kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сбор "Илне сакларга ?зер бул!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:  Илне сакларга ?зер бул! (отряд ?ыены).

Максатлар: 

1.Туган илне яратырга, аны сакларга ?йр?т?.

2. Саба районы Советлар Союзы Геройлары бел?н  таныштыру.

3. ?тил?рг?, бабайларга, сугыш ??м тыл ветераннарына ихтирам, патриотизм  хисе т?рбиял??.

Бурычлар: Ватанны х?рм?т ит?, ил сакчыларыны? хезм?те турында к?заллау булдыру. С?нгатьле с?йл?мне ?йр?т?. Уеннар ярд?менд? балаларда ?итезлек, ?лгерлек, кыюлык ??м игътибарлылык сыйфатларын ?стер?.

?и?азлау: Плакатлар, музыкаль биз?леш, компьютер презентациясе.

Материал: Ак к?газь, кайчы, клей.

Метод: Ш?хеск? юн?лтелг?н к?м?к-и?ади чара.

Т?ре:  ?ыен.

Алымнар: ??г?м?, уеннар, практик к?некм?л?р, тимбилдинг.

      ?леге чараны структур яктан куелган максатларга туры килерлек итеп оештырдым. Укучылар ?ыенда тел?п катнаштылар. ?ыенны? материалын заманча ??м максатка туры килерлек итеп т?зедем, ??м мавыктыргыч, ?анлы итеп ?тк?р? ?чен  техник чаралар файдаландым: мультимедиа проекторы, компьютер. Укучыларда патриотик хисл?р т?рбиял?нде, уйландылар, н?ти?? чыгардылар, б?йл?нешле с?йл?м телен ?стер?г? игътибар бирелде. Уеннар аша танып-бел? эшч?нлеге алып барылды.  ??р баланы? коллективта эшл?вен? ирешелде,  ?з с?л?тен н?ти??лер?к файдалану м?мкинлеге тудырылды, яшьт?шл?ре бел?н ярд?мл?шеп эшл?ве т?эмин ителде, ?смерл?рне? и?ади активлыгы ?стерелде. Укучылар эшч?нлеге т?ркемн?рд? оештырылды. Укучыларны? т?рле ?лк?л?рд? кызыксынучан активлыгы ?стерелде. Бер-берсе бел?н ныграк аралашуы, берл?шеп эшл?ве булдырылды. Бу н?ти??л?рг? иреш? ?чен, коммуникатив, и?ади ?сеш, с?лам?тлекне саклау технологиял?рен кулландым. Класста укучылар актив булдылар, тырыштылар, ?авапларын т?г?л бирдел?р. ?ыенда, минем фикеремч?, у?ай атмосфера булдырылды, гигиена тал?пл?ре, инструментлар бел?н сак эшл?? кагыйд?л?ре ?т?лде.

?ыенны башлап ?иб?рг?нд? т?г?р?к ясап басып башлап ?иб?р? бик матур килеп чыкты. М?с?л?н:

Безне? исем:  “ДУЛКЫН”

Безне? девиз: Изге Дулкын булып кагыл, ??р кеше к??елен?.

Безне? ?ыр: Кояшлы ил.

? х?зер очкын ?иб?рик.  

Безне? й?р?кл?рд? кабынган очкын с?нм?сен

Алдагы эшл?ребезг? д?рт ?ст?п торсын!

С?лам! С?лам! С?лам! Барыбызга да с?лам!

Безне? отряд ?ыенга ?зер!

??м ?ыенны бетерг?нд? д? т?г?р?кк? басып девизны ?йтеп кую варисларга алдагы эшл?ренд? у?ышлар китереп торырлык булды. М?с?л?н:

Педагог-оештыручы: Р?хм?т! Варислар, б?ген, безне Б?ек эшл?р к?т?! ??рчак шулай берд?м, дус коллектив булып, очкыннан да ялкын кабызып яш?рг? язсын. ?йд?гез, укучылар, дуслык хисен очкын бел?н беркетик ?ле: ?йд?гез безне? девизны берг? ?йтик ?ле.

“Очкын ?иб?рик т?г?р?к буйлап,                                                                                   Тагын безне шулай, ?ыяр дип уйлап!” 

Очкын ?иб?рдек, очкын килеп ?итте.                                                                          

Т?рбияви чара барышында куйган максатларга ирештем.  

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сбор "Илне сакларга ?зер бул!" »

Тема: Илне сакларга әзер бул! (отряд җыены).

Максатлар:

1.Туган илне яратырга, аны сакларга өйрәтү.

2. Саба районы Советлар Союзы Геройлары белән таныштыру.

3. Әтиләргә, бабайларга, сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам, патриотизм хисе тәрбияләү.

Бурычлар: Ватанны хөрмәт итү, ил сакчыларының хезмәте турында күзаллау булдыру. Сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү. Уеннар ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игътибарлылык сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау: Плакатлар, музыкаль бизәлеш, компьютер презентациясе

Материал: ак кәгазь, кайчы, клей.

Метод: Шәхескә юнәлтелгән күмәк-иҗади чара.

Төре: Җыен.

Алымнар: Әңгәмә, уеннар, практик күнекмәләр, тимбилдинг (команда белән эшчәнлек).

Җыен барышы:

Педагог-оештыручы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

Варислар: Яхшы!

Педагог-оештыручы: Шулай булсын. Яхшы кәеф эштә уңай нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.

Әйдәгез, без сезнең белән танышып китик (танышу).

Музыка. День победы.

Мин илне сакларга әзер. Ә сез әзерме? Әйе.

Рәхмәт, укучылар, сез ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге җыенның темасы нәрсәгә багышланган?

Безнең бүгенге отряд җыенының темасы “Илне сакларга әзер бул!” дип атала. Максатыбыз туган илне яратырга, аны сакларга өйрәнү.

Ә хәрби форманы киеп кенә мин илне сакларга әзер дип буламы? Юк.

Илне сакларга әзерләнер өчен нишләргә кирәк?

Тырышып укырга, хезмәтне яратырга, үзеңнең тарихыңны белергә,физик яктан нык, сәламәт булып үсәргә кирәк. Малайларыбыз армия сафларына барып кайтырга кирәк.

Укучылар, һәр армиянең үз уставы булган кебек, безнең җыенның да үз тәртибе бар.

Әйдәгез сәламләүдән башлыйбыз.

I элемент – сәламләү.

Түгәрәк ясап басабыз.

Безнең исем: “ДУЛКЫН”

Безнең девиз: Изге Дулкын булып кагыл, һәр кеше күңеленә.

Безнең җыр: Кояшлы ил. (җырлау)

Ә хәзер очкын җибәрик.

Безнең йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен

Алдагы эшләребезгә дәрт өстәп торсын!

Сәлам! Сәлам! Сәлам! Барыбызга да сәлам!

Безнең отряд җыенга әзер!

Педагог-оештыручы: Рәхмәт! Варислар, бүген, безне Бөек эшләр көтә! Урыннарыгызга утырыгыз.

II элемент – остаз әңгәмәсе.

Педагог-оештыручы: Дуслар! Без барыбыз да бәйрәмнәрне яратабыз. Февраль аенда без нинди бәйрәмне көтәбез?

Варислар: Ватанны саклаучылар көне.


23 нче февраль… Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган.

Ә сезнең арада бу профессияне сайларга теләүчеләр юкмы икән? Кемнәр алар? Сугышта катнашучылар гына бу профессия кешеләре дип уйламагыз. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигәнне аңлата.

Сезгә үрнәк алырга безнең тарихта бөек полководецларыбыз бар. Кемнәр алар? Сезгә ярдәмгә слайдларны ачам. Александр Невский, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Георгий Жуковларның бөек җиңүләре бүгенге солдатларны батырлыкка өнди, Ватанны яратырга өйрәтә. Киләчәктә, бигрәк тә бүгенге җыеныбыздан соң, сезнең арагызда да мондый кешеләр килеп чыгар дип ышанып калам.

Ә тыныч вакытта безгә армия ни өчен кирәк?
(Тыныч вакытта безнең армия Россиянең коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна).

Бөек Ватан сугышы турында барыгыз да беләсез. Безнең солдатлар фашист илбасарларын тар-мар итеп Бөек Җиңүне бик авырлык белән яуладылар.

Ә Ленинград блокадачыларына тагын да авырга туры килә. Барысына да ияләндек салкынга да, якын кешеләребезнең вакытсыз үлеменә дә, ләкин ачлыкка гына түзеп булмый, - дип сөйлиләр алар. Көнгә 125 грамм икмәк биргәннәр.

Укучылар, ачлык бик яман нәрсә. Хәзер кешеләр арасында ризыкның кадерен белмәүчеләр дә күбәеп китте. Менә без туган илнең кадерен белгән кебек үк ризыкның да кадерен белергә өйрәнеп үсәргә тиеш.

Ризык безнең өстәлгә җиңел генә киләме?

Ризык безнең өстәлгә килгәнче бик озын юл үтә. Мәсәлән, икмәкне алыйк.

Икмәкне нәрсәдән ясыйлар?

Бодай һәм арыштан.

Сезнең бодай һәм арышны күргәнегез бардыр, шулай бит.

Сез аны таныйсызмы?

Тагын нинди ярмаларны беләсез? (Бодай, арыш, солы һ.б.)

Чынлап та сез бу ярмаларны аерасызмы икән, тикшереп карыйк әле.

III элемент – игътибарлылыкка уен.

1.Моның өчен “Золушка” уены уйнап алырбыз. “Золушка” уены дип язылган битләрне алабыз. Сезнең алда төрле ярмалар бергә болгатылган, ярмаларны аерып, исемнәре язылган кәгазьгә җыярга кирәк. 4 төрле ярма булырга тиеш. Игътибарлы булыгыз, бер-берсенә ошаган ярмалар да бар, бутарга ярамый. Башлыйбыз, кем тизрәк аерып бетерә алыр икән. ( Җыялар).


Бу нинди ярма? (1.Борчак-горох 2. дөге-рис 3.солы-овес 4. бодай-пшеница )

Булдырдыгыз! Сез бик игътибарлы икән.

Болар барысы да витаминга бай ризыклар. Сез дә бу ярмаларны үзегезнең рационыгызга кертегез.

IV элемент – төп өлеш.

Әгәр сугыш булып, илбасарлар безнең җиребезне таптап бетерсәләр без бу ярмаларыбызны үстерә алмыйбыз. Һәм кешеләр ачлыктан интегергә мөмкин. Шуның өчен без һәрвакыт илебезне сакларга әзер булырга тиеш. Без Бөек Ватан сугышы китергән югалтуларны онытмаска тиеш. Әйе, югалтулар бик күп булды, чөнки сугыш озак барды.

- Бөек Ватан сугышы ничәнче елда башланган? (1941елның 22 июнендә)

- Сугыш ничә ел дәвам иткән? ( Сугыш 4 ел дәвам иткән)

- Ә кайчан тәмамлана? (Сугыш 1945 елның 9 маенда тәмам­лана)

-Димәк, укучылар, икенче елга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы булачак.

- Әйе, менә без сезнең белән 70 ел буе тыныч тормышта яшибез. Бу су­гышка безнең Саба районы гына да 12 меңнән артык улын һәм кызын озаткан, шуларның яртысы сугыш кырларында мәңгегә ятып калган. Шулар арасында Саба районының Советлар Союзы Геройлары да бар.

Укучылар сез аларны беләсезме? (Юк, әйе.)

Алар ничәү? (Саба районыннан алар дүртәү.) СЛАЙД Закиров Гали Закирович, Хәбибуллин Зәки Хәбибуллович, Хаҗиев Вәли Хаҗиевич, Башкиров Иван Сергеевич.

Укучылар хәзер Саба районы геройлары турында сез үзегез сөйләргә тиеш. Моның өчен Тимбилдинг ясыйбыз. Тимбилдинг ул команда формалаштыру.

  1. Безгә 4 капитан, 4 матрос, 4 кок, 4 боцман, 4 радист, 4 лоцман, 4 юнга кирәк булачак. Менә миндә бүленеш. Һәркем берәр кәгазьне ала.

  2. Капитаннар басыгыз. Алга чыгасыз. Капитаннар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киегез. Номерларыгыз буенча бер рәткә тезелеп басыгыз.

  3. Матрослар басыгыз. Алга чыгасыз. Матрослар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киясез. Һәм капитаннардан соң номерларыгыз буенча тезелеп басасыз.

  4. Коклар басыгыз. Алга чыгасыз. Коклар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киясез. Һәм матрослардан соң номерларыгыз буенча тезелеп басасыз.

  5. Боцманнар басыгыз. Алга чыгасыз. Боцманнар үзегезнең символик пилоткаларыгызны киясез. Һәм коклардан соң номерларыгыз буенча тезелеп басасыз.

  6. Безнең 4 корабль бар. 4 экипаж барлыкка килде.

  7. Хәзер 1 че экипаж 1че Гали Закиров исемендәге корабльга утыра. (Музыка)

  8. 2че экипаж 2че Зәки Хәбибуллин исемендәге корабльга утыра. (Музыка)

  9. 3 че экипаж 3че Вәли Хаҗиев исемендәге корабльга утыра. (Музыка)

4 че экипаж 4че Иван Башкиров исемендәге корабльга утыра. (Музыка)



  1. Коробльга утырабыз, һәр экипажның корабле Советлар Союзы Героеның исеме белән аталган. Экипажлар герой турында Хәтер китабының битләрен чыгара. Башта исем бирәсез. Мәсәлән, Гали Закиров исемендәге корабль “Беркем дә онытылмый” дип бирә ала. Сезгә ярдәмгә материаллар бар, аларны да файдаланыгыз.

Һәр геройның фоторәсемнәре һәм аның турында кыскача тарихы бар. Шуларны файдаланып, үзегезнең дә өстәмәләрне кертеп, матур итеп ясыйсыз. Һәм үз эшегезне яклыйсыз. Ясар өчен 2 минут вакыт бирелә. (ЯКЛАУ)

Молодцы! Укучылар, без мәктәп балалар думасы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көненә багышлап газета чыгарган идек. Бу газетада Саба районының Советлар Союзы Геройлары турында бик яхшы аңлатылган. Сез үзегез дә әлеге материалларны кулланып әйдаманнарыгыз белән Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәпкүләм стенгазета чыгарырсыз дип ышанып калам.

Укучылар сез дә батырлардан үрнәк алырга тиеш. Шул вакытта илебезнең хөрмәткә лаек гражданнары булып үсәрсез.

Педагог-оештыручы:

Укучылар сез үзегез дә батырлык, изге эш, игелек эшләү турында хыялланасызмы?

Шул син эшләгән батырлык турында телевидениедән сөйлиләр икән дип күз алдына китергәнегез дә бардыр, әйеме?

Сезгә бер бирем.

Башта аңлатам, мин аңлатканда беркем бернәрсә эшләми. Сезгә хәзер үзегезнең эшләгән яки эшләргә җыенган батырлыгыгыз, изге эшегез турында искә төшерергә кирәк. Искә төшерү өчен сезгә 30 секунд вакыт бирелә. Аннары 1че номердан башлап, барыгыз да берәм берәм шул батырлык турында командасына сөйләп чыга. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә. Ә соңыннан иң яхшы дип санаган эшне сайлыйсыз һәм безгә тәкъдим итәсез. Яңалыклар тапшыруында сөйләгән диктор шикелле итеп матур җөмләләр белән бу хәлне барыбызга әйтеп бирәсе. Һәр командадан1 варис сөйли. Кем җавап бирергә әзер икән, кул күтәрәсез.

Бу җөмләдә сезнең отрядның чынбарлыктагы эшчәнлеге дә, теләкләрегез, хыялларыгыз чагылса да ярый. Яки әбине юл аркылы чыгарып кую, өлкән яшьтәге әби-бабайларга булышу, суга батучыны коткару. Шундый игелекләр турында да әйтә аласыз.

Әйдәгез, эшне башлыйбыз.

Иң беренче 30 секунд нәрсә сөйлисен уйлыйбыз, сөйләшмибез.

1че номер командасына сөйли. Башладык.

2че номер командасына сөйли. Башладык.

3че номер командасына сөйли. Башладык.

4че номер командасына сөйли. Башладык.

Безгә тәкъдим итәсе эшне сайлыйбыз. Башладык.

Дикторлар сөйләве ...........................

Әйе, укучылар бу батырлык, игелек эшләү. Сезнең арада батырлык эшләргә хыялланучылар да, эшләгән кешеләр дә бар икән. Безнең варисларның күбесенчә эшләгән батырлыклары

өлкән яшьтәге әби-бабайларга булышу, тыл һәм сугыш ветераннарын искә алу булып чыкты.

Минем дә сезгә бер изге эш турында әйтеп китәсем килә. Без үзебезнең мәктәбебезнең варислары белән 1 май урамында яшәүче тыл ветераны Роза апа Хамидуллинага бардык. Башта тимурчылык эше эшләдек. Аннан соң сөйләшеп утырдык. Сөйләшүнең соңыда ул безгә бер шигырь сөйләде. Бу шигырьне минем сезгә дә укып китәсем килә.

Кыр казлары. (Гакый Сагыйров шигыре)

Кыр казлары очып килеп төште.

Тыныч күл буена-таллыкка.

«Саумысез, казлар»,-дигән идем.

«Саумы, якташ!»,- дигән тавышка.

Ышанмый да торам, минем алда

Казлар тугел иде, солдатлар.

Түшләрендә чынлый медальләр,

Шинельләрен төреп салганнар.

«Саумы, туган!»,-диләр,

Безне онытмадымы әле якташлар?

Хәтерлиләрме әле,- без бит,- диләр,

Яуда үлеп калган солдатлар.

Сездән безгә берни кирәк тугел,

Тик шуңа сез колак салыгыз,

«Онытмагыз, безне, онытсагыз,

Кайталмабыз казлар булып та!».

… Шулай диделәр дә - югалдылар…

Ә бүген мин, бүген таң калып,

Төштә түгел, өндә карап торам

Көмеш чылбыр булып тезелешеп

Кыр казлары очып кайтканын.

Менә укучылар бу шигырьдә әйтелгәнчә сугышта ятып калган солдатлар һәр яз саен кыр казлары булып очып кайталар икән. Шуңа күрә кыр казларын атмаска кирәк. Хәзер без сезнең белән шунын символы итеп кәгазьдән кыр казлары ясарбыз. Алар кыр казларына мылтыктан атарга ярамый икәнне искә төшереп торырлар.

V элемент – практик күнекмәләр

Без кыр казларын ничек ясыйбыз соң?

  1. Мин команда биргәннән соң гына эшли башлыйбыз. Кайчы белән сак эш итәргә кирәк. Клей бармакларга эләксә, салфеткага сөртәбез.

  2. Менә шундый кыр казы ясарбыз. (Әзер кыр казын күрсәтү).

  3. Шаблоннарны алабыз. Бөкләү сызыгы күрсәтелгән. Бөклибез.

  4. Кара сызыклар белән кисү җирләре күрсәтелгән. Шул кара сызыклардан гына кисәбез.

  5. Клей урыннары күрсәтелгән. Клей сылыйбыз. Ябыштырабыз. Әзрәк тотып торабыз.

  6. Менә кыр казы барлыкка килде. Барыгыз да күтәреп күрсәтегез әле. Сезгә кыр казлары ошадымы? Бу казларны сез сугышта ятып калган якташларыбызның истәлеге итеп саклагыз.















VI элемент – хәрәкәтле уеннар

Безнең халык элек-электән туган илне сакларга әзер булган. Бөек Ватан сугышы, Ленинград блокадасында да халык үз иле өчен түзгән, тырышкан. Һәм шушы тырышлык Бөек Җиңүгә китергән.

Варислар алар булачак ил сакчылары.

Ә ил сакчылары нинди булырга тиеш?

Алар көчле һәм җитез булырга тиеш.

Ә моның өчен нишләргә кирәк? (физик күнегүләр белән шөгельләнергә кирәк)

Әйдәгез без дә көчле һәм җитез булыр өчен барлык әйберләрне куябыз, баштан бөтен уйларны чыгарып ташлыйбыз, тирән итеп сулыш алабыз да физик күнегү ясыйбыз.Физминутка.

Менә шундый физик күнегүләр безнең көчне арттыра да инде.



VII элемент – йомгак ясау.

Тынычланабыз. Утырабыз. Киләчәктә эшләрне планлаштыру җиңелрәк, ә эшләр нәтиҗәлерәк булсын өчен бүгенге җыенга йомгак ясар вакыт җитте.

Бүгенге җыеннан соң сез үзегезгә нинди максатлар куйдыгыз инде?

Туган илне сакларга һәрвакыт әзер булырга.

- Әйтегез әле. Сез бу җыенда нәрсәләр белдегез?

- Ә без сезнең белән нәрсә эшләргә тиешбез?

- Тырышып укырга. Тәртипле булырга. Туган илебезнең тынычлыгын саклаучы ул һәм кыз булып үсәргә. Әтиләрне, бабайларны хөрмәт
итәргә тиешбез. Мин дә сезгә ышанып калам.

Чын күңелдән сөйләшүгә нокта куяр чак җитте. Һәркемнең алдында сары төстәге түгәрәкләр бар. Бу булачак смайликлар. Анда безнең җыенда алган үзеңнең эмоцияләреңне ясарга кирәк. Көлеп торучы смайлик – ошады, күңелсез смайлик – ошамады, туры сызык миндә бернинди эмоция дә барлыкка китермәде дигәнне аңлата. Һәм смайликларны күрсәтәбез һәм минем өстәлдәге шкатулкага саласыз да, түгәрәк ясап тезелеп басасыз.

VIII элемент – саубуллашу.

Педагог-оештыручы: “Илне сакларга әзер бул!” дип аталган җыеныбыз ахырына якынлашты. Варислар, туган илне сакларга һәрвакыт әзер булыгыз!

Варислар: Без һәрвакыт әзер!

Һәрчак шулай бердәм, дус коллектив булып, очкыннан да ялкын кабызып яшәргә язсын. Әйдәгез, укучылар, дуслык хисен очкын белән беркетик әле: Әйдәгез безнең девизны бергә әйтик әле.

Очкын җибәрик түгәрәк буйлап, Тагын безне шулай, җыяр дип уйлап!”

Очкын җибәрдек, очкын килеп җитте.

Барыгызга да бик зур рәхмәт.

Җыен тәмам, чыгарга мөмкин.

(Җыенда интернеттан алынган материаллар да кулланылды).


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Сбор "Илне сакларга ?зер бул!"

Автор: Гильфанова Гульшат Миннемухамедовна

Дата: 30.11.2014

Номер свидетельства: 137562


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства