Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу, читек бизәү.
Тэрбияче:
Исәнмесез, балалар!
Балалар:
Исәнмесез!
Тэрбияче:
Хәлләрегез ничек?
Балалар:
Кояшлы көн кебек
Татар телен – Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек.
1 бала
Нинди ямьле көн бүген!
Йөгереп урамга чыктым.
Туган тел бәйрәменә
Бакчабызга ашыктым.
2 бала
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
Тэрбияче: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, татар халык уеннары уйнарбыз.
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
3 бала
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
4 бала
“Балам!” –диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – диеп, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
5 бала
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
6 бала
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
7 бала
Татар теле – минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә,
Шул тел белән көйлим,
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
Тэрбияче : Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Чуашларның – чуаш теле, башкортларның – башкорт теле, русларның –рус теле. Ә татарларның – татар теле. Ә хәзер татарның милли уен коралы булган – курай моңын тыңлап китәрбез. Безнең балалар бакчада тәрбияләнгән хәзер дүртенче сыйныфта укучы Фахрутдинов Фэрхэт “Туган тел” көен курайда уйнап күрсәтер.
Ф.Фэрхэт курайда уйный
Тэрбияче:
Русча җыр тыңлап китәрбез.
Жыр “Праздник”
8 бала
Мы в любимом Татарстане
Дружно, весело живем.
По – татарски и по – русски
Мы танцуем и поем.
Веселиться вместе с нами
Всех друзей к себе зовём.
Бию “Морячка»
Тэрбияче: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз.
Уен “Мәкальләр чылбыры”
Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Бер-берсенә туп биреп, мәкаль әйтешәләр. Бер бала мәкальне башлый, икенчесе дәвам итә.
Иң татлы тел – (туган тел, анам сөйләп торган тел.)
Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел.)
Теле барның (юлы бар.)
Телләр белгән – ( илләр белгән.)
Аз сөйлә – (күп эшлә.)
Акылы кысканың (теле озын.)
Сүзнең кыскасы, (бауның озыны яхшы.)
Туган илем – (туган анам.)
Аз сөйлә, ( күп бел.)
Тоз ашның тәмен китерсә, ( мәкаль сүз ямен китерә.)
Кем эшләми, (шул ашамый)
Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың)
Эш беткәч, (уйнарга ярый)
Калган эшкә ( кар ява)
Аз сөйлә, (күп тыңла)
Кунак булсаң, (тыйнак бул)
Тэрбияче: Балалар, бу мәкальләрдәге хикмәтле сүзләр безнең йөрәгебездә саклансын!
Татар халык уены “Түбәтәй”
(Түбәтәй тукталган кеше табышмакка җавап таба)
Табышмаклар :
1. Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)
2. Үлән ашый, май ташый (Сыер)
3. Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка (Куян)
4. Канаты бар, оча алмый, коры җирдә яши алмый (Балык)
5. Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын уята барысын (Әтәч)
6. Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)
7. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын, кетәклеккә кереп мин тавык-чеби аламын (Төлке)
1 бала
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби –бабаң
Сине сөя торган тел.
2 бала
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
Тэрбияче: Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйбыз.
Җыр “Туган тел”