kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Дус булуга ни ?ит?

Нажмите, чтобы узнать подробности

  

 Тема:“Дус булуга ни ?ит?!”сыйныф с?гате.

 

Максат:

1.Кешел?р арасындагы ?зара м?н?с?б?тл?рд? дуслыкны? и? м??им сыйфатларны? берсе булуына ышаныч булдыру.

2. Укучыларны? фикер й?рт?ч?нлекл?рен ?стер?.

3. Матур яш?? ?чен дуслаша бел? сыйфатлары,к?ршел?рг? карата ихтирамлык, игътибарлылык,изгелек к?рс?т? сыйфатлары т?рбиял??.

Материал:”М?гариф” журналлары, шигырь китаплары.

?и?азлау: презентация ,тест “Дуслары? к?пме?”

 

Д?рес барышы:

I.Оештыру ?леше.

   Укытучы “Дуслары? булсын ик?н “ диг?н шигырь укый:

Баш ?стенд? болыт й?зс?,

Яш?ве кыен ик?н.

?н? шундый мизгелл?рд?

Дусларга сыен ик?н.

    Дуслык булсын ??р урында,

   Дуслык булса ил матур.

   Дус – туганлыкны ныгыту

   ??ркем ?чен д? зарур.

  • Бу шигырьд? с?з н?рс? турында бара?(укучылар ?авабын ты?лау)

 

II.Тема ??м максатны х?б?р ит?.

-Дим?к,б?генге д?рест? без  дуслык  турында с?йл?ш?ч?кбез.

    Д?ньяны матурлык коткара ,диг?н бер акыл иясе. ??м дуслык та, дип ?стисе кил?. Чын дуслык д?ньядагы хисл?рне? и? к?члесе. Илл?р дус яш?с?, д?ньялар имин була. Гаил? дус булса, балалар б?хетле ?с?. Яны?да дусты? булганда,д?нья ямьлер?к, ашлар т?млер?к тоела. Х?тта олы кайгылар да, дуслары? уртаклашса кечер?еп кала. Шу?а к?р? д? инде д?ньядагы ??р ?ан иясе ?зен? дуслар эзли, ?зе д? яхшы дус булырга тырыша.

- Укучылар,х?зер ?йд?гез, “Дус” шигырен ты?лап китик. Бу шигырьд?н к?ренг?нч?, дуслар булса бар авырлыкны да ?и?еп була ик?н.

- “Якын дустым” диг?н темага язып килг?н хик?ял?рне укып кит?без. (??р укучы ?зене? дусты турында язган язмаларын укый)

- Укучылар, ?йтегез ?ле, к?рше дип кемне атыйлар?

- Кем бел?н д? булса якында гына яки ян?ш?д?, каршыда яш??че кеше.  “К?рше” с?зе бел?н б?йл?нешле м?кальл?р ?йтеп китик ?ле:

1. Ерак туганнан тату к?рше яхшы.

2. К?рше хакы – т??ре хакы.

3. К?ршесе яхшы кеше б?ла – казадан курыкмый.

- М.??лилне? “К?ршел?р” шигырен бер укучы с?йли.

- Дим?к, к?ршел?р бел?н дус булу   бик ?йб?т сыйфат ик?н.

- ? х?зер сезг? тормышта очрый торган кайбер х?лл?р турында укып кит?м. Сез ничек уйлыйсыз, кайсы дуслык чын дуслык?

1. Чулпан бел?н Л?йс?н арттагы партада утыралар. Чулпан б?ген математика китабын ?йд? калдырган. Алар,Л?йс?нне? китабын уртага куеп,м?сь?л? чиштел?р. Шул вакыт укытучы Чулпанны такта янына китаптан мисаллар эшл?рг? чакырды. Л?йс?н китапны Чулпанга бирде,?зе китапсыз калды. Укытучы Л?йс?нне? китапсыз ??м эшсез утырганын к?реп,аны шелт?ли башлады. Л?йс?н бер с?з д? д?шм?де. ? Чулпан билге алып урынына утыргач,Л?йс?н а?а: Чулпан, син икенче вакыт китабы?ны оныта к?рм? инде. – диде.

2. Р?мис бел?н Илназ бик дуслар. Икесе бер партада утыралар.Р?мисне? ?енд? уенчыклары бик к?п. Ул аларны м?кт?пк? алып кил? ??м алар бел?н уйнарга бары тик Илназга гына р?хс?т ит?, ч?нки Илназ а?а диктантын да к?черттер?. Контроль эш вакытында м?сь?л?л?рен д? эшл?п бир?. Х?тта р?сем ясарга да булыша.

(Укучыларны? ?авабын ты?лау)

III.Белем ??м к?некм?л?рне ныгыту

-Авыр минутларда барып сыенырдай дуслары? бармы? ?лл? син башкаларга гына булышасы?мы?? х?зер “Дуслары? к?пме?” диг?н тест эшлибез. Бу тест чын дуслары?ны? к?пме ик?нен к?рс?т??

1. Син с?йл?г?нд? ипт?ш кызы?(малае?) сине ??рвакыт б?лдер?:

А)?пк?лим,л?кин энд?шмим

Б) дим?к.аны? бик м??им н?рс? ?йт?се кил?

В) ачуым кил?

 

2.Дуслары?ны? ?тенечен ??рвакыт ?тисе?ме?

А) ?йе,?пк?л?м?сенн?р дип

Б) и? м??имн?рен

В) ?з проблемаларын ?зл?ре чиш? торган дуслар гына сайлыйм.

 

3. Бу т?шенч?л?рне?  кайсысы сине? к??елг? якынрак?

А) к?пме бирс??,шулкад?р алырга кир?к

Б) б?л?к ит? алуга караганда к??еллер?к

В) мин беркемг? д? бер н?рс? д? бирмим ??м сорамыйм

 

4. Т?н уртасында чакырса?, дуслары? н?рс? эшл?рл?р?

А) билгеле, ачуланырлар

Б)га??пл?нерл?р, ч?нки гад?тт? мин алай эшл?мим

В) эшне? ?итди ик?нен а?лап, ты?ларлар

 

5. Син туган к?н ?тк?рерг? булды?, ди. Ипт?шл?ре? ничек булышыр?

А)аш-су ?зерл??д? ярд?м ит?рл?р

Б)матур ?ырлар язылган кассеталар алып килерл?р

В) ?зерг?-б?зер килеп утырырлар

 

6. Си?а кыймм?тле к?лм?к сатып алдылар. Дуслары?а аны? чын б?ясен ?йтерсе?ме?

А) юк

Б) ?ичшиксез

В) дусларым моны? бел?н кызыксынмыйлар

 

 

1

2

3

4

5

6

А

3

1

3

2

3

1

Б

1

3

2

1

2

3

В

2

2

1

3

1

2

 

  ? х?зер балларны санап карыйк:

6-9 балл. Син бик яхшы ??м ышанычлы ипт?ш. Дуслары?а да ??рвакыт таяна аласы?.

10-14 балл. Син аралашырга яратасы?, ?и?ел танышасы?, таныш-белешл?ре? бик к?п. ?мма алар арасында чын дуслары? аз.

15-18 балл. Дуслары? ?чен барысына да ?зер, беркайчан да ярд?ме?н?н ташламыйсы?.Х?тта еш кына ?з м?нф?гатьл?ре?не д? онытып ?иб?р?се?.

IV. Йомгаклау.

-Б?генге д?рест? н?рс? турында с?йл?штек? (Укучыларны? ?авапларын ты?лау) ?йе укучылар, дуслыкны? кадерен белг?н кеше ген? б?хетле була.Тугры дус ачуланышса? да кичер? бел?. Дуслык авыр чакта сынала дил?р бит. Мин сезне? барыгызны? да б?хетле, чын кеше булып ?с?ен телим.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Дус булуга ни ?ит? »

Тема:“Дус булуга ни җитә!”сыйныф сәгате.


Максат:

1.Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч булдыру.

2. Укучыларның фикер йөртүчәнлекләрен үстерү.

3. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары,күршеләргә карата ихтирамлык, игътибарлылык,изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Материал:”Мәгариф” журналлары, шигырь китаплары.

Җиһазлау: презентация ,тест “Дусларың күпме?”


Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Укытучы “Дусларың булсын икән “ дигән шигырь укый:

Баш өстендә болыт йөзсә,

Яшәве кыен икән.

Әнә шундый мизгелләрдә

Дусларга сыен икән.

Дуслык булсын һәр урында,

Дуслык булса ил матур.

Дус – туганлыкны ныгыту

Һәркем өчен дә зарур.

  • Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?(укучылар җавабын тыңлау)


II.Тема һәм максатны хәбәр итү.

-Димәк,бүгенге дәрестә без дуслык турында сөйләшәчәкбез.

Дөньяны матурлык коткара ,дигән бер акыл иясе. Һәм дуслык та, дип өстисе килә. Чын дуслык дөньядагы хисләрнең иң көчлесе. Илләр дус яшәсә, дөньялар имин була. Гаилә дус булса, балалар бәхетле үсә. Яныңда дустың булганда,дөнья ямьлерәк, ашлар тәмлерәк тоела. Хәтта олы кайгылар да, дусларың уртаклашса кечерәеп кала. Шуңа күрә дә инде дөньядагы һәр җан иясе үзенә дуслар эзли, үзе дә яхшы дус булырга тырыша.

- Укучылар,хәзер әйдәгез, “Дус” шигырен тыңлап китик. Бу шигырьдән күренгәнчә, дуслар булса бар авырлыкны да җиңеп була икән.

- “Якын дустым” дигән темага язып килгән хикәяләрне укып китәбез. (Һәр укучы үзенең дусты турында язган язмаларын укый)

- Укучылар, әйтегез әле, күрше дип кемне атыйлар?

- Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршыда яшәүче кеше. “Күрше” сүзе белән бәйләнешле мәкальләр әйтеп китик әле:

1. Ерак туганнан тату күрше яхшы.

2. Күрше хакы – тәңре хакы.

3. Күршесе яхшы кеше бәла – казадан курыкмый.

- М.Җәлилнең “Күршеләр” шигырен бер укучы сөйли.

- Димәк, күршеләр белән дус булу бик әйбәт сыйфат икән.

- Ә хәзер сезгә тормышта очрый торган кайбер хәлләр турында укып китәм. Сез ничек уйлыйсыз, кайсы дуслык чын дуслык?

1. Чулпан белән Ләйсән арттагы партада утыралар. Чулпан бүген математика китабын өйдә калдырган. Алар,Ләйсәннең китабын уртага куеп,мәсьәлә чиштеләр. Шул вакыт укытучы Чулпанны такта янына китаптан мисаллар эшләргә чакырды. Ләйсән китапны Чулпанга бирде,үзе китапсыз калды. Укытучы Ләйсәннең китапсыз һәм эшсез утырганын күреп,аны шелтәли башлады. Ләйсән бер сүз дә дәшмәде. Ә Чулпан билге алып урынына утыргач,Ләйсән аңа: Чулпан, син икенче вакыт китабыңны оныта күрмә инде. – диде.

2. Рәмис белән Илназ бик дуслар. Икесе бер партада утыралар.Рәмиснең өендә уенчыклары бик күп. Ул аларны мәктәпкә алып килә һәм алар белән уйнарга бары тик Илназга гына рөхсәт итә, чөнки Илназ аңа диктантын да күчерттерә. Контроль эш вакытында мәсьәләләрен дә эшләп бирә. Хәтта рәсем ясарга да булыша.

(Укучыларның җавабын тыңлау)

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-Авыр минутларда барып сыенырдай дусларың бармы? Әллә син башкаларга гына булышасыңмы?Ә хәзер “Дусларың күпме?” дигән тест эшлибез. Бу тест чын дусларыңның күпме икәнен күрсәтә?

1. Син сөйләгәндә иптәш кызың(малаең) сине һәрвакыт бүлдерә:

А)үпкәлим,ләкин эндәшмим

Б) димәк.аның бик мөһим нәрсә әйтәсе килә

В) ачуым килә


2.Дусларыңның үтенечен һәрвакыт үтисеңме?

А) әйе,үпкәләмәсеннәр дип

Б) иң мөһимнәрен

В) үз проблемаларын үзләре чишә торган дуслар гына сайлыйм.


3. Бу төшенчәләрнең кайсысы синең күңелгә якынрак?

А) күпме бирсәң,шулкадәр алырга кирәк

Б) бүләк итү алуга караганда күңеллерәк

В) мин беркемгә дә бер нәрсә дә бирмим һәм сорамыйм


4. Төн уртасында чакырсаң, дусларың нәрсә эшләрләр?

А) билгеле, ачуланырлар

Б)гаҗәпләнерләр, чөнки гадәттә мин алай эшләмим

В) эшнең җитди икәнен аңлап, тыңларлар


5. Син туган көн үткәрергә булдың, ди. Иптәшләрең ничек булышыр?

А)аш-су әзерләүдә ярдәм итәрләр

Б)матур җырлар язылган кассеталар алып килерләр

В) әзергә-бәзер килеп утырырлар


6. Сиңа кыйммәтле күлмәк сатып алдылар. Дусларыңа аның чын бәясен әйтерсеңме?

А) юк

Б) һичшиксез

В) дусларым моның белән кызыксынмыйлар



1

2

3

4

5

6

А

3

1

3

2

3

1

Б

1

3

2

1

2

3

В

2

2

1

3

1

2


Ә хәзер балларны санап карыйк:

6-9 балл. Син бик яхшы һәм ышанычлы иптәш. Дусларыңа да һәрвакыт таяна аласың.

10-14 балл. Син аралашырга яратасың, җиңел танышасың, таныш-белешләрең бик күп. Әмма алар арасында чын дусларың аз.

15-18 балл. Дусларың өчен барысына да әзер, беркайчан да ярдәмеңнән ташламыйсың.Хәтта еш кына үз мәнфәгатьләреңне дә онытып җибәрәсең.

IV. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Әйе укучылар, дуслыкның кадерен белгән кеше генә бәхетле була.Тугры дус ачуланышсаң да кичерә белә. Дуслык авыр чакта сынала диләр бит. Мин сезнең барыгызның да бәхетле, чын кеше булып үсүен телим.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Дус булуга ни ?ит?

Автор: Ануфриева Рита Ириковна

Дата: 12.01.2015

Номер свидетельства: 153576

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(33) "Дус булуга ни ?ит?! "
    ["seo_title"] => string(22) "dus-bulugha-ni-zh-it-1"
    ["file_id"] => string(6) "245589"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1446145333"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(138) "Этнический фактор в государственном развитии. Д??л?т ?сешенд? этник факторы. "
    ["seo_title"] => string(80) "etnichieskii-faktor-v-ghosudarstviennom-razvitii-d-ul-t-usieshiend-etnik-faktory"
    ["file_id"] => string(6) "145532"
    ["category_seo"] => string(16) "obschestvoznanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1418930516"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства