kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Табигать табиблары

Нажмите, чтобы узнать подробности

     Бу т?рбия с?гате рус м?кт?бенд?ге  татар т?ркемн?ре укучылары  ?чен бирел?. 5 нче ??м 6 нчы сыйныфлар ?чен отышлы. Т?рбия с?гатене? максаты; дару ?л?нн?рен танып белерг? ?йр?т? ??м аларны? с?лам?тлек ?чен файдасын а?лату, укучыларны? ике телд? фикерл?? с?л?тен ??м б?йл?нешле с?йл?м телен ?стер?, табигатьк? сакчыл караш т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Табигать табиблары »

Тема: Табигать табиблары

Максат: Дару үләннәрен танып белергә өйрәтү һәм аларның сәламәтлек өчен файдасын аңлатып бирү; укучыларның ике телдә фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Форма: тәрбия сәгате (әңгәмә)

Җиһазлау: а) дару үләннәре;

б) китаплар күргәзмәсе;

в) “Кызыл китап”

г) компьютер өчен слайдлар һ.б.


Әңгәмә барышы.


  1. Оештыру өлеше.

Укытучы: Укучылар, игелек дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? Ярдәм, шәфкатьле караш кешеләргә генә кирәкме? (җаваплар)

- Димәк, табигатькә карата да рәхимле, шәфкатьле булырга кирәк.

Мәтрүшкәләр” җыры яңгырый.

  • Бу җыр нәрсә турында?

  • Нәрсә ул мәтрүшкә? Ул нинди үлән?

  • Димәк, без бүген дару үләннәре турында сөйләшербез. Әйдәгез, хәзер һәр төркем үзенә бирелгән табышмак-шигырьне укып, җавап бирер һәм без аны төркемнең исеме итеп кабул итәрбез.

  • 1нче слайд

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми

Күләгәлек булганда. (Ландыш ( энҗе чәчәк))

  • 2нче слайд

Исемем сәер булса да,

Мине бик хөрмәтлиләр.

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару, диләр. (Бака үләне –подорожник)

  • 3нче слайд

Күгәрчен түше кебек,

Төрле төсләргә керәм,

Төс белән генә мактанмыйм,

Тәмле исләр дә бирәм. (Миләүшә - фиалка)

  1. Алдан бирелгән биремнәрне тикшерү.

  1. Дару үләне турында шигырь яки җыр.

Тузгыганмы Юк, кыш җиткән,

Тузганак? Ләбаса!

Бөтен дөнья Дөньяны ак

Булган ак. Кар баса. (Рафис Корбан)




  1. Дару үләннәренең файдасы турында кызыклы материаллар:

Считалось, что название “валериана”было дано растению в честь Римского императора Валериана, правящего в I веке до нашей эры. В переводе с латинского “валере” означает “быть здоровым”. На Руси валериану также издавна рекомендовали в качестве лекарственного растения. Но промышленное использование ее началось при Петре I.

( Укучылар мәгълүматны татарчага да тәрҗемә итәләр)

  1. 1. Викторина “Үләннәрне таны”

а) Алан зәңгәр, ал чәчәкләр белән бизәлгән. Алар барысы да аз гына башларын игәннәр һәм аз гына җил иссә -көмеш тавыш ишетелер кебек.

Кыңгырау чәчәкләр (Русчага тәрҗемә итәләр: колокольчики)

б) Гирлянды белых маленьких колокольчиков висят весной между остроконечными листьями. А летом на месте цветков – красная ягода. Но не бери ее в рот – она ядовита. Ландыш

( Татарчага тәржемә итәләр: энҗе чәчәк)

в) Один из самих ранних цветков в нашем лесу. Часто называют его подснежником, ведь появляется он, когда кое-где еще лежит снег, когда ветрено, холодно. И как будто дрожит цветок на ветру. Ветреница.

Укытучы:

Сез тагын нинди дару үләннәренең исемнәрен беләсез? (Укучылар атыйлар)

Укытучы: Чыннан да, дару үләннәре бик күп. Безнең Татарстанда гына да 42 төрле дару үләне үсә. Хәзер мин сезгә берничә үләннең исемен бирәм:

  1. Сүзлек эше.

чистотел – төче үлән

череда – ябышкак

хвощ – наратбаш

пижма – гөлбадран һ.б.

пастушья сумка – көтүче сумкасы

Алар турында нәрсәләр беләсез? (кырларда үсәләр, чәчәкләрнең төсе, исе һ.б.)

3. Дару үләннәре турында диалог төзү (төркемнәрдә эш)

Һәр төркемгә кипкән дару үләннәре бирелә, шул үләннәр, аларның дәвалау үзлекләре турында рус яки татар телендә диалог төзиләр.

4. Физкультминутка.

5. Китаплар күргәзмәсе буенча эш.

Укытучы: Укучылар, карагыз әле. Нинди матур дөнья! Дару үләннәре турында нинди генә рәсемнәр, фотографияләр, китаплар юк монда! Ә бу нинди китап, кайсыгыз белә?

  • Кызыл китап

  • Красная книга

Укытучы: Әйе, 1948 нче елда бөтендөнья конференциясендә Бөтендөнья табигатьне саклау союзы төзелгән. Аның төп максаты: җир йөзендә югала баручы хайваннар, ә аннан соң үлән төрләрен ачыклау иде. Менә шул юшәлештәге эшчәнлек турында кечкенә генә бер русча текст укып, фикер алышыйк әле.

“Была создана специальная комиссия службы спасения. Эта служба спасения составила мировой список с пояснениями, в который входили животные и растения, находящиеся на грани исчезновения, и редкие виды. В этом списке нужно было указать причину такого состояния. И ученые решили назвать этот список Красной книгой. Эта книга сообщает нам, что некоторые растения и животные в опасности. Красный цвет – это значит внимание, стоп, не губите растения”. (Укучылар экраннан текстны укыйлар, сорауларга җавап бирәләр)

Кызыл китап” кешеләрне нәрсә турында кисәтә?

Бу китап үләннәр һәм хайваннарның куркыныч астында булуы турында кисәтә. Бу куркынычны кешеләр тудыра.

Үләннәр һәм хайваннарны сакларга кирәк!

Укытучы: Югала баручы үсемлекләр һәм хайваннарның исемлеге үзгәреп тора, шуңа күрә Кызыл китап яңартып торыла, кабат бастырып чыгарыла.

Табигать дөньясына, шул исәптән дару үләннәренә багышланган китаплар бик күп. Сез аларны безнең күргәзмәдә күрәсез, укырга да алып торырга мөмкин.

6. а) дару үләннәрен җыю кагыйдәләре

Укучылар кагыйдәләрне укыйлар, русчага тәрҗемә итәләр.

- Кайчы белән кисәргә кирәк, тамыры белән өзәргә ярамый!

- Дөрес һәм вакытында җый.

- Табигатьтә күп очраганын гына җый.

- Валериана, ландыш кебекләрен күпләп җыйма!

б) табигать дусларының кагыйдәләре.

Укучылар кагыйдәләрне укыйлар, русчага тәрҗемә итәләр.

- табигатьтә чакта букет өчен үләннәрне җыймыйк, букет өчен бары тик кеше үстергән үсемлекләрдән файдаланыйк;

- дару үләннәрен алар күп үскән урыннардан гына җыйыйк;

- урманнарда сукмаклардан гына йөрик, үләннәрне таптамыйк;

- каен согын җыйма;

7. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, табигать биргән дару үләннәре табиблар кебек безгә сәламәт яшәргә ярдәм итә. Без аларның кадерен белик, саклыйк. Ә сезгә бирем: без бүген үзләштергән кагыйдәләрне татар һәм рус телләрендә стена газетасы өчен әзерләп килергә.








































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Табигать табиблары

Автор: Ситдикова Ризида Нуртдиновна

Дата: 10.01.2015

Номер свидетельства: 152873

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(55) "Кил?ч?гебез ?зебезне? кулларда "
    ["seo_title"] => string(37) "kil-ch-ghiebiez-uziebieznien-kullarda"
    ["file_id"] => string(6) "152074"
    ["category_seo"] => string(10) "geografiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1420802491"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства