kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Икмәк - булса табында

Нажмите, чтобы узнать подробности

Икмәк - булса табында дип аталган бу кластан тыш чара 5-7 класс укучылары өчен.Балаларда икмәккә, игенче хезмәтенә карата хөрмәт хисе тәрбияләүгә багышланган чара.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Икмәк - булса табында»

Икмәк-булса табында

Максат: Икмәккә ,игенче хезмәтенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

А.б.Өстәл түрендә –икмәк.Кояш кебек тугәрәк ,җир кебек җылы ,игенче күңеле кебек саф.Күпереп пешкән хуш исле икмәк! Ул һәр көнне алдыбызда. Ипинең никадәр кадерле,аны үстерү өчен күпме хезмәт куелганын барыбыз да беләме сон ?Дәресебез икмәк һәм икмәк үстерүче–игенчегә багышлана.

Слайд.

Марсель: Кеше белән янәшә Икмәк,

Кырда ,юлда,табын янында.

Иң беренче өйгә Икмәк керә

Яңа йортка күчкән чагында.

Риназ: Һәммәбездән өлкәнрәктер ул,

Яшәсәк тә җирдә нихәтле ,

Шуңа хөрмәтледер исеме аның,

Шуңа газиз ,шуңа хикмәтле.

Айдар:Бардыр анда картлар олылыгы

Һәм ирләрнең сынмас ныклыгы.

Садәлеге бардыр сабыйларның,

Әниләрнең күңел аклыгын.

А.б :Балалар мин сезне икмәккә һәм игенчегә кагылышлы сәхифә белән таныштырып үтәм.Беренче сәхифә безнең “Белергә телим” дип аталыр.Димәк,без бу дәрестә һәм киләчәк тормышыбызда еш очраячак сүзләр белән танышырбыз.Экранга карыйк әле,нинди рәсемнәр күрсәтелгән икән?



-Иген-арыш,бодай;

-Игенче-икмәк үстерүче;

-Сабан-җир эшкәртү коралы;

-Тубал-кабыктан ясалган түгәрәк савыт;

-Урак-иген ура торган корал;

-Чабагач-ашлыкны кул белән сугу өчен җайланма;

-Ындыр-ашлык киптерү,сугу урыны;

-Амбар,келәт-ашлык саклау урыны;

-Мәдхия-мактау,олылау;

А.б:Икенче сәхифәбез “Элек һәм хәзер “дип атала.Бу сәхифә аша без икмәкнең никадәрле олы,игенче хезмәтенең элек-электән дәрәҗәле һәм хәзер дә үз дәрәҗәсен югалтмаучы һөнәр икәнен белеп калырбыз.



Иген игү борын-борыннан иң изге ,дәрәҗәле эш саналган.Бабаларыбыз аның билгеле бер йолаларын башкарганнар.Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәр алдыннан ,алар әйбәтләп мунча кергәч,иң чиста киемнәрен кигәннәр.Уракка төшәр алдыннан да шулай булган.



Чәчү алдыннан да һәм игеннәрне җыяр вакыт җиткәч тә авылның укымышлы ,олы яшьтәге кешеләре иген басуына барып ,анда эшләүчеләргә үзләренең хәер-фатихаларын бирәләр.Игенче абыйларның эшләре яхшы барсын ,иген мул булсын өчен алар шулай эшлиләр.



Ильшат: Көн буе йөрибез

Бодайлы кырларда.

Кайтабыз өйгә без

Бары кич булганда.

Тамаша,-ди бабай,-

Комбайн дигәне.

Көн буе урып та

Сызламый билләре.

Җиребез нинди киң,

Нинди мул игене!

Ә соң мин яшь чакта

Ул шулай идеме?

Эндәшмим бер сүз дә,

Бернәрсә аңламыйм.

Элек ул комбайн

Булмаган мәллә?-дим.

Тик өйдә бабаем

Аңлатты барын да.

Күз сал,-ди,-я шушы

Саргайган альбомга.

Ачылган саен,-ди,-

Альбомнын битләре,

Күренер бабаңның

Башыннан үткәне.

Слайд.

Владим:Менә бу рәсемдә

Борынгы заманның

Бик ачы газабы-

Кәп-кәкре сабаны.

Бик ябык йонлач ат

Сөйрәде гел аны

Үзенең тамагы

Беркайчан туймады.

Слайд.

Амаль:Менә бу рәсемдә:

Берүзе бу агай

Чыккан ул чәчүгә.

Кулында тубалы,

Чәчкече шул аның,

Кемнедер куамы,

Болгый ул кулларын.

Менә,-ди,бу биттә

Әбиең ,бел аны.

А.Руслан:Килгән ул басуга,

Кулында урагы.

Ә менә көлтәләр

Һәр елны буш калды.

Ай ,озын иде соң

Ул чакның кышлары.

Слайд.

Нәфисә: Мичтән чыккан җылы икмәк белән

Сыйлый әнкәм,сыйлый барысын.

Аннан искә ала басуларда

Үскән чагын бодай-арышның

А.б: Бик күп еллар буе бабаларыбыз иген иккән.Язын,ат җигеп ,җирне сукалаган.Тубал асып ,орлыкларны җиргә чәчкән.Җәй буе игенне карап үстергәннәр.Көзен игенче кулына урак тоткан.Шул кечкенә урак белән барлык басудагы ашлыкны урып,көлтәгә салганнар.Көлтәләр кипкәч,ашлыкны ындыр табагына чабагач белән сукканнар.Шулай бил бөгеп ,тир түгеп эшләгән игенче.Алны-ялны белмәгән,тырышып икмәк үстергән.Бабаларыбыз кулланган борынгы эш коралларын без хәзер музейларда гына күрә алабыз.Техника көннән-көн яңара,камилләшә.Басуда игенчегә заманча техника ярдәм итә.

Слайд.

Марсель:Асфальт юлдан ,тартып авыр йөкләр,

Машиналар ага ургылып.

Игелекле хезмәт шавы кырдан

Офыкларга күчә җыр булып.

Риназ:Юмарт синең җирең ,Татарстан,

Шуңа татлы ,ахры ,икмәгең.

Баһадирлар сиңа җан өргәндер,

Мондый уңыш тумый тикмәгә.

Гәрәбәдәй булып усте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу-

Күпереп пешкән арыш икмәге.



А.б: Ә хәзер “Бер хәзинә” әкиятен карап үтик.

-Балалар ,сез ничек уйлыйсыз,әкият ни өчен”Бер хәзинә” дип аталган?

-Карт игенче үзенең хезмәтенә балаларын да өйрәтмәкче булган.

-Бу әкият сезне нинди булырга өйрәтә?

-Өлкәннәрнең сүзен тыңларга ,алар үрнәгендә эшләргә,хезмәт сөяргә өйрәтә.

Физкультминут:

Сука белән сөргәннәр

Арыш,бодай чәчкәннәр.

Урак белән урганнар,

Чабагач белән сукканнар.



-Безнең алдагы сәхифә “Тапкырлар һәм зирәкләр”дип аталыр.Мин сезгә икмәк һәм игенчелеккә карата табышмаклар әйтәм,игътибарлы булыгыз.

Башы алтын чук.(Бодай)

-Диңгез түгел ,дулкынлана.(Басу,иген кыры)

Иснәми ул печәнне,

Капмый солы,саламны.

Үзе бара өстерәп,

Тырма белән сабанны.(Трактор)

-Үзе түгәрәк,

Урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк;

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.(Икмәк)

-Үзе ура,үзе суга,

Үзе капчыкка сала,

Шаулап –гөрләп эшләгәндә,

Кыр матурланып кала.(Комбайн)

Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар.

Арба эченә салып

Бик күп йөкләр ташыйлар.(Машина)



А.б:Безнен өченче сәхифә”Сөй ,хөрмәт ит,ярат хезмәтне”дип атала.Ә хәзер узегез язган кыска гына хикәяләрегезне укып китегез

-Балалар,әйтегез әле икмәктән дә кадерле нәрсә бармы икән?

-Икмәк табынга зур тырышлык белән килә.

-Балалар ,ни өчен игенченең хезмәте хөрмәткә лаеклы?

-Икмәк үстерүче кышын да,язын да,җәен дә,көзен дә тырышып эшли.

А.б: Безнең дүртенче сәхифә “Уйла,эзлә,тап”дип атала.Мин сезгә сюжетлы рәсемнәр өләшәм.Сез шул рәсемнәр буенча хәзерге яки уткәнге игенчелек хезмәтен һәм эш икмәкнең төрләрен әйтеп китәрсез.

-А.б:Ә хәзер икмәк һәм игенчелек , хезмәткә кагылышлы татар халык мәкальләрен искә төшерик әле.

-Кешене эше матурлый.

-Эше юкның көче юк.

-Сабанда сайрашмасаң-ындырда ыңгырашырсың.

-Сабанчы тирләгән төштә игенче биеп йөри.

-Икмәк-ил тоткасы.

Ипидән зур нәрсә юк.

-Иген иккән теләгенә ирешкән.

-Язгы көн ел туйдыра.

-Җәй эшләсәң,кыш ашарсың.

-Кышкы кар-көзге икмәк.

А.б:Алдагы бишенче сәхифәбез “Икмәк һәм игенчегә карата мәдхия”дип атала.Балалар ,мәдхия сүзен искә төшерик әле?Мәдхия сүзен сез ничек аңлыйсыз?Мәдхия –зурлау,мактау дигәнне аңлата.” Икмәк - ил тоткасы !”-дибез. Ә шул икмәкне табынга килсен өчен армый-талмый хезмәт куйган игенчеләр һәрвакыт игътибарга ,хөрмәткә лаек.Алар турында матур шигырьләр,җырлар бар.

Данияр: Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып ,мичтән төшә.

Ильназ: Шуннан килә өстәлгә-

Безгә куәт өстәргә!

Ипи булса табында ,

Булдырам мин барын да!

Гүзәл: Алдыбызда ята кара икмәк,

Телем-телем итеп киселгән.

Өй эчләре шундый аңкып тора

Яңа пешкән икмәк исеннән!

Ринат: Игенчеләр күпме тир түккән

Һәр бөртеге өчен аларның?!

Ашауларын онытып ,буразнада

Үткәргәннәр күпме таңнарын.

Айгөл: Һәр башакны саклап калган алар.

Җил –давыллар ярсып килгәндә.

Шулар иккән икмәк...Бөртеген дә

Төшермәгез аны идәнгә.

“Чайкала иген кырлары” . Җыр.

Никита:Онытмагыз аның алтыннардан

Күп тапкырлар кыйммәт икәнен.

Бәрәкәте белән тотыгыз сез

Табындагы арыш икмәген.

Миләүшә:Табындагы арыш икмәген.

Исләремнән чыкмас беркайчан да

Шул сүзләре газиз анамның:

Тәүфыйгы һәм бәхете күбрәк була

Икмәк кадере белгән баланың.

Рәмис:Икмәк –игенченең җан җылысы.

Җир-ананыңкадер хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Нәфисә:Яшәү чыганагы –кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Е.Руслан:Әти-әни ,Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә –тормыш мәгънәсе.

Бәхет,хемәт,ирек,яшәү яме-

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.



А.б:-Икмәк-иң кирәкле,кадерле ризык.Аның валчыгын да әрәм итмәскә,саклап тотарга кирәк.Игенче –ел буе авыр,игелекле хезмәт башкаручы һөнәр иясе.Ул хөрмәткә ,мактауга лаек!





















Икмәк-булса табында




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 5 класс

Скачать
Икмәк - булса табында

Автор: Шакирова Гульуза Зиннуровна

Дата: 17.10.2017

Номер свидетельства: 432947

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(26) "С?мбел? б?йр?ме "
    ["seo_title"] => string(16) "sombiel-b-ir-mie"
    ["file_id"] => string(6) "136499"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1417111540"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства