МУЗЫКА.
Җыр №1. (исәнләшү турында)
А.б.№1. РУФИНӘ Исәнмесез, дуслар!
А.б. №2. УКЫТУЧЫ Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф ветераннары, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне кабат күрүебезгә бик шатбыз.
А.б. №3. ДИАНА Сентябрьнең иң беренче көне-
Бездә бүген белем бәйрәме.
Мәктәпне сагынып килдек янә,
Ә кулларда- чәчәк бәйләме.
РУФИНӘ .Саумы, мәктәп! Менә ничә еллар инде 1 сентябрь җиттеме, зур дулкынлану белән шушы сүзләрне кабатлыйм. Хәер, мин генә түгелдер, һәркем мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көнне хәтеренә мәңгегә сеңдерә торгандыр.
Бүген бәйрәм -1 нче сентябрь! Ул- Белем бәйрәме, тынычлык бәйрәме, беренче кыңгырау бәйрәме!
УКЫТ. Кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән бүгенге матур бәйрәм- Белем өне белән колыйбыз.Эшегездә зур уңышлар, укуыгызда “4”ле, “5”леләр, тормышыгызда саулык-сәламәтлек һәм тынычлык, гаилә бәхете телибез.
ДИАНА . Һаваларда чишмә сафлыгы бар-
Чыңлап тора көмеш көз башы.
Пәрәвездән көмеш җепләр сузган
Сентябрьнең җылы кояшы.
Руфинә Гөлләр тулы урам шау чәчәктә-
Ачылмаган бөре калмаган.
Болытларның чит-читләрен кояш
Алтын кайма белән аллаган.
А.б. №1. Уттай янган кызыл алмаларның
Алсулыгы күчкән көзләргә.
Язгы кояш елмаюы балкый
Урамдагы көләч йөзләрдә.
А.б. УКЫТ. Укучылар килә мәктәпләргә
Кояш төсе иңгән йөз белән.
Мәктәпкә дип алар ашыгалар
Җәй җылысы иңгән хис белән.
ДИАНА .Беренче сентябрьне әллә нинди бер күңел күтәренкелеге,шатлык хисе кичереп көттек. Кирәк-яракларны алдан ук әзерләп куйдык. Бакчага чыгып , чәчәк түтәлләре арасында йөрдек. Шунда ук мөгаллимнәр бер-бер артлы уйдан кичте. Алдагы елның кызык вакыйгалары хәтерләрдә яңарып китте, кыңгырауның колак ярырдай тавышы да ишетелгәндәй булды. Менә без түземсезлек белән көткән көн килде. Серләр бүлешә-бүлешә, мәктәпкә килеп җиткәнне сизми дә калдык.
-Исәнме, мәктәбем! Соңгы тапкыр, исәнме!
1 ук. Шавы булып көзге яфракларның, Динар
Зәңгәрлеге булып һаваның.
Һәрбер көздә килә безгә бәйрәм,
Матурлыкта тиңе юк аның.
2 ук. Никадәр яктылык. Лилия
Никадәр сөенеч!
Чәчәкләр агыла өелеп-өелеп.
Беренче сентябрь,
Беренче сентябрь!
Барыбыз укучы-
Син дә бер, мин дә бер.
3 ук. Җыелган җәй буе Әдилә
Мең дә бер яңалык.
Килгәнбез барыбыз
Үсеп һәм яңарып.
Беренче сентябрь,
Беренче сентябрь!
Ачасы белемнәр
Мең дә бер, мең дә бер.
Китаплар эчендә
Ачасы күпме сер.
Шуларны ачарга
Без әзер, без әзер!
4 ук. Исәнме, мәктәп, Әлфинә
Кадерле дускаем!
Бизәнеп, төәнеп,
Көттеңме көз аен?
Күз кыса тәрәзәң,
Елмаеп нур чәчә.
-Рәхим ит,- дип ишек
Ерактан эндәшә.
5 ук. Шау-шулы коридор, Айсылу
Уенлы бүлмәләр.
Сагынган дус-ишләр
Әллә ел күрмәгән.
Изге җир мәктәбем
Чәчәкле, бәйрәмле.
Акыллы, дус-ишле,
Китаплы, белемле.
6 ук. Мәктәбем, мәктәбем, Рузинә
Балачак утравым.
Белемнәр кыясы,
Бик биек ул тавың.
Җылыдыр кочагың. Гүзәл
Нур чәчә учагың.
Әйткәнең яхшылык,
Сирписең яктылык.
6 ук. Колачлы канатың. Раил
Акыллы карашың.
Бәхеткә юл башым,
Тәүфыйкка юлдашым.
7 ук. Мәктәбем, мәктәбем, Гөлназ
Балачак учагым.
Беркатлы кайгысыз,
Самими шат чагым.
. Мәктәбем, мәктәбем,
Син минем терәгем.
Биеклек, бөеклек
Сыйдырган йөрәгең.
РУФИНӘ
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Бездән шушы матур җырыбызны
Сагыну сәламе итеп алчы син.
ҖЫР № 2“ШКОЛА”
А.б. ДИАНА. Хәзер исә иң куанычлы, тантаналы минут!
А.б. УКЫТ. Бүген без тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп, кызыклы, мавыктыргыч белем дөньясыннан сәяхәт итәчәк иң нәни дусларыбыз- 1 нче сыйныф укучыларын сәламлибез һәм кайнар котлыйбыз.
1 ЛӘР ЧЫГА МУЗЫКА
А.б. УКЫТ. Мәктәпкә килде балалар,
Юлларны гөлгә күмеп.
Иң кечеләр-беренчеләр.
Үзләре гөлләр кебек.
Каршылый мәктәп иртәдән,
Үзенә әйди кебек.
Каршылый сөеп, иркәләп,
Ягымлы әни кебек.
Чәчәктәй ваемсыз үткән
Гомернең җиде елы.
Гомернең шушы көненнән
Башлана гыйлем юлы.
Агачлар ничек үсә дә.
Тамчы ник ташны тишә?
Кошлар ник биек оча да,
Алма ник җиргә төшә?
Ник яшел яфрак язын да,
Ник сары була көзгә?
Шуларның менә барын да
Өйрәтер мәктәп сезгә.
Киләсез бүген мәктәпкә,
Юлларга гөлләр түгеп.
Иң кечеләр, беренчеләр,
Үзегез гөлләр кебек.
1 нче класслар шигырь сөйли.
1. Без мәктәпкә барабыз Динә
Хәерле сәгатьләрдә.
И мәктәбем, өйрәт безне
Иң матур гадәтләргә.
2. Мәктәпкә барам, мәктәпкә!- Ислам
Кем анда бармый калган?
Әти-әни дә яшь чакта
Мәктәптә белем алган!
3. Мәктәпкә барам, көннәрем Айгөл
Үтсен дәресләр белән.
Бизәлсен юлда эзләрем
Энҗе хәрефләр белән.
4. Мәктәпкә барам, мәктәпнең Аделина
Җылысы мине тарта.
Мәктәпкә барсам көч-дәртем,
Шатлыгым минем арта.
5. Беренче ул кем була? Зөфәр
Теләсә кемнән сора:
Беренче дигән кеше ул
Иң өлгер кеше була.
Тәрбияче апам, рәхмәт сиңа, Аделина
Бик күңелле иде яныңда.
Үпкәләмә ташлап киттеләр дип,
Төшеп йөргәләрбез тагын да.
6. Исәнме, и мәктәп, Риназ
Сагынып беттеңме?
Укырга килгәнне
Зарыгып көттеңме?
7. Шатлыклы җырлар белән Азалия
Күтәрәбез күңелне.
Кунаклар да сокланып
Тыңлыйлар үзебезне.
ҖЫР: “Без мәктәпкә барабыз”
СҮЗ БИРҮ.
А.б. №1. (балачак тур.)
А.б. №2.
1. Балачак иленең ап-аяз күгендә
Салават күпере балкыйдыр.
Күперне бер чыксаң, киләчәк көнеңә
Сабыйлык янәдән кайтмыйдыр.
Зәп-зәңгәр хыяллы балачак
Беркайчан б9улмасын сагышлы.
Киләчәк көннәрне яктыртсын
Салават күпере балкышы.
Кояш кебек ромашкалар
Арасында балачак.
Зәңгәр күктәй кыңгыраулар
Челтер-челтер калачак.
Чәчәкләр игезе,
Бәхетнең нигезе,
Бик озак тоелган
Вакытның мизгеле- балачак
Илсаф “БАЛАЧАК”
1 ләр бии
АЮ БЕЛӘН МАША
Маша: “Мин мәктәпкә барамын, мин мәктәпкә барамын.
Җырлый-җырлый, бии-бии мин мәктәпкә ба-ра-мын... Абау, шундый күп кеше җыелган... Исәнмесез! Кайсы авыл мәктәбе бу?
А.б. Кычытканлы мәктәбе бу, Маша.
Маша. Алай икән... Дөрес килгәнмен мин. Аю иң беренче Кычытканлы мәктәбенә барабыз дигән иде. Сәлам, балалар! Нигә монда тезелеп бастыгыз әле сез?!
А.б. Быел 1 нче сыйныфка керүче малайлар, кызлар алар. Шул уңайдан бәйрәм итәбез ич.
Маша. Алай икән... танышыйк булмаса. Мин- Маша. Ә синең исемең ничек? Исемнәрегез дә бигрәк матур, үзегез дә. Сез соң үз теләгегез белән килдегезме, әллә мәҗбүриләп китерделәрме? Менә минем бер дә укыйсым килми. Укырга дип килгәч, сез бик күп нәрсәләрне беләсездер инде. Мине таныдыгызмы? (мультфильмдагы Маша) Ай, молодцы! Өйдә рәхәтләнеп мультфильм гына карап утырыгыз, интегеп укып йөргәнче.
Аюкай. Маша, Маша. Менә кайда йөри икән, бөтенләй югалды дип торам. Исәнмесез, дуслар! Белем көне котлы булсын!
Маша. Мине бер дә күз алдыннан югалтмый инде. Тагын нәрсә күтәрдең. Аюкай?
Аюкай. Китаплар. Маша, китаплар.
Маша. Китаплар?! Нигә кирәк соң алар?Миңа китапсыз да күңелле.
Аюкай. Нәниләрем, әйтегез әле, китаплар ни өчен кирәк?
1 ләр. Укырга өйрәнер өчен, күп белем алыр өчен.
Маша. Аюкайның мине бик тә укырга өйрәтәсе килә дә, ә минем менә бер дә укыйсым килми шул. Мин урамда уйнарга, урманнарда йөрергә, шаярырга, көләргә, тирә-юньдәгеләрне үртәргә бик яратам. Бер урында тик тора алмыйм мин. Мин сезне бик кызганам, нәни дуслар. Юк, мин тик кенә парта арасында утыра алмыйм.
Аюкай. Кайчан акыл керер инде сиңа, Маша. Кычытканлы балаларына карап, укучы булырга кызыгырсың, бәлки. Балалар, мин сезгә бүләк итеп Әлифба китаплары алып килдем. Рәхим итеп аларны кабул итегез әле.
Әлифба башлана
Сузып “а” авазын.
А-ана, а- авыл,
А- Ватан, а- Казан.
Иң изге, иң матур
Сүзләрдән башлана.
Сез тиздән аларны
Язарсыз тактага.
Тырышып укыгыз, көндәлегегезне гел “5”леләр генә бизәсен.
1 ләр. Рәхмәт, Аюкай.
Маша. Ә,ә, Аюкай, син миңа китап турында 1 шигырь өйрәтеп азапланган идең бит әле. Әллә сөйләп күрсәтимме?
Аюкай. Әлбәттә, сөйлә Маша.
МАША, Исәнме, китап!
Төшеп басмадан,
Син әле бер дә
Битең ачмаган.
Исәнме, китап!
Алдым кибеттән,
Мин синең дустың,
Һич тә рәнҗетмәм.
Тышлыгың матур,
Ала күз явын.
Каян тапканнар
Шундый буявын.
Битләрең ачкач,
Хәйран тамаша:
Рәсемнәреңнән
Күзләр камаша.
Кызыклы китап,
Акыллы китап.
Синдә белемнәр
Чиксез, бихисап.
Исәнме, китап!
Аюкай. Менә бит, булдырдың, Маша.
Маша. Нәрсәдер мине мәктәп кызыксындыра башлады бит әле. Ярар, уку турында уйлап карармын ахрысы.
Аюкай. Синнән дә рәтле сүз чыгар икән, Маша. Әйдә, безнең бит әле Әлмәт һәм Мораса авылы балаларына да Әлифба өләшеп өлгерәсе бар. Бәйрәмегез күңелле үтсен, укучылар!
Маша. Пока, дуслар! Очрашырбыз әле. Мин мәктәпкә барамын...
УКЫТ.
Тәүге адымнар ясау кебек үк, мәктәптәге беренче көннәр дә һәр бала өчен дулкынландыргыч, җаваплы вакыт, шул ук вакытта кешенең язмышы беренче укытучыга, белем бирүчегә, гыйлем өйрәтүчегә дә бәйле.
РУФИНӘ. Еллар, аккан сулар кебек, һаман алга йөгерәләр. Безнең дә ни уйларга да белми, беренче укытучыбыз Әминә апаның күзләренә карап торган чагыбыз артта, бик артта калды.Бүген исә яраткан тәүге укытучыбыз үзенең 12 нче буын укучыларын кабул итә. Үз хезмәтен яратып башкарган Укытучыбызның җаваплы эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
УКЫТ. Бүгенге бәйрәм иртәсендә Әминә Нургаяз кызының да әйтер сүзләре, теләкләре бардыр.
9 лар җыр “УКЫТУЧЫМ СЕЗГӘ КАРАП”
1 ләр шигырь
Яңгыр яуса ява бирсен – Азалия
Чалт аяз күк миңа бүген.
Минем кебек көләч йөзле
Гүя бөтен дөнья бүген.
Сумкамны да ничә ачып, Ислам
Ничә тапкыр яптым бүген.
Мин үземә никадәрле
Яңа дуслар таптым бүген!
Белмим кая басканымны, Динә
Бии-бии йөрим бүген.
Барысы да котлый мине,
Иң шатлыклы көнем бүген:
Мин укырга кердем бүген!
Бүген җил дә йомшак исә, Зөфәр
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Әгәр: “Ничәү?”-дисәгез, Аделина
Бер класста җидәү без.
Аерылмас дус булып,
Тату булып үсәбез.
Ничек охшап туганбыз, Айгөл
Әйтерсең лә туган без.
Салават күперенең
7 төсе сыман без.
Биергә дә оста без, Риназ
Җырларга да оста без.
УКЫТ.
Бала беренче кабат мәктәпкә килгәндә аның әти-әниләре үзеннән дә ныграк дулкынланалар. Чөнки балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау. Баланы уятып кирәкле әйберләрен барлап мәктәпкә озату гына түгел, әти-әни аның белән бергә үзе дә яңадан укырга кергән кебек була. Беренче елларында әти-әнисе ярдәменнән башка балага укуы бик авыр була. Хәзер сүзне әти-әниләрнең үзләренә бирәбез.(Әти-әниләр сөйли)
Алып баручы:
Әти-әниләр сүз бирде сезгә ярдәм итәргә,
Хәрефләрне өйрәтергә, мисалларны чишәргә.
Шулай булгач, сезгә кирәк тик тырышып укырга,
Артык шаярмыйча дуслар зирәк,тапкыр булырга.
А.б. №2. Горурланып, һәрбер әни: - Бу минем балам!- дияр.
Чын күңелдән алар сезгә хәерле юл телиләр.
БИЮ “НАТАШКА”
А.б.№1 Ялгыш юлдан кире кайту җиңел эшме?
Булмыймыни кайта алмый калган кеше?
Тышчасында йомылып калган гөл-гөлмени?
Кырау алган гөл кызганыч түгелмени?
Ялгыш адым төзәлмәстәй булган өчен,
Җаваплыдан җаваплырак синең эшең!
А.б. №2. Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән:
Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.
Укытучым минем, сүнмәс назым,
Якты язым – балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.
.Якты яздай матур бу бәйрәмдә,
Кабат Сезне күргән чагында,
Күңелемне сабый бала иткән
Хисләр кабатланды тагын да.
Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар
Ялкын алган Сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә...
Укытучым!
Табибтагы салкын акыл,
Кайнар йөрәк –
Ул синеке.
Галимдәге тирән белем –
Фәнгә нигез –
Ул синеке.
Укытучы!
Иген иккән һәрбер кулда
Синең икмәк.
Дөнья көткән һәр кешедә
Синең үрнәк.
Укытучым!
Шагыйрь хисе –
Сиңа һәйкәл.
Изге сүзе хезмәтеңә
Бик тә тәңгәл.
Галәмдәге һәр йолдызда
Синең өлеш.
Тик нигәдер чәчләреңә
Куна көмеш.
Ак кәгазьдән каләм эзе тиз җуела,
Караны да, тушьларны да җуеп була.
Ташка язган сүзләрне дә еллар ала.
Күңелләргә язылган сүз мәңге кала.
Синең бурыч- күңелләргә сүзләр язу,
Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.
Әзер юлдан үз көеңә бару җиңел.
Тигез җирдә юл салу да читен түел.
Кыяларга сукмак салу читенрәк!
Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк!
Синең бурыч- күңелләргә сукмак салу!
Сукмак салыр үзәннәрне табып алу!
Синең эшең- әйтелмәгән сер шикелле.
Синең эшең- җырланмаган җыр шикелле.
Торган саен серлелеге артып тора,
Укылмаган китап кебек тартып тора.
ҖЫР “УКЫТУЧЫМ- ИЗГЕ ҖАН”
Чәчәкләр бирү.
. Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!
Сабыйларның тәүге адымнары
Зур тормышка тәүге юл башы.
Котлы булсын тәүге адымың сабый
Зур бәхетләр булсын юлдашың.
Сабыйларны тәбрик итеп бүген
Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау
Туган илнең зәңгәр күген иңли
Алтын көздәй көмеш кыңгырау.