ЯЗГЫ БИЗӘКЛӘР
Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз! Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне!
ЯЗ ТУРЫНДА СЫНАМЫШЛАР
Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса,ашлык уңмас.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер
ЯЗ ТУРЫНДА ТАБЫШМАКЛАР
Ак сыер торып китә,
Кара сыер ятып кала.
Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп кудым.
Аяксыз-кулсыз кое казый.
Борынсыз чыпчык боз тишә.
Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара?
Кара төлке кар астыннан чаба.
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
Ут та түгел, ук та түгел,
Күзгә төшә, карны кисә.
ЯЗГЫ УРМАН
Язгы матур бер көн. Табигать әкрен генә кышкы йокысыннан уянып килә. Бөтен җирдә яз шатлыгы. Ерактан, зәңгәрләнеп, урман күренә. Ул да язга әзерләнә. Агач кәүсәләреннән кар өстенә зәңгәр күләгәләр сузылган. Өскә карасаң, зәп-зәңгәр күк гөмбәзе күзләрне иркәли. Әнә агачлар яшь бөреләрен җибәргәннәр. Күп тә үтмәс алар яшел күлмәкләрен киярләр. Бер агачтан икенче агачка кунып кычкырган күке тавышы, бөтен урманны яңгырата. Әйтерсең ул урманның җанлануын, анда да тереклек барлыгын бөтен җиһанга хәбәр итә. Һаваны ярып, өздереп сандугач сайрап җибәрә. Бер-бер артлы аңа башка кошлар да кушыла. Алар барысы да яз җитүенә үзләренең сөенечләрен шулай белдерәләр.
Ап-ак кәүсәле, зифа буйлы, төз каен агачлары урманга аеруча бер матурлык өсти. Кырмыскалар кечкенә генә булсалар да, бик зур файда китерәләр: урмандагы зыянлы бөҗәкләрне, кортларны юк итәләр, кошларның каурыйлары, канатлары астындагы вак бөҗәкләрне чүплиләр. Тиеннәрнең балалары туа. Чәшке, сусар, көзән һәм башка җәнлекләрнең туннарын алыштыру вакыты җитә. Бар тереклек язга әзерләнә, яңа буын үстерү турында кайгырта. Бигрәк матур язгы урман! Шушы матурлыкны саклый белергә кирәк.