Башлангыч белемне кечкен? Риза ?нисе М???б? абыстайдан ала.Алга таба ?тисе Ф?хреддинн?н ??м авылда ахун булып торучы бабасы С?йфетдинн?н белем нигезл?ре ?зл?штер?.Авыл м?др?с?се кечкен? сыйныфлар укырлык кына булганлыктан, Ризаны укуын д?вам иттер? ?чен Кич?чаттан ерак булмаган элекке Ш?лшеле,х?зер Лениногорск районына керг?н Т?б?н Чыршылыдагы зуррак сыйныфлы м?др?с?г? бирг?нн?р
Просмотр содержимого документа
«Риза Ф?хретдин тормыш юлы ??м и?аты »
Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе
Тема:Риза Фахретдинның тормыш юлы .
Хөрмәтле Ризаэтдин – бер камил зат. Акмулла.
Риза Фахретдин 1859 елның 4 (17) гыйнварында Әлмәт районы Кичучат авылында туган.
- Башлангыч белемне кечкенә Риза әнисе Мәһүбә абыстайдан ала.Алга таба әтисе Фәхреддиннән һәм авылда ахун булып торучы бабасы Сәйфетдиннән белем нигезләре үзләштерә.Авыл мәдрәсәсе кечкенә сыйныфлар укырлык кына булганлыктан, Ризаны укуын дәвам иттерү өчен Кичүчаттан ерак булмаган элекке Шәлшеле,хәзер Лениногорск районына кергән Түбән Чыршылыдагы зуррак сыйныфлы мәдрәсәгә биргәннәр.
Р.Фәхретдиннең рухи остазлары.
Мәшһүр ислам философы-Җамалетдин әл-Әфгани һәм
Мәгърифәтче, педагог “Тәрҗеман” газетасы мәхәррире Исмәгыйль Гаспринский.
Шелшеле мәдрәсәсендә яшь Риза биредәге фәнни программа нигезендә укуын тагын да шомарта бара.Ул шәригать нигезләрен үзләштерү белән бергә,бик зур тырышлык куеп гарәп,фарсы,төрек телләрен өйрәнә.Аның тел өйрәнү сәләте биредә нык формалаша.Бу чорда аның беренче китабы “Әт-төхфәт әл-әнисия” исемле була.1887 елда басылып чыга.
Р.Фәхретдиннең Шәлчәли мәдрәсәсендә укыган вакытта күчереп язган кулъязма китабының бер бите.
1891 елда Уфага күчеп,Ризаэддин Фахреддин зур тормыш юлына аяк баса.Бирегә килгәч,яшь галим нәзарәттәге йөз еллык архивны җентекләп өйрәнә һәм аны тәртипкә сала.
Аның иң зур хезмәтләренең берсе”Асәр”(Эзләр)исемле.
1906 елда бер туган Рәмиевләр чакыруы буенча Риза Фәхретдин Оренбург каласына күчеп килә.
Оренбург. Беренче рәттә: Нурҗамал, Әсма, Р.Фәхретдин, Сәгыйдь; икенче рәттә: Габдрахман, Габдеррәшид, Зәйнәб, Габделәхәд .
Р.Фәхретдиннең Оренбургтагы эш өстәле.1906 елда казыйлыкны ташлап,журналистика эшенә күчә .
Риза Фәхретдин Оренбургтагы”Хөсәения”мәдрәсәсен җитәкли һәм анда дәресләр бирә
1908 елда “Шура” журналы чыгару күздә тотылгач, журналының мөхәррире булып Ризаэддин Фахреддин билгеләнә.
‘ Шура” журналы һәм “Вакыт” газетасы идарәханәсендә. Беренче рәттә (сулдан уңга): Габдрахман Фәхретдинов, Фатыйх Кәрими, Ризаэтдин Фәхретдин, Закир Рәмиев, Борһан Шәрәф; икенче рәттә: Рәкыйб Рәкыйби, Гыймад Акчура, Ярулла Вәли. Оренбург,1915.
“ Шура” журналы һәм “Вакыт” газетасы идарәханә вә матбагасының рәсми бланк кәгасе .
Р.Фахретдин эш өстәле артында.Уфа 1926 ел
Риза Фәхретдин 1936 елны 12 апрелендә вафат була.Ул Уфада татар зиратына күмелә.
Әлмәт районы Кичучат авылында Риза Фәхретдиннең музей йорты.
Галим турында фикерләр
“ Бу егет мәсләгендә дәвам итсә, яхшы хезмәт күрәтер”
Ш.Мәрҗәни
“ Ризә казый “Әсмә”,”Сәлимә”кебек китаплары белән язу көче һэм стиле вә гүзәл язучыдыр”
Г.Тукай
Ризаэддин хәзрәт,безнең милли тормышыбызны коруда бик зур хезмәт иткән Исмәгыйль бәк Газпарлы ,Йосыф Акчура,Мәрҗани,Каюм Насыйри кеби, милли йортымызны коруда үзеннән зур өлеш кертеп төзешүче милли мөһәндисебездер(инженерыбыздыр)” Г.Исха кый