” Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”
Әлмәт муниципаль районы
Мәмәт урта мәктәбенең
1 кв. категорияле укытучысы Фарукшина Луиза Хаҗи кызы
” Гасырлардан иңгән кыйммәтле ядкарь”
"Тәрбия акрынлык вә тәртип
белән камиллек булдыру
димәктер...
Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл
ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр"
Язучы иҗат иткән һәр әдәби әсәрдә милләтне мәгърифәтле, ягъни белемле - тәрбияле итү мәсьәләсе күтәрелә. “Балалар өчен”, “Фәкатъ кыз балалар өчен”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт -1”, “Нәсыйхәт –II”, “Нәсыйхәт – III”, (Балалар өчен. Кыз балалар өчен. Олуг вә бөекләр өчен”)
“ Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, Тәрбияле ата”
“ Тәрбияле хатын”
“ Шәкертлек әдебе”
“ Әдәп –тәгълим”
“ Гаилә”
Гүзәл китаплар
гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларында ярдәмче, фикерләүне нурландыручы, үткән заман хәлен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, акыллы кешеләрнең акылларын күзгә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз
" Тәрбияле ана" китабында болай дип яза:
“ Халыкның яхшы вә усал булмакларында
күп вакытта аналарның да катышы буладыр...
Тәрбияле аналар үз балаларын гына уйламый,
бәлки мөселманнарның барчасына хөрмәтле
ана улмакд алардыр... Аналарның хезмәтләре
иң авыр вә иң мәшәкатьле хезмәттер, аны язып
бетерерлек, тел илә сөйләп бәян кыйларлык
түгелдер.”
"Тәрбияле бала", "Йөз — куңел көзгесе" (ир һәм кыз балалар өчен күз, авыз, борын, колак әдәпләре),
кием әдәпләре буенча "Киемеңә карап каршы алалар." Р. Фәхреддиннең ышану инанулары
"Җен - пәриләр бар диләр",
"Мәктәп һәм иптәшләр әдәбе",
"Холкы гүзәл булган кыз бала"
Риза Фәхреддин хезмәтләрен укыту - тәрбия системасында куллану - ата- бабалардан калган гореф - гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтә, югары әхлакый шәхес тәрбияләү чыганагы булып тора, чөнки бу хезмәтләр гасырлар дәвамында тупланган халык тәҗрибәсенә нигезләнгән.
Олы шәхес, күркәм зат, үзенең бөтен барлыгы белән татар җире, татар рухы белән бәйле бөек остаз, якташыбызның хезмәтләре балалар бакчасыннан алып мәктәпләрдә дә өйрәнелә. Аның: “... бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”- дигән васыятен истә тотып, мин ата-аналар белән берлектә, халык педагогикасына нигезләнеп, балаларга әдәп - әхлак тәрбиясе бирүне үземнең эшемдә, укыту -тәрбия процессында кулланам.
- Илә дә күңелле булган әби- бабам бәйрәмнәре!
- “ Сөмбелә” бәйрәме.
- Көз генә димә син аны,
Нинди могҗиза икән!
әнием , сиңа !
- Ак яулыклы дәү әнием минем .
- Әниләр һәм әбиләр күпме изгелек сездә!
- Бөек галимнең дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткәнен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын, башка халыкның мәдәниятын , гореф -гадетләрен хөрмәт итсен - дигән акыллы сүзләре бүгенге чынбарлыкка туры килә.