kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфларда д?ресне? н?ти??леген арттыруда укытучы ??м укучы эшч?нлеге"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Муниципаль бюджет гомумибелем бир? учреждениесе Татарстан Республикасы  Азнакай муниципаль районы Акт?б?ш.т.п. 1 нче урта гомуми  белем  бир? м?кт?бе

Педсоветта чыгыш "Башлангыч  сыйныфларда д?ресне? н?ти??леген арттыруда укытучы ??м укучы эшч?нлеге"

Слайд 1.2.   Минем ?чен эффектлы д?рес ул – барлык белем алу, белемн?рне камилл?штер? ??м т?рбия максатлары  чишелг?н д?рес. Мо?а иреш? ?ченкласста у?ышлылык халате тудырып, ныклы х?зерлек кир?к. ??р укучы белем алырга омтылса, к?ченн?н килг?нч? эш башкарып, д?рес азагында яхшы белемен к?рс?тс?, бу д?рес сыйфатлы була. Укытучыга  да, укучыларга да  у?ышларга с?енеп, кил?се д?реск? х?зерл?нерг? стимул туа.  Белемн?рне ?зл?штер?г? ??леп ит? ?чен, балаларга психологик комфорт тудырып, заманча технологиял?рд?н файдаланырга тырышам. Сыйфатлы  белем бир?не? н?ти??лелеге м?гъл?мати-компьютер технологиял?рене? ?сеше бел?н  б?йле.

Слайд 3. 4. Компьютер технологиял?рен куллану укыту эшч?нлеген баета. Д?ресне и?ади оештыруга м?мкинлек тудыра. Н?ти??д? балалар информация ташкынында иркен аралашырга ?йр?н?, ?зен? я?а белемн?р  алу  ысулларын ?зл?штер?, аларда алгоритмик ??м операцион фикерл?? алымнары булдырыла.

Слайд 5.Белем бир?д? проектлар методын файдалану балага ш?хси якын килеп укытуда н?ти??ле. Проект т?з? эшч?нлеге укучыны? акыл ??м рухи ?сешен камилл?штерерг?  ярд?м ит?;  анда  максатчанлык, кызыксынучанлык, башланган эшне ахырына ?иткер? омтылышы т?рбияли. Ул м?ст?кыйль фикерл??не ?стер?,  м?гъл?мат табу,фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул ит? осталыгын формалаштыра.  Проектлаштыру ысулы т?рле ?лк?г? караган белемне интегральл?штерерг?, тормышта кулланырга м?мкинлек бир?. Проект эшене? н?ти??се булып 1-2 классларда м?гъл?мат тупланган китап яис? альбом, ? 3-4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм ?.б ярд?менд? башкарылырга м?мкин. 

Слайд 6.Мультимедия технологиял?ре электрон белешм?лекл?р, энциклопедиял?р,  к?л?мле с?злекл?р бел?н эшл??г? юл ача. Баланы? ?з-?зен? ышанычы арта ??м эрудициясе ?с?. С?йл?м теле формалаша. Бала  кечкен?д?н  с?зл?рне д?рес ?йтерг?, язарга ?йр?н?, ч?нки аны? ничек язылышын ??м ?йтелешен ул ?зе с?злект?н табып ?йр?н?.?д?бият д?ресл?ре укучыларны? д?ньяга булган к?заллауларын ?стер?.   Матурлык турындагы ?с?рл?рне укып, баланы? эчке эстетик д?ньясы  формалаша.Д?рест? халык авыз и?аты ?рн?кл?ре – табышмак, тиз?йткеч, санамыш, энд?шл?р кулланам. Уку тизлеген ?стер? ?чен татар ??м рус теле д?ресл?ренд? оператив х?терне? к?л?мен арттыру юн?лешенд? эшлим. Моны? ?чен к?рм? диктантлар яздырам. Министерство сайтындагы татар теле ??м ?д?би уку д?реслекл?рен? электрон кушымта бел?н эшлим.

Слайд 7.Укучыларны? ?зара ярд?мл?ш?ен активлаштыруга юн?лтелг?н эш формасы буларак эшч?нлекне т?ркемн?рд? оештыру, к?рше? бел?н эшл?? т?рл?ре у?ай н?ти??л?р бир? дип уйлыйм мин, ч?нки укучылар бер-берсе бел?н аралашырга, башкаларны? да фикерл?рен ты?ларга, ?з фикерл?рен ?йт? белерг?, ?з-?зл?ренд? м?ст?кыйльлек сыйфатлары булдырырга ?йр?н?л?р. Шулай   итеп,алар ?з?сешк? иреш?л?р. Укучыларны? ?злегенн?н эзл?н? эшч?нлеген стимуллаштыру н?ти??ле гам?лг? ашырыла. Мо?а башлангыч м?кт?пт? биремн?рне гади т?рд?н и?ади т?рг? кад?р акрынлап катлауландыра бару юлы, д?ресл?рд? предметара б?йл?неш, милли т?б?к компонентынфайдаланубел?н ирешел?.

Слайд 8.Укучы бел?н актив диалог алып бару катнашучы ?чен д?, ты?лаучылар ?чен д? бер ?к д?р???д? файдалы. Балаларны? коммуникатив эшч?нлеге активлаша:табигый с?йл?м формалары кулланып с?йл?ш?д? катнашу, нидер сорау яки ??г?м?д?шен? ?авап бир? ихтыя?ы туа.

Слайд 9.Проблемалы укыту технологиясе куллану н?ти??сенд? балаларны? фикерл?? с?л?те камилл?штерел?.

Слайд 10. Шулай ук т?рле д?р???д?ге укыту, дифференциаль якын кил?, уен, хезм?тт?шлек, с?лам?тлекне саклау технологиял?ре у?ышлы кулланыла.  Т?рле эш формалары: ??г?м?, к?з?т?, тест, экскурсия, схемалар файдаланыла, стандарт булмаган д?ресл?р ?тк?рел?.

Слайд 11.С?л?тле ??м югары мотивацияг? ия булган балаларны ачыклау ??м аларга и?ат м?мкинлекл?ре булдыру юн?лешенд? системалы эш алып барыла.   Укучыга нинди д? булса и?ади эшч?нлект? ?зен к?рс?терг? ярд?м ит? ?чен т?рле и?ади конкурсларда, б?йр?мн?рд?, олимпиадаларда  укучыларны  катнаштырырга тырышам. Югары классларга китк?ч т? бу эшл?рне? д?вамлы булуын телим.

Слайд 12.??р балага ягымлы караш, игътибар атмосферасы, ?лк?нн?р тарафыннан у?ышларын хуплау – укучыны? алдагы и?ади ?сешен? стимул булачак. Д?ресл?рд? балаларда  белем алуга стимул булдыру  укытучыдан зур сабырлык ??м актив эшч?нлек сорый.

 Укытучыны? д?ресне мавыктыргыч итеп оештыруы,?з-?зен тотышы, интонацияле ??м а?лаешлы, матур с?йл?ме, елмаюы, к?з карашы д? зур роль уйный. Мавыктыргыч с?йл?м йоклап утырган баланы да уятырга м?мкин.

Слайд 13.Укучыны? у?ышын к?реп, мактау.

Балага “Бик яхшы” дип ?йт?не? 99 ысулы бар.

М?с?л?н, Искиткеч! Яхшы! Д?п-д?рес! Супер! Н?къ шулай! Аф?рин! ?рн?к эш! Мин сине котлыйм! Ни?аять! Начар т?гел. Кызыклы фикер! Шулай д?вам ит!  Буинде  у?ыш! Мактыйм! Мин синн?н б?ген кан?гать! Мин сине? булдырачагынга ышандым! ?. б

Слайд 14.Мактау к?чле стимулга ия,тик аны?  чамасы булырга тиеш. Баланы? у?ышсызлыгын да  кимсетм?ск? кир?к.Татар м?кальл?ре бел?н гадел ??м ?ылы р?вешт? шелт? бир? д? осталык.М?с?л?н, Башлый белс??, бетер? бел. Аз с?йл? д? к?п эшл?. ??р максатка чара бар. Ничек итс?? ит-морады?а ?ит!Белм?г?нне сорауны? ояты юк. Ярты эш й?зг? оят. Гыйлем китапны? эченд? д?, тышында да була. Гыйлем тырышлык бел?н кил?.

Слайд 15.Башлангыч  класста  укучыны? белемен 5 баллы  б?ял?? 2 нче класстан башлана.  Цифрлы б?ял??не? у?ай ??м тиск?ре яклары бар. Тиск?ре яклары: б?ял?? системасы бала ?чен а?лашылмый да, бала “2” ле алудан куркыпяши, бу т?б?н ?зб?яг? китер?.  Шул ук вакытта у?ай яклары: б?ял?? критерийларын укучылар ?зл?ре д? т?зи ала,  ?зб?я, ?зконтроль ?чен шартлар тудырыла. Яхшы билге укучыны канатландыра. Укуга у?ай караш к?ч?я.

1 нче класста б?ял??д? билгесез система. Баланы? укуга кызыксынуын стимуллаштыру ?чен башка юлларны эзл?рг? туры кил?. Ярыш экранын булдыру укучыларда кызыксыну уята. Ел ахырында ?и??чене б?л?кл?? д? зур стимул булып тора. Ата-анасына мактау хатлары ?иб?р? у?ай т?эсир ит?.

Слайд 16.Быелгы уку елында 1 нче класста ?ч укучы.Укучыларны? портфолиолары булдырылды. Алар турында м?гъл?мат тупланды. Шулай ук ??р укучыга диагностик карта бар  ??м бу карта тутырылып барыла.

Слайд 17.Д?рест?н тыш эшч?нлек «С?лам?тлек ?лифбасы». «Оста куллар», «Яшь ??я?ле”,“Инглиз телен ?йр?н?без”  юн?лешл?ре ??м гаил? хезм?тт?шлеге бел?налып барыла. Укучыларга милли-?хлакый т?рбия бир?, халкыбыз гореф-гад?тл?рен?, с?нгатен?, тарихына ихтирам т?рбиялибез.

Слайд 18. Башлангыч сыйныф укытучылары заман бел?н берг? атлап барырга тырышалар. Дим?к, кил?ч?гебезне? сыйфатлылыгына нигез салына. ? н?ти?? со?рак к?рен?.Шулай да  укучыларымны? югары классларда ирешк?н н?ти??л?ре буенча   мин  белем орлыкларын сала алганмын, диясем кил?. Ч?нки 2015 нче уку елында мин чыгарган укучылар ОГЭ н?ти??л?рен 100% сыйфат бел?н башкардылар. 10 нчы сыйныф укучысы Афзалова Язил? укуын сезне? м?кт?пт? у?ышлы д?вам ит?. Б?генге к?нд? авыл м?кт?бенд? 7 нче сыйныфта укучы укучылар шулай ук 100% белем сыйфаты к?рс?т?л?р. Бертуган Галимуллиналар сезд? укуларын у?ышлы гына д?вам ит?л?р.5 нче сыйныф укучылары да адаптация чорын у?ышлы ?теп тырышып укырлар, дип ышанам.  Тырышлык бушка китм?г?нд?, н?ти??л?р куандырганда ?зенн?н-?зе эшк? д?рт арта.

Слайд. 19.Укытучы гел эзл?н?д? булганда гына, ?з укучыларын укуга кызыксындыра алачак.

Слайд 20.  Игътибарыгыз ?чен р?хм?т!  Ис?нлек – саулык телим. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Выступление на тему "Башлангыч сыйныфларда д?ресне? н?ти??леген арттыруда укытучы ??м укучы эшч?нлеге"»





Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе



























Башлангыч сыйныфларда дәреснең нәтиҗәлеген арттыруда укытучы һәм укучы эшчәнлеге



























Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Бикова Рәмзия Азат кызы

14.01.2015.



Слайд 1.2. Минем өчен эффектлы дәрес ул – барлык белем алу, белемнәрне камилләштерү һәм тәрбия максатлары чишелгән дәрес. Моңа ирешү өчен класста уңышлылык халате тудырып, ныклы хәзерлек кирәк. Һәр укучы белем алырга омтылса, көченнән килгәнчә эш башкарып, дәрес азагында яхшы белемен күрсәтсә, бу дәрес сыйфатлы була. Укытучыга да, укучыларга да уңышларга сөенеп, киләсе дәрескә хәзерләнергә стимул туа. Белемнәрне үзләштерүгә җәлеп итү өчен, балаларга психологик комфорт тудырып, заманча технологияләрдән файдаланырга тырышам. Сыйфатлы белем бирүнең нәтиҗәлелеге мәгълүмати-компьютер технологияләренең үсеше белән бәйле.

Слайд 3. 4. Компьютер технологияләрен куллану укыту эшчәнлеген баета. Дәресне иҗади оештыруга мөмкинлек тудыра. Нәтиҗәдә балалар информация ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, үзенә яңа белемнәр алу ысулларын үзләштерә, аларда алгоритмик һәм операцион фикерләү алымнары булдырыла.


Слайд 5. Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси якын килеп укытуда нәтиҗәле. Проект төзү эшчәнлеге укучының акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә; анда максатчанлык, кызыксынучанлык, башланган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли. Ул мөстәкыйль фикерләүне үстерә, мәгълүмат табу, фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгын формалаштыра. Проектлаштыру ысулы төрле өлкәгә караган белемне интегральләштерергә, тормышта кулланырга мөмкинлек бирә. Проект эшенең нәтиҗәсе булып 1-2 классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом, ә 3-4 классларда проект эше презентация, сценарий, фильм һ.б ярдәмендә башкарылырга мөмкин. (МОЙ ФИЛЬМ)


Слайд 6. Мультимедия технологияләре электрон белешмәлекләр, энциклопедияләр, күләмле сүзлекләр белән эшләүгә юл ача. Баланың үз-үзенә ышанычы арта һәм эрудициясе үсә. Сөйләм теле формалаша. Бала кечкенәдән сүзләрне дөрес әйтергә, язарга өйрәнә, чөнки аның ничек язылышын һәм әйтелешен ул үзе сүзлектән табып өйрәнә. Әдәбият дәресләре укучыларның дөньяга булган күзаллауларын үстерә. Матурлык турындагы әсәрләрне укып, баланың эчке эстетик дөньясы формалаша. Дәрестә халык авыз иҗаты үрнәкләре – табышмак, тизәйткеч, санамыш, эндәшләр кулланам. Уку тизлеген үстерү өчен татар һәм рус теле дәресләрендә оператив хәтернең күләмен арттыру юнәлешендә эшлим. Моның өчен күрмә диктантлар яздырам. Министерство сайтындагы татар теле һәм әдәби уку дәреслекләренә электрон кушымта белән эшлим.

Слайд 7. Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру, күршең белән эшләү төрләре уңай нәтиҗәләр бирә дип уйлыйм мин, чөнки укучылар бер-берсе белән аралашырга, башкаларның да фикерләрен тыңларга, үз фикерләрен әйтә белергә, үз-үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдырырга өйрәнәләр. Шулай итеп, алар үзүсешкә ирешәләр. Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Моңа башлангыч мәктәптә биремнәрне гади төрдән иҗади төргә кадәр акрынлап катлауландыра бару юлы, дәресләрдә предметара бәйләнеш, милли төбәк компонентын файдалану белән ирешелә.


Слайд 8. Укучы белән актив диалог алып бару катнашучы өчен дә, тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларның коммуникатив эшчәнлеге активлаша: табигый сөйләм формалары кулланып сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа.


Слайд 9. Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.


Слайд 10. Шулай ук төрле дәрәҗәдәге укыту, дифференциаль якын килү, уен, хезмәттәшлек, сәламәтлекне саклау технологияләре уңышлы кулланыла. Төрле эш формалары: әңгәмә, күзәтү, тест, экскурсия, схемалар файдаланыла, стандарт булмаган дәресләр үткәрелә.


Слайд 11. Сәләтле һәм югары мотивациягә ия булган балаларны ачыклау һәм аларга иҗат мөмкинлекләре булдыру юнәлешендә системалы эш алып барыла. Укучыга нинди дә булса иҗади эшчәнлектә үзен күрсәтергә ярдәм итү өчен төрле иҗади конкурсларда, бәйрәмнәрдә, олимпиадаларда укучыларны катнаштырырга тырышам. Югары классларга киткәч тә бу эшләрнең дәвамлы булуын телим.


Слайд 12. Һәр балага ягымлы караш, игътибар атмосферасы, өлкәннәр тарафыннан уңышларын хуплау – укучының алдагы иҗади үсешенә стимул булачак. Дәресләрдә балаларда белем алуга стимул булдыру укытучыдан зур сабырлык һәм актив эшчәнлек сорый.

Укытучының дәресне мавыктыргыч итеп оештыруы, үз-үзен тотышы, интонацияле һәм аңлаешлы, матур сөйләме, елмаюы, күз карашы дә зур роль уйный. Мавыктыргыч сөйләм йоклап утырган баланы да уятырга мөмкин.


Слайд 13. Укучының уңышын күреп, мактау.

Балага “Бик яхшы” дип әйтүнең 99 ысулы бар икән.

Мәсәлән, Искиткеч! Яхшы! Дөп-дөрес! Супер! Нәкъ шулай! Афәрин! Үрнәк эш! Мин сине котлыйм! Ниһаять! Начар түгел. Кызыклы фикер! Шулай дәвам ит! Бу инде уңыш! Мактыйм! Мин синнән бүген канәгать! Мин синең булдырачагынга ышандым! Һ. б. (Раздать)


Слайд 14. Мактау көчле стимулга ия, тик аның чамасы булырга тиеш. Баланың уңышсызлыгын да кимсетмәскә кирәк. Татар мәкальләре белән гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирү дә осталык. Мәсәлән, Башлый белсәң, бетерә бел. Аз сөйлә дә күп эшлә. Һәр максатка чара бар. Ничек итсәң ит-морадыңа җит! Белмәгәнне сорауның ояты юк. Ярты эш йөзгә оят. Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була. Гыйлем тырышлык белән килә.

Слайд 15. Башлангыч класста укучының белемен 5 баллы бәяләү 2 нче класстан башлана. Цифрлы бәяләүнең уңай һәм тискәре яклары бар. Тискәре яклары: бәяләү системасы бала өчен аңлашылмый да, бала “2” ле алудан куркып яши, бу түбән үзбәягә китерә. Шул ук вакытта уңай яклары: бәяләү критерийларын укучылар үзләре дә төзи ала, үзбәя, үзконтроль өчен шартлар тудырыла. Яхшы билге укучыны канатландыра. Укуга уңай караш көчәя.

1 нче класста бәяләүдә билгесез система. Баланың укуга кызыксынуын стимуллаштыру өчен башка юлларны эзләргә туры килә. Ярыш экранын булдыру укучыларда кызыксыну уята. Ел ахырында җиңүчене бүләкләү дә зур стимул булып тора. Ата-анасына мактау хатлары җибәрү уңай тәэсир итә.


Слайд 16. Быелгы уку елында 1 нче класста өч укучы. Укучыларның портфолиолары булдырылды. Алар турында мәгълүмат тупланды. Шулай ук һәр укучыга диагностик карта бар һәм бу карта тутырылып барыла.


Слайд 17. Дәрестән тыш эшчәнлек «Сәламәтлек әлифбасы». «Оста куллар», «Яшь җәяүле”, “Инглиз телен өйрәнәбез” юнәлешләре һәм гаилә хезмәттәшлеге белән алып барыла. Укучыларга милли-әхлакый тәрбия бирү, халкыбыз гореф-гадәтләренә, сәнгатенә, тарихына ихтирам тәрбиялибез.



Слайд 18. Башлангыч сыйныф укытучылары заман белән бергә атлап барырга тырышалар. Димәк, киләчәгебезнең сыйфатлылыгына нигез салына. Ә нәтиҗә соңрак күренә. Шулай да укучыларымның югары классларда ирешкән нәтиҗәләре буенча мин белем орлыкларын сала алганмын, диясем килә. Чөнки 2015 нче уку елында мин чыгарган укучылар ОГЭ нәтиҗәләрен 100% сыйфат белән башкардылар. 10 нчы сыйныф укучысы Афзалова Язилә укуын сезнең мәктәптә уңышлы дәвам итә. Бүгенге көндә авыл мәктәбендә 7 нче сыйныфта укучы укучылар шулай ук 100% белем сыйфаты күрсәтәләр. Бертуган Галимуллиналар сездә укуларын уңышлы гына дәвам итәләр. 5 нче сыйныф укучылары да адаптация чорын уңышлы үтеп тырышып укырлар, дип ышанам. Тырышлык бушка китмәгәндә, нәтиҗәләр куандырганда үзеннән-үзе эшкә дәрт арта.



Слайд. 19. Укытучы гел эзләнүдә булганда гына, үз укучыларын укуга кызыксындыра алачак.



Слайд 20. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Исәнлек – саулык телим.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Бикова Рамзия Азатовна

Дата: 09.02.2016

Номер свидетельства: 290765


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства