kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тукай һәм туган тел

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган телебез хакында сөйлибез икән, иң беренче безнең күз алдына бөек шагыйребез Габдулла Тукай килеп баса. Тукай һәм туган тел! Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге балаларның кайсы гына Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен яратмый икән! “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен балалар бигрәк яратып укыйлар. Бөек шагыйрьнең “Бала белән күбәләк”, “Җир йокысы”, “Туган авыл” кебек шигырьләрен укып балалар илһамланалар, туган телебезне тирәнрәк аңлыйлар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тукай һәм туган тел»

Тукай һәм туган тел

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы

Г.Тукай

Хәзер татар баласының кайсы гына белми дә, кайсы гына җырламый икән бу мәшһүр җырны! Безнең телебез Тукай сүзләре белән ачыла, аның “Туган тел” җырын тыңлап һәм көйләп үсәбез без.

Туган телебез хакында сөйлибез икән, иң беренче безнең күз алдына бөек шагыйребез Габдулла Тукай килеп баса. Тукай һәм туган тел! Аларны бер-берсеннән аерып булмый. Мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге балаларның кайсы гына Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен яратмый икән! “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен балалар бигрәк яратып укыйлар. Бөек шагыйрьнең “Бала белән күбәләк”, “Җир йокысы”, “Туган авыл” кебек шигырьләрен укып балалар илһамланалар, туган телебезне тирәнрәк аңлыйлар.

Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай - халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган ил, халык, туган як табигате, туган тел шулай ук бербөтенне тәшкил итә. Тукай шигырьләрендә әнә шул бердәмлек, шуның көче бик тәэсирле бирелә, югары пафос белән җырлана.

Тукай халыкның сүзгә җорлыгын һәм осталыгын, андагы гаҗәеп хәзинәне күрә, гамәли яктан шуны әдәби тел байлыгы итү өчен көрәшә. 1910 нчы елда Шәрык клубында шагыйрь “Халык әдәбияты” дигән темага лекция укый. Ул анда бик рухланып болай ди: “Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” Әйтергә кирәк, Тукай үз максатын тормышка ашыруда- әдәби телне үстерүдә зур уңышка ирешә.Ул гаять үзенчәлекле, яңа һәм үзенең индивидуаль тел мәктәбен барлыкка китерде. Менә берничә буын инде аннан өйрәнеп, файдаланып килә, осталыкка өйрәнә. Хәзер дә ул бөтен кеше өчен үрнәк мәктәп булып тора.

Татар культурасы тарихында тел-сурәтләү алымнары турындагы фикерләрнең Тукайга әйтелгән шикелле зурлап әле берәүгә карата да әйтелгәне юк. Дусты һәм чордашы шагыйрь С.Рәмиев Тукайны “Бердәнбер шагыйрь –былбылыбыз, матур тел сәнгатебез”,- дип атый.

Тукай эмоциональ- поэтик, афористик сөйләм һәм сатирик тел остасы. Ул күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, сәнгатьчә сүрәтләү алымнары һәм төрле символик чаралар аша сөйләмнең югары яңгырашына ирешә, чынбарлыктагы вакыйгаларга үзенең бәясен дә бирә. Бу - укучыда иҗтимагый күренешләрне тирәнрәк аңларга, билгеле бер нәтиҗә дә ясарга мөмкинлек тудыра. Мисал өчен “Көзге җилләр” шигырен алыйк:

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый,

Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый...

Көзге төн. Ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил елый;

Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил елый.

Биредә көзге төн, җил символлары аркылы шагыйрь киң гомумиләштерүләр ясый. Һәр строфаның соңгы юлында елый сүзенең кабатланып килүе кара реакция елларында Россиядәге иҗтимагый хәлләрне, халыклар тормышын тагы да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Тукайның татар әдәби теленә керткән өлеше күпкырлы һәм күпъяклы. Ул зур үзгәрешләр, иҗтимагый-политик вакыйгаларга бай чорда яшәде. Хәзерге әдәби телнең нигез ташларын салуда, XX йөз башы татар поэзиясе һәм проза телен халык сөйләменә якынайтуда аның хезмәтләре бәяләп бетергесез.

Аның иҗат иткән чорына, юлына борылып карыйсың да, халыкка эш күрсәтү, шул юлда көчеңне аямыйча хезмәт итү менә ничек булырга тиеш, дип куясың. Без-икенче чор кешеләре; икенче төрле эшләр, икенче төрле планнар, икенче төрле теләкләр... Ил тормышындагы олы вакыйгалардан соң уйланган вакытларныңда уйларың арасына Тукай килеп керә. Бигрәк тә аның халык каршындагы җаваплылыгы, тугърылыгы безне бертуктаусыз уйландыра торган нәрсәгә әйләнде. Нигә шулай икән? Бәлки, шулай төрле заманда төрле кешеләрне уйландыра алганы белән дә зурдыр ул?

Больницада үлем түшәгендә яткан Тукай: “...1913 нче ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым”,-ди. Шагыйрьнең тормыш-яшәү турындагы фәлсәфәсе шушы сәер юлларда яшеренгән шикелле. Ул үзенең үлемсезлеген гүя алдан сизенгән. Ул оптимистик юллар бүген шуны раслап яңгырыйлар. Аның безнең тормышта урыны кайдалыгын белергә теләгән кешегә Казанның уртасына куелган һәйкәлгә бер караш ташлау да җитә. Туган авылы Кушлавычта, Кырлайда ул уҗым кырларына, урманнарга текәлгән... Авыллар, нефть шәһәрләрендәге иң матур урамнар аның исеме белән йөртелә. Шигырьләре – җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Аның турында поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр дөньяга килде.

Тукайдан соң татар поэзиясендә зур шагыйрьләр үсеп чыкты. Ләкин Тукай алар күләгәсендә югалып калмады. Ул безне үз күләгәсендә тотарга ярата. Бүгенге татар поэзиясенең традициясе дә бер очы белән Тукайда. Тукай күпер. Аны берәүнең дә бүгенгә кадәр читләтеп уза алганы юк әле. Аны, күрәсең, читләтеп үтәргә һич тә мөмкин түгел.




Кулланылган әдәбият:


  1. Г.Тукай.Әсәрләр.-Казан:Татар.китап нәшрияты,1975.

  2. Галимуллин Ф.Г., Ибраһимов С.М, Мифтахова К.Т. Туган тел һәм әдәбият.Казан:Татар.кит.нәшр.,1991.

  3. Галимуллин Ф Г.,Әхмәдуллин А.Г.,Нуруллин И.З.Әдәбият.10 нчы сыйныф.Казан:Татар.кит.нәш.,2000

  4. Габдулла Тукай.Әсәрләр.Казан:Татар.кит.нәшр.,1990.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Литература

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 11 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Тукай һәм туган тел

Автор: Шарапова Рамиля Мударисовна

Дата: 04.11.2019

Номер свидетельства: 525592

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "21 нче февраль – Халыкара туган тел к?не "
    ["seo_title"] => string(44) "21-nchie-fievral-khalykara-tughan-tiel-konie"
    ["file_id"] => string(6) "139493"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1417719445"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(18) "Туган тел "
    ["seo_title"] => string(11) "tughan-tiel"
    ["file_id"] => string(6) "118166"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1413050393"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(88) "Внеклассное мероприятие "Туган телем-ирк? г?лем" "
    ["seo_title"] => string(55) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-tughan-tieliem-irk-gholiem"
    ["file_id"] => string(6) "196363"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1428049896"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(71) "21 нче февраль -  Халыкара туган тел к?не "
    ["seo_title"] => string(46) "21-nchie-fievral-khalykara-tughan-tiel-konie-1"
    ["file_id"] => string(6) "231212"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442418682"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(146) "Развлечение для детей подготовительной к школе группы "И туган тел,и матур тел!" "
    ["seo_title"] => string(92) "razvliechieniie-dlia-dietiei-podghotovitiel-noi-k-shkolie-ghruppy-i-tughan-tiel-i-matur-tiel"
    ["file_id"] => string(6) "220163"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1434534810"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства