УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ АЛУ МОТИВАЦИЯСЕН КҮТӘРҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК УЕН ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ
Эчтәлек
КЕРЕШ ..................................................................................................................3
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Компетенция төшенчәсе һәм аны фомалаштыруның үзенчәлекләре
1.1. Татар теле фәнендә компетенция төшенчәсе һәм аның төрләре..................................................................................................................7
1.2. Татар теле дәресләрендә компетенция фомалаштыруның үзенчәлекләре.................................................................................................8
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану
2.1. Татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллануның әһәмияте....................................................................14
2.2. Татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану (сыйфат сүз төркеме мисалында)......................................19
ЙОМГАКЛАУ ..................................................................................................31
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ ..................................................................................33
КЕРЕШ
Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплары белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Педагоглар тарафыннан, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты, ә аларның активлыгын стимуллаштыру мәгариф сәясәтенең стратегик бурычы дигән фикергә киленде.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.
Бүгенге көндә туган тел укытучыларының төп максаты – белем сыйфаты белән идарә итү өчен төрле юллар һәм алымнар кулланып, киләчәктә илнең чын хуҗалары була алырлык белемле, акыллы, сау-сәламәт шәхес тәрбияләү. Һәр укытучы үзенең дәресләрен яхшы сыйфатлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә, төрле методик алымнарны файдаланырга, укучыларга төпле белем бирергә тырыша.
Белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына күчкәндә безнең алда сораулар туа. Хөкүмәтнең безнең алга куйган бурычын үти алырбызмы? Идеал укучы моделен ясый алырбызмы? Татар телен һәм әдәбиятын укытуның методик базасын ничек киңәйтергә? Телгә балаларның кызыксынуын ничек булдырырга? Үзен тормышта иркен тота алырлык, әхлаклы, конкурентлыкка сәләтле иҗади шәхесләрне ничек тәрбияләргә? Укучыларның берсе генә түгел, барысы да шушы сыйфатларга ия булырга тиеш. Шушы сораулар иҗади эшләүче укытучыларны бик тә борчый.
Бүгенге көн таләпләреннән чыгып караганда, укучының дәреслектәге кагыйдәләрне ятлап, дөрес итеп сөйләп бирү кебек формаль эшләр хәзер канәгатьләндерә алмый. Алган белемне киләчәктә кулланырга өйрәтү, укучының үзаңлылыгын һәм иҗади фикерләвен активлаштыру, сөйләм культурасын тәрбияләү – тел укытуга куелган төп таләпләр.
Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу, мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә, шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллануны дәрес эшчәнлеге белән бәйләп өйрәнәбез.
Билгеле булганча, мәктәптә укучыларның эшчәнлеген оештыру информацион-коммуникатив чаралар ярдәмендә башкарыла: мәгълүмат туплау, аны системага салу, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, презентацияләү һәм башкалар. Бу чараларны барлау, аларны дөрес, урынлы һәм нәтиҗәле куллану мөмкинлеген тәэмин итү хәзерге укыту эшчәнлегенең актуаль мәсьәләсе булып тора. Яңа технологияләрне кертү идеяләрнең, мәктәп һәм югары уку йортларында белем бирү системасының һәрдаим яңартылып торуын, шулай ук әлеге технологияләрне җентекләп өйрәнә һәм укыту процессына кертә ала торган яңа педагогик кадрлар әзерләүне таләп итә.
Укучыларга белем бирү, компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында информацион-коммуникатив технологияне куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.
Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты булып татар һәм рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрендә компетенция формалаштуга юнәлтелгән биремнәр куллануның телне өйрәнүдәге уңай ролен күрсәтү, бу чараларны куллану үзенчәлекләрен билгеләү тора.
Тикшеренү объекты – татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану.
Тикшеренү предметы – татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану алымнары.
Тикшеренү эше түбәндәге фараз итүгә нигезләнә: әгәр дә без дәрестә һәм дәрестән тыш эшләрдә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану алымнарын дөрес оештырып куллансак, ул вакытта җанлы аралашуга ихтыяҗ булдырырбыз, тирән белемле, мөстәкыйль, иҗади эзләнүчән, җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык шәхес тәрбияләүгә ирешербез.
Метод һәм алымнар . Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте
Проект эшендә татар теле дәресендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану алымнары методикасы, компетенция төрләре, бу эшләрне оештыруда төрле чараларны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик ярдәмлек булырга мөмкин.
Тикшеренү эшенең фәнни әһәмияте –икетеллелек шартларында рус, татар икетеллелеген формалаштыру барышында компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану мөмкинлекләрен өйрәнү һәм аның әһәмиятен дәлилләү.
Тикшеренү эшенең практик әһәмияте – эш нәтиҗәләрен туган тел укытучыларына тәкъдим итәргә.
Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә:
Укучыларның белемгә, иҗади активлыкка булган омтылышларының үсүе.
Укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләренең уңай якка үзгәрүе.
Компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәрне эзлекле һәм системалы рәвештә куллану укучыларның татар теленнән белемнәрен тагы да камилләштерүне тәэмин итә.
Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәтүдә үңышка ирешә алабыз.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
КОМПЕТЕНЦИЯ ТӨШЕНЧӘСЕ ҺӘМ АНЫ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Татар теле фәнендә компетенция төшенчәсе һәм аның төрләре
Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләтле, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле ысуллар камилләшә, чаралар, таныш булмаган метод һәм алымнар гамәлгә керә. Безнең фикеребезчә, шуларның берсе татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану. Нәрсә соң ул компетенция?
Компетенция – укыту, белем һәм ситуацияләр арасында бәйләнеш булдыру, аларны тормышка ашыру сәләте, ягъни осталык. Димәк, боларның барысын исәпкә алып эшләгәндә, укыту һәм белем бирү белән беррәттән ситуацияләр арасында бәйләнеш булдырырга кирәк. Шулардан килеп чыккан нәтиҗәне тормышта куллана алу сәләтен үстерү алдагы бурыч булып торачак.
Фәндә компетенциянең төрләре түбәндәгеләр:
Шулай итеп, алда санап үтелгән компетенция төрләрен уңышлы һәм урынлы файдаланганда, татар теле дәресенә куелган төп максатыбыз – укучыларны мөстәкыйль рәвештә ижади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләүгә әзерләү бурычлары сыйфатлы үтәләчәк.
1.2. Татар теле дәресләрендә компетенция фомалаштыруның үзенчәлекләре.
Алда әйтеп үтелгәнчә, сыйфатлы белем бирү, татар телендә иркен сөйләшергә өйрәтү, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү бүгенге көн таләбе. Бу таләпләрне үтәү өчен компетенцияләр һәм аларның төрләрен ачыклау урынлы булыр.
Коммуникатив компетенция – укучыны ана телендә иркен аралашырга, сөйләшергә өйрәтүне үз эченә ала. Коммуникатив компетенциягә нигезләп, укытучы татар сөйләм әдәбе нормаларын дөрес һәм урынлы куллана. Коммуникатив максат - укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату.
Лингвистик компетенция - тел система һәм иҗтимагый-мәдәни күренеш буларак өйрәнелә. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматларны үз эченә ала. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерергә тиешле түбәндәге төп теоретик мәгълүматларлар карала: 1) татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле; татар милли әдәби теле һәм аның орфографик һәм орфоэпик нормалары; телнең фонетик системасы һәм аның закончалыклары, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләре; татар һәм рус телләрендә аваз һәм фонема, транскрипция; иҗек, татар теленең иҗек калыплары; басым һәм аның төрләре; интонация һәм аның компонентлары. 2) сүз, аның лексик мәгънәсе. Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Татар теленең сүзлек составы, аның ачык система тәшкил итүе. Сүзләрне килеп чыгышы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан төркемләү. Фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә үзенчәлекләре. Лексикография. 3) сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларның төрләре, сүз ясалыш ысуллары. 4) мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик- синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары. 5) сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре. Җөмләнең аерымланган кисәкләре. Җөмләләрне төркемләү принциплары. Кушма җөмлә һәм аларның мәгънә ягыннан төрләре. Туры һәм кыек сөйләм. Текст, аның төзелеше. Татар телендә тыныш билгеләре. 6) функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.
Этномәдәни компетенция - этномәдәни компетенция дигәндә укучыларга телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә. Икенче баскычта укучыларга телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Тел чараларының халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау. Татар милләтенең дөньяны танып белүен чагылдырган төп төшенчәләр, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылыш үзенчәлекләре өйрәтелә. Татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланылыш, төшенчәләрне бирү мөмкинлекләре анализлана. Тел кодлары аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләре өйрәтелә (мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнар). Татар сөйләм этикеты нормалары өйрәтелә.
Метапредмет компетенция. Нәрсә соң ул метапредмет компетенцияләр? «Мета» - эчендә дигәнне аңлата, һәм шуның өстендә - барлык предметлар өчен дә гомуми. Метапредмет – үзләштерелгән универсаль эшчәнлек ысулларын белем бирү процессы кысаларында да реаль тормыш хәлендә дә куллана белү. Менә шуларның аеруча мөһимнәре:
инициативалык һәм мөстәкыйллек;
коммуникатив – сөйләм эшчәнлеге, хезмәттәшлек итү күнекмәләре;
танып-белү – мәгълүмат белән эш, уку моделен куллану, гомуми схемалар чишү, логик операцияләр үтәү, чагыштыру, анализ, классификацияләү.
Метапредмет технологиясен кертү һәр балага төрле типтагы эшчәнлек өчен шартлар тудырып, аның шәхси үсешен күздә тота.
Рус һәм татар телләрен үзара бәйләнештә укыту максатыннан икетелле шәхес формалаштырганда нинди мөмкинлекләр бирә? Үзара контактлы ике телне укыту рус мәктәбендә түбәндәге функцияләрне башкара:
туган тел дәресләрендә алынган белем күнекмәләрен укучылар тарафыннан рус телендә куллану өчен мөһим шарт булып тора;
татар һәм рус телләре нигезендә гомуми һәм охшаш тел күренешләрен чагыштырып өйрәнү укучыларның белемнәрен хәтердә ныграк уелып калуга булышлык итә һәм туган телне нәтиҗәле үзләштерүгә этәргеч була.
укучыларның фикерләү сәләтен, игътибарлыгын, хәтерен үстерү өчен шартлар булдыра, сөйләм эшчәнлеген камилләштерүгә ярдәм итә;
татар-рус һәм рус-татар икетеллелеге формалаштыруда уңай йогынты ясый.
Мәсәлән, төрле сәнгать төрләрен файдаланып укытучы укучыларның төрле рецепторларын эшләтеп җибәрә. Шул ук вакытта бер психофизик механизм башкасын тулыландыра. Әйтик, музыка ишетә белүне, рәсем – күзаллауны тудыра, болар дөньяның бербөтен картинасын булдыралар. Төрле сәнгать төрләрен дәрестә куллану текстны «ишетергә» һәм «күз алдына китерергә» мөмкинчелек бирә, баланың бөтен күләмдәге хисләрен һәм ассоциацияләрен уята.
Үз практикабызда без бу алымнарны әдәбият дәресләрендә ешрак файдаланабыз. Бу предмет, безнеңчә, рәсем сәнгате һәм музыка белән тыгыз бәйле. Дәрестә эшләгәндә укучылар танылган рәссамнарның картиналарын карыйлар, әсәрләрне укыйлар, аермасын табалар, рәссамнарның тәкъдим ителгән әсәрләре нинди кәеф тудырганын сөйлиләр.
Педагогик тәҗрибәбездән берничә мисал китерәбез:
- 7нче сыйныфта тәрҗемә әсәрләр бүлегендә А.С. Пушкинның «Кышкы кич» шигырен өйрәнәбез. Шигырьнең мәгънәсен һәм әдәби геройның кәефен аңлауда, әдәби сүз куллану, Вивальдиның «Кыш» әсәре, П. И. Чайковскийның «Кар бөртекләре вальсы», Тропининның «Пушкин портреты» куллану, Ю. В. Ивановның «Пушкин һәм Арина Родионовна», картина репродукцияләре аша килә. Предметара бәйләнешләр: әдәбият, рәсем сәнгате, музыка. Тагын бер мисал, Мәсәлән, Муса Җәлилнең шигырьләрен өйрәнгәндә тарихи фигуралар кабатланып тора: Г.К. Жуков, сугыш вакыйгаларын күрсәткән картиналар. Предметара бәйләнешләр: әдәбият, тарих, рәсем сәнгате. Шулай ук , Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе предметара бәйләнешләргә киң мөмкинчелекләр бирә. Бу әсәрне биология, рәсем сәнгате, башка тел әдәбиятлары, җыр, театр, кино сәнгатләре, спорт белән бәйләп була. Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй турында сөйләшү оештыру, атларның кеше тормышында әһәмиятләрен күзәтү – барысы да дөньяны бала тарафыннан танып белүгә юнәлтелгән. Программа нигезендә әдәбият дәресләрендә урнаштырылган әсәрләр тормыш белән тыгыз бәйләнгән. Бары тик аны укучы күңеленә җиткерә белергә генә кирәк.
Компетенцияләр формалаштыруда милли төбәк компоненты зур роль уйный. Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш. Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә якташ язучыларыбызның тормышы һәм иҗат юлы турында, шәһәребездә яшәп иҗат итүче кешеләр турында мәгълүмат бирелә. Бу материаллар аларның үзара аралашуына җиңеллек тудыра һәм әңгәмә вакытында үзләре белгән мәгълүматларны тиешенчә кулланырга мөмкинлек бирә.
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда предметара бәйләнешләрнең уңай нәтиҗәләрен әйтергә кирәк:
укучыларның уку эшчәнлегенә кызыксындыру, кызыксыну булдыру;
укучыларның уку, танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;
укучылар алдында дөньяның төрлелеген күрсәтү, аң-белемнәрен киңәйтү мөмкинчелеге;
балаларның индивидуаль иҗади сәләтләрен ачу;
предметара бәйләнешләр ярдәмендә башка предметларны үзләштерүнең сыйфатын арттыру;
бербөтен шәхес тәрбияләү мөмкинчелеге.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру укытуның сыйфатын күтәрү юнәлешләренең берсе буларак педагогик белем бирү белән шөгыльләнгән һәм күпкырлы алга киткән шәхесләр формалаштыруда кызыксынган барлык кешеләргә кирәкле. Предметара бәйләнешләр балаларның метапредмет компетенцияләрен формалаштыруда һәм шәхес буларак үсешләрендә бик зур ярдәм итәләр.
Кроссмәдәни компетенция – өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, этикет кагыйдәләрен белеп һәм әлеге аермаларны – икенче тел нормаларын – искә алып оештыра алу сәләте ул. Бу төр компетенция «лингвострановедение», ягъни тел аша халыкны һәм илне өйрәнүгә караш, «фон»(төп нигез, җирлек) кебек төшенчәләр белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм күп очракта алар синоним буларак та кулланыла. «Лингвострановедение» төшенчәсе халык телендә даими кулланылышта булган мәдәни мирасны өйрәнүне үз эченә ала. Икенче бер телгә өйрәтүгә әлеге карашны билгеләү өчен, Ф.С.Сафиуллина «тел аша халыкны өйрәнү» дигән терминны тәкъдим итә, ә Ф.Ф.Харисов исә «лингвокультурология» атамасын куллана. Фән мәгълүматларына килгәндә, алар милли мәдәният турындагы белемнәрне үз эченә ала. Г.Д.Томахин аларны ике төркемгә бүлеп карый:
реалияләр – милли мәдәният үрнәкләре һәм күренешләре турындагы белемнәр. Бу төркем, үз чиратында, ике төркемчәдән гыйбарәт: а) халыкның фәнни, мәдәни, әдәби, икътисадый, иҗтимагый, һәм җәмгыяви тормышындагы казанышлары, гореф-гадәтләре һәм традицияләре; ә) аларны чагылдыра торган лексик берәмлекләр: шушы халык өчен генә хас булган әйберләрнең исемнәре, тарихи вакыйгаларның атамалары, фольклор каһарманнарының исемнәре, фразеологизмнар һ.б.;
сөйләм этикеты үрнәкләре – шушы илдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, принциплары: әдәплелек, тыйнаклык, стандарт аралашу ситуацияләрендә билгеле бер сөйләм үрнәкләреннән файдалану һ.б.
Нәтиҗәдә, кроссмәдәни компетенция формалаштыруда коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре (текслар аша диалог, сорау-җавап, уен, рольле уен, әңгәмә, тел белеменең төрле бүлекләре буенча биремнәр эшләү һ.б.) төп рольне үти. Укучылар, беренчедән, тел белемен, грамматиканы өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятын үзләштерәләр. Ягъни, кроссмәдәни компетенция үсә, формалаша.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУГА ЮНӘЛТЕЛГӘН БИРЕМНӘР КУЛЛАНУ
2.1. Татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллануның әһәмияте
Рус телле мәктәпләрдә туган телне укытуның максаты: беренчедән, укучыларның лингвистик белемгә ия булуын тәэмин итү, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик күренешләрен практик үзләштерүгә ирешү, икенчедән, аларда коммуникатив компетенция формалаштыру, ягъни туган телдә аралашу, сөйләшү-аңлашу чарасы буларак өйрәтү.
С.И. Ожеговның рус теленең аңлатмалы сүзлегендә компетенция сүзенең аңлатмасы мондый: “компетенция – круг вопросов, в которых кто-нибудь хорошо осведомлен”. Компетенция – укыту, белем һәм ситуацияләр арасында бәйләнеш булдыру, аларны тормышка ашыру сәләте. Димәк, аларны дөрес куллану өчен, һәр төр компетенциягә туры килгән биремнәр сайлый белергә кирәк.
Мәсәлән, коммуникатив компетенцияне алыйк. Коммуникатив компетенция – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы, хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү, телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру. Коммуникатив юнәлеш буенча укыту процессында укытучы укучыларның танып - белү эшчәнлеген оештыра, фактларны анализлау нигезендә укучылар мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясыйлар, кагыйдә, законнар формалаштыралар яки билгеле белемнәрне яңа шартларда кулланалар. Коммуникатив юнәлеш буенча укытуда белемнәрне камилләштерү, укучыларның танып-белү осталыгын һәм күнекмәләрен ныгыту буенча мөстәкыйль эшләр оештырыла. Укучылар тынычсызлану, курку кебек хисләрне кичерми, чөнки фикерең дөрес булмаган очракта да моның өчен берәү дә шелтәләми, бүлдерми, ә киресенчә, һәрбер алга куелган мәсьәлә баланың уку теләген көчәйтә, кызыксындыра гына. Безнең тарафтан мәгълүмати коммуникатив технологияләрне куллану формалары:
Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланабыз:
проблемалы ситуация тудыру өчен;
яңа материалны аңлату өчен;
өй эшен тикшерү өчен;
дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.
Беренчедән, мондый дәресләрдә укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштыра. Коммуникатив компетенцияне үстерүгә безгә түбәндәге электрон ресурслар ярдәм итә. Әзер электрон ресурс булган “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәмгә килә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча - русча сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы “Татар телле заман ” га мөрәҗәгать итәбез. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән. Ә бу алым рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта.
Хәзерге көндә рус телле укучылары өчен татар теленә өйрәнүдә “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе материаллары да нәтиҗәлелекне арттыра. Рус милләтеннән булган укучылар, бик кызыксынып, дәресләрдән тыш, дистанцион рәвештә телне гамәли үзләштерә алалар. Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар, төрле җирләрдә яшәүче кешеләр белән танышалар, үзләренең сөйләм күнекмәләрен сынап карыйлар, реаль шартлардагыча бер-берсе белән әңгәмә коралар, үзара аңлашалар, фикерләрен белдерәләр. Шунысы мөһим: дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар “тел мохите” булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята. Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә, укучыларыбызда Федераль белем бирү стандартлары таләп иткән аралашу күнекмәләре һәм универсаль уку гамәлләре формалаша. Бу уңайдан «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану дә уңышка китерә. Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да нәтиҗәле файдаланабыз. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Андагы аңлаешлы булган гади генә вакыйгалар рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар, кечкенә хикәяләр төзибез, ситуатив-рольле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, “Дәрес-шоу” уздыру өчен сыйныф ике төркемгә бүленә. Һәр группа үзенең лидерын сайлый. Алар бирелгән темалар буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне чишкәндә (танып белү гамәлләре), әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп (регулятив), үз фикерләрен дәлилләргә (шәхескә кагылышлы), бүтән төркемнең фикеренә кушылырга һәм уртак фикергә (коммуникатив) килергә өйрәнәләр. Бу алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала.
Шулай итеп, «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла. Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый – этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү - безнең төп бурычларыбызның берсе. Мәгълүм ки, аралашу осталыгына ия булу өчен, баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы кирәк. Ә моңа ирешүдә заманча технологияләр файда китерә. Шуңа күрә татар теле, әдәбияты һәм сыйныфтан тыш чараларда мин мәгълүмати- коммуникатив, мультимедиа технологияләрен максатчан файдаланырга кирәк дип уйлыйбыз.
Куелган проблемага карата психологик, педагогик һәм методик әдәбиятны өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен күзәтү нәтиҗәсендә түбәндәге фикерләргә килергә була: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив, лексик, этномәдәни компетенцияләрне формалаштыру юллары күп галимнәрне җәлеп иткән актуаль проблемаларның берсе. Балада укуга, уку эшчәнлегенә ихтыяҗ, кызыксыну тудыручы эчке бер этәргеч булырга тиеш. Бу этәргеч “мотив” төшенчәсе белән билгеләнә. Мотив көчле булганда гына укучы активлык күрсәтә, ягъни уку эшчәнлегенә ихтыяҗ туа. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларнның коммуникатив, лексик, этномәдәни компетенциясен формалаштыру түбәндәге дидактик принципларга таянып эшләүне таләп итә: күрсәтмәлелек, аңлылык, активлык, үти алу һәм көч җитү, фәннилек, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алу, эзлеклелек һәм системалылык, тормыш белән бәйлелек, ныклы үзләштерү. Укучыларның коммуникатив, лексик, этномәдәни компетенцияләрен формалаштыру процессында укучыларга белем әзер килеш бирелми, ә бәлки алар аны мөстәкыйль танып-белү вакытында, ягъни төп игътибар укучының мөстәкыйль танып-белү эшчәнлегенә юнәлтелә.
Коммуникатив, лексик, этномәдәни компетенция формалаштыру юлларын дөрес оештырганда, ул укучыларның тел өйрәнүгә карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә, белемнәрнең аңлылыгына этәрә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә.
2.2. Татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану(сыйфат сүз төркеме мисалында)
Алда әйтеп үтелгәнчә, укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле ысуллар камилләшә, чаралар, таныш булмаган метод һәм алымнар гамәлгә керә. Безнең фикеребезчә, шуларның берсе татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану. Хәзер аларны мисаллар ярдәмендә дәлилләрбез. Төгәлрәк итеп әйтсәк, сыйфат сүз төркеме мисалында.
Заманча технологияләрнең берсе - “ ми штурмы” (мозговой штурм) - сорауларга коллектив җавап эзләүнең киң таралган методы. “Штурм” яки “Атака” алымын борынгы викинглар уйлап тапкан. Авыр ситуациядә калгач, корабль палубасына бөтен команда җыела һәм бәладән котылу чарасын эзли башлыйлар. Ә Икенче бөтендөнья сугышы вакытында инглиз офицеры Алекс Осборн экипажны палубага җыя һәм проблеманы чишү өчен, иптәшләреннән үз фикерләрен әйтүләрен сорый: немец торпедаларыннан корабльне ничек саклап калырга була? Төрле фикерләр арасында, борт янына тезелеп басып, торпедо килгән юнәлештә өрергә кирәк дигән шаян идея дә була. Көлке бу!.. Ахмаклык!.. Ләкин А.Осборн, бу идеягә таянып, ачыш ясый: корабльгә өстәмә винт монтажлап куя. Винт борт яныннан суны куып тора, ә торпеда, курсын үзгәртеп, башка юнәлештә китә. Психолог А.Осборн классик “мозговой штурм”ның атасы санала. Шуларны истә тотып, 1953 нче елда “Управляемое воображение” китабы басылып чыга.
“Штурм” — сорауларга коллектив җавап эзләүнең иң киң таралган методы. Методның максаты: укучыларны кыска гына вакыт аралыгында күп төрле идеяләр тудырырга стимуллаштыру. Методның асылы: группада берничә укучының берләшеп эшләү процессында кыска гына вакыт эчендә күп төрле идеяләр туплау, проблеманы хәл итүгә юнәлеш алу. Группада эш тәртибе: укытучы – оештыручы ролендә була, сыйныфтагы укучылар группаларга бүленә: 1 — идея туплаучылар, 2 – аналитиклар (экспертлар).
Кагыйдәләр: — Идеяләр күбрәк булган саен, яхшырак! Аларны язып барырга кирәк. — Идеяләрне тәнкыйть итү тыела. Начар идея булмый, барысы да хуплана, чөнки һәр идеяне үстереп була. — Эш барышында кыска формулировкалар хуплана. — Фантастик идеяләр дә, шаярулар да кабул ителә. — Идеяләрне анализларга, фикерләрне берләштерергә, отышлыларын сайларга, дусларча бәяләргә, оптималь вариантны тәкъдим итәргә.
Методның өстенлекле яклары: — Гади булуы. — Алдан әзерлек кирәкми. — Түбән сыйныф өчен дә, өлкән сыйныфлар өчен дә кулланырга яраклы. — Мәсьәләне уртага салып тикшерү мөмкинлеге, бер-берсенең идеяләрен үстерү мөмкинлеге бар. — Оялчан, кыюсыз баланың да коллективта статусын күтәрергә ярдәм итә, программаны йомшак үзләштерүче укучылар да фикер әйтә. — Укучылар үз фикерен әйтүдән, хата ясаудан, тәнкыйть итүдән курыкмыйлар. — Позитив тәнкыйтькә өйрәтә. — Укучыларның фантазияләрен баета, фикерләү сәләтен үстерә.
Методның кимчелекле яклары: — Катлаулы проблемаларны хәл итү өчен кулай түгел. — Бәяләү критерийлары юк. — Төгәл алгоритмы юк. — Яхшы идеяләрнең авторы билгеле түгел.
Мәсәлән, шундый рәсемле бирем тәкъдим итәргә була.
Бирем. Һәр төргә мисаллар язарга.
Мәсәлән, төс ак, яшел, зәңгәр, кара, кызыл, шәмәхә; вакыт кышкы, кичке, язгы, көзге, җәйге, иртәнге һәм башкалар.
Бирем. Һәр мисалга 3әр сыйфат язарга. Мәсәлән, матур, яңа, кызыклы журнал .
Шушы типтагы биремнәрне һәр темага да эшләргә мөмкин. Мондый типтагы биремнәрне командалап эшләргә дә мөмкин, яъни,бер команда икенче командага бирем итеп әзерли. Ләкин, һәр эшкә стимул уйларга кирәк! Ә укучылар өчен ул – яхшы билге.
Тагын шундый бирем тәкъдим итәргә була. Тактага нокта ясала . Һәр укучы аны нәрсә итеп күргәнлеген яза. Аны ике баганага яза. Мәсәлән, түбәндәгечә.
Исем
Сыйфат исем сүзтезмәсе
күл
түгәрәк күл
Алдагы технология – прогнозлаштыру технологиясе . Прогнозлаштыру (белем үзләштерү дәрәҗәсен искә алып аның нәтиҗәсен күз алдына китерү). Бу биремне үтәгәндә картина һәм картина буенча 3 сорау бирелә.
Рәсемдә нәрсәләр күрәсез?
Алар нинди?
Рәсемгә карагач, нәрсәләр беләсегез килә?
Көтелгән җаваплар.
1.Мин рәсемдә кыяр күрәм.
2.Ул яшел, сусыл, озынча, тәмле, яшел.
3.Кыяр ничә сум тора?
СИ-ФИНК-УАНДЭ ( See - Think - Wonder ) технологиясе.
Эш тәртибе. Ачкыч сүләр бирелә. Укучылар төрле формада (хикәя, әкият, җөмлә һ.б) язма эшләр башкаралар. Һәр бала үз вариантын тәкъдим итә. Яхшы эш билгеләнелә.
Мәсәлән, “Ел фасыллары” темасына караган сүзләр: ямьле, матур, җылы, тиздән, җитәр, җәй, җиләкле, көн, яңгырлы, озын, кыска, аланда, кып-кызыл, җиләк, оча, сары, ак, яшел, зәңгәр, күбәләкләр.
Алдагы форма - кластер. Нәрсә соң ул кластер?
«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота. Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела.
Этаплары :
Бу алым укучыга нәрсә бирә?
мәгълүматны кабул итү тәэсирен көчәйтә
кызыксыну уята
белем алуның сыйфатын күтәрә
бергәләп эшләтә
үзеңне замана белән бергә атлаучы шәхес итеп тоярга бирә
Шулай ук синквейн язу да кирәкле нәтиҗәләр бирә.
Бирем. “Урман”, “Туган як”, “Спорт” темаларын темаларын үткәндә.
Уман
Матур, зур
Үсә, зурая, матурлана
Урман-безнең яшәү чыганагыбыз!
Яшеллек
Икенче җавап варианты
1. Авыл
Зур, матур
Үсә, матурлана, кечерәя.
Авыл-кечкенә генә Ватан.
Ватан
Блум буенча эш төрләре үз фикерләрен дәлилләп әйтергә өйрәтә.
Буш урыннарга беренче сыйфатның капма-каршы мәгънәсендәгесен куярга.
Бауның озыны, сүзнең ______ яхшы.
Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше _______.
Яхшы гадәт адәм итәр, ____ гадәт әрәм итәр.
Уңган тимерченең куллары кара, икмәге ____.
Теле озын кешенең акылы _____ булыр.
Бу эш төре гади генә кебек. Әмма мәкальләр аша бик күп төрле биремнәр уйлап чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, татар төркемнәре өчен һәр мәкальгә туры килгән әсәр язарга. Беренчедән, сыйфат темасын кабатлау булса, икенчедән, әсәрләрне искә төшерү була.
ЙОМГАК
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу, мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Шуңа күрә әлеге проект эше кысаларында без компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллануны дәрес эшчәнлеге белән бәйләп өйрәндек. Тел өйрәтүдә иң нәтиҗәле ысулларның берсе - компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану дигән нәтиҗәне хупладык. Яңа дәүләт стандартларында да бу турыда менә болай язылган: “Компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллану хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән”. Димәк, татар теле укытучысының төп максаты – укучыларда компетенция формалаштыру. Татар теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү мәгълүмати чараларны дөрес куллана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.
Димәк, эшчәнлекне шушы эзлеклелектә оештырган вакытта тел өйрәнү өлкәсендә уңышка ирешергә мөмкин. Моннан тыш яңа технологияләр куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Педагоглар бөтендөнья Интернет челтәрендәге сайтлардан да оста файдаланалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең сайтларында дәрес үрнәкләрен, чыгышларын, сыйныфтан тыш эшләрен урнаштыралар, төрле информацион технологияләр конкурсында катнашалар.Үз чиратыбызда, без аларны дәресләрдә нәтиҗәле кулланабыз.
Шулай итеп, татар теле дәресләрендә компетенция формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр куллануның роле зур икәненә инандык. Тагын шуны әйтәсе килә, санап киткән ысулларны дәреснең кайсы урынында файдалану, күпме вакыт дәвам итү, кайсыларының үзара ничек чиратлануы дәреснең темасына, уку материалына, укучының татарча белү дәрәҗәсенә бәйле. Ә инде иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Шуның өчен, безнең уйлавыбызча, укыту эш тәҗрибәсендә алда санап киткән алымнарны, биремнәрне һәр укытучы үзенчә яңарта ала.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
I. Норматив документлар
1.1 “Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты”. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2010.
1.2 Харисов Ф.Ф. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Татарстан Рес. мәгариф һәм фән м-лыгы [Ф.Ф. Харисов һ.б.]. — Казан: Мәгариф, 2010. —109 с.
1.3 Хәйдәрова Р.З, Малафеева Л.Р. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы, 2013.
II. Фәнни һәм методик әдәбият
2.1 Актуальные проблемы современного образования. Под ред. Махмутова М.И.- Казань, 2001.
2.2 Әсәдуллин А.Ш. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре / А.Ш.Әсәдуллин, Р.А. Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.
2.3 Заһирова Г.Ш. Укыту-тәрбия процессында заманча инновацион компьютер технологияләрен куллану / Г.Ш.Заһирова // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 65-69.
2.4 Денмөхәммәтова Э.Н. Татарча сөйләшик. Казан: Татар.кит.нәшр.,2015.
2.5 Ишкина Л.К. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының профессиональ үсеше буларак фәнни-тикшеренү эшчәнлеге / Л.К. Ишкина // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 6-9.
2.6 Хәйдәрова Р.З.Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү өчен төзелгән укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре. “Мәгариф”, №10, 2014.
2.7 Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ф.Ф. Харисов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б
2.8 Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов. - Казан: Казан ун-ты нәшр., 2009. - 168 б.
2.9 Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасының фәнни мирасы (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр) / Научное наследие методики преподавания татарского языка (конец XVIII – нач. XX вв.). – Казан: “Ихлас”, 2012. – 144 б.
lll Электрон ресурслар:
3.1 http://www.ipkro.isu/ - информационно-методическая интернет-поддержка учителей
3.2 http://ito.bitpro.ru/ - информационные технологии в образовании
3.3 Сайт электронно-библиотечной системы "ТАТКНИГАФОНД.RU": http://www.tatknigafund.ru
3.4 belem.ru | Татар мәгарифе порталы
3.5. sdo.i-love-english.ru
3.6 tatzet-Татарстан фәннәр академиясе
36