kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

" День пожилых". Внеклассное мероприятие (3 класс)

Нажмите, чтобы узнать подробности

  1. Б?йр?мне? барышы

    Укытучы.

    - Х?ерле к?н, килг?н кунаклар, дуслар!

    Илебез буенча октябрь аенда  ?лк?нн?р  к?не уздырыла. Т?рле ?ирл?рд?  ?лк?нн?рне  котлаулар, иск? алулар бара. ?лк?н  кешел?р – безне? ?ти-?нил?ребез, ?би-бабайларыбыз. Алар бик к?п авырлыклар к?рг?н, д?ньяны? ачысын-т?чесен татыган кешел?р. Бу айда  гына т?гел, ? ??рвакыт без ?лк?нн?рг? игътибар итеп, х?рм?т к?рс?терг?, р?хм?тл?ребезне ?йтерг? тиешбез. Х?рм?тле ?лк?нн?ребез! Сезне б?йр?мегез у?аеннан кайнар котлыйбыз. Сезг? саулык, с?лам?тлек, шатлык-куанычлар, олыгайган к?негезд? тыныч тормыш телибез. Д?ньяга ямь биреп яш?гез, урыннарыгыз ?йне? т?ренд? булсын!

    1.Б?ген сезг? с?лам юллыйбыз без,

    С?лам сезг? безне? буыннан!

    Бар д?ньяны б?л?к ит?р идем

    ?г?р килс? минем кулымнан!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«" День пожилых". Внеклассное мероприятие (3 класс)»

Өлкәннәр көне”

Максат. Гаиләдә әби-бабай тәрбиясен көчәйтү; балаларда өлкән буынга карата мәрхәмәтлелек, игътибар тәрбияләү;халкыбызның гореф-гадәтләренә, үткәненә ихтирам һәм кызыксыну уяту.

Материал :интернет ресурслар.

Бәйрәмнең барышы

Укытучы.

- Хәерле көн, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь аенда  Өлкәннәр  көне уздырыла. Төрле җирләрдә  өлкәннәрне  котлаулар, искә алулар бара. Өлкән  кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда  гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез. Дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!


1.Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!


2.Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Өлкәннәр килгән мәктәпкә

Атлап кояшлы юлдан.


3. Бәйрәм бүген , бәйрәм бүген ,

Безнең мәктәптә

Әбиләрне , бабайларны

Котларга килдек монда


4. Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.


5. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.


6.Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр


7.Көзләр җитте диеп моңаймагыз,

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез,

Йолдыз кебек балкып яныгыз.



8. Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз.


Җыр “Кап ,кап, тук, тук ,тук”


9. Әниемнең әнисе-

Шбием була минем.

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.


10.Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.


11.Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.


Җыр “Минем әби”

Укытучы:

-Ә хәзер әбиләргә беренче конкурсыбызны тәкъдим итәбез.

1) Ул “Ягез әле,әбиләр” дип атала.

- Тормышыгыздагы иң шатлыклы көнегез?

-Һәр кеше өчен иң мөһиме дөнүяда үз урынын табу дип әйтәләр. Сез моңа ирешә алдыгызмы?

- Бала чакта, үсмер чагыгызда кем буласыгыз килгән иде?

- Ни өчендер үкенгәнегез булдымы?

- Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгельләнәсез?

2)Икенче конкурс”Бала баласы балдан татлы”дип атала.

-Хөрмәтле әбиләр, сез оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы сүзләрегезне әйтергә тиеш.

3)Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсә белән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

4)-Безнең әбиләр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” конкурсын башлыйбыз.

- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?

- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?

- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?

- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.

12.Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хәрмәт итәбез сезне


13.Ышаныгыз ,без мәктәптә

Гел тырышып укырбыз

Кайгы-хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.


14.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.



15.Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөл-бакча булсын

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын

Җыр “Әйлән- бәйлән”


16.Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау – сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.


17.Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.


18. Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Бергә:Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.


Укытучы:

-Хөрмәтле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
" День пожилых". Внеклассное мероприятие (3 класс)

Автор: Хусаинова Альфия Фаритовна

Дата: 11.11.2015

Номер свидетельства: 251429

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(82) "Классный час "День пожилого человека" 10 класс"
    ["seo_title"] => string(46) "klassnyi_chas_den_pozhilogo_cheloveka_10_klass"
    ["file_id"] => string(6) "615937"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1666715355"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(172) "Учебно-методическая разработка внеклассного мероприятия по ОРКСЭ "Жизнь дана на добрые дела" "
    ["seo_title"] => string(103) "uchiebno-mietodichieskaia-razrabotka-vnieklassnogho-mieropriiatiia-po-orkse-zhizn-dana-na-dobryie-diela"
    ["file_id"] => string(6) "126692"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415206002"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(94) "Внеклассное мероприятие "День чествования бабушек""
    ["seo_title"] => string(67) "vnieklassnogho_mieropriiatiia_4_klass_dien_chiestvovaniia_babushiek"
    ["file_id"] => string(6) "348595"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1476274231"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(79) "Внеклассное мероприятие "А ну- ка, бабушки!" "
    ["seo_title"] => string(45) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-a-nu-ka-babushki"
    ["file_id"] => string(6) "143339"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1418504298"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(167) "Методическая разработка внеклассного мероприятия, посвященного Городу – герою Мурманску."
    ["seo_title"] => string(102) "mietodichieskaia-razrabotka-vnieklassnogho-mieropriiatiia-posviashchiennogho-gorodu-ghieroiu-murmansku"
    ["file_id"] => string(6) "286938"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1454417630"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства