ДОКЛАД:
“Башлангыч сыйныфларда
дәреснең нәтиҗәлеген арттыруда
яңа технологияләр куллану”
Эшләде:
Нәҗметдинова Миләүшә Әнәс кызы,
беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2019 нчы ел
“Галәмдә йолдызлар кабына.
Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.
Укытучы –
Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-
Яшьләрнең мәңгелек юлдашы.”
(Э.Мөэминова).
Яңа методлар һәм технологияләр мәктәпкә җәмгытьтә политик һәм социаль шартлар үзгәргәнлектән килеп керә. Мәктәпнең төп бурычы – иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру.
Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Синквейн”, “Диаманта”, “Балык кылчыгы”, “Алты эшләпә”, “Инсерт”, “Шакмак”, “Идеал”, “Кәрзин” һ.б. алымнар көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар, терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Болай эшләү укыту сыйфатын күтәрүгә булыша.
Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Укучыларым белән бергә-бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Фәнни-гамәли “Тукай укулары”, “Горизонты поисков и достижений” кебек конференцияләргә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр. Читтән торып үткәрелгән “Татар теле. Инфо”, “Зирәк тиен” бәйгеләрендә инде берничә ел актив катнашып киләбез.
Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар Рольле уеннарны куллану “Ашамлыклар кибетендә”, “Ашханәдә” кебек темаларны өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була. Әйбернең үзенчәлекле якларын : төсен, формасын, күләмен атый белү активлаша. Сорау бирү, аңа җавап кайтару, репликалар, диалоглар төзү сәләте үсә.
Өйрәнү процессында сюжетлы дәресләр үткәрәм. Мәсәлән: “Урманга сәяхәт”, “Сәламәтлек аланында”, “Әкияткә кунакка”, “Спорт-тайм” һ.б. Ярыш рәвешендә дәресләр дә (викторина, КВН, уйлап табучылар конкурсы) уңышлы һәм кызыклы үтә. Яңа теманы өйрәнгәндә, кабатлау дәресләрендә түбәндәге уеннар кулланам: “Кем тизрәк?”, “Сүзне тап”, “Нәрсә юк?”, “Чылбыр” һ.б. Укучыларгы сүзле башваткычлар, шаян мәсьәләләр, шырпы ярдәмендә биремнәр, зирәклеккә мәсьәләләр үтәргә дә бирәм.
Дәрестә реаль тормыш картиналарына якынайтылган ситуацияләр дә урын алырга тиеш. Мәсәлән, “Китапханәдә”, “Мәктәптә”, “Кунакта”, “Базарда”, “Безнең гаилә”, “Мин Татарстанда яшим”, “Кибеттә” һ.б.
“Кыш” темасын үткәндә Кыш бабай, чыршы, Кар кызы, бүләкләр, бәйрәм макетларын файдаланырга була. Йорт рәсеме белән уен оештыру отышлы. Мәсәлән, “Помоги словам найти свой домик” уенында өй эченә кушымчалар языла, сүзләр бирелә. Шул сүзләрне йортларга урнаштырырга кирәк.
Дәрестә укучыларның белемнәрен тикшергәндә: карточкалар, укучылар үз белемнәрен үзләре, үзара һәм “тыныч” кына тикшерү методларны кулланам.
Шулай ук, терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясен дә файдаланам. Терәк схемалар, терәк таблица, сигналлар укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, материалны үзләштерү һәм истә калдыру тәэсирен көчәйтә. 3 класста терәк таблицаларны укучыларның үзләреннән яздырып, сөйләргә өйрәтүгә төп игътибар бирәм. Иҗади эшләткәндә вакытта терәк схемадагы мисаллар урынына үзләре мисал, мәсьәләләр тәкъдим итәләр. Схема буенча сөйләү өчен такта янына берәм-берәм укучылар чакырыла. Бу очракта Шаталов методын кулланам. Такта янына чыккан укучы класста тулы тынлык урнашкач кына терәк схема буенча сөйли башлый. Такта янында сөйләүче укучы бер җөмлә әйтәме, бишнеме – аны бүлдерергә ярамый. Укучы сүзен тәмамлагач, классташлары хаталарны төзәтәләр, әйтелмәгән фикерләрне өстиләр. Такта янындагы укучы – игътибарлы, класс актив. Балаларда хезмәттәшлек, дуслык тойгылары уяна.
Сигез ел элек мәктәпләргә көчле дулкын булып килеп кергән яңа буын стандартлары бездән дә яңача укытуны, яңача дәрес оештыруны, нәтиҗәле эшләр таләп итте.
Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!