kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Вахит Имамов и?аты буенча презентация.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Вахит Имамов - фидакарь язучы. Б?генге заманда ф?кать язучы булып ?з кал?ме?не раслый алу ?зе бер фидакарьлек. Бу к?ч сир?кл?рг? бирелг?н. Вахит Имамов ?н? шундый сир?кл?рне? берсе. "Утлы дала" тарихи романы ?чен Вахит Имамов 2014 елда ГабдуллаТукай исеменд?ге Д??л?т б?л?ген? лакек булды. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Вахит Имамов и?аты буенча презентация. »

ВАХИТ ИМАМОВ – ФИДАКАРЬ ЯЗУЧЫ

ВАХИТ ИМАМОВ – ФИДАКАРЬ ЯЗУЧЫ

Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән.  Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе.

Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда җитәкче булып эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Икесе дә тырыш, максатчан кешеләр булалар.

Вахитның иҗат эшчәнлеге кече яшьтән үк башлана. 5 яшендә хәреф таный, әкиятләр яза. Сыйныф җитәкчесе Бәһиҗә апасына атап өч куплетлы шигырь яза ул. Сыйныф җитәкчесененең Вахит шигырь укыганда, күзләреннән яшьләре тама, аңа кушылып кызлар елыйлар. Бик нык тәэсир итә торган шигырь була бу. Шигырьдән өзек:  Беренче дәресләр, беренче хәрефләр  Никадәр якын ул кешегә!  Беренче дәресне бирүче  Мәңгегә кала ул күңелдә...

Вахит Имамов Байсар урта мәктәбенең 100 еллык юбилеенда укытучылар белән.

Вахит Имамов1971 елда туган авылында урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.

1978 елда авылдашы Әпсәләмова Глүзә белән гаилә корып җибәрә. 1979 елда уллары Альмир туа. Берничә елдан кызлары – Айгөл.

1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, «КамАЗ»ның пресс-рам заводында биш ел мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара.

Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла.

1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, аларны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.        .

1989-1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Аны матбугатка әзерләгән чакта аңа мөхәррир, тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кызалаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә.    

Тарих диңгезендә йөзүче.    Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак таныла. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итә ул.

Тарих диңгезендә йөзүче.

Вахит Имамов әдәби мәйданда киң колачлы әсәрләр язу остасы буларак таныла. Әмма, без укып күнеккән гади тормыш вакыйгаларыннан укмаштырган һәм әдәби чаралар ярдәмендә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән нәзберек күңелле укучыны автор күңелендә туган виртуаль тормышка әйдәүче романнар түгел, бәлки гаять дәрәҗәдә зиһен, акыл, тырышлык һәм үҗәтлек, физик көч таләп итүче өлкәне — тарихи әсәрләр язуны үз итә ул.

1982-1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI-ХVIII йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне — XII-XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын — ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә  Утлы дала» ике томлы тарихи романы өчен язучы 2014 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли.  2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.  В.Имамов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

БАСЫЛГАН КИТАПЛАРЫ (татар телендә)   Ир канаты: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д.  Нәзер: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 15000 д.  Әфган «кызалаклары»: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 10000 д.  Татарларның Ватан сугышы: ХVI–ХVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар / соавт. Р.Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 80 б. – 170000 д.  Сәет батыр: тарихи роман, тарихи очерк. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 512 б. – 90000 д.  Могикан: повестьлар, тарихи очерк. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2001. – 192 б. – 2000 д.  Утлы дала: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 432 б. – 3000 д.  Татар яугирләре: тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б. – 2000 д.  Тозлы яра: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б. – 5000 д.  Япун татары: роман. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2004. – 152 б. – 5000 д.  Казан дастаны: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 240 б. – 5000 д.

Басылган китаплары (рус телендә)   Афганские «тюльпаны»: очерки / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 240 с. – 10000 экз.  Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 180000 экз.  Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – 2-ое издание. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 220000 экз.  Казанская крепость: исторический роман / пер. с татар. Б.Хамидуллина. – Ижевск: ГУП УР Ижевская республиканская типогр., 2005. – 240 с. – 5000 экз.

Тормыш мизгелләре

Тормыш мизгелләре

Күңелле вакытлар

Күңелле вакытлар

:          Кулланылган әдәбият  1. Гаилә архивы фотолары.  2. http://www.business-gazeta.ru/article/105501  3. h ttp://www.gabdullatukay.ru/index  4. Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. – Казан:

:       Кулланылган әдәбият 1. Гаилә архивы фотолары. 2. http://www.business-gazeta.ru/article/105501 3. h ttp://www.gabdullatukay.ru/index 4. Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. – Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2004. 5. Рәшит Бәшәр. Кыйбласы – хакыйкать. "Мәйдан" № 6, 2002 ел. 6. Факил САФИН. Киң колачлы язучы. "Мәйдан" № 6, 2002 ел. 7. Фаяз ХУҖИН, тарих фәннәре докторы,  Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул – тарихчы – галим дә. "Мәйдан" № 6, 2002 ел.

Рәхмәт! .

Рәхмәт!

.

Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Презентации

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Вахит Имамов и?аты буенча презентация.

Автор: Сиразетдинова Гульнур Вильдановна

Дата: 26.12.2014

Номер свидетельства: 148160

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства