kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Тузганак ч?ч?к атты" 2 нче кечкен?л?р т?ркеме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Тузганак ч?ч?к атты

(2 нче кечкен?л?р т?ркеме)

Максат: яз билгел?рен ныгыту.

Т?рбия бурычы: балаларда белем бир? эшч?нлеген? ??м бер-берсен? карата у?ай м?н?с?б?тл?р, матурлыкка соклану хисл?ре т?рбиял??.

?стер? бурычы: б?йл?нешле с?йл?м к?некм?л?ре ?стер?, ?йл?н?-тир? д?нья турында к?заллауларын ки??йт?; пумаланы д?рес тотып, р?сем ясау к?некм?л?рен камилл?штер?.

Белем бир? бурычы: шигырьл?р аша д?рес с?йл?м формалаштыруны д?вам ит?.

Т?п белем бир? ?лк?се:  аралашу.

Белем бир? ?лк?л?рене? интеграциясе: танып бел?, с?лам?тлек, социальл?штер?, и?ади с?нгать.

Методик алымнар ??м чаралар: тузганак ч?ч?ге турында ??г?м?, табышмак ?йт?,  шигырьл?р с?йл??, “Ч?ч?кле болын”, “К?б?л?кл?р оча” уеннарын уйнау.

?и?азлау: язгы табигать, тузганаклар т?шерелг?н р?семн?р, яз турында жыр язылган компакт диск, пумалалар ??м акварель буяулар,  салфеткалар.

С?злек ?стенд? эш: тузганак, кулл?векл?р.

Алдан ?тк?релг?н эш: саф ?авада й?рг?нд? тузганак ч?ч?ген к?з?т?, ??г?м? ?тк?р?, тузганак ч?ч?ге турында шигырьл?р ?йр?н?.

Эшч?нлек т?зелеше:

1.                 Эмоциональ хал?т тудыру, кереш оештыру мизгеле;

2.                 Т?п ?леш:

- С?зле уен.

- Шигырь уку.

- ?ыр ты?лау.

- Уен “?йд?гез, ?рик ?ле”

- Ял минуты.

- Сюрприз: к?б?л?к кунакка кил?.

3.     Практик ?леш: Р?сем ясау.

-         Т?г?р?к уены “Ч?ч?кле болын”

-         ??г?м?.

-         Х?р?к?тле уен “ К?б?л?кл?р оча”

Эшч?нлек барышы:

 

Т?рбияче: Балалар, мин сезг? бер матур шигырь с?йл?п к?рс?т?м.

Ку?елле яз житте,

Б?тен жир уяна,

Табигать яш?р?,

Урамнар куана.

- Балалар, мин н?рс? турында с?йл?дем? (Р?семне к?рс?т?) Бу р?семд? нил?р к?р?сез? Д?рес ?йттегез, балалар. Х?зер елны? кайсы вакыты? ?йе, яз ?итте. Язны барыбыз да к?ттек. ?йтегез ?ле, яз ?итк?ч, табигатьт? нинди ?зг?решл?р була? ?йе д?рес, балалар, кояш ныграк ?ылыта, кар эри, т?б?д?н тамчылар тама, сулар ?ыела. ?ыелган кар суларын икенче т?рле к?лл?векл?р дил?р. ?йд?гез, берг?л?п кабатлыйк ?ле: к?лл?векл?р. (к?м?к ??м индивидуаль кабатлаулар. Язын тамчылар тып-тып тама. Н?рс?л?р тама? Д?рес, тамчылар тама, тып-тып тама. ?йд?гез берг?л?п кабатлыйбыз. Тамчылар нишли? Тамчылар тып-тып тама.)

- Балалар, сез бик матур с?йл?дегез. Шу?а к?р? минем сезг? яз турында ?ыр ты?латасым кил?. ? сез тамчылар кебек биерсез.

?ыр я?гырый, балалар ?ыр с?зл?рен? туры китереп х?р?к?тл?н?л?р.

Тып, тып, итеп тамчы тама

Тамчы тама талларга,

Талларымны? б?рел?ре

Куаныша шу?арга, куаныша шу?арга.

- Булдырдыгыз балалар! Бик матур биедегез.

 Бу ?ыр н?рс? турында булды, балалар?

 - ?йе, бик д?рес ?йттегез, яз турында, язгы тамчылар турында.

?йтегез ?ле, балалар яз к?не безне? бакчабызда и? беренче нинди ч?ч?кл?р к?рен? башлый? К?пт?н т?гел без сезне? бел?н урамда аны к?з?ттек.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак ?сте

К?р, матур булып!

- Нинди ч?ч?к турында бу шигырь? Д?рес, балалар, бу тузганак ч?ч?ге. (Фланелеграфка тузганак ч?ч?ге р?семе беркетел?). Нинди матур! Ул нинди т?ст?? ?йе, д?рес, сары т?ст?. Л?кин ул гел шул килеш кен? тормый, озак та ?тми ул ап-ак йомшак ч?ч?кк? ?верел?.

Кояштай сары тузганак

?йтерсе? безне к?т?,

?сеп ?итк?ч, мамык булып,

Ул ?илг? очып кит?.

- Тузганак ?ил чыккач нишли, балалар? ?йе, д?рес, очып кит?. ?йд?гез ?ле, без д?тузганак кебек уйнап алыйк.

Сары матур ч?ч?кл?р

Тын гына ачылалар.

?ил иск?нд? серл?ш?л?р

Пышылдап чайкалалар.

Балалар с?зл?рг? туры китереп х?р?к?тл?р ясыйлар.

- Балалар, ч?ч?кк? ?рик ?ле, аны? парашют сыман орлыклары очып китсен.

Балалар учларына ?р?л?р.

- Булдырдыгыз, балалар. Мен? х?зер безне? тузганакларыбыз тагын ?сеп чыгарлар, сап-сары булып, б?тен болынны биз?рл?р. Х?зер без шул ч?ч?кл?рне р?семд? с?р?тл?рбез. ? нинди буяулар ярд?менд? ясарбыз ик?н без, балалар? Бик д?рес, ч?ч?кне? сабагын ??м яфракларын яшел т?с бел?н ясарбыз, ? инде ч?ч?гебезне сары т?с кулланып ясарбыз. Бер т?ст?н икенче т?ск? к?чк?нд? пумалаларыбызны суда ?йб?тл?п юарга онытмыйбыз.

Балаларны? к?м?к эше.

Т?рбияче мольбертта тузганак ч?ч?ген ясау алымнарын к?рс?т?, балаларны? эшл?рен? н?ти?? ясый, ?ст?м? детальл?р ясаган балаларны мактый.  

-Мен? нинди матур болын барлыкка килде.

 

Б?лм?г? к?б?л?к киеменн?н бер бала й?гереп кер?.

 

К?б?л?к: Ис?нмесез, балалар, ч?ч?кле болын эзл?п оча торгач, бирег? килеп чыктым.

Т?рбияче: Ч?ч?кл?р исен сизеп килг?нсе?, К?б?л?кк?й, безне? балалар сине? ?чен матур болын ясап куйдылар.

К?б?л?к: Чыннан да бигр?к матур болын, минем бу болынлыкта уйнап очасым кил?.

Т?рбияче: ?йд?гез, берг?л?п уйнап алыйк.

“Ч?ч?кле болын”  т?г?р?к уены.

Без болынга чыгабыз,

Чыгабыз, чыгабыз.

Без ч?ч?кл?р ?ыябыз,

?ыябыз, ?ыябыз.

Болындагы сукмакны

Безг? кояш яктырта,

Матур сары ч?ч?кне

??рберебез ярата.

 

К?б?л?к: Р?хм?т сезг?,балалар, сезне? болыныгыздан кит?се д? килми. Тик минем башка болыннарны да карап очасым бар. Сау булыгыз, балалар, бу болынга мин тагын очып килермен. (Кит?)

Урамга чыккач, ишегалдында ?ск?н ч?ч?кл?рне к?з?т?.

-Карагыз ?ле, балалар, к?пме тузганак ч?ч?ге ?сеп чыккан. Ч?ч?кл?р нинди ?лешл?рд?н тора? Иск? т?шерик ?ле. (Ч?ч?кне? т?зелеше ныгытыла. Сабак, яфрак, ч?ч?к с?зл?ре активлаштырыла. )

“К?б?л?кл?р оча” уены уйнала.

Тема: «Кар б?ртеге кун кулга»

(2 нче кечкен?л?р т?ркеме)

Максат:  балаларны? кар б?ртекл?ре турында  к?заллауларын формалаштыру;

Т?рбия бурычы:  табигать матурлыгына соклана бел? хисл?ре т?рбиял??

?стер? бурычы: балаларны? конструкциял?? буенча эшч?нлекл?рен ?стер?;

Белем бир? бурычы: и? гади билгел?р-символлар кулланып, кар б?ртегене? ?злекл?рен ?йтерг? ?йр?т?;

Т?п белем бир? ?лк?се: танып бел?.

Интеграль белем бир? ?лк?л?ре: аралашу,  и?ади с?нгать, музыка, социальл?штер?,  с?л?м?тлек, матур ?д?бият.

Методик алымнар ??м чаралар: к?з?т?, табышмак чиш?, с?зле уен, ??г?м?, сорауларга ?авап.

?и?азлау: карточкалар (символлар), кар яву к?ренеше сур?тл?нг?н иллюстрация, 2x30 см зурлыгында  ак картон тасмалар, кар шыгырдавын к?рс?т? (имитация) ?чен нык шытырдый торган бернич? полиэтилен пакет ??м алар ?стен? ??ю ?чен ак тукыма.

С?злек ?стенд? эш: кар б?ртеге, канатлары, ак,за?г?р, йомшак, салкын, эри, шыгырдый

Алдан ?тк?релг?н эш: «Кар ява» сюжетлы картинасын карау; «Кар кая китте?» т??риб? ?тк?р?, урамда кар явуын к?з?т?

Эшч?нлек т?зелеше:

1. к?з?т?

2.Т?п ?леш:

- табышмак ?йт?.

- С?зле уен «Кар б?ртеге кун кулга»

- кар б?ртеге символы бел?н таныштыру,

- дидактик уен «Кар б?ртеге нинди?»

3. Йомгаклау

Эшч?нлек барышы:

 

1.Т?рбияче балаларны т?р?з?д?н урамны к?з?терг? чакыра ??м табышмак ?йт?:

 

«Йолдыз-йолдыз вак кына

Ак мамык сымак кына

?с киемен? куна

Т?нг? тис?, су була».

 

2.- Табышмак н?рс? турында, балалар? Табышмакка ?авапны ?йтк?ч, т?рбияче кар б?ртекл?рене? бик матур булулары, аларны? ?ирг? ?йл?н?-тулгана, б?терел?-б?терел? т?ш?л?ре турында с?йли.

- Сезне? д? кар б?ртекл?ре буласыгыз кил?ме?

3. С?зле уен «Кар б?ртеге кун кулга»

(А.Вивальди «Ел фасыллары. Кыш. Декабрь» ?с?ре бик акрын тавышта гына куела)

-?йд?гез, балалар, т?г?р?кк? басыгыз да, игътибар бел?н мине ты?лагыз:

«Кар б?ртеге кун кулга (у? кулны алга сузабыз)

Азрак ял ит син шунда (у? кулга сул кул бел?н сыйпыйбыз)

Бер карасам гел боз син (?ш? х?р?к?тл?ре)

Бер карасам йолдыз син,

Искит?рлек матур син (?ск? карап сокланабыз)

?ил исс?. буран булып,(чайкалу х?р?к?тл?ре)

Барыбызны кочасы?. (кочаклау х?р?к?те)

?ил тынгач, юрган булып,

?ирне каплап куясы? (?йл?н?л?р, ч?г?лил?р).

Уенны 1-2 тапкыр уйныйлар

(Бу уен кыш д?вамында ?йр?нел?)

 4. Т?рбияче балаларгы ?ч картон тасмадан ?ыелган кар б?ртеген к?рс?т?, кар б?ртекл?рен бик к?п т?рле булуларын ?йт? ??м аларны? бернич? канаты булуын а?лата, салкында кар б?ртеген? басса? шул канатлары сына ??м шыгырдаган тавыш чыгаруын ?йт?.

- ?йд?гез ?ле, балалар, «карны шыгырдатып» карыйк ?ле.

Балалар тукыма ??елг?н урынга кил?л?р ??м «карны шыгырдатып» й?рил?р.

- Кар нишли, балалар? (Кар шыгырдый)

(Хор бел?н ??м индивидуаль ?йтел?)

5.- Балалар, ?йд?гез х?зер берг?л?п кар б?ртекл?ре ?ыеп карыйк ?ле (??рбер балага бер картон тасма бирел?, ?ч бала берг? бер кар б?ртеге ?ыялар)

6. - Символлар бел?н эшл??; дидактик уен «Кар б?ртеге нинди?»

(Балалар урындыкларга утыралар, т?рбияче тактага кар б?ртеге символын эл?ктереп куя ??м сораулар бир?:

- Кар б?ртеге нинди т?ст? була? (ак, кар б?ртеге астына ак к?газь куела)

- Кар б?ртеге нинди була? (йомшак, балаларга мамык ябыштырылган карточка к?рс?т? ??м ??рбер бала бу карточкага кулын тидереп ала.)

 - Т?рбияче з??г?р т?ст?ге карточка эл?, аны? нинди т?ст? булуын сорый ??м з??г?р т?сне? салкынны а?латуын ?йт?.

- Дим?к, кар б?ртеге нинди? (салкын)

Тактага чил?к с?р?те т?шерелг?н карточка элен? – урамнан чил?кк? салып керг?н кар б?ртекл?ре нишл?дел?р? (эредел?р)

-Дим?к, ?ылыда кар б?ртекл?ре нишлил?р? (эрил?р)

Т?рбияче кашык р?семе т?шерелг?н карточка эл? ??м сорый:

-Мин кашыкны ниг? элдем мик?н? Кашык ни ?чен кир?к?(ашарга)

-? карны ашарга ярыймы? (ярамый)

Балалар алдында т?рбияче бу карточкага кызыл фломастер бел?н «ярамый билгесен» а?лата торган аркылы ике сызык сыза.

Йомгаклау: Балалар, без б?ген кар б?ртеге ?зенч?лекл?ре бел?н таныштык, ? х?зер киенеп урамга чыгарбыз ??м биял?ебезг? кунган кар б?ртекл?рен к?з?тербез.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Тузганак ч?ч?к атты" 2 нче кечкен?л?р т?ркеме »

Тема: Тузганак чәчәк атты

(2 нче кечкенәләр төркеме)

Максат: яз билгеләрен ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү; пумаланы дөрес тотып, рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, сәламәтлек, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: тузганак чәчәге турында әңгәмә, табышмак әйтү, шигырьләр сөйләү, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча” уеннарын уйнау.

Җиһазлау: язгы табигать, тузганаклар төшерелгән рәсемнәр, яз турында жыр язылган компакт диск, пумалалар һәм акварель буяулар, салфеткалар.

Сүзлек өстендә эш: тузганак, кулләвекләр.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәтү, әңгәмә үткәрү, тузганак чәчәге турында шигырьләр өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле;

  2. Төп өлеш:

- Сүзле уен.

- Шигырь уку.

- Җыр тыңлау.

- Уен “Әйдәгез, өрик әле”

- Ял минуты.

- Сюрприз: күбәләк кунакка килә.

  1. Практик өлеш: Рәсем ясау.

  • Түгәрәк уены “Чәчәкле болын”

  • Әңгәмә.

  • Хәрәкәтле уен “ Күбәләкләр оча”


Эшчәнлек барышы:


Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйләп күрсәтәм.

Куңелле яз житте,

Бөтен жир уяна,

Табигать яшәрә,

Урамнар куана.

- Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Рәсемне күрсәтә) Бу рәсемдә ниләр күрәсез? Дөрес әйттегез, балалар. Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, яз җитте. Язны барыбыз да көттек. Әйтегез әле, яз җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйе дөрес, балалар, кояш ныграк җылыта, кар эри, түбәдән тамчылар тама, сулар җыела. Җыелган кар суларын икенче төрле күлләвекләр диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: күлләвекләр. (күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар. Язын тамчылар тып-тып тама. Нәрсәләр тама? Дөрес, тамчылар тама, тып-тып тама. Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз. Тамчылар нишли? Тамчылар тып-тып тама.)

- Балалар, сез бик матур сөйләдегез. Шуңа күрә минем сезгә яз турында җыр тыңлатасым килә. Ә сез тамчылар кебек биерсез.

Җыр яңгырый, балалар җыр сүзләренә туры китереп хәрәкәтләнәләр.

Тып, тып, итеп тамчы тама

Тамчы тама талларга,

Талларымның бөреләре

Куаныша шуңарга, куаныша шуңарга.

- Булдырдыгыз балалар! Бик матур биедегез.

Бу җыр нәрсә турында булды , балалар?

- Әйе, бик дөрес әйттегез, яз турында, язгы тамчылар турында.

Әйтегез әле, балалар яз көне безнең бакчабызда иң беренче нинди чәчәкләр күренә башлый? Күптән түгел без сезнең белән урамда аны күзәттек.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып!

- Нинди чәчәк турында бу шигырь? Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге. (Фланелеграфка тузганак чәчәге рәсеме беркетелә). Нинди матур! Ул нинди төстә? Әйе, дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

- Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес, очып китә. Әйдәгез әле, без дәтузганак кебек уйнап алыйк.

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

- Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.

Балалар учларына өрәләр.

- Булдырдыгыз, балалар. Менә хәзер безнең тузганакларыбыз тагын үсеп чыгарлар, сап-сары булып, бөтен болынны бизәрләр. Хәзер без шул чәчәкләрне рәсемдә сүрәтләрбез. Ә нинди буяулар ярдәмендә ясарбыз икән без, балалар? Бик дөрес, чәчәкнең сабагын һәм яфракларын яшел төс белән ясарбыз, Ә инде чәчәгебезне сары төс кулланып ясарбыз. Бер төстән икенче төскә күчкәндә пумалаларыбызны суда әйбәтләп юарга онытмыйбыз.

Балаларның күмәк эше.

Тәрбияче мольбертта тузганак чәчәген ясау алымнарын күрсәтә, балаларның эшләренә нәтиҗә ясый, өстәмә детальләр ясаган балаларны мактый.

-Менә нинди матур болын барлыкка килде.


Бүлмәгә күбәләк киеменнән бер бала йөгереп керә.


Күбәләк: Исәнмесез, балалар, чәчәкле болын эзләп оча торгач, бирегә килеп чыктым.

Тәрбияче: Чәчәкләр исен сизеп килгәнсең, Күбәләккәй, безнең балалар синең өчен матур болын ясап куйдылар.

Күбәләк: Чыннан да бигрәк матур болын, минем бу болынлыкта уйнап очасым килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

Чәчәкле болын” түгәрәк уены.

Без болынга чыгабыз,

Чыгабыз, чыгабыз.

Без чәчәкләр җыябыз,

Җыябыз, җыябыз.

Болындагы сукмакны

Безгә кояш яктырта,

Матур сары чәчәкне

Һәрберебез ярата.


Күбәләк: Рәхмәт сезгә,балалар, сезнең болыныгыздан китәсе дә килми. Тик минем башка болыннарны да карап очасым бар. Сау булыгыз, балалар, бу болынга мин тагын очып килермен. (Китә)

Урамга чыккач, ишегалдында үскән чәчәкләрне күзәтү.

-Карагыз әле, балалар, күпме тузганак чәчәге үсеп чыккан. Чәчәкләр нинди өлешләрдән тора? Искә төшерик әле. (Чәчәкнең төзелеше ныгытыла. Сабак, яфрак, чәчәк сүзләре активлаштырыла. )

Күбәләкләр оча” уены уйнала.


Тема: «Кар бөртеге кун кулга»

(2 нче кечкенәләр төркеме)

Максат: балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру;

Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү

Үстерү бурычы: балаларның конструкцияләү буенча эшчәнлекләрен үстерү;

Белем бирү бурычы: иң гади билгеләр-символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү;

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, иҗади сәнгать, музыка, социальләштерү, сәләмәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмак чишү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап.

Җиһазлау: карточкалар (символлар), кар яву күренеше сурәтләнгән иллюстрация, 2x30 см зурлыгында ак картон тасмалар, кар шыгырдавын күрсәтү (имитация) өчен нык шытырдый торган берничә полиэтилен пакет һәм алар өстенә җәю өчен ак тукыма.

Сүзлек өстендә эш: кар бөртеге, канатлары, ак,заңгәр, йомшак, салкын, эри, шыгырдый

Алдан үткәрелгән эш: «Кар ява» сюжетлы картинасын карау; «Кар кая китте?» тәҗрибә үткәрү, урамда кар явуын күзәтү

Эшчәнлек төзелеше:

1. күзәтү

2.Төп өлеш:

- табышмак әйтү.

- Сүзле уен «Кар бөртеге кун кулга»

- кар бөртеге символы белән таныштыру,

- дидактик уен «Кар бөртеге нинди?»

3. Йомгаклау


Эшчәнлек барышы:


1.Тәрбияче балаларны тәрәзәдән урамны күзәтергә чакыра һәм табышмак әйтә:


«Йолдыз-йолдыз вак кына

Ак мамык сымак кына

Өс киеменә куна

Тәнгә тисә, су була».


2.- Табышмак нәрсә турында, балалар? Табышмакка җавапны әйткәч, тәрбияче кар бөртекләренең бик матур булулары, аларның җиргә әйләнә-тулгана, бөтерелә-бөтерелә төшүләре турында сөйли.

- Сезнең дә кар бөртекләре буласыгыз киләме?

3. Сүзле уен «Кар бөртеге кун кулга»

(А.Вивальди «Ел фасыллары. Кыш. Декабрь» әсәре бик акрын тавышта гына куела)

-Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басыгыз да, игътибар белән мине тыңлагыз:

«Кар бөртеге кун кулга (уң кулны алга сузабыз)

Азрак ял ит син шунда (уң кулга сул кул белән сыйпыйбыз)

Бер карасам гел боз син (өшү хәрәкәтләре)

Бер карасам йолдыз син,

Искитәрлек матур син (өскә карап сокланабыз)

Җил иссә. буран булып ,(чайкалу хәрәкәтләре)

Барыбызны кочасың. (кочаклау хәрәкәте)

Җил тынгач, юрган булып,

Җирне каплап куясың (әйләнәләр, чүгәлиләр).

Уенны 1-2 тапкыр уйныйлар

(Бу уен кыш дәвамында өйрәнелә)

4. Тәрбияче балаларгы өч картон тасмадан җыелган кар бөртеген күрсәтә, кар бөртекләрен бик күп төрле булуларын әйтә һәм аларның берничә канаты булуын аңлата, салкында кар бөртегенә бассаң шул канатлары сына һәм шыгырдаган тавыш чыгаруын әйтә.

- Әйдәгез әле, балалар, «карны шыгырдатып» карыйк әле.

Балалар тукыма җәелгән урынга киләләр һәм «карны шыгырдатып» йөриләр.

- Кар нишли, балалар? (Кар шыгырдый)

(Хор белән һәм индивидуаль әйтелә)

5.- Балалар, әйдәгез хәзер бергәләп кар бөртекләре җыеп карыйк әле (һәрбер балага бер картон тасма бирелә, өч бала бергә бер кар бөртеге җыялар)

6. - Символлар белән эшләү; дидактик уен «Кар бөртеге нинди?»

(Балалар урындыкларга утыралар, тәрбияче тактага кар бөртеге символын эләктереп куя һәм сораулар бирә:

- Кар бөртеге нинди төстә була? (ак, кар бөртеге астына ак кәгазь куела)

- Кар бөртеге нинди була? (йомшак, балаларга мамык ябыштырылган карточка күрсәтә һәм һәрбер бала бу карточкага кулын тидереп ала.)

- Тәрбияче зәңгәр төстәге карточка элә, аның нинди төстә булуын сорый һәм зәңгәр төснең салкынны аңлатуын әйтә.

- Димәк, кар бөртеге нинди? (салкын)

Тактага чиләк сүрәте төшерелгән карточка эленә – урамнан чиләккә салып кергән кар бөртекләре нишләделәр? (эределәр)

-Димәк, җылыда кар бөртекләре нишлиләр? (эриләр)

Тәрбияче кашык рәсеме төшерелгән карточка элә һәм сорый:

-Мин кашыкны нигә элдем микән? Кашык ни өчен кирәк?(ашарга)

-Ә карны ашарга ярыймы? (ярамый)

Балалар алдында тәрбияче бу карточкага кызыл фломастер белән «ярамый билгесен» аңлата торган аркылы ике сызык сыза.

Йомгаклау: Балалар, без бүген кар бөртеге үзенчәлекләре белән таныштык, Ә хәзер киенеп урамга чыгарбыз һәм бияләебезгә кунган кар бөртекләрен күзәтербез.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Тузганак ч?ч?к атты" 2 нче кечкен?л?р т?ркеме

Автор: Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

Дата: 27.03.2015

Номер свидетельства: 192687


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства