kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Ватанны саклау - изге эш"

Нажмите, чтобы узнать подробности

?леге кич? м?кт?пт? ??м м?д?ният йорты с?хн?л?ренд? ?тк?рел? ала. 

Кич?не? максаты: балаларга патриотик т?рбия бир?, Ватанны ярату хисл?ре уяту, халкыбызны? милли гореф-гад?тл?рен, йолаларын кил?ч?к буыннарга тапшыру. ?леге сценарий буенча ?зерл?нг?н кич? авылдаш егетл?рне Армия сафларына озатканда ?тк?рел?. Билгесез ерак юлга чыгу ??р егет ?чен зур сынау булып тора. шу?а да аларны б?йр?мч?, б?тен авыл ?ирлеге, авылдашлар бел?н озату к?пмедер д?р???д? кыенлыкларны ?и??рг? ярд?м ит?. Сине яратучы, ?зелеп к?т?че кешел?р булуы авыр к?нн?рд? рухи к?ч ?сти.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Ватанны саклау - изге эш" »


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБГБУ “Көмеш Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе”









Ватанны саклау –изге эш”








Сценарий авторы:

МБГБУ “Көмеш Күл төп гомуми белем

бирү мәктәбе”нең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Саматова Зөлфирә Рифхәт кызы.

















Көмеш Күл – 2015


Аңлатма язуы.

Кичәнең максаты: 1) балаларга патриотик тәрбия бирү;

2) укучыларда сәхнә культурасы булдыру;

3) халык авыз иҗатына, гореф-гадәтләренә, йолаларга, милли
уеннарга мәхәббәт уяту.

Соңгы елларда мәктәпләрдә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар артты. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт. Патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган як материалларын белү, өйрәнү мөһим, алар уку-укыту процессының нигезендә ятарга тиеш булалар.

Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанга лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күздә тотабыз. Гражданлык хисенә ия булу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләренә югары әхлаклы мөнәсәбәтне белдерсә, “патриотлык” төшенчәсе киңрәк мәгънәне аңлата. Бу-

  • Ватанга мәхәббәт хисе, аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну; аны саклау, яклау теләге булдыру;

  • милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау;

  • җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу.

Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелә: “патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”.

Укыту һәм тәрбия- бердәм процесс. Шуны истә тотып, укучыларга дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә патриотик тәрбиягә дә зур әһәмият бирелә.Безнең мәктәптә патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле кичәләр, очрашулар аша да бирелә. Мәктәптә үткәрелеп килә торган кичәләр, очрашулар, тәрбия дәресләре укучыларга хәрби - патриотик тәрбия биреп кенә калмый, Ватан белән горурлану, туган илгә мәхәббәт, батырлык, намус, бердәмлек, героизм кебек сыйфатлар тәрбияли. Ир-ат - гайрәтле, гыйлемле, тәвәккәл зат. Солдат - Ватанны саклаучы хәрби кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ ул. В.А.Сухомлинский: "Батырлык һәм тәвәкәллек - ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк,”- дип язган. Сценариен үзем төзегән “Солдат озату кичәсе” авылдаш егетләрне Армия сафларына озатканда мәдәният йортында үткәрелә.Армия сафларына китү – һәр егет тормышында әһәмиятле вакыйга, шуңа күрә билгесез ерак юлга озату тантаналы рәвештә башкарылса, бигрәк тә истә кала. Мәктәптә “Ватаннны саклаучылар” дигән стенд эшли. Анда без солдат егетләрнең фоторәсемнәрен куябыз, хезмәт иткән урыны турында мәгълүмат бирәбез. Кечкенәдән Ватанга, туган илгә мәхәббәт тәрбиясендә үскән егетләребез солдат хезмәтеннән куркып тормыйлар. Үз теләкләре белән армия сафларына барып кайталар.

(Кичә мәдәният йортларында да, мәктәптә дә үткәрелә ала. )

Кичә барышы.

Алып баручы. Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый.Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәткән армия сафларына . Ватанны саклау – һәр ир – егетнең иң изге бурычы. Элек – электән килгән канун бу. Безнең әби – бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең солдатка китүен бөтен авыл халкы белгән, аны, өйдән өйгә чакырып кунак иткән, зурлап, армия сафларына озаткан. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу матур гадәтләр югала бара. Армиягә китүне дә дәрәҗәгә санамыйлар . Элек исә солдатка бармаган егет егет дип тә саналмаган. Андыйлар белән хәтта кызлар да йөрмәгән. Менә без бүген авылларыбызда солдат озату кичәсенең ничек уздырылганын күрсәтергә телибез.

(Егетләр-кызлар җырлап урам буйлап йөриләр, «әби – бабайлар» барысы да капка төбендә. Гармунга кушылып, яшьләр җырлыйлар).

Без үскәндә үскән идек

Тал тамырлары кебек.

Үсеп җиткәч таралыштык

Кош балалары кебек.

Китәм дисең, китәм дисең,

Китәм , дисең кайларга?

Ниләргә сабыр итмисең

Тагын өч – дүрт айларга?

Китәм, дисең, китәм , дисең.

Син бер китәрсең инде.

Син бер китеп , күңелемне

Моңсу итәрсең инде.

Военкомат идәннәрен

Таптамам дигән идем.

Туып – үскән авылымны

Ташламам дигән идем.

Военкомат идәннәрен

Таптарга туры килде.

Яшьли сөйгән ярларымны

Ташларга туры килде.

Яшьләр “урам әйләнә”

Өч-дүрт әби сөйләшеп тора.

- ....... ахирәт, кем малае китә тагын бүген?

- Ник, әле белмәдеңмени, түбән очның ........малае китә бит.

  • Аның шундый җиткән малае бармыни инде?

  • И ахирәт, син бөтенләй артка калгансың икән. Бу икенче малаеның китүе бит инде.

  • И узган гомер. Без картаймый кем картайсын. Искән җилдәй үтә дә китә икән бу гомер дигәнең.

  • Әйтмә дә генә инде,..... Әле кайчан гына үзебез егетләребезне солдатка озаткан идек, ә хәзер оныклар юлга чыга.

  • Инде илләр генә тыныч була күрсен, Ходаем. Исән кеше бер кайта ул, үлгәннәр генә кире кайтмый.

  • Сугышлар гына чыга күрмәсен берүк. Бер ел тиз үтәр ул. Ходай киң ризыклы итеп яраткан балалар булсыннар. Ата- аналарга бала хәсрәте бирмәсен. Иң ачы хәсрәт – бала хәсрәте.

  • Шулай, дөрес әйтәсең. Мәңге онытыла торган кайгы түгел инде ул.

  • Армиягә китүче. Әбиләр, мин Армия сафларына китәм инде. Хәерле юл теләгез миңа.

  • Бер әби: Халык: “Юрга батырны саклый,батыр Ватанны саклый,”- ди. Ил барда – егет хур булмас, синең кебек егетләр барда – ил хур булмас. Билең нык булсын, биле ныкның – иле нык. Ватан сагындагы изге эшең иминлектә узып, туган ягыңа, туган әнкәң янына сау – сәламәт кайтырга язсын. Амин.

Армиягә китүче. Ярар, әбиләр, мине догагыздан ташламагыз. Мин кайтканчы, исән-сау торыгыз.

  • Исәнлектә күрешергә язсын, улым. Сау бул. Без сиңа хәер-дога кылып торырбыз. Менә, улым, берәр кирәгеңә тотарсың. (Акча бирә)

  • Тукта әле, улым, олы юлга чыгар алдыннан сиңа бер дога укыйм. Хозер Ильяс юлдашың булсын.

  • "Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәә-ниррахиим."Инфиру хыйфәәфәүввә сикааләүввә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүмзәәликүм хайрулләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн"."Вә әгыйддүү ләһүм мәстәтагътүм миң куввәтиүв-вәмир-рибәәтыйль-хайль…"

(Гарәпчә өлешеннән соң бу дога татар телендә шушы рәвештә кылына):

"Әй, галәмнәрнең Раббысы булган, Аллаһым! Мөкатдәс китабыбыз Коръәндә безгә дошман белән сугышуны әмер итәсең. Инде бу әмерне җиренә җиткерү өчен үстергән балаларыбызны, динебезне, ватаныбызны һәм мөселманнарның бәхет һәм иминлеген, намусыбызны саклау өчен гаскәргә җибәрәбез… Син аларга сәламәтлек һәм иминлек бир, йөрәкләренә батырлык, беләкләренә куәт бир. Йә Рабби! Гаскәргә кирәк булган сабырлыкны, батырлыкны, куркусызлыкны йөрәкләренә сал, аларны бәла-казалардан, җәфалардан сакла. Каһарман гаскәребезне бер вакытта да хаклыктан, хакыйкатьтән аерма, хаксыз­лык һәм золым итүдән сакла. Балаларыбызның сау-сәламәт ата-аналары, сөйгәннәре белән кавы­шуын насыйп ит. Аллаһым! Синең динең тынычлык һәм хозурлык дине. Бөтен инсаннарга һидаять һәм ихсан әйлә. Яшьләребезгә бу юлда гайрәт бир, гаскәр башлык­ларына карата итагатьле булсыннар. Кече һәм зур гөнаһларын гафу ит, Аллаһым! Ватан һәм милләтебезнең иминлеге, динебез­нең мәңгелеге, милләтебез-халкыбызның берле­ге һәм бердәмлеге өчен.  Аллаһ ризалыгы өчен” ("Фатиха сүрәсе")

Армиягә китүче. Рәхмәт, әбиләр. Сау булыгыз.

  • Әйдә әле,ахирәт, авыл очына кадәр озата барыйк.

  • Барабыз,билгеле.

(Капка төбендә бер бабай тора.)

Армиягә китүче. Бабай, сау булып тор. Мин ил чикләрен сакларга китәм.

Бабай.: Ярар, балам, сау бул. Алла боерса, сез тыныч хезмәткә китәсез. Ә без 41 дә сугышка киттек. Өч авылдан 342 кеше китсәк тә, 140 ыбыз гына кире әйләнеп кайтты. Аларның да күбесе сугышта алган яраларыннан мантый алмадылар, озакламый үлеп беттеләр. Бүген инде өч авылга бер ветеран гына исән.

Еллар имин, күкләребез аяз булсын, таңнарыбыз тыныч атсын. Немецларны да җиңеп, күп газаплар чигеп кайттык. Җиңү безгә җиңел бирелмәде. Хәзер ил – җир генә күреп кайтасыз . Хәерле сәфәр, улым.

Солдат: “Ну, брат, давай. Без үзебезнең ил алдындагы бурычны үтәп кайттык. Чират - сездә. Анда баргач, җебеп торма, үзеңнең кыю йөрәкле татар егете икәнлегеңне онытма. Татарстан егетләре һәркайда мактаулы. Шул дәрәҗәне төшермә. Туган ягыбызның намусын пычрата күрмә.

1 кыз: .... бер ел буе без кичләрен клубта яратып уйнаган уеннарны онытмасын. Хәтерендә тирәнрәк саклансын өчен, әйдәгез, тагын бер җырлап, биеп алыйк.

  1. кыз: Әйдәгез, түгәрәкләнеп җырлап биибез.

  1. Машиналар үр менә алмый,

Үр менә алмый таптана.

Юлларыңда зәңгәр чәчәк

Мин булырмын, таптама.

Кушымта.

Минем иркәм армиядә

Сагыз кайнатам дигән.

Кайткан чакта бер чәйнәрлек

Сагыз апкайтам дигән.

Минем иркәм армиядә

Шинель кигәндер инде.

Ябык кына нәрсә иде –

Катып үлгәндер инде.

2.Стенада сәгатъ йөри

Саный минут исәбен.

Кай җирләрдә йөри икән

Минем алма кисәгем?

Ал чия төпләренә,

Гөл чия төпләренә

Сулар сибеп үстерәләр

Тәрәзә төпләрендә

Алларын алга манам,

Гөлләрен гөлгә манам.

Иркәм китте еракларга,

Сагыну утында янам.

3. Китәм дидең, читкә киттең,

Чит иде теләкләрең.

Инде хәзер чит илләрдә

Өзелер үзәкләрең.

Дулкынланып сулар керә

Пароход идәненә.

Ышанмагыз егетләрнең

Яратам дигәненә.

“Алым” диярләр алар,

“Гөлем” диярләр алар.

Бер атнага , 15 көнгә

“ Сөям” диярләр алар.

Бишле” һәм “Сигезле” уеннары уйнала. Уеннарда уртада калган кешегә җәзалар билгеләнә.

Егетләр И.Юзеев сүзләренә язылган“Ике егет китә армиягә” (татар халык көе) җырын башкара.

  • Әтисе. –Улым, фамилиябезгә тап төшерә күрмә. Кыю бул, батыр бул. Онытма, эне-сеңелләрең, безнең тыныч тормыш синең ничек хезмәт итүеңә бәйле. Бер ел күп түгел ул, кеше тормышында бер мизгел генә. Яхшы хезмәт ит, отпускыга кайтырлык булсын. Хатларыңны ешрак яз. Хәерле юл, улым!

Әнисе: “Улым, минем синең өчен ничек ут йотуымны беләсең.

Тәртипле бул. Олыларның сүзен тыңла, хат язарга онытма. Исән – сау кире әйләнеп кайт. Ходай Тәгалә исәбеңне күрергә язмасын. Сау бул, балам. Хәерле юл, улым! Исәнлектә күрешергә насыйп булсын, амин. Улым, сиңа икмәк каптырам. Калган кисәкне җыеп куям. Ул син кайтканны теләп, өйнең иң кадерле урынында сакланыр.(Ипи каптыра).

Авыл җирлеге башлыгы: - Ярар, ..., хәерле юл. Авыл яшьләргә мохтаҗ. Төбә-гебезнең киләчәге – сезнең кулда. Хезмәт срогың тулгач, авылга әйләнеп кайтасы. Килештекме? Без сине колач җәеп каршыларбыз. Бүген Армия сафларында безнең авыл җирлеге буенча 8 кеше исәпләнә. Барыгыз да туган төбәгебезне яшәтергә, үстерергә тиеш сез. Шуны онытма, .... Хәерле юл! Без сиңа ышанабыз, без синең әйләнеп кайтуыңны түземсезлек белән көтәбез.

(Бер кыз “Солдатка “ шигырен сөйли.)

Кыз: Туган җирдән аерылып, еракларда –

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап

Изге эштә - хезмәттә син Солдат!

Ата - баба заманыннан шулай килгән:

Хезмәт сорый – олы рухи Биеклекне,

Куәт өстәп, армый – талмый Күнегүне,

Түземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!

Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!

Сине һәркөн искә алып үтәрбез!

Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп

Исән – имин кайтуыңны көтәбез!

Яраткан кызы. –Ярый,..., сау бул. Исән – сау йөр.

Егет.- Син мине көтәрсеңме, ...?

Кыз. –Көтәрмен , ... .Борчылма.

Егет. –Вәгъдәме?

Кыз. –Вәгъдә.Тыныч хезмәт ит, ярыймы.Менә сиңа вәгъдә билгесе – кулъяулык.

Егет. – Рәхмәт. Мин аны йөрәк түремдә генә саклармын. Сау бул,....

(“Сөйгәне” белән саубуллашу.

(Машина кычкырта)

Иптәше.- Ярый, егетләр, кузгалырга вакыт.

Китүче солдат:- Сау булыгыз туганнар, дуслар, классташлар, күршеләр.Сау булыгыз, әти - әни. Сау бул,...!

Барысы: Сау бул,.... Исән- сау йөреп кайт.

(Җырлыйлар.)

Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде томаннар.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сау булыгыз, туганнар!

(Кызлар О.Усмановның С .Әхмәтҗанова сүзләренә язган “Солдат егеткә” җырын башкаралар.)



Кулланылган әдәбият:

  1. Җирле материаллар.

  2. “Юлдаш” газетасы. 2004 нче ел, февраль, №9

  3. “Җырларыбыз”, Казан Татарстан китап нәшрияты, 1989, 286 нчы бит.


































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 9 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Ватанны саклау - изге эш"

Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна

Дата: 27.01.2015

Номер свидетельства: 162507

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(53) "Сбор "Илне сакларга ?зер бул!" "
    ["seo_title"] => string(29) "sbor-ilnie-saklargha-zier-bul"
    ["file_id"] => string(6) "137562"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1417368374"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства