4 нче сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Исем темасы буенча белемнәрен ныгыту һәм үстерелешле тикшерү
Белем бирү максаты:
Исем сүз төркеме буенча белем һәм күнекмәләрен тикшерү,үз эшләренә анализ ясый белүләренә ирешү.
Үз фикерләрен әйтә,дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Фикер сәләтен үстерү максаты:
-яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен , логик фикерләү сәләтен , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
-укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Тәрбияви максат:- аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен,кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация
Дәрес тибы: үстерелешле тикшерү
Дәрес элементлары :
Оештыру моменты ( исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)
Актуальләштерү ( исем турында үткән материалны кабатлау)
Төп өлеш ( исем темасына тикшерү эше эшләү)
Йомгаклау (белемнәрне бәяләү. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә)
Дәрес планы:
I Оештыру өлеше:
3 слайд .Әйдә,дустым,белемнәрне
Бергә-бергә тикшерик.
Исем темасы турында
Тагын да күбрәк белик.
Алган белемнәребезнең
Кирәклеген беләбез.
Җитез,тырыш һәм булдыклы
Менә шуңа күрә без.
Исәнмесез , укучылар!
II Актуальләштерү : - Укучылар! Сезнең алдыгызда хәрефләр ята ( с, м,и,һ, е), шул хәрефләрдән сүз төзергә кирәк. Бер хәреф артык. Кайсыгыз бу сүзне әйтә ала? Көтелгән җавап: ( ИСЕМ)
Әйе, бүген безнең дәресебезнең темасы исемнәрне кабатлау .
Алдыбызга нинди максат куярбыз икән?
( исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез, бәяләрбез)
Без Модель Фрейер структурасы ярдәмендә алган белемнәрне искә төшерербез.3 минут вакыт бирелә.
4 слайд
Исем нәрсәне белдерә?
Хәрәкәтне
Предметны,затны
Билгене
Санны
5 слайд
Исем сүз төркеменең сораулары
- Нинди? Кайсы?
- Ничә? Күпме?
- Кем? Нәрсә?
- Нишли? Нишләде?
6 слайд
Исемнәрнең төрләнеше:
7 слайд
Исемнәрнең җөмләдәге роле
8 слайд
Укучылар, без нинди сүзләр укыдык?
(Көтелгән җаваплар: исемнәр)
Нинди исемнәр?
(Көтелгән җаваплар: тамыр, ясалма,кушма,парлы,тезмә)
Ясалышы ягыннан исемнәрне төркемнәргә бүләбез.
( Көтелгән җавап: Кушма: аккош, озынборын;
Парлы: хатын – кыз;
Тамыр:һөнәр, шигырь,әни.
Тезмә: каен җиләге.
Ясалма:хезмәтче.
9 слайд
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру:
Казан Алисә
Мәскәү Китап
Алабуга Дәфтәр
Малай Ләйлә
Чабаксар Татарстан
Чабак Америка
Укытучы елга
10 слайд ( тикшерү) ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү.
Физкультпауза
Микс – Фриз – Груп
11 -12слайд
Килешләрне кабатлау;
Исемнәргә килеш кушымчаларын дөрес ялгау;
13 слайд
Тиешле килеш кушымчаларын дөрес куеп текст уку;
Табигать... сулыкларның әһәмияте бик зур. Сулыклар җиребез... бизи. Көндәлек тормыш..., завод- фабрикалар... куллану өчен дә су... сулыклардан алалар. Ләкин кешеләр бик еш кына сулыклар... чүп-чар ташлыйлар. Бу бик кызганыч. Су.. бервакытта да чүп-чар ташлама!
-да; -гә;
-тә; -ны;
-та; -не.
-га
Абый сүзен тартым белән төрләндерү;
III.Төп өлеш
14 cлайд. Тест. “Исем темасы буенча белемнәрне ныгыту һәм үстерелешле тикшерү”
Тикшерү эшен эшләү.
Тест. “Исем темасы буенча белемнәрне ныгыту һәм үстерелешле тикшерү”
1 .Исем нәрсәне белдерә?
А ) предметның билгесен;
Б) предметны;
В) предметның эшен;
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
А) кем? нәрсә? Б) нинди? кайсы? В) нишли? нишләде?
З .Исемнәрне күплек санга куеп яз.
Кавын, әкият, гөл, колын, чәнечке, шәм, ат, кәгазь.
4.Кем? соравына җавап бирүче сүзләрне бер баганага, нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне икенче баганага яз. Кояш, күбәләк, эшче, балык, сатучы, балыкчы, тиен, бала, үрмәкүч, җырчы, кыз, аю, карчык.
5. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр төркемнәргә аер.
Җәлил, шигырь, Туган тел, китап, Энҗе, укый, ис, Аналар көне, Ландыш, агач,сөйкемле, чәчәк, пешә, Ватанны саклаучылар көне, сөйләшә, Рәшит, болыт, “Көмеш кыңгырау”, гүзәл, йолдыз, йөгерә, Идел, Актәпи, сары, ага, Белем бәйрәме, йөзә, исә, Мөхтәр, җил, кояшлы, бөдрә, төлке, усал, күк, бакча, соры, ява, үсә, кояш, икмәк, Татарстан
6.Хикәяне укыгыз. Күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчалары куеп күчереп языгыз.
Безнең авыл Минзәлә елгасы буена утырган. Авыл... уң ягында әрәмәлек бар. Авыл... якын гына матур болын җәелеп ята. Авыл... яшелләндерү өчен агачлар утырттык.Авыл;., шәһәргә автобуслар йөри. Безнең авыл... урта мәктәп бар.
7.Сыйныф һәм мәктәп сүзләрен тартым белән төрләндер.
8. Куаклыкта сүзен сүз төзелеше һәм сүз тйркеме ягыннан тикшер .
9.Комбайн, бәйрәм сүзләрен килешләр белән төрләндер.
10. Хикәяне укыгыз,исемнәр астына сызыгыз.
Агыйдел! Ямьле Агыйдел! Агыйделдән сыек томан күтәрелә. Агыйделнең аргы як читендәге сирәк камышлыкта аккош йөзә. Куаклыкта түгәрәк күл бар. Шул күлдә үрдәк үзенең балаларын йокыдан уята. Күктә соңгы йолдызлар сүнә.
IV. Йомгаклау:
Дәрескә нәтиҗә ясау.
V. Рефлексия
Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?