kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның рухи байлыгы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның культура байлыгын чагылдыра.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның рухи байлыгы"»

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе”











Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның

рухи байлыгы

(Духовное богатство народа в произведениях устного народного творчество)


(татар әдәбиятыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен

электив курс программасы)

Төзүче: Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы


















2020 нче ел


Аңлатма язуы

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның культура байлыгын чагылдыра.Фольклор халыкның күмәк акылы һәм художество сәләте тудырган,аны идея-художество һәм форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп,сүз сәнгате югарылыгына күтәргән.

Татар фольклоры да,башка халыкларның авыз иҗаты кебек үк,әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Анда без ерак гасырлар тавышын да,бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.Халык авыз иҗаты әсәрләре- яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.

Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре,киңколачлыҗырлары,тирән фәлсәфи әйтемнәре,тапкыр һәм үткер мәкальләре,үзенчәлекле табышмаклары һәм башка бик күп төрле иҗат җимешләре яшь буынны тәрбияләүдә зур булышлык итәләр.Бу кыйммәтле хәзинәләрнең тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә.

Ватаныбызның күренекле әдәбият-сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, педагоглар фольклор әсәрләренең идея-эстетик тәэсир көченә,аларны өйрәнүнең әһәмиятенә һәрвакыт зур бәя бирделәр.

Фольклор әсәрләре,халык массасына,бигрәк тә яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белән бергә,әйләнә – тирә дөньяны танып белү чыганагы буларак та хезмәт иткән һәм итә.


Электив курсның актуальлеге:

Фольклор әсәрләрен үзләштерү процессында балалар халык тарихы,аның тормышында сизелерлек эз калдырган әһәмиятле тарихи вакыйгалар,хәтта аларда катнашкан конкрет тарихи шәхесләр турында да белемнәр алалар. Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәтү балаларның тел культурасын баетуда,фикерләү сәләтен үстерүдә зур булышлык итә.

Татар фольклорын өйрәнү әдәби әсәрләрне,ә югары классларда исә тарихи планда өйрәнеләчәк татар әдәбияты үрнәкләрен дөрес аңларга ярдәм итә.

Курсның максаты: Әдәбият дәресләрендә халкыбызның тормыш турында уйлануларын,тәҗрибәсен,хыял - омтылышларын һәм тарихын татар халык авыз иҗаты әсәрләе аша тирәнтен өйрәнү;фольклор әсәрен төрләргә бүлү һәм аларга хас үзенчәлекләр белән таныштыру; халкыбызның буыннан – буынга килгән рухи байлыгын сөйләмдә куллану күнекмәләрен формалаштыру барышында милли үз-аң тәрбияләү.

Программаның билгеләнеше:

34 сәгатькә исәпләнгән бу программа 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең укучылары куллана ала.

Программа эчтәлегенең төзелеше:


Программа 10 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.

Кереш.

1.Татар халык авыз иҗаты.Халык авыз иҗатын өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре.

2.Әкиятләр .

3.Халык җырлары .

4. Афористик жанрлар.

5.Бәетләр.

6. Легендалар.Риваятьләр.

7. Мөнәҗәтләр.

8. Дастаннар

9.Йола фольклоры .

10. Татар халык авыз иҗатыәсәрләре ярдәмендә әхлак сыйфатлары тәрбияләү.


























Укучыларның белем һәм осталыкларына төп таләпләр


Укучылар белергә тиеш:

-халык авыз иҗатына хас үзенчәлекләрне,төрләргә бүленешен, халкыбызның язмышын,үткәнен,уй – фикерләрен, кичерешләрен күзалларга, дөньяны танып белергә,фольклор әсәрләрендәге чорларга бәя бирергә;

-татар халык авыз иҗатының(мәкаль, әйтем,табышмак, җырһ.б.)төрләрен сөйләмдә куллана белергә һәм шуннан чыгып әдәби сөйләмгә ия булырга;

-әкиятләр сөйли белергә,бишек җырлары һәм халык җырларын башкара белергә; такмак һәм такмазаларны, мәкаль – әйтемнәрне яттан белергә; бәет,мөнәҗәт кебек төрләрне көйләп укый белергә;

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә (шигырь, әкият,бәет һ.б. язу).


Электив курсны тематик планлаштыру (34 сәгать)

Бүлек

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Эшчәнлек төре

Кереш

“Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның рухи байлыгы”электив курсның максаты һәм бурычлары.

1

Кереш дәрес

I

бүлек

Татар халык авыз иҗаты.Халык авыз иҗатын өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре.

2-3

Дәрес -лекция

II

бүлек

Әкиятләр.

-тылсымлы;

-хайваннар турында;

-тормыш-көнкүреш

4-5

Әкият образларына характеристика бирү


“Әкиятләр” темасын өйрәнү буенча дәрес үрнәкләре

6

Әкиятләрдән өзекләр карап,чыгышлар ясау

III бүлек

Халык җырлары.

- лирик;

- тарихи;

- уен җырлары;

- такмаклар-такмазалар.

7-9

Җырлар тыңлау,аларны башкару,төрләргә аера белү


Туган ил,дуслык,мәхәббәт турында җырлар тыңлау.

Җырларның художество ээшләнешен өйрәтү.

10-11

Практик дәрес

IV бүлек

Афористик жанрлар.

- мәкаль һәм әйтемнәр;

- табышмаклар;

- канатлы сүзләр;

- юраулар, алкышлар.

12-13

Диспут


Уен үткәрү

(импровизация)


Мәкаль һәм әйтемнәр, табышмакларның төзелешен,поэтикасын өйрәнү

14

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе

V

бүлек

Бәетләр.

- тарихи;

- сатирик;

- иҗтимагый эчтәлекле;

15-16

Язылу стиленә игътибар итү; интернеттантабу,аларны тыңлау


“Сак-Сок”, “Сөембикә” бәетләре өстендә эш

17-18

Персонаңларга характеристика бирү

VI бүлек

Легендалар.

Риваятьләр.

- топонимик;

- тарихи.

19-21




Дәрес-композиция


Тарихыбыз – риваятьләрдә.

Казан турында легенда-риваятьләр

22

Интернет аша виртуаль экскурсия

VII бүлек

Мөнәҗәтләр.

“Туган ил исемнән китмәс”

23-24

Иҗади эш башкару

VIII бүлек

Дастаннар

- батырлык турында;

- тарихи;

- мәхәббәт дастаннары;

- әкияти –мифологик.

25-26

Төрле чыганаклардан материаллар туплау


“Идегәй” дастаны. Дастаннарда образларның бирелеше.

27

Практик дәрес

IX бүлек

Йола фольклоры.

-ырымнар;

- календарь йолалар;

- гаилә йолалары;

- өмәләр;

- аулак өйләр.

28-29

Газета-журналлар һ.б.чыганаклар белән эш итү


Календарьйолалар (Нардуган,покрау,уярня бәйрәмнәре)

30

Практик дәрес



Гаилә йолалары (Бәби туе, туй)


31

Үз фикереңне җиткерә алу

X

бүлек

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре ярдәмендә әхлак сыйфатлары тәрбияләү.


32

Дәрес-лекция.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылар белән очрашу


Теләгән теманы сайлап,аудитория каршында чыгыш ясау.

33

Практик дәрес

Презентацияэше

Доклад белән чыгыш ясау


Электив курс буенча контроль эш.

34

Зачет


Программаның эчтәлеге

Фольклор бик борынгы заманнардан бирле халык тарихына үзенчәлекле юлдаш булып килә һәм анын мәнге шиңмәс культура байлыгын тәшкил итә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халыкнын тарихи үсеш юлында алган тормыш тәҗрибәсе, аң дәрәҗәсе һәм иң яхшы милли традицияләре дөньяга эстетик карашларын ачыкларга булыша. Халык авыз иҗаты – ул халык педагогикасының энциклопедиясе, яшьләр яттан белергә тиеш булган тормыш дәреслеге, гасырлар дәвамында ничәмә ящь буынны тәрбияләүдә тупланган унай тәжрибәләр, язылмаган кагыйдәләр кодексы.Халык авыз иҗаты әсәрләренең бөтенесе дә диярлек яшьләргә тәрбия һәм белем бирү идеяләре белән сугарылган.

Һәр халыкның,һәр җәмгыятьнең тормыш ысулларын,йолаларын,гореф-гадәтләрен,тарихи үсешен,беркеткән һәм милли традицияләрен чагылдырган үзенә хас,халык телендә әйтелгәнчә “ташка баскан законы” була.Язма яки басма әдәбиятлары булмаган халыкларда бу бурычны,бу функцияне фольклор әсәрләре башкарып килгән.Язма әдәбияты туганга кадәр татар халкының меңәр елга сузылган тормыш-көнкүреш тәҗрибәсен эченә алган законнары,әхлак нормалары буыннан буынга ,телдән телгә күчеп килгән фольклор байлыгында сакланган.

Шулай итеп,халкыбызның авыз иҗаты безнең өчен тарихи һәм юридик чыганак булып тора һәм халык тормышындагы уңай традицияләр туплаган кодекс, зур җыелма функциясен үтәп килә.


Әкиятләр

Укучыларга әкиятләр турында башлангыч һәм иң мөһим төшенчәләр җиткерелә. Әкиятләрнең ничек килеп чыгуы, төрләре хакында әңгәмә үткәрелә. Әкият жанрына билгеләмә бирелә. Реаль һәм фантастик алымнарда сурәтләнгән кешеләр, хайваннар яки мифик образлар аша халыкның үткән тормышы, киләчәккә теләк һәм хыялларын чагылдыручы чәчмә фольклор әсәрләре әкиятләр дип атала. Халкыбызның поэтик иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып санала. Әкиятләрне өйрәнү укучының эстетик зәвыгын арттыруга ярдәм итә, ә аның әдәби тел байлыгын үстерә, иҗади фантазиясен баета.


Җырлар

Җыр-халыкның күңелендә гасырлар буе сакланып килгән гүзәл музыкаль – поэтик хәзинә ул. Җырларда без тарихта булып үткән иң мөһим, иң күренекле вакыйгаларның елъязмасын , халык тормышының , көнкүрешнең, гореф- гадәтләренең төрле яклап чагылышын, аның матурлыкны тою сәләтен, дөньяга карашының гәүдәләнешен күрәбез. Җырларда халык үзенең туган җиренә, туган иленә, батырларына булган мәхәббәтен чагылдыра, шатлыгын һәм кайгы- хәсрәтен уртаклаша.

Җыр- халкыбызның борын-борыннан килгән тормыш юлдашы. Фольклорның башка жанрларыннан аермалы буларак, җыр һәркемнең үзе белән яши. Аны кәефнең төрле чагында, теләсә кайда җырларга,һич тә булмаса көйләргә мөмкин .Бу хәл аның халык авыз әсәрләре арасында иң киң таралган иҗат төре булып формалашуына булышлык иткән.


Мәкаль һәм әйтемнәр

Халыкның тормыш тәжрибәсе,деньяга карашы,тирән акылы,гореф-гадәте әхлак нормалары бигрәк тә аның афористик иҗатында,шул исәптән мәкальләрдә тулы чагыла.

Татар халык авыз иҗатында мәкаль һәм әйтемнәр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң файдаланыла торган жанр исәпләнә. Тәмамланган тирән фикернең образлы һәм тапкыр итеп бирелүемәкаль һәм әйтемнәрне гаять үтемле жанрга әйләндергән, көндәлек сөйләм процессында киң кулланудан тыш,алар язма әдәбият әсәрләре тукымасына да киң үтеп кергәннәр.

Табышмаклар

Халык табышмакларын өйрәнүпедагогик күзлектәнкараганда зур әһәмияткә ия.Ул укучыларга өстәмә мәгълүмәт биреп,тормышны танып белергә өйрәтеп кенә калмый,укучыларда игътибарлык,күзәтүчәнлек сыйфатлары формалаштыра,аларның логик һәм образлы фикерләү сәләтләрен үстерергә булыша,тел байлыкларын арттыра,туган телгә мәхәббәт тәрбияли.


Бәетләр

Бәетләр ( гарәп сүзе ; “ике юллы” дигәнне аңлата ) – эпик, лиро-эпик һәм лирик, язмача һәм телдән, көйләп яки көйсез әйтәлә торган, икеюллыклар төзелгән шигъри әсәрләр. Икеюллыклар икедән алып биш йөз строфага кадәр булырга мөмкин. Жанр буларак, бәетләр XIV- XV йөзләрдә барлыкка килгән .

Бәет жанрының барлыкка килүдән һәм формалашуында әкияти – мифологик традицияләр дә зур рольуйнаган . Шулай да татар халкында бәетләр бик күпләп XIX гасырда иҗат ителгән.

Эчтәлеге белән бәет конкрет тарихи вакыйгалар һәм тормыш – көнкүреш хәлләренә бәйле. Тематикасы буенча бәетләр күптөрле: хәрби-тарихи, солдат бәетләре, крестьян күтәрелешләре, хатын-кызларның авыр тормышы, фаҗигале язмышлары турындагы бәетләр, сатирик, юмористик бәетләр һәм башкалар. Алар өч төркемгә бүленә: тарихи, сатирик, иҗтимагый эчтәлекле бәетләр.


Риваятьләр һәм легендалар

Риваятьләрдә күп очракта тарих түгел, ә тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте чагыла. Татар халкы хәтерендә хәзерге көнгә кадәр сакланып калган күп санлы легенда – риваятьләр Болгар чоры белән бәйле. Ә татарлар арасында бик күп легенда –риваятьләр Казан турында. “Казан кайда корылган” , “Утсыз кайный торган Казан” . “Сөембикә манарасы” һ.б. моңа ачык мисал булып торалар.


Мөнәҗәтләр

Мөҗәтләр(гарәп сүзе)-лирик жанр атамасы. Аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Бөек көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау ята. Мөнәҗәт борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша. Биредә изге затлар, гадәттә, максималь югарылыкка куелып тасвирлана, ә лирик герой, киресенчә, кечерәйтелә. Трагизм бик көчле була. Мөнәҗәт текстларын тематик яктан дүрт төркемгә бүлеп анализларга мөмкин: дини – фәлсәфи; туган ил турында; ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында; яшәү һәм үлем турында. Гадәттә, мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар, бәетләр белән уртак яклары күп.


Дастаннар

Дастан –матур яңгырашлы, аһәңле, затлы сүз. Ул данлау, кемнәрнеңдер исемен, ниндидер вакыйгаларны, язмышларны еракларга яңгырату, киләчәк буыннар хәтеренә, халык күңеленә язып кую, тарихта калу дигән сүз. Дастан халык иҗатының башка жанрлары арасында аерым урын алып тора.

Гасырлар авазын саклаган әсәр – “Идегәй” дастаны.


Электив курс буенча көтелгән нәтиҗәләр:

  • әдәбият теориясенең төп төшенчәләрен белү;

  • халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, анализлый һәм аңлый белү;

  • жанр төрләре белән эшли белү;

  • үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү;

  • фәнни әдәбият белән эшли белү;

  • кеше каршында чыгыш ясый белү күнекмәсе булдыру.


Кулланылган әдәбият исемлеге:


  1. Балалар фольклоры. Р.Ф. Ягъфәров. Казан. “Мәгариф” нәшрияты.

2000 нче ел.

  1. Бала бишеге-гомер ишеге. Ф.Зарипова. Яр Чаллы “Идел-йорт” нәшрияты.

2002 нче ел.

  1. Гөлбакча (Балалар бакчалары өчен хрестоматия). Казан. Татарстан китап

нәшрияты. 1990 нчы ел.

  1. Дастаннар. Ф.И.Урманче. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 2001 нче ел.

  2. Идегәй дастаны. М.А. Усманов. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990

нчы ел.

  1. “Мәдәни җомга” газетасы.

  2. “Мәйдан” журналы.

  3. “Мәгариф” журналы.

  4. Риваятьләр һәм легендалар җыентыгы. Казан. 1997 нче ел.

  5. “Салават күпере” журналы.

  6. “Сөембикә” журналы.

  7. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казан. Татарстан китап

нәшрияты. 1987 нче ел.

  1. Татар халык әкиятләре (Тылсымлы әкиятләр) Казан.Татарстан китап

нәшрияты. 1994 нче ел.

  1. Татар халык табышмаклары. Яр Чаллы. “Идел-йорт” нәшрияты. 2000 нче

ел.

  1. Татар әдәбияты (5-11 класслар өчен) Казан. “Мәгариф” нәшрияты.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның рухи байлыгы"

Автор: Шарапова Рамиля Мударисовна

Дата: 18.02.2023

Номер свидетельства: 626008

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(188) "Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса по учебнику авторов Н.В. Максимова, М.З. Хамидуллиной"
    ["seo_title"] => string(109) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-6-klassa-po-uchiebniku-avtorov-n-v-maksimova-m-z-khamidullinoi"
    ["file_id"] => string(6) "275678"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1452608794"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства