kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Конспект урока татарская литература"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Жизнь и творчество  И.Юзеева.Он родился 1033 году.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Конспект урока татарская литература"»

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты

Дәреснең максаты:

  1. Укучыларга шагыйрь турында мәгълүмат бирү;

  2. Балладаны сәнгатьле уку, эчтәлекне эзлекле сөйли алуларына ирешү;

  3. Хезмәтне зурлау, олылау.

Җиһазлау: И.Юзеев портреты, дәреслек, компьютер, проектр, презентация, И.Юзеев китаплары, “Кыр казлары артыннан” җырының язмасы.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.


Дәрес барышы.

Дәрес презентация белән алып барыла.

Оештыру.

- Бүгенге сәяхәтебезне җыр тыңлаудан башлыйк әле. Игътибар белән сүзләрен тыңлагыз. Мәгънәсен аңларга тырышып карагыз.

(И.Юзеев сүзләренә Мәсгут Имашев көе“Кыр казлары артыннан” җырының язмасы тыңланыла)

Актуальләштерү.

  • “Хыялыма китәр идем,

Кыр казлары артыннан...”

Хыял, өмет, яшьлек, мәхәббәт – болар барысы да бер-берсе белән нык бәйләнгәннәр, һәм алар безнең яшәвебезнең төп мәгънәсе. Кайчакларда нәкъ менә кыр казлары артыннан әллә кайларга еракларга очып китәсең, бөтен галәмне айкап күзәтәсең килә. Тик, безнең канатларыбыз юк шул!

Күккә күтәрелеп, очып китәргә теләүче, омтылучы кем соң ул? Әйе, әлбәттә бу җырны җырчы башкара, тик аның сүзләрен кемдер язган бит. Кем шулай хыялларын шигырь юлларына төшерә алды икән соң? Бәлки, укучылар, сезнең ишеткәнегез бардыр? Берәрегез белмиме?..

  • Бу - шагыйрь Илдар Юзеев. Бәлки бу җырны тыңлаганнан соң әлеге шагыйрь турында күбрәк беләсегез килгәндер. Нинди тормыш кичергән икән соң ул? Нинди әсәрләр иҗат иткән икән? Нәкъ менә шул сорауларга җавап эзләрсез һәм табарсыз сез бүгенге дәрестә.

(Дәреснең максаты белән таныштырыла)

Яңа теманы өйрәнү.

  • Мин кайбер укучыларга берничә сорауга җавап әзерләп килергә биргән идем. Кайсы якта һәм кайчан туган икән?

Көтелгән җаваплар.

Шагыйрь һәм драматург И.Юзеев 1933нче елның 3нче гыйнварында Башкортстан республикасы Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа.

  • Кайларда белем ала, укый икән соң И.Юзеев?

Көтелгән җаваплар.

Башта Ямады урта мәктәбендә башлангыч белем ала. Аннан 1950-54нче елларда Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. 1973нче елда Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлап кайта.

  • Үзенең эшчәнлеген җурналлардан башлый. Ә нинди җурналларда эшләде икән соң ул?

Көтелгән җаваплар.

1954-66нчы елларда “Пионер” (хәзерге “Ялкын”) журналында эшли, аннан бер ел “Чаян” журналында әдәби хезмәткәр. Мәскәүдә укып кайтканнан соң, 3 ел “Казан утлары” журналында поэзия бүлеген җитәкли.

  • Ә танылган шагыйрь беренче шигырьләрен кайчан язды икән соң?

Көтелгән җаваплар.

Матбугатта беренче шигыре 3нче класста укыган чагында, ягъни 1943нче елда, район газетасында басылып чыга. 10нчы классны тәмамлаганда шигырьләре республика буенча танылган газета-журналларда басыла.

  • Шушы мәгълүматлар белән тагын бер кат слайдтан танышып узыйк әле.

(слайдта язылган мәгълүматларны бер укучы укый)

  • Илдар Юзеев бик күп шигырьләр, поэмалар, хәтта драма әсәрләре дә иҗат итә. (Китаплар күргәзмәсе белән таныштырыла.) Ул иҗат иткән драма әсәрләренең иң танылганы – “Кыр казлары артыннан”. Дәрес башында тыңлаган җыр шул спектакль өчен махсус язылган. Аның көен Мәсгут Имашев иҗат иткән, ә башкаручысы – Исламия Мәхмүтова.

Бүген без дәрестә И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын укып анализларбыз. Әсәрнең исемендә берәр аңлашылмаган сүз бармы?

Көтелгән җавап.

Баллада.

  • Әйе, әлбәттә. Мин бер укучыга аңлатмалы сүзлектән әлеге сүзгә аңлатма табарга эш биргән идем. Әйдәгез тыңлап үтик әле.

(“Баллада” сүзенең билгеләмәсен бер укучы укый)

  • Хәзер “Бакчачы турында баллада”га килик. Әсәрне артист башкаруында язмада тыңлап узабыз. Сез дәреслекнең 148нче битен ачып балладаны карап һәм аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барыгыз. Шулай ук әсәрнең нинди интонация белән укылганлыгы турында да уйланыгыз.

(шигырь тыңланылганнан соң аңлашылмаган сүзләр белән эш башкарыла, уку интонациясе турында сөйләшенә)

  • Хәзер балладаны үзлектән укып чыгыгыз һәм дөрес интонация белән укырга өйрәнегез. (аннан соң) Тагын бер кат минем укуны да күзәтегез әле. Бер өзекне укып күрсәтәм. (укытучы укый) Ә хәзер бер кат кычкырып укыйбыз. Уку барышында нинди җанлы образлар катнашуын билгеләгез. (берничә укучы укый)

Шигырьгә анализ.

  • Укучылар, нинди җанлы образлар таптыгыз, һәм әсәрнең төп герое кем?

Көтелгән җавап.

Җанлы образлар: елан, былбыл. Төп герой: бакчачы.

  • Әлеге образларга игътибар иттегезме? Елан һәм былбыл образлары җанлы һәм алар сөйләшәләр, көрәшәләр. Шуңа күрә дә баллада дип атала. Хәзер әйдәгез бакчачы турында сөйләшеп алыйк. Ташлы җирне эшкәртеп, анда гөл үстерү өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш? Нинди сыйфатлар аркасында бакчачы каргалган җирдән бакча ясады?

Көтелгән җаваплар.

Тырышлык, сабырлык, чыдамлык.

  • Укучылар, бер мәкальне карыйк әле. Ул нинди темага карый? “Хезмәте каты, җимеше татлы”. Бу мәкальнең мәгънәсе ничек? Ул бакчачыга туры киләме?

(Укучылардан җаваплар алына)

  • Бакчачы бакча, былбылларны саклау өчен нәрсәне сакларга тиеш иде?

Көтелгән җавап экранда чыгарыла:

Матурлыкны сакларга.

  • Бакчачының матурлыкны тудыруы аркасында даны үсте. Моңа тагын нинди сыйфатлар ярдәм итте?

Көтелгән җавап экранда чыгарыла:

Тырышлык, сабырлык, чыдамлык.

  • Шушы сыйфатлар аркасында бакчачы танылды, ә ни өчен даны сүнде соң?

Көтелгән җавап.

Былбылларны юкка чыгарды.

  • Ул нәрсә эшләргә тиеш иде?.. Эшне еланнарга каршы алып барырга тиеш иде, ә ул былбылларны юк итте. Бу эш дөресме, гаделме?.. Шулай итеп, тормышта гаделлек сыйфаты да бик кирәк икән. Кеше һәр адымын үлчәп эшләргә тиеш. Дөрес эшлисеңме син аны, юкмы. Кечкенә генә ялгыш та хаталар китергә мөмкин. Бакчачының уе начар түгел иде, бары тик ул еланнардан гына котылырга теләде. Шуңа күрә татар халкында “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкаль бар. Бу – һәр эшеңне үлчәп эшлә дигән сүз.

Бакчачылар турында И.Юзеевка кадәр бик күп шагыйрьләр шигырьләр иҗат итәләр. Сезгә бик яхшы таныш булган М.Җәлилнең “Бакчачы” шигыре бар. Шигырьне мин укып үтәм, ә сез бакчачыга хас сыйфатларны билгеләп барыгыз. Баллададагы бакчачы белән охшашлык бармы, әллә юкмы?

(Укучылардан җаваплар алына)

  • Шулай итеп, бу тормышта үз урыныңны табу өчен нинди сыйфатлар булдырырга кирәк?

(Укучылардан җаваплар алына)

Йомгаклау.

  • Гомумән, әсәргә нәтиҗә ясап без нәрсә әйтә алабыз?...

  • Әйе, балладада бакчачы турында сүз бара. Ләкин бакчачы матур бакчаны тудырырга тырышлык, сабырлык, чыдамлык сыйфатларын булдырып торгызса да, нәтиҗәсе аянычлы бетә: ул матурлыкны саклап кала алмый. Кеше сүзләренә ышанып ялгышлык эшли..

Димәк, һәр кеше үз юлын, үз кыйбласын булдырып шул юлдан тайпылмыйча атларга тиеш. Шул вакытта гына ул биеклеккә, югарыга күтәрелә ала, һәм даны сүнми.

Безнең тормышта да бакчачы кебек ялгышлыклар эшләүчеләр очрап тора. Мәсәлән, Яшел Үзән районы Майский совхозы бакчачылары үзләренең тырышлыклары белән барлык авырлыкларны җиңеп даннарын сүндермиләр, ә кайчандыр зур җиләк-җимеш бакчалары булган данлыклы Казан янындагы Салмачи агрофирмасы үзенең данын югалтты. Димәк, ялгышлыклар тормышта да очрап тора, бакчачылар үз даннарын саклап кала белергә тиешләр.

  • Без дәрестә кем турында сөйләштек?..

  • Аның нинди әсәрен укыдык?..

  • Баллада безне нәрсәгә өйрәтә һәм нинди сыйфатлар тәрбияли?

  • Дәрестә игътибарлы булуыгызны кроссворд ярдәмендә тикшереп узыйк әле.

1.

Б

А

Ш

К

О

Р

Т

С

Т

А

Н




2.

У

К

Ы

Т

У

Ч

Ы








3.

Я

Л

К

Ы

Н







4.

П

Е

Д

А

Г

О

Г

И

Я





5.

Г

Ы

Й

Н

В

А

Р


  1. И.Юзеев кайсы республикада туа?

  2. Нинди гаиләдә туа?

  3. Нинди журналда эшли?

  4. Нинди институтта укый?

  5. Кайсы айда туган?


Вертикаль баганада нинди сүз килеп чыкканлыгы сорала.

    • Һәр ел саен Г.Тукайның туган көнендә зур әдипләребезгә аның исемендәге бүләк тапшырыла. И.Юзеев шул бүләккә 1980нче елда лаек булган. Шушы бүләк кенә дә аның нинди зур шагыйрь икәнен күрсәтеп тора. Шулай ук ул 1968нче елда беренчеләрдән булып М.Җәлил исемендәге премиягә лаек була.

Димәк, И.Юзеев – Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге премияләргә лаек булган шагыйрь.

Өйгә эш.

  • Сәяхәтебез ахырына якынлашты. Икенче дәрестә И.Юзеев иҗатына сәяхәтне дәвам итү өчен сезгә

  1. “Бакчачы турында баллада”ны сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә;

  2. И.Юзеев шигырьләренә язылган җыр исемнәрен язып килергә;

  3. Дәреслекнең 153-154нче битләрендәге балладага нәтиҗәне укып килергә кирәк.

Билгеләр кую.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
"Конспект урока татарская литература"

Автор: Абдюшева Альфия Шайхетденовна

Дата: 25.04.2017

Номер свидетельства: 411607

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Моделирование уроков татарского языка "
    ["seo_title"] => string(41) "modielirovaniie-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "150656"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420540436"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(116) "Конспект урока на тему "В небе вечности сверкай- Пушкин и Тукай" "
    ["seo_title"] => string(69) "konspiekt-uroka-na-tiemu-v-niebie-viechnosti-svierkai-pushkin-i-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "126118"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1415117166"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(171) "Конспект урока по татарской литературе в 3 классе в русскоязычной группе на тему "Т?мле с?зл?р" "
    ["seo_title"] => string(103) "konspiekt-uroka-po-tatarskoi-litieraturie-v-3-klassie-v-russkoiazychnoi-ghruppie-na-tiemu-t-mlie-suzl-r"
    ["file_id"] => string(6) "187506"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1426522775"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Поэт-герой и патриот Муса Джалиль."
    ["seo_title"] => string(30) "poetghieroiipatriotmusadzhalil"
    ["file_id"] => string(6) "260949"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449053103"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(181) "Презентация к  уроку по татарской литературе в 3 классе в русскоязычной группе на тему "Т?мле с?зл?р" "
    ["seo_title"] => string(111) "priezientatsiia-k-uroku-po-tatarskoi-litieraturie-v-3-klassie-v-russkoiazychnoi-ghruppie-na-tiemu-t-mlie-suzl-r"
    ["file_id"] => string(6) "187522"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1426524272"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства