kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятие "Праздник Букваря" 1класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

  1. «Р?хм?т си?а,?лифбам!»

        Зал б?йр?мч? биз?лг?н.Тактага шарлар,зур итеп ?лифба китабы р?семе ясалып эленг?н ??м кисм? х?рефл?рд?н «Сау бул, ?лифба!»дип язылган;кисм? х?рефл?р беркетелг?н.Талгын гына музыка астында 1нче сыйныф укучылары кер?.

    Эльвина

    ?й,?лифба,?лифба-

    Безне? беренче китап.

    ?лифба б?л?н кил?без

    Белем сукмагын атлап.

    Айсылу

    Олы д?ньяга юл алдык

    Омтылып,канатланып

    ?кият т?,хик?ят т?

    Без укыйбыз шатланып.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Праздник Букваря" 1класс»









Әлифба бәйрәме













2013 ел




«Рәхмәт сиңа,Әлифбам!»


Зал бәйрәмчә бизәлгән.Тактага шарлар,зур итеп әлифба китабы рәсеме ясалып эленгән һәм кисмә хәрефләрдән «Сау бул, Әлифба!»дип язылган;кисмә хәрефләр беркетелгән.Талгын гына музыка астында 1нче сыйныф укучылары керә.

Эльвина

Әй,Әлифба,Әлифба-

Безнең беренче китап.

Әлифба бәлән киләбез

Белем сукмагын атлап.

Айсылу

Олы дөньяга юл алдык

Омтылып,канатланып

Әкият тә,хикәят тә

Без укыйбыз шатланып.

Ильгиз

Рәхмәт сиңа,Әлифбабыз,-

Белем юлының башы,

Ачышларның,табышларның

Бәхетнең нигез ташы.

Рәхим ит,түрдән уз

Алифба бәйрәме!

Җыр «Өйрәтәләр мәктәпләрдә».

Алып баручы:

- Саумысыз,кадерле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,килгән кунаклар!

Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме!

Әлифба – сезнең белем илендә яулаган тәүге биеклекләрегез ул,балалар.Ул сезне укырга.язарга,шигырләр сөйләргә,рәсем төшерергә,җырларга,уйнарга да өйрәтте.

- Кадерле укучылар!Сезне шушы гүзәл бәйрәмегез беллән чын күңелдән кайнар котлыйбыз!Киләчәктә дә шулай тырышып укыгыз.

- Кадерле әти-әниләр!

Бүген сезнең өчен дә зур бәйрәм.Балаларыгыз өлгәшкән уңышларда сезнең дә өлешегез зур.

- Ә кайда соң ул безнең Әлифбабыз?

Нигә күренми?

- Әйдәгез әле,аны күмәкләп чакырыйк (хор белән: «Ә-лиф-ба»).

(Укучылар утыралар)

Әлифба керә.

Әлифба:

- Саумысыз,балалар!Кадерле кунаклар!У-у!Күпме кунаклар килгән минем бәйрәмгә.Рәхмәт!

Алып баручы:

- Әйе, хөрмәтле Әлифба. Бүген синең белән бәйрәм каршыларга олысы да, кечесе дә килгән. Рәхим ит, түрдән уз!

Әлифба:

- Рәхмәт , дуслар! Ә хәзер мин сезне үземнең серле дөньяма - хәрефләр иленә сәяхәткә алып китәм.

Һәр бит саен сез минем чибәр кызларым – малайларым, хәрефләр белән очрашырсыз.Чылбыр булып тезелеп, алар төрле сүзләр барлыкка китерә. Күз алдында чын мөгъҗизә туа.

Менә карагыз әле(куллларын кулга суга).

(Көй астында тезелеп хәрефләр керә,кисмә хәрефләрдән «ӘЛИФБА!» дип языла.)


Хәрефләр чыгыш ясый:

Айсылу

Әлифба,Әлифба,беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә - зур бәйрәм шикелле.



Ленара

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Айсылу

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы кызыклы,күңелле!

«Ә» Ильгиз

«Әни» дип телем ачылган,

Әни сөйгән,назлаган,

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

«Л» Эльвина

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

«И» Ильдар

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

«Ф» Эльвина

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик...төшемдә.

«Б» Элина

Бөрлегәнем,җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

«А» Айнур

А хәрефе алмадада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Барысы бергә:

Һәммәбезнең үз урыны –

Барыбыз да кирәкле.

Безне «Әлифба» китабы

Дус булырга өйрәтте.

«Әлифбам» җыры.

(хәрефләр чыгып китәләр)

- Хәзер күчтәнәч авыз итик, сүз чыгыш өчен 1нче сыйныф укучыларына бирелә.

Уеннар оештыру:

1.Әкият сөйләү(Рус халык әкияте « Курочка Ряба») Хаертдинов И.

2. Азбука турында шигырләр сөйләү (Газетдинов И., Мухаметшина Э.)

3. «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү.

4. «Сүз төзеү» уены (иҗекләрдән мәк-тәп, га-и-лә, дус-лык, сау-лык сүзләрен төзеү).

5.Мисаллар чишү.

6. «Саннарны дөрес урынлаштыр» уены (1-7гә тиклем саннардан- ДОБРЫЙ сүзен төзү.)

7. «Мин башлыйм, син тәмамла»(кунаклар өчен тапкырлар ярышы, мәкальләр әйтү).

8. «Хәреф тәзү» уены (А - Я).

9. «Ромашка» уены.

10. Табышмаклар чишү (залдагы балалар һәм 1нче сыйныфлар).

11. «Дружба» шигырен сөйләү.

Алып баручы:

- Балалар, Әлифба белән хушлашыр мәл дә килеп җитте.Тиздән сез «Туган тел» китабын укый башларсыз.Ул сезнең өчен үзе бер хәзинә,чөнки анда халык иҗады энҗеләре тупланган. Аны Әлифбаны яраткан кебек яратырсыз дип уйлыйм.

(Укучылар тезелеп баса).

Элина

Әлифба – тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Эльвина

Рәхмәт сиңа,Әлифба

Якын дус син безгә.

Безне укырга өйрәттең,

Онытмабыз мәңгегә.

Ильдар

Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә,

Рөхсәт ит,зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Ленара

Әлифба китәсең,

Килмәссең моннан соң.

Әмма син гомергә

Күңелдә калырсың.

Барысы бергә:

Рәхмәт сиңа,Әлифбам,

Мин хәзер укый беләм.

Әлифба:

- Рәхмәт,балалар! Бик куандырдыгыз.Мине барыгыз да яхшы үзләштергән. Гел шулай тырыш булыгыз. Мине яратып укыган кебек, «Туган телне» дә яратыгыз.

(«Әлифба» чыгып китә).

Алып баручы:

- «Әлифба» сезне тәү башлап укырга өйрәтте,артабан фән тавына үрләргә «Туган тел» ярдәм итәчәк.

«Туган тел» керә.

- Саумысыз, балалар,

Сез көткәнне белдем мин,

Ерак - ерак җирләрдән

Сезгә ашыгып килдем мин.

Алып килдем сезгә мин

Кызыклы әкиятләр,

Фәһем бирер табышмаклар,

Бик матур хикәяләр.

(«Туган тел» китабын тарата).

«Китап» жыры башкарыла.

Эльвина

Дөньяда иң – иң матур ил

Бергә:

Ул минем туган илем!

Эльвина

Дөньяда иң – иң матур тел

Барысы бергә:

Ул минем туган телем!

Алып баручы:

Сүз әти - әниләргә, килгән кунакларга бирелә. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамлана.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Внеклассное мероприятие "Праздник Букваря" 1класс

Автор: Хусаинова Альфия Фаритовна

Дата: 11.11.2015

Номер свидетельства: 251389

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(80) "Внеклассное мероприятие "Праздник Букваря" "
    ["seo_title"] => string(46) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-prazdnik-bukvaria"
    ["file_id"] => string(6) "129158"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415641744"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(103) "Внеклассное мероприятие  для 1 класса "Праздник Букваря" "
    ["seo_title"] => string(60) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-dlia-1-klassa-prazdnik-bukvaria"
    ["file_id"] => string(6) "132770"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416406764"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(80) "Внеклассное мероприятие " праздник Букваря""
    ["seo_title"] => string(48) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-prazdnik-bukvaria-3"
    ["file_id"] => string(6) "311339"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1459183260"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(142) "Конспект внеклассного мероприятия Праздник  Букваря в 1 классе УМК «Школа 2100»"
    ["seo_title"] => string(75) "konspiektvnieklassnoghomieropriiatiiaprazdnikbukvariav1klassieumkshkola2100"
    ["file_id"] => string(6) "318469"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1460581175"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(98) "Сценарий внеклассного мероприятия "Праздник Букваря""
    ["seo_title"] => string(58) "stsienarii-vnieklassnogho-mieropriiatiia-prazdnik-bukvaria"
    ["file_id"] => string(6) "254000"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1447689177"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства