kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Презентация Ф.Латыйфи "Аяклы каза" әсәре.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентация Ф.Латыйфиның тормыш юлы, иҗаты һәм "Аяклы каза" әсәрен  өйрәнгәндә кулланыла. Укучылар авторның тормыш юлы белән танышалар һәм әсәрне  өйрәнү алдыннан сүзлек эше дә бирелә. Презентация 8 нче төп төркемгә төзелде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Презентация Ф.Латыйфи "Аяклы каза" әсәре.»

Флүс Латыйфи (1943-2010) “Аяклы каза” әсәре.

Флүс Латыйфи (1943-2010) “Аяклы каза” әсәре.

Флүс Латыйфи (Латыйпов Флүс Фатих улы) 1943 елның 3 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы үзәге Мөслим авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Урта белемне туган авылы мәктәбендә алганнан соң, ул Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә, ләкин икенче курска җиткәч, хәрби хезмәткә алынуы сәбәпле, укудан аерылып торырга мәҗбүр була. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Ф. Латыйфи 1964—1969 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Студент елларында ук татар матбугаты белән хезмәттәшлек итә башлый: 1967—1968 елларда «Татарстан кооператоры» исеме астында чыгып килгән республика потребкооперация газетасында штаттагы әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.  1968 елдан ул -- Татарстан радиосында: репортер, мөхәррир, яшьләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе. Монда эшләгәндә ул Татарстанны аркылыга-буйга йөреп чыга, республиканың барлык төбәкләреннән диярлек яшьләр тормышы һәм хезмәте турында радио өчен күп санлы репортажлар, күләмле тапшырулар әзерли.

Ф. Латыйфиның әдәби иҗаты актив җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйле. Ул, татар яшьләренең «Сәләт» оешмасы белән якын элемтәдә торып, балаларга һәм яшьләргә милли тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерү юнәлешендә 1995 елдан бирле балаларның җәйге «Сәләт» лагерьларында «Татар дөньясы», «Татар теле һәм әдәбияты» кебек әдәби-тарихи темаларга махсус дәресләр алып бара. «Сәләт» фонды, иҗади өметле балалар арасында тарату максаты белән, әдипнең туган тел, милләт, татар дәүләтчелек тарихы темаларына кагылышлы мәкаләләрен үз эченә алган «Уяну» исемле әдәби-публицистик китабын бастырып чыгарды.  Флүс Латыйфи — 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының атказангав мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Басма китаплары

Сайланма әсәрләр: Өч томда.— Казан: «Рухият» нәшр., 2001, 1 нче том: «Хыянәт» роман.— 400 б. — 3000. 2 нче том: «Ишелеп төшкән бәхет» романы; «Тамга», «Игезәкләр», «Соңгы кисәтү» фантастик повестьлары.— 400 б.— 3000. 3 нче том: «Ак-карага тимәскә» повесте; хикәяләр, очерклар, мәкаләләр, эссе-парчалар.— 528 б.— 3000. Кырагай: Хикәяләр һәм лирик повесть.— Казан: Татар, кит, нәшр., 1988.—88 б.— 14000. Вөҗданыңнан сора: Публицистик язмалар, очерклар. — Казан; Татар. кит. нәшр., 1988.— 152 б.— 3000. Ак-карага тимәскә: Повестьлар һәм хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1992.— 239 б.— 7000. Хыянәт: Роман.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1993.— 296 б.— 50 000. Шул ук.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.— 256 б.— 2000. Тамга: Фантастик повестьлар (автордаш — Р.Якуш). Татар һәм рус телләрендә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.— 316 б.— 10 000. Уяну: Публицистик язмалар, очерклар, әдәби парчалар.— Казан: «Сәләт» китапханәсе, 1998.— 208 б.— 3000. Әманәт: Хикәяләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2001.— 256 б.— 3000. Ишелеп тошкән бәхет: Роман (кирилл һәм латин имлясын-да).— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 416 б.—3000. Бәйсез этләрне атарга: Роман-нәсер (кирилл һәм латин имлясында).—Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002.— 239 б.—3000.

Сүзлек өстендә эш Садә-саф күңелле Баш чүмече-баш арты Ләүкә-мунчадагы биек сәке Кавем-нәсел Бахыр-бичаракай Халәт-кәеф Буйдак-өйләнмәгән Ятакханә-общежитие Гәп-әңгәмә Чүмәшкән-чүгәләгән

Сүзлек өстендә эш

Садә-саф күңелле

Баш чүмече-баш арты

Ләүкә-мунчадагы биек сәке

Кавем-нәсел

Бахыр-бичаракай

Халәт-кәеф

Буйдак-өйләнмәгән

Ятакханә-общежитие

Гәп-әңгәмә

Чүмәшкән-чүгәләгән

Дәфтәрдә эш  Әсәрне уку, планын төзү (почтага җибәрү).

Дәфтәрдә эш

Әсәрне уку, планын төзү (почтага җибәрү).

Өй эше  2 нче кисәк 81-90 битләр укырга, телдән 90-91 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.  

Өй эше

2 нче кисәк 81-90 битләр укырга, телдән 90-91 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.

Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Презентация Ф.Латыйфи "Аяклы каза" әсәре.

Автор: Авхадеева Алсу Вагизовна

Дата: 30.07.2021

Номер свидетельства: 584932

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства