kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий литературно- музыкальной композиции к 1 сентября для первоклассников ( на татарском языке)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данный сценарий  приурочен ко Дню знаний

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий литературно- музыкальной композиции к 1 сентября для первоклассников ( на татарском языке)»



Саумы, мәктәп!

Балалар парлашып матур итеп тезелешеп килеп басалар

«Өйрәтәләр мәктәпләрдә » җыры башкарыла.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Владимир Шаинский көе

Михаил Пляцковский сүз

 Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

Бишне бишкә кушарга,

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны.

Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

 

Өтер белән ноктаны,

Кайчан – кайда куйганны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә













1- нче укучы

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Аңарчы көннәр буена

Бакчада йөри идек.

2- нче укучы

Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык олы юлга.

һәркем белә,әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

3- нче укучы

Әтием дә, әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.

4- нче укучы

Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

Чәчәкләр артыннан, — диләр,

Күренми бит буегыз.

5-нче укучы

Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде.

-Алдынгы булырга тырыш,

Бәбекәчем , берук, — диде.

Балаларга «Әлифба» ны тапшырганнан соң









Балалар бергәләшеп әйтәләр

Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде зур булдым-

Әлифбам бар кулымда.



6- нчы укучы

Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймабыз.

7- нче укучы

Язарга да өйрәнербез

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез, туры юлларга.

«Әлифба» җыры башкарыла.



8 - нче укучы

Аннан мисал, мәсьәләне

Чишү юлын эзләрбез.

Дус ,тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез,















9 – нчы укучы

Дәфтәрләрне, көндәлекне

«5»ле белән бизәрбез.

Бик тырышып укыганда

Уңышка ирешербез.

Балалар бергәләшеп әйтәләр

Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

10 - нчы укучы

Уку-безнең төп бурыч,

Тырышып уку-эшебез.

Тирән белем сорый илем,«5»ледә бит көчебез.

Жыр «Бүген Белем бәйрәме»

























Җыр “Бүген Белем бәйрәме” Җыр “Әлифба”

1.Ел саен көзләр җиткәч 1. Һәр партада иң уртада
Җилләр суынып киткәч Әлифба дигән китап
Без мәктәпкә барабыз Сүрәтләре бигрәк күп,
Һәм шуңа куанабыз. Алып карыйбыз кат-кат

Куш-та: Бүген белем бәйрәме Куш-та: Белем дәньясына ишек
Кулда чәчәк бәйләме Әлифба дигән китап,
Теләп безгә бишлеләр Рәхмәт әйтеп җыр җырлыйбыз
Озата әти-әниләр.(2 тап.) Шушы китапка атап.

2.Җәй буе күрешмәгән 2.Укытучы әлифбадан
Классташлар очрашабыз Безгә хәреф өйрәтә,
Яңалыклар җыелган Тактада язып күрсәтә-
Сөйләшеп тик туймыйбыз. Шуннан кабат сөйләтә.
Куш- та шул ук
Куш-та: Бүген белем бәйрәме 3. Сызыклардан, ыргаклардан
Кулда чәчәк бәйләме Тора икән хәрефләр.
Без торышып укырбыз  Хәрефләрдән сүз төзергә
Үскәч галим булырбыз.(2 тап.) Өйрәнәбез дәрестә.
Куш- та шул ук 3.Укытучы апабыз  4. Укытучы тәвәкәллек кирәк ди бит
Без аны яратабыз Һәр эштә
Ул безгә белем бирә Әлифбаны кыю ачкач
Белем безгә бик кирәк. Серен чишә хәрефләр.
Куш- та шул ук
Куш-та: Бүген белем бәйрәме
Кулда чәчәк бәйләме
Алда көтә дәресләр 
Һәм зурдан зур өметләр.(2 тап.)
Без торышып укырбыз 
Үскәч галим булырбыз.
Алда көтә дәресләр 
Һәм зурдан зур өметләр.













Саумы, мәктәп!















Сентябрь-2016


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Автор: Биккулова Ильгиза Винеровна

Дата: 16.09.2018

Номер свидетельства: 477938


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства