kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Презентация для использования "Листая страницы истории моей школы""

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентация предназначена для использованияво внеурочной деятельности.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого презентации
«ЛИСТАЯ СТРАНИЦЫ ИСТОРИИ МОЕЙ ШКОЛЫ»

«Минем мәктәбем тарихы битләрен актарганда ... » Эшл ә де: Ахметова Лилия Хәйдәр кызы

«Минем мәктәбем тарихы

битләрен актарганда ... »

Эшл ә де: Ахметова Лилия Хәйдәр кызы

Мәктәп – белем чишмәсе ул, Изге аның исеме. Караңгыдан тартып ала Нурландыра кешене.

Мәктәп – белем чишмәсе ул,

Изге аның исеме.

Караңгыдан тартып ала

Нурландыра кешене.

Безнең Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы табигатьнең иң матур һәм бай төбәгенә урнашкан. Авылның уртасында, яшеллеккә күмелеп, әле үзенең төсен һаман да югалтмыйча, яныннан үткәндә бик күпләрнең күңел кылларын тибрәндерүче, тәүге тапкыр укырга язарга өйрәткән мәктәп бинасы тора. Бу бина авылым кешеләре өчен туган йорт кебек кадерле. Бик күп еллар инде ул авылым халкына игелекле хезмәт күрсәткән һәм бүген дә күрсәтүен дәвам итә. Ә хәзер, әйдәгез, мәктәбебезнең үткән юлы, аның тарихы белән танышып үтик.  Риваять: Беренче мәктәп-мәдрәсә авылда кайчан ачылганы билгесез. Ул өйрәнелмәгән. Әмма Мәрҗәни бабаларыннан булган Сәйфелмөлек хәзрәт, имам һәм мөдәррис була.Ул йөз яшенә җитеп үлә. Бу якынча1703-1803еллар. Димәк, 300ел элек мәктәп-мәдрәсә булган.  Иске Чокалы авылында XIX гасыр азагында 3 мәчет, 3мәдрәсә була.  XX гасырның 30нчы елларында-5мәчет,6нчысы салына башлагач туктатыла.

Безнең Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы табигатьнең иң матур һәм бай төбәгенә урнашкан. Авылның уртасында, яшеллеккә күмелеп, әле үзенең төсен һаман да югалтмыйча, яныннан үткәндә бик күпләрнең күңел кылларын тибрәндерүче, тәүге тапкыр укырга язарга өйрәткән мәктәп бинасы тора. Бу бина авылым кешеләре өчен туган йорт кебек кадерле. Бик күп еллар инде ул авылым халкына игелекле хезмәт күрсәткән һәм бүген дә күрсәтүен дәвам итә. Ә хәзер, әйдәгез, мәктәбебезнең үткән юлы, аның тарихы белән танышып үтик. Риваять: Беренче мәктәп-мәдрәсә авылда кайчан ачылганы билгесез. Ул өйрәнелмәгән. Әмма Мәрҗәни бабаларыннан булган Сәйфелмөлек хәзрәт, имам һәм мөдәррис була.Ул йөз яшенә җитеп үлә. Бу якынча1703-1803еллар. Димәк, 300ел элек мәктәп-мәдрәсә булган.

Иске Чокалы авылында XIX гасыр азагында 3 мәчет, 3мәдрәсә була.

XX гасырның 30нчы елларында-5мәчет,6нчысы салына башлагач туктатыла.

Кеше гомере мәктәп юлы аша, Моңлы бер җыр булып сузыла. Белем сукмакларын яра-яра Киләчәккә юлы сызыла.

Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр булып сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

1нче мәчет: Хәлим хәзрәт мәчете каршында оеша.Аның хәзрәте беренче укытучы була. Аннан соң улы Хәлил мулла укытуны дәвам итә.Ул Җәдитчә (яңача)укытуны яклый. Дәрес программасына география, тарих, хисап, геометрия кертелә. Укыту вакытында Хәлимов Хәлил европача киенә, ягъни костюм, чалбар, чәч үстереп кәләпүш кия. 2нче мәчет: Шәйхыл-Ислам мулла мәчете каршында оештырыла.Бу мәдрәсәдә Кадимчә, иске типта укытыла.

1нче мәчет: Хәлим хәзрәт мәчете каршында оеша.Аның хәзрәте беренче укытучы була. Аннан соң улы Хәлил мулла укытуны дәвам итә.Ул Җәдитчә (яңача)укытуны яклый. Дәрес программасына география, тарих, хисап, геометрия кертелә. Укыту вакытында Хәлимов Хәлил европача киенә, ягъни костюм, чалбар, чәч үстереп кәләпүш кия.

2нче мәчет: Шәйхыл-Ислам мулла мәчете каршында оештырыла.Бу мәдрәсәдә Кадимчә, иске типта укытыла.

3нче мәчет-мәдрәсә Шихан мулла, Хәнәф мулла мәчете каршында ачыла.Бу мәдрәсә 1913елда эшләнә.Укыту Җәдитчә (яңача)була.Аның артыннан йөреп эшләтүчеләр Юсуф бабай, Туктамышев Заретдиннар була. 4нче мәчет-мәдрәсә Хаҗи мәчете каршында ачыла. Бу мәдрәсәдә укыту өчен махсус хәзерлеге булган укытучы мөгаллим итеп Яңа Задур кешесе Сабир исемле укытучыны билгелиләр. 5нче мәчет-мәдрәсә уркалар мәчете дип атала. Ул бик кечкенә була. 6нчы мәчет Гурий бабайлар каршында бура килеш кала.Эшләтелми.

3нче мәчет-мәдрәсә Шихан мулла, Хәнәф мулла мәчете каршында ачыла.Бу мәдрәсә 1913елда эшләнә.Укыту Җәдитчә (яңача)була.Аның артыннан йөреп эшләтүчеләр Юсуф бабай, Туктамышев Заретдиннар була.

4нче мәчет-мәдрәсә Хаҗи мәчете каршында ачыла. Бу мәдрәсәдә укыту өчен махсус хәзерлеге булган укытучы мөгаллим итеп Яңа Задур кешесе Сабир исемле укытучыны билгелиләр.

5нче мәчет-мәдрәсә уркалар мәчете дип атала. Ул бик кечкенә була.

6нчы мәчет Гурий бабайлар каршында бура килеш кала.Эшләтелми.

1932-2000 еллардагы  м әктәп директорлары 1972-1976 Садретдинов Рифкат Садретдин улы; 1976-1980-Бакиров Альберт Сәйфулла улы; 1980-2000-Ахметов Ленарис Хасянҗан улы. Гомер үткән, дистә еллар үткән, Язлар киткән язлар артыннан. Ә тарихта сезнең буын гомере Шул алсулык белән балкыган. 7

1932-2000 еллардагы м әктәп директорлары

1972-1976 Садретдинов Рифкат Садретдин улы;

1976-1980-Бакиров Альберт Сәйфулла улы;

1980-2000-Ахметов Ленарис Хасянҗан улы.

Гомер үткән, дистә еллар үткән,

Язлар киткән язлар артыннан.

Ә тарихта сезнең буын гомере

Шул алсулык белән балкыган.

7

Укытулар башта муллаларның өйләрендә, соңыннан мәчет каршындагы мәдрәсәдә алып барыла.  Яңача уку 1917-18 уку елында Муләй Идрисе дигән кешенең өендә оештырыла. Аерым өйләрдә укыту 1930елга кадәр дәвам итә. 1930елда дүрт класслы мәктәп ачыла. Гомуми мәҗбүри дүрт еллык уку кертелә.Аның директоры итеп Айзатуллин Касыйм Айният улы сайлана.  1932елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. Директоры итеп Измайлов Аделҗан Алимулла улы билгеләнә. Ул 1937елга кадәр җитәкчелек итә. Аның дәвамчылары - Вәлиева Хәлимә, Санатуллина Маһирә.

Укытулар башта муллаларның өйләрендә, соңыннан мәчет каршындагы мәдрәсәдә алып барыла.

Яңача уку 1917-18 уку елында Муләй Идрисе дигән кешенең өендә оештырыла. Аерым өйләрдә укыту 1930елга кадәр дәвам итә. 1930елда дүрт класслы мәктәп ачыла. Гомуми мәҗбүри дүрт еллык уку кертелә.Аның директоры итеп Айзатуллин Касыйм Айният улы сайлана.

1932елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. Директоры итеп Измайлов Аделҗан Алимулла улы билгеләнә. Ул 1937елга кадәр җитәкчелек итә. Аның дәвамчылары - Вәлиева Хәлимә, Санатуллина Маһирә.

Гомер буе якты нур өләшеп, Белем биреп, биреп тәрбия, Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап Күпме кеше сезгә баш ия.

Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,

Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап

Күпме кеше сезгә баш ия.

1917-1918еллардагы укучылар

1917-1918еллардагы укучылар

Я ңа бина ачылу

1954-60елларда Нуруллин Гариф Нурулла улы директор вазыйфасын башкара. Аның чорында укучыларга тирән белем, эстетик, хезмәт тәрбиясе бирүгә нык игътибар ителә. Беренче тапкыр мәктәптә пианино, бөек рәссамнарның картина репродукцияләрен авыл балалары аның

1961елда мәктәп сигезеллыкка әверелә.1962-63елларда Махмутова Гелсем Махмут кызы җитәкчелек итә. 1963-1971елларда мәктәпнең агач бинасы барлыкка килә.Аның директоры итеп Сафин Надир Атаулла улы билгеләнә. Шушы елларда укыткан укытучыларыбыз:Айзятова Н чорында күрә. урлыҗиһан, Махмутов Кадыйр, Идрисова Маһирә, Хайрутдинова Әдия, Ахметова Камәрия, Вәлиева Ләлә, Вәлиева Әлфия, Вәлиева Нәзия, Җалалова Венера, Сафина Адилә, Нуртдинова Шамиләләр.

Мәктәптә балаларга ныклы тәрбия бирүдә комсомол, пионер оешмаларының роле зур була. 1971-86 елларда пионервожатый булып Шамсутдинова Дилә Хамит кызы һәм Низамова Гелмира Таһир кызы эшли. Аның җитәкчелегендә мәктәп укучылары олылырга ярдәм итү, металлолом, көл  җыю, фермага шефлык итү эшләре алып барыла. Аеруча тимер җыюда балаларына актив булышучылар була. Районның Пионерлар йорты, ВЛКСМ оешмасы авыл мәктәпләренә бик булышканнар. Пионер көне бөтен авыл өчен зур бәйрәмгә әверелгән.

Ахметов Ленарис Хәсәнҗан улы җитәкчелек иткән вакытта сигезеллык мәктәптә 240 бала укый. Район мәктәпләре арасында инициатор буларак башланган

Ахметов Ленарис Хәсәнҗан улы җитәкчелек иткән вакытта сигезеллык мәктәптә 240 бала укый. Район мәктәпләре арасында инициатор буларак башланган "Кече ферма” уңышлы эшли. 7-10 сыйныф укучылары хезмәте белән мәктәп кассасына кергән акча укучыларның җәйге ялын, экскурсияләр оештыруга тотыла. Алар Волгоград, Мәскәү һ.б. шәһәрләргә экскурсияләргә баралар.

Мәктәптә спорт залы, спорт мәйданчыгы, тәҗрибә участогы, хәрби өйрәнүләр мәйданчыгы була.

Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

1983елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәбебездә 20укытучы 320ләп укучыга зур тырышлыклар куеп дәресләр биргәннәр. Гомер үткән, дистә еллар үткән, Язлар киткән язлар артыннан. Ә тарихта сезнең буын гомере Шул алсулык белән балкыган.   Озак еллар мәктәптә эшләгән, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган, тирән хөрмәткә лаек укытучыларыбыз: Сафина Адилә, Нуртдинова Шамилә, Вәлиева Нәзия, Нуртдинов Гаяз Нуретдин улы, Ахметов Ленарис Хәсәнҗан улы, Ахметова Рузия Нурислам кызы, Салахова Наилә Исхак кызы, Низамова Гелмира Таһир кызы.

1983елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәбебездә 20укытучы 320ләп укучыга зур тырышлыклар куеп дәресләр биргәннәр.

Гомер үткән, дистә еллар үткән,

Язлар киткән язлар артыннан.

Ә тарихта сезнең буын гомере

Шул алсулык белән балкыган.

Озак еллар мәктәптә эшләгән, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган, тирән хөрмәткә лаек укытучыларыбыз: Сафина Адилә, Нуртдинова Шамилә, Вәлиева Нәзия, Нуртдинов Гаяз Нуретдин улы, Ахметов Ленарис Хәсәнҗан улы, Ахметова Рузия Нурислам кызы, Салахова Наилә Исхак кызы, Низамова Гелмира Таһир кызы.

1934елда мәктәптә китапханә булдырыла. Китапханәдә 1954-1974елларда Сания Сәгъдиева,1974-1980елларда Гелҗиһан Нуртдинова, 1980-1985елларда Эльза Сабитова,1985-2001елларда Фәридә Айнулловалар тырыш хезмәт күрсәтеп лаеклы ялга чыктылар.  Бу чорда лаборант булып Санатуллова Әлфия Вагыйз кызы, Нуртдинова Гелҗиһан Гаяз кызы, Нуртдинова Флера Зыятдин кызы эшләделәр.  Мәктәпне чиста, тәртиптә тотуда техник хезмәткәрләрнең роле бик зур. Озак еллар әлеге авыр хезмәттә эшләгән апалар: Хрия Сабир кызы Низамова, Фәридә Айнуллова, Фарзания Шайхаттарова,Фаизә Идрисовалар вакытында урман кисеп утын хәзерләү, су ташу, зур мәктәп бинасын ягып җылыту, укуга хезмәт күрсәтү кебек эшләрне башкардылар. Мәктәптә балаларны җылы ризык белән тэмин итүче Илмира апа Низамова һәм Эльза апа Сабитова хезмәте дә олы хөрмәткә лаек.

1934елда мәктәптә китапханә булдырыла. Китапханәдә 1954-1974елларда Сания Сәгъдиева,1974-1980елларда Гелҗиһан Нуртдинова, 1980-1985елларда Эльза Сабитова,1985-2001елларда Фәридә Айнулловалар тырыш хезмәт күрсәтеп лаеклы ялга чыктылар.

Бу чорда лаборант булып Санатуллова Әлфия Вагыйз кызы, Нуртдинова Гелҗиһан Гаяз кызы, Нуртдинова Флера Зыятдин кызы эшләделәр.

Мәктәпне чиста, тәртиптә тотуда техник хезмәткәрләрнең роле бик зур. Озак еллар әлеге авыр хезмәттә эшләгән апалар: Хрия Сабир кызы Низамова, Фәридә Айнуллова, Фарзания Шайхаттарова,Фаизә Идрисовалар вакытында урман кисеп утын хәзерләү, су ташу, зур мәктәп бинасын ягып җылыту, укуга хезмәт күрсәтү кебек эшләрне башкардылар. Мәктәптә балаларны җылы ризык белән тэмин итүче Илмира апа Низамова һәм Эльза апа Сабитова хезмәте дә олы хөрмәткә лаек.

2000елның 1нче ноябрендә ТР Презеденты Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашында мәктәпнең яңа бинасы ачыла. Аның директоры итеп Хайрутдинов Илһам Иршат улы билгеләнә. Тормыш дигән олы юллар буйлап, Адаштырмый бару өчен әйдәп, Акыл, әхлак, белем нигезләрен – Барысын туплап бирә мәктәп.

2000елның 1нче ноябрендә ТР Презеденты Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашында мәктәпнең яңа бинасы ачыла. Аның директоры итеп Хайрутдинов Илһам Иршат улы билгеләнә.

Тормыш дигән олы юллар буйлап,

Адаштырмый бару өчен әйдәп,

Акыл, әхлак, белем нигезләрен –

Барысын туплап бирә мәктәп.

Бүгенге көндә мәктәптә  Яңа Чокалы балалары белән бергә 63 укучы укый. Аларга югары белемле укытучылар белем бирә.  Мәктәп директоры Илһам Иршат улы Хайретдинов, укыту эшләре буенча директор урынбасары, Рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Альбина Илдус кызы Низамова, рәсем сәнгате укытучысы Дамирә Мирза кызы Низамутдинова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гелсирә Нәҗибулла кызы Сафина, математика укытучысы Рузия Нурислам кызы Ахметова, физика укытучысы Масум Хәмзә улы Юнусов, информатика укытучысы Гелнара Мансур кызы Ахметова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафаэл кызы Гафарова, химия һәм озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Якупова Элмира биология укытучысы Эльза Рафаэль кызы Юсупова, технология укытучысы Фәнил Дамир улы Хисамов, физкультура укытучысы Фәрит Харис улы Садыков, география укытучысы Илһам Иршат улы Хайретдинов, тарих укытучысы Илгиз Таһир улы Гафаров, инглиз теле укытучысы Светлана Анатольевна Мутова, башлангыч сыйныф укытучылары Лилия Зягфәр кызы Сафина,Элмира Рафаэл кызы Халилова, Наилә Мансур кызы Хайретдинова, китапханәче һәм лаборант Лилия Хәйдәр кызы Ахметова,педагог - оештыручы Дамирә Иршат кызы Хайрутдинова.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 11 класс

Скачать
Презентация для использования "Листая страницы истории моей школы""

Автор: Ахметова Лилия Хайдаровна

Дата: 16.03.2017

Номер свидетельства: 400858

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(153) "Сценарий проведения межпредметной проектной задачи "Мой край родной" в 3 - х классах."
    ["seo_title"] => string(93) "stsienarii-proviedieniia-miezhpriedmietnoi-proiektnoi-zadachi-moi-krai-rodnoi-v-3-kh-klassakh"
    ["file_id"] => string(6) "279990"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1453307385"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(225) "История военной   эвакуации  на территории Конёвского сельского совета  во  время Великой  Отечественной  войны 1941 – 1945 г.г. "
    ["seo_title"] => string(136) "istoriia-voiennoi-evakuatsii-na-tierritorii-koniovskogho-siel-skogho-sovieta-vo-vriemia-vielikoi-otiechiestviennoi-voiny-1941-1945-gh-gh"
    ["file_id"] => string(6) "129285"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1415654272"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(55) "Конспект библиотечного  урока"
    ["seo_title"] => string(30) "konspiektbibliotiechnoghouroka"
    ["file_id"] => string(6) "299006"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1456423243"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(129) "Конспект урока "Учимся писать буквы гласных и согласных в корне слова" "
    ["seo_title"] => string(75) "konspiekt-uroka-uchimsia-pisat-bukvy-ghlasnykh-i-soghlasnykh-v-kornie-slova"
    ["file_id"] => string(6) "159343"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421872468"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства