kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данлы үткәнебез турында күзаллау булдыру, җирдә тынычлыкта яшәүнең нинди зур көчкә ия булуын аңлату. укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә»

Герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә

Максат: 1.Данлы үткәнебез турында күзаллауны булдыру,җирдә тынычлыкта яшәүнең нинди зур көчкә ия булуын аңлату

2.  Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү

3.Батырлык турында фикералышу аша укучыларга патриотик тәрбия бирү; туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләү

Җиһазлау: Герой- шагыйрь Муса Җәлилнең, кече сеңлесе Хәдичә Җәлилованың портретлары,укучыларның презентацияләре.

Кичәнең эпиграфы:

Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел

Кичәнең барышы

I. Оештыру, исәнләшү

II. Уку мәсьәләсен кую.

1 Укытучының кереш сүзе.

-Исәнмесез, хәерле көн ,укучылар! Бүгенге кичәбез батырлык,кешелеклелек, нәсел төшенчәләре турында сөйләшербез. Яшәеш мәгънәсе нәрсә ул ?дигән сорауга җавап эзләрбез.

Укытучы:Минемчә,Туган илен,халкын,гаиләсен , туган- тумачасын яратмаган, нәселен белмәгән кеше батырлык эшләргә дә, игелеклек кылырга да көчсез кеше. Юкка гына халык:

Илен белмәгән – игелексез,

Халкын белмәгән – холыксыз,

Ә нәселен белмәгән – тарихсыз,

-дип әйтмәгән. Үз халкы, туган иле ,нәселе белән горурланырга сәләтле кеше генә үлем белән күзгә- күз очрашканда шушы изге төшенчәләр хакына газиз гомереннән вас кичә,батырлык эшли ала.

-Нәрсә соң ул батырлык?

-Укучылар, сез”батырлык “ төшенчәсен ничек аңлыйсыз? (Һәр укучының фикере тыңлана.)

Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән. (Мәгънәсе укыла)

1.Батыр – курыкмаучанлык,кыюлык,көчлелек,уңганлык сыйфатлары белән танылган шәхес.

2. Көрәштә барлык башка көрәшчеләрне җиңеп чыккан кеше,тәвәкәллек.

Укытучы: Әйе, мин сезнең фикерләрегез белән тулысынча килешәм.Сугыш вакытында , яу кырында гына түгел, көндәлек тыныч тормышта да батырлык күрсәткән бик күп шәхесләрне атарга булыр иде.

Хәзер, укучылар , дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларына әйләнеп кайтыйк.

Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре ,күп газаплар,күп югалтулар китерде.Бәхетле киләчәкне якынайту өчен күпме кан коелды, күпме җан кыелды.

Татар каһарманы Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның Каршылык төркемендәге куркусыз эшчәнлеге турында белмәгән кеше юк.Без барыбыз да аның белән горурланабыз!

1нче укучы сугышта геройларча һәлак булган Муса Җәлил һәм ун татар каһарманының батырлыклары турында сөйли. (презентация).

Укытучы:Элек- электән татар халкы “нәсел”гыйбарәсенә зур игътибар биргән. Йортка килен төшергәндә, кызларын кияүгә биргәндә кияүнең, кәләшнең нинди нәселдән булуы бик мөһим роль уйнаган. Җәлиловлар нәселе...Кешелеклелек,тәвәкәллек,максатчанлык,саф күңеллелек хас бу горур нәселдән чыккан кешеләргә.Сүзебез герой- шагыйрь Муса Җәлилнең кече сеңлесе Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова турында.

2нче укучы:Муса белән Хәдичә арасында аерма унике яшь.Яшьли ятим калган сеңлесенә абыйсы гел ярдәм итәргә тырыша.Хәдичәне балалар йортына да ул урнаштыра.Әмма сеңлесенә анда ошамагач,студент Муса аны үз янына ала.Соңрак,еллар үткәч,Хәдичә Җәлилова “О моем брате”дигән кечкенә генә бер китап та яза.Ә үзе турында ул сөйләргә яратмый.Бигрәк тә сугышта үткән еллары хакында.(презентация)

3 нче укучы:Хәдичә Җәлилова 1942 елның маенда үзе теләп сугышка китә.Горкий шәһәрендә элемтәчеләр әзерләү полкында укый.Укып бетергәч,аңа бу полкта укытучы булып калырга тәкъдим итәләр,ләкин ул кискен каршы килә.

4нче укучы:Брянск фронт штабының 65 нче аерым элемтә полкына эләгә.Шифрланган радиограммалар штабка берөзлексез килеп тора,шуның кадәр үк җибәрелә дә.Хәдичә Җәлилова авиация һәм танк частьлары белән элемтә тота.

5нче укучы: 1943елның гыйнваре.Ул коточкыч көн мәңге хәтерендә кала.Бу көнне Хәдичә Җәлилованы Ефремово шәһәрендәге особый отделга алып килеп,ялгыз камерага кертеп ябалар.

6нчы укучы:М.Җәлилнең “Хыял”шигыреннән бер куплет укый.

Таш диварлар алды шатлыгымны,

Биреп картлык,кайгы,ютәлне.

Ишегемә барсам,ишек бикле,

Тәрәзәмә килсәм –челтәрле.

Укытучы: Яраткан абыйсының бу вакытта аңардан да авыррак шартларда дошман кулында әсирлектә утыруын ,төрмәдә газап чигүен Хәдичә шактый еллар узгач кына белә әле.

7нче укучы: 58 нче статья буенча ун елга хөкем итәләр Хәдичә Җәлилованы. Иреккә чыгарга өч ай калгач,1952 нче елны гына аклана.Азат ителгәннән соң лаек- лы ялга чыккан көнгә кадәр Оренбургта мелиоратор булып эшли.Бу дөньядан вакытсыз киткән апасы Зәйнәпнең ятим калган кызын тәрбияләп үстерә.

8нче укучы: Хәдичә Мостафа кызы Советлар Союзы Герое, яраткан абыйсы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турындагы истәлекләр белән

бик күп чыгышлар ясый, гомеренең соңгы көннәренә кадәр милләтебез язмышы, аның киләчәге белән кызыксынып яши.

Укытучы: Шундый газаплар күреп тә,шундый кимсетүләр аша узып та кешелеклеген,кешеләргә ышанычын югалтмый; игелекле һәм якты күнелле чын кеше булып кала Хәдичә Җәлилова.

Укучылар, нәрсә соң ул кешелеклелек?

9нчы укучы:Тормыш сине ничек кенә какмасын, сукмасын,нинди генә авырлыклар биреп сынамасын кешелек сыйфатларын югалтмаска, күңелдә миһербанлык,игелеклек хисләрен саклап калырга кирәк.

Укытучы:Хәдичә Җәлилова да бер гөнаһсыз ун елга якын гомерен төрмәдә үткәреп тә ,кешелек сыйфатларын җуймаган,кешеләргә карата ярдәмчел,ачык һәм хөр күңелле чын кеше булып кала.

Йомгаклау.

Кадерле укучылар, мин сезнең акыллы, тәвәккәл,миһербанлы,кешеләргә карата игелекле булып үсүегезне телим.

Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Кирәк булса коткарырга

Батып баручыны

Кулың суз да коткар сагыш-

Моңга таручыны

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

Кичәне Минтимер Шәймиев сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Батырлык ул – рухи матурлык...Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән .Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле....”






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә

Автор: Зиннатова Зиля Валиевна

Дата: 25.04.2021

Номер свидетельства: 579192

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(96) "Муса ??лил – шагыйрь, к?р?шче, Б?ек Ватан сугышы герое. "
    ["seo_title"] => string(61) "musa-zh-lil-shaghyir-kor-shchie-boiek-vatan-sughyshy-ghieroie"
    ["file_id"] => string(6) "200438"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1428839095"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства