kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сценарий 1 сентября

Нажмите, чтобы узнать подробности

Это сценарие мероприятия, посвященного празднику знания. Цель мероприятия: развивать творческие способности учащихся; воспитывать уважения учителям, осознанного отношения к учёбе. Участники: учащиеся 1, 7, 9, 11 классов. На праздник приглашаются родители всех учащихся. Мероприятие на татарском языке, так как у нас татарская школа

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«сценарий 1 сентября »

“Мәктәп вальсы” яңгырап тора.

Ике алып баручы чыга

1 а. б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар, укучылар! Менә тагын белем бәйрәме – 1 сентябрь көне килеп җитте. Без, яңа белем үрләрен яуларга дип, кабаттан яраткан мәктәбебезгә җыелыштык.

2а.б. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Яңа уку елында барыбызга сәламәтлек; укучыларга яңадан-яңа уңышлар; укытучыларга сабырлык; әти-әниләребезгә шатлык-куанычлар гына телибез!

1а.б. Тукта-тукта әле, Альбина, барыбызга дип әйтәсең дә, монда 11 нчеләр күренми түгелме соң?! Кая киткән болар, әллә беренче сентябрь икәнен онытканнармы?

2.а.б. Кара, чынлап та, арабызда 11 нче сыйныф укучылары юк икән бит. Әллә җәй буе бик тырышып эшләп, арып-талчыгып, йоклап калганнармы?

1а.б. Юктыр, йоклап калмаслар. Беләсеңме нәрсә???... Алар ЕГЭдан куркып качканнар! Әйе, әйе! Аларның бит быел ЕГЭ бирәсе еллары килеп җитте!

2.а.б. Алай дисәң, бик курка торганнарга ошамаганнар иде бит, узган ел бик гайрәтле булып күренгәннәр иде.

1а.б.Һе, алай димә, ЕГЭдан бөтен кеше дә курка: әти-әниләр дә, хәтта укытучылар да!

2а.б. Минем әби курыккан эш хәерле була, ди. Куркып торсыннар, курыккач, ныгытып укырлар, ныгытып укытырлар.Ә чынлап торып укыган кеше бирә дә бирә инде ул ЕГЭ дигәннәрен!

11 сыйныфлар чыга.

1 укучы

Кем әйтте безне куркалар, дип? Бәйрәмгә матуррак киенеп килик дип, озаклап әзерләнеп яттык, шуңа гына соңгарак калдык без. Ни генә дисәгез дә, быел без мәктәпнең йөзек кашлары бит!

2 укучы.

Ә ЕГЭга килгәндә, бирәбез без аны, менә әйткәннәр иде диярсез, укыйбыз да, бирәбез дә, аллабирса!

1а.б. Амин, шулай булсын!

11 сыйныфлар вальс бииләр.



Җыр( мәктәп темасына)

1 а.б. Менә барыбыз да җыелышып беттек. Инде сүзне мәктәбебез директоры Наил Шамилевичка бирсәк тә була. (Директор килгән кунакларга сүз бирә)

Директор котлавыннан соң 11 сыйныфлар сөйләп китә

1.Шавы булып алсу яфракларның

Зәңгәрлеге булып һаваның.

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,

Матурлыкта тиңе юк аның.



2. Мәктәбем! Үтте синдә балачагым,

Үсмер чагым – гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә калачак.



3Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып, әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.



4Кешеләргә мәхәббәтне

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.



5Укытучыларыбыз!

Омтыласыз уй һәм йөрәкләрен

Баетырга бала халкының.

Ләззәт тапсын киләчәктә эштән,

Илгә бирсен көч һәм акылын.



6Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдың син.

Шул кояшың, йолдызларың

Беркайчан да сүнмәсен.



7Кулыбыздан тотып киң ишектән

Хәтеремдә алып кергәнең.

Җиңел булмас дидең,и нәниләр

Төшенергә белем серләрен.



8Армый-талмый синең белән бергә

Үрмәләдек һаман яктыга.

Күргән саен безнең уңышларны

Ай-кояштай йөзең яктыра.



9Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.



11 сыйныфлар җырлый “Мәктәп еллары”



1 а.б. Ә шулай да бүген иң дулкынланучы кешеләр- нәни дусларыбыз, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре! Нәни укучылар беренче тапкыр мәктәпкә килгәнгә дулкынланса, әниләре ничек укып китәрләр, дип борчылалардыр.

2 а.б. Бер генә карагыз әле, нинди матурлар алар! Исәнмесез, нәни дуслар! Хуш килдегез, түрдән узыгыз. Матур һәм кызыклы мәктәп тормышына рәхим итегез. Безнең мәктәптә бик күңелле. Биредә сез укырга, язарга, санарга һәм тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнерсез.

Сүзне мәктәбебезнең иң нәни укучыларына бирик әле. Алар ни диярләр икән?

1 сыйныфлар сөйли.

1 Әнием дә, әтием дә

Барысы дулкынлана.

Чөнки нәни уллары

Бүген мәктәпкә бара.



2Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек.

Аңарчы көннәр буена

Детсадта йөри идек.



3 Ничек кереп утырасы

Бу парта артларына.

Ярар, арып китсәк әгәр,

Бакча якында гына.



4 Безгә дә хәзер тырышып

ФГОС кимерәсе.

Борчылмагыз сез – өлкәннәр

Чыгар әле бер рәте.



5Сынатмабыз, тырышырбыз

Өйрәнербез хәрефләр.

Күңелле һәм тыныч үтәр

Безнең барлык дәресләр.


Бисмилла дип әйтеп озатып,

Карап калалар зурлар.

Һәммәсенең йөзендә

Балкый шатлыклы нурлар.


8.Бүгеннән без укучылар

Инде бер башка үстек.

Күршедәге бакчадан

Белем йортына күчтек.



1а.б. Молодцы, беренчеләр! Ләйсән апагыз сезне белем иле дип аталучы зур дөньга җитәкләп алып керүче укытучыгыз булыр. Сүзне аңа бирәбез.

(Котлый, Әлифба китабы тапшыра)

1а.б.Гүзәлләрдән-гүзәл синең йөрәгең,

Игелеген бирә һәркемгә.

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.



2а.б.Ак кәгазьдәй керсез аның күңеле,

Җаны шигъри, уе саф аның.

Күпме көтә безнең,үзенең дә,

Хыяллары чынга ашканын.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне дә бүгенге белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә авыр хезмәтегездә зур уңышлар, сабырлык, сәламәтлек теләп калабыз.

1а.б.Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

Әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде Каф тау кадәрле.





2.а.б.Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым,

Тормышымның якты көзгесе.



1а.б Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.



2а.б.Алыгыз сез бүген кабул итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй белем бәйрәмен.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

11 сыйныфлар 1 сыйныф укучыларын котлый

Әле кайчан гына без дә сезнең кебек

Беренчеләр идек.

Гомер бик тиз уза, сизми дә калганбыз -

Унберенчегә килдек.



Хәтеремдә әле, беренче кат килгәч,

Югалып калганым.

“Хуш киләсең”

Каршы алганың

1\ Ашкына да талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.



2.Хәрефләр дә өйрәнерсез,

Сүзләр тезеп уйнарсыз.

Сагынып көткән мәктәптән

Беркайчан да туймагыз.



Без сезгә белем илен ачып керү өчен ачкыч тапшырырга телибез. Шушы ачкыч белем иленә юл күрсәтүче булсын, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итсен.



Ачкыч тапшырыла.



1 а.б.

Инде бу кыңгырау,

Борынгы,күптәнге.

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

2 а.б.

Ул бик күп дусларын

Дәрескә чакырган.

Аларны зур юлга

Озаткан ахырдан.

1а.б.

Чың итеп алыр ул,

Кыңгырау җиз батыр.

Ныграк кагылсаң

Мәктәпне кузгатыр



2а.б.Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

1нче сыйныф укучысы түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлата.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
сценарий 1 сентября

Автор: Шафигуллина Ленина Камилевна

Дата: 06.10.2014

Номер свидетельства: 116753

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(67) "Сценарий праздника Азбуки в 1 классе."
    ["seo_title"] => string(37) "stsenarii_prazdnika_azbuki_v_1_klasse"
    ["file_id"] => string(6) "644676"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1706126974"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(54) "Сценарий праздника 1 сентября"
    ["seo_title"] => string(34) "stsenarii_prazdnika_1_sentiabria_2"
    ["file_id"] => string(6) "494018"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1546802727"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(87) "Сценарий торжественной линейки 1 сентября-2015 г. "
    ["seo_title"] => string(58) "stsienarii-torzhiestviennoi-linieiki-1-sientiabria-2015-gh"
    ["file_id"] => string(6) "225903"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1439974764"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(73) "сценарий утренника "осень" в МЦ "Балапан""
    ["seo_title"] => string(41) "stsienarii-utriennika-osien-v-mts-balapan"
    ["file_id"] => string(6) "274462"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1452407499"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(73) "сценарий утренника "осень" в МЦ "Балапан""
    ["seo_title"] => string(43) "stsienarii-utriennika-osien-v-mts-balapan-1"
    ["file_id"] => string(6) "274463"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1452407506"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства