?тт?.              ?зем юына алам.                     Калалар мине мактап.

   Х?ерле ирт?,?нк?м,                 Х?ерле ирт?,?бк?м.                Х?ерле ирт? апам,

   Х?ерле ирт?, ?тк?м.                Х?ерле ирт?,бабам.                Х?ерле ирт?, м?кт?п.

БЕРГ?:  Без инде зур ?стек,

               М?кт?пк? д? килдек.

Х?зер ?зем бел?н таныштырам.

Мин Адил?-тырыш кыз мин

Барысына да ?лгер?м.

?ырлыйм,биим,д?ресемне д?

Бик оста с?йл?п бир?м.

Русча д?рес,матур с?йлим

Яратам ис?пл?рг?.

Матур-матур с?зл?р ?ст?п

?киятл?р с?йл?рг?.

Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар к?чем?.

Т?ртипле бул,к?пне бел,-дип

Максат куйдым ?зем?.

?ЫР:     Дуслык турында.

1. Дуслар бел?н к??елле                                               2. Безне? дуслык нык булсын

     Яш?ве р?х?т.                                                                  М??гелек булсын.

     Дусты? булганы? ?чен                                                  К?нн?ребез гел шулай

     Си?а зур р?хм?т.                                                            Шатлыкта узсын.

      Кушымта :    Син минем якын дустым,

                            Мин сине? дусты?.

                            Яхшы ??рвакыт янда

                            Булганы ?чен.  

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«" ?лифба б?йр?ме". »

Әлифба бәйрәме


Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .


Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .


ҖЫР: “Хәерле иртә” .

1.Әтәчтән дә иртәрәк 2.Үзем урын җыям мин 3.Мәктәпкә үзем барам

Уяндым мин әлбәттә. Үзем юына алам. Калалар мине мактап.

Хәерле иртә ,әнкәм, Хәерле иртә ,әбкәм. Хәерле иртә апам,

Хәерле иртә , әткәм. Хәерле иртә ,бабам. Хәерле иртә , мәктәп.


БЕРГӘ: Без инде зур үстек,

Мәктәпкә дә килдек.


Хәзер үзем белән таныштырам.

Мин Адилә-тырыш кыз мин

Барысына да өлгерәм.

Җырлыйм,биим,дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.


Русча дөрес,матур сөйлим

Яратам исәпләргә.

Матур-матур сүзләр өстәп

Әкиятләр сөйләргә.

Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Максат куйдым үземә.



ҖЫР: Дуслык турында.


1 . Дуслар белән күңелле 2. Безнең дуслык нык булсын

Яшәве рәхәт . Мәңгелек булсын .

Дустың булганың өчен Көннәребез гел шулай

Сиңа зур рәхмәт . Шатлыкта узсын .

Кушымта : Син минем якын дустым,

Мин синең дустың .

Яхшы һәрвакыт янда

Булганы өчен .


Укытучы:Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле




Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .

Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип

Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .


И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .


Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана

Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .

Б дан башка бәйрәм югын А – ана , а – авыл

Барчасы күреп китсен . А – Ватан , А – Казаным .

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .


ҖЫР: БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР.

Уйныйлар биттә нурлар

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар

Без инде хәзер зурлар.


Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз , бүләрбез

Төрле санны дәрестә.


Укытучы: Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Кышның бер матур көнендә алар бәйрәм итәләр . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп кәрсәтегез әле.



1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син

Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.


5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.


7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә

Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .

БЕРГӘ : Әлифба , әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.




ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың

Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .

Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Алтын ачкычы . Ак юл булып .

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле син туган

Телемнең алтын ачкычы.

Укытучы: Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә ңурналистмы , инңенермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары

Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне .Хәзергә кадәр без бу дәреслек белән укыйбыз .Авторлар аны яңартып үзгәртеп торалар .Арчада Әлифба музее бар.Анда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .




Нәни дусларым шуны белегез

Тик әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул , укытучымы

Яки төзелештә бер инженермы

Космонавтмы ул , әллә галимме

Агроном , яисә гади эшчеме

Үтәргә эшнең кечесен , зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.


ҖЫР: ТУГАН ТЕЛЕМ.

1 . Балам диеп туган телдә 2 .Туган телемдә сөйләшеп

Эндәшә миңа әткәм . Яшим мин туган илдә .

Әнием дип әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә

Мин туган телемдә дәшәм Әйтәм мин туган телдә .

3 . Иң изге хисләремне КУШЫМТА: Дөньяда иң матур ил

Туган телдә аңлатам . Ул минем туган илем .

Шуңа күрә туган телне Дөньяда иң матур тел

Хөрмәтлим мин , яратам . Ул минем туган телем .

ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ КЕРӘ : Исәнмесез , балалар ! Мин гыйлем иясе .1 нче сыйныф укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм . Сез инде хәзер укучылар булдыгыз . Минем сумкамда бүләкләрем , биремнәрем бар . Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм әле . ( сумкасыннан биремнәрне алып балаларга тарата ) Балалар табышмаклар чишәләр .

(тактага кояш рәсеме төзи) - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?

-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә

Бер – берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездзге җылылыкны һәр кешегә бирегез .

.

БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.

ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ :Әйе , сез хәзер “Туган тел” дәреслеген укырсыз . Бик уңган балалар икәнсез . Менә мин сезгә таныклыклар тапшырам һәм бүләкләр бирәм .Сау булыгыз.Тырышып укыгыз .


Укытучы : Әйе, Әлифбага алмашка “Туган тел” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз. карыйсым килә .





1. Нигә безгә куанмаска Туган тел – иң әйбәт шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел – иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел – иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. Туган тел – иң якын тел.


2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма


ҖЫР: ТУГАН ТЕЛ.


1. Әткәм - әнкәм сүзе белән 2.Ата- бабамнар үткәнен

Ачылган телем минем Белдем мин синең аша

Син бирдең миңа ышаныч Башка телләрнең эченә

Кичкәндә белем илен. Кердем мин синең аша.


3. Ярдәм иттең белдерергә КУШЫМТА:

Күңелемдә ни барын. Иң газиз татар телем син.

Син-ярдәм иттең аңларга Кадерле туган телем.

Кешеләрнең моң-зарын. Төрле телләр бакчасында

Хуш исле гүзәл гөлем .


Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем

Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә

Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез

Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .


(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)


1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.

“5” кә укырга.


Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләр тапшыру)

ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
" ?лифба б?йр?ме".

Автор: Солтанова Гульназ Дильшатовна

Дата: 23.03.2015

Номер свидетельства: 190009


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства