kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Дуслыкта к?ч

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

 Тема урока: Дуслыкта к?ч. 

Тема: Дуслыкта – к?ч.

Максат:

1.Укучыларда берд?млек, ипт?шлек, ?аваплылык сыйфатлары тудыру.

2.Укучыларны? и?ади фикерл?? с?л?тен ?стер?.

Алым: дуслык турында м?кальл?р, текстлар, карточкалар.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Дуслыкта к?ч »


Тема: Дуслыкта – көч.

Максат:

1.Укучыларда бердәмлек, иптәшлек, җаваплылык сыйфатлары тудыру.

2.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Алым: дуслык турында мәкальләр, текстлар, карточкалар.


Тәрбия сәгате барышы.

1. Актульләштерү.

  • Укучылар, мин сезгә башта бер әкият укып китәм:

Борын-борын заманда, бик биек тауда гаиләсе белән бер көтүче яшәгән. Ул бик ярлы булган. Бервакыт төнлә аларның ишеген өч кеше шакыган. Көтүченең өе бик кечкенә икән. Көтүче аларга: “Берегез генә керегез, өем бик кечкенә минем, - дигән. - Сез кемнәр соң?” – дип сораган. “Без – Дуслык, Бәхет, Байлык. Син кайсыбызны чакырсаң, шул керер,” – дигәннәр.

  • Сезнеңчә, көтүче кемне чакырган?

  • Дуслыкны.

  • Әлбәттә, Дуслыкны. Ә ни өчен?

  • ...

  • Әйе, Дуслык өйгә кергәч, гаиләгә Бәхет һәм Байлык үзе киләчәк. Без бүген сезнең белән Дуслык турында сөйләшербез.

2. Төп өлеш.

  1. Сүзлек эше: кызыксынулар, хыял, зәвык, караш, якынлык, эчкерсезлек, бер-береңә тугрылык, терәк сүзләренең мәгънәсен аңлату.

  2. Әңгәмә. Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?(кызлар дуслыгы, малайлар, кызлар белән малайлар дуслыгы, хезмәттәшләр арасында дуслык, күрше-гаиләләрнең үзара дуслыгы, табигать белән дус булу һ.б.)

Сорау: “Дуслык” сүзен ничек аңлыйсыз? Ни өчен кирәк ул?

  • ...

  • Әйе, зур эшләрне ялгыз башкарып булмый. Мәсәлән, ялгыз кеше бер агач утырта, ә күп кеше, дус булып, күмәкләшеп, чәчәкле зур бакча, яшел урман үстерә ала. “Күмәк көч тау күчерә”, - дигән борынгылар. Әмма шул ук вакытта дуслык эш эшләшү өчен генә түгел икәнен дә онытмаска кирәк. Дус булу – ихтыяҗ, кызыксыну, омтылыш, зәвык, караш, фикерләр уртаклыгы, бер-береңне ихтирам итү. Дус булу – үзара аңлашу, ярдәмләшү, бер-береңә охшашлык, эчке тартылу.

Психологлар да шуны әйтә: “Дуслык – бер-береңә булышу,

ярдәмләшү генә түгел, ә эчке тартылу, якынлык, эчкерсезлек, үзара тугрылык, бер-береңне ярату.”

  • Роберт Миңнуллинның бер шигырен укып китәм сезгә:


Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.


Без яшибез бер үк җирдә,

Без – күршеләр,

Без, әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр.


Үскәчтен дә дошман булмыйк,

Беребез дә.

“Дуслык” сүзе булсын безнең

Телебездә!


  • Бу шигырь халыклар арасындагы дуслык турында бара. Дус булсак, җирдә дә тынычлык булыр, - ди Р. Миңнуллин.

  • Укучылар, сез дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?

  • Чын дуслык – байлык. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

  • Әйе, бик дөрес. Сезнең дә дусларыгыз бардыр, сез аларга ярдәм итәсезме?

  • ...

3. Йомгаклау.

  • Минем сезгә йомгаклап шуны әйтәсем килә: дусларыгызны югалтмагыз, бер-берегезгә һәрвакыт ярдәм итегез.

Мине тыңлап утыруыгыз өчен рәхмәт, сау булыгыз.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Дуслыкта к?ч

Автор: Садыкова Чулпан Гусмановна

Дата: 21.12.2014

Номер свидетельства: 146360

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(93) "Конспект урока на тему А. Алиш " Чукмар бел?н Тукмар""
    ["seo_title"] => string(45) "konspiekturokanatiemuaalishchukmarbielntukmar"
    ["file_id"] => string(6) "260713"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1448990473"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Салих С?йд?шев – татар халкыны? б?ек улы."
    ["seo_title"] => string(36) "salikhsidshievtatarkhalkynynboiekuly"
    ["file_id"] => string(6) "290712"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1455014578"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства