Адмирал, аполлон, тавискүз, кара күбәләк, дүләнә, күк урман күбәләкләре-тагын бик күп күбәләкләр туган җиребезне бизи. Без яшәгән әйләнә-тирә алар белән тагын да гүзәлрәк. Бүгенге көндә 140 мең төрле күбәләк билгеле. Махаон, балкарагы, кәбестә күбәләге көз көне җылы якка очалар. Алар хәтта Африкага кадәр барып җитәләр.
Канатлары ачык төстәге тасмасыман буй бизәкле адмирал - Татарстанның аз санлы күчмә күбәләкләреннән берсе. Ел саен көзен бу күбәләкләр безнең яклардан Урта диңгез илләренә китәләр, ә язын, дөньяга яңа буын китерү өчен, безнең якларга очып кайталар.
Адмирал күбәләкнең канатында саклагыч төс бар. Күп бөҗәкләр ачык төстән куркалар. Бу күбәләкне дошман бөҗәкләрдән саклый. Адмирал күбәләк нектар, чык һәм яшелчә, җиләк-җимеш калдыклары белән туена.
Безнең якларда иң күп санлы күбәләкләр- ак күбәләкләр. Кәбестә күбәләге барыбызга да таныш ак күбәләк, аның алгы канатларының очында кара кайма бар, яшелчә бакчаларында җәй буе очрый. Аның гусеницалары кәбестә яфрагын ашыйлар һәм шуңа күрә бу культура үскән җирдә кәбестә күбәләкләре күпләп очып йөриләр.
Ата һәм ана күбәләкләр бер-берсеннән аерыла: ана күбәләкнең алгы канатларында ике кара тап бар, ә аталарында андый таплар юк. Күбәләк кәбестәгә яки башка үсемлеккә килеп кунгач, канатларын арка ягына җыя һәм күренмәс була: канатларының аскы ягы яшькелт-сары төстә, бу исә аны яфракка охшатып тора.
Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында башка ак күбәләкләр дә еш очрый. Шалкан һәм гәрәнкә күбәләкләре кәбестә күбәләгенә бик охшаган, аннан кечкенәрәк булулары белән генә аерылалар. Әле тагын рапс күбәләге, борчак күбәләге, ябалакчык, дүләнә күбәләге бар.Ак күбәләкләр семьялыгында барысының да төсләре ак түгел.
Лимон күбәләге башкалардан ачык сары төсе белән аерылып тора. Ул барлык күбәләкләрдән дә озаграк яши-10 ай: җәй туа, кышлый, яз күкәй сала һәм үлә. Күкәйләрдән гусеницалар чыга. Алар курчакка әверелә, ә курчактан яңадан матур күбәләкләр чыга.
Күк күбәләкләр семьялыгы вәкилләренең күпчелеге үзләренең исемнәренә туры киләләр. Татарстанда очрый торган иң гадәти күбәләкләрнең берсе-Икар күк күбәләге-болыннарда һәм башка ачык урыннарда очрый. Ачык күксел ата күбәләк һәм көрәнсу төстәге ана күбәләкләр ешрак тукранбаш, буяу куагы(дрок) һәм башка кузаклы үсемлекләр үскән җирдә очалар. Урман күк күбәләге июнь –август август ахырына кадәр оча. Зур күбәләк 4 атна яши, яфрак астында төн чыга.
Кычыткан күбәләге-көз көне үлә. Күкәйләрен кычытканга сала, шуңа күрә аны кычыткан күбәләге дип атаганнар. Гусеницалары кара төстә була. Иртә язда уяна.