Башлангыч классларда класстан тыш чара. "Юл йөрү ә лифбас ы".
Солтанова Энҗе Мөбәрәкҗан кызы, башлангыч класслар укытучысы.
Максат: 1 . Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.
2. Укучыларны урамда йөргәндә игътибарлы булырга,юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
Җ иһазлау : 1. Урман аланы, кош сайраган тавышлар, "Юл йөрү әлифбасы мәктәбе" плакаты эленгән мәктәп күренеше, светофор,юл билгеләре, туп.
Катнашучылар: балалар:Айдар,Сәлим,Әнәс. Буратино,Керпе,Куян,Төлке.
Кичәнең барышы:
Урман аланы,ял итү урыны билгесе,"Юл йөрү әлифбасы мәктәбе" күренеше.Музыка уйный.Балалар керәләр: Айдар,Сәлим, Әнәс.Кулларында “Юл йөрү билгеләре” китабы.
Айдар: Юлда имин йөрүебез безнең үзебездән тора. Шуңа күрә без "Юл йөрү әлифбасы мәктәбендә"укыйбыз.Имгәнмичә йөрү,сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәләрне белмәгән,үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр.
Сәлим: Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боералар,
Кирәктә кисәтәләр.
Әнәс: Юл чатында дуслаштым мин
Горур светофор белән.
Аның барлык сигналларын
Тыңларга кирәк-беләм.
Музыка астында туп белән уйнап Буратино чыга.
Буратино: Сәлам бирдем дусларга. Нигә боегып басып торасыз.Әйдәгез туплы уйнарга. Карагыз әле юл нинди иркен,тигез.
Айдар: Юк,юк! Машина йөрү юлында уйнарга ярамый.Имгәнерсең.
Буратино: Нинди имгәнү инде тагын? Сездә нинди китаплар?
Айдар: Бу юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче китап.Без "Юл йөрү әлифбасы мәктәбе"ндә укыйбыз. Син дә безнең белән әйдә.
Буратино : Сез нәрсә инде! Миңа да әтием үзенең курткасын сатып шушы китапны алган иде.Мин аны менә шушы тупка алыштым.Шәп бит әеме?Мин болай да барсын да беләм.Юлда нинди куркыныч хәл булсын инде.
Айдар: Йөгердек малайлар. Ә син Буратино юлда уйнама, сак бул!
Буратино: Ярар,ярар. (туп белән уйный-уйный чыгып китә).
Музыка уйный. Керпе,Куян,Төлке керәләр. Керпенең кулында “Юл билгеләре”китабы.
Керпе: Эх,бу китапны өйрәнгәч,минем дә шәһәргә барып кайтасы килеп китте. Сез дә дусларым юл йөрү кагыйдәләрен исегездә калдырдыгызмы? Без урманда яшәсәк тә, урман яныннан бик күп юллар салынды. Димәк безгә дә бу юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк.
Балалар тавышы килә. Җәнлекләр агач артларына качалар.
Айдар: Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк әле. Туктагыз,кемнәр анда бездән качып тора .Чыгыгыз,бездән курыкмагыз.
Керпе: Исәнмесез, балалар.Сез кайдан кайтып барасыз?
Сәлим: Без"Юл йөрү әлифбасы мәктәбе"ннән кайтабыз.Бу безнең дәреслек.Ә сез бу китапны кайдан алдыгыз?
Керпе: Безгә аны Буратино бирде. Бу китап кызык түгел диде.Без аңа туп бирдек.Ләкин безгә бу китап бик ошады. Без бик күп нәрсәләргә өйрәндек.
Куян: Менә кичә китаптан күпме юл билгеләре ясадык.Төлке дус ясады,ә мин буядым. Матур булганнармы? Сөйләп тә китик әле,алар нигә кирәк.
Урамнарны күзәтә,
Ваемсызны кисәтә,
Чатта тора ул,
Сакта тора ул.
Янып тора өч күзе,
Әйтә ул өч сүзне,
"Кузгалма"-ди кызыл күз,
"Сабыр"-ди сары күз,
"Ярый"-ди яшел күз.
Төлке: Җәяүлеләр юл аша
Чыгыгыз каршы якка.
Зебра сызыклары кебек
Буялган ул акка.
Керпе: Ә бу билге кисәтә:
Кайгы була күрмәсен,
Монда җәяүле йөрмәсен.
Төлке: Бу кисәтә шофёрны:
-Акрын,игътибар!
Якында гына балалар,
Мәктәп,бакча бар.
Елаган тавыш ишетелә. Буратино керә. Бер кулы бәйләнгән.Икенче кулында шартлаган туп.
Айдар: Нәрсә булды Буратино?
Буратино: Менә шушы юлда туплы уйный идем,килеп чыкты бер дүрт тәгәрмәчле бер нәрсә.
Сәлим: Дүрт тәгәрмәчле бер нәрсә машина инде ул. Син нишләп юлда уйнадың соң? Без сине кисәттек бит. Юл кагыйдәләрен белмәгәннән була инде бу хәл. Сиңа кичекмәстән мәктәпкә укырга барырга кирәк.
Буратино: Мин риза,риза.Машина йөри торган юлда уйнарга ярамаганлыгын аңладым инде.
Айдар: Шәһәрдә дә,авылда да,
Болында да,урманда да,
Һәм,әлбәттә урамда.
Әти-әни,әби-бабай,
Кыз,малай-һәммәсе
Бердәй булсын,үтәсен
Юл йөрү кагыйдәсен.
Сәлим: Әти белән әниеңне
Кайгылардан сакла син
«Юл фәне әлифбасы»ның
Һәр билгесен ятла син.
Светофорның һәр әмерен
Тиешенчә үтә син.
Йөзгә кадәр яшәрсең
Имгәнүләр күрмәссең
Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич-иртә.
Әти-әниең синең
Сау кайтуыңны көтә.
"Светофорлы юлларда" җыры башкарыла.
Вил Казыйханов сүзләре
Вәсим Әхмәтшин музыкасы.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Усы башлангыч белем бирү мәктәбе.
Класстан тыш чара.
Төзеде: башлангыч класслар укытучысы
Солтанова Энҗе Мөбәрәкҗан кызы.
2013-2014нче уку елы.