1 Алып баручы: Хәерле көн, исәннәрмесез, кадерле укытучылар, укучылар! “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел” – диләр борынгылар. Бу дөрестән дә шулай, чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе – анасы өйрәтә. Шуңа күрә аны ана теле дип атыйлар да инде. Безнең телебез бик матур, аны яратмый мөмкин түгел.
(Җыр “Әссәламегаләйкем” )
1.Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
"Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм! "
2.Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!
3.Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк белән сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!
1 укучы: Дөньяда иң –иң матур ил
Ул – минем туган илем
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул - минем татар телем!
2 укучы: “Балам” диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм
“Әнием” дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
3 укучы: Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә. “Туган ил” дигән сүзне дә Әйтәм мин туган телдә.
4 укучы: Халкым теле – миңа халык теле
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
(Җыр “Туган тел”)
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
5 укучы: Заман миңа югарыга таба
Ике канат биреп үстерде
Канатларымның берсе – татар теле
Икенчесе – бөек рус теле.
6 укучы: Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел, Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле матур тел.
7 укучы: Безнең тел ул хезмәт җыры
Нур балкыта тормыш күгемдә
Бөтен дөнья дулкынлана
Сөйләшкәндә урыс телендә.
Песня “Во поле береза стояла”
Во поле береза стояла, Во поле кудрявая стояла, Люли, люли стояла. (2 р.) Некому березу заломати, Некому кудряву заломати, Люли, люли, заломати. (2 р.) Как пойду я в лес, погуляю, Белую березу заломаю. Люли, люли, заломаю. (2 р.) Срежу с березы три пруточка, Сделаю себе я три гудочка. Люли, люли, три гудочка. (2 р.)
8 укучы: Коль язык ты знаешь русский
Всяк поймет тебя при всем
Хоть объезди всю страну.
9 укучы: Русская речь полна величья,
Гордой простоты.
В ней прекрасных слов богатство,
Сила красоты.
10 укучы: За то, что красив и могуч,
За то, что как солнце, велик,
За слово, как солнечный луч,
Люблю тебя, русский язык!
Люблю тебя, русский язык!
Великое русское слово!
В нем вижу я, Пушкина лик,
В нем вижу я лик Толстого.
(Пушкин сыйфатында бала чыга)
Пушкин: Я памятник себе воздвиг нерукотворный, К нему не зарастет народная тропа, Вознесся выше он главою непокорной Александрийского столпа.
(“Сказка о рыбаке и рыбке” өзек) Слайд.
Выходит старик, закидывает 3 раза невод.
Золотая рыбка: Отпусти ты, старче, меня в море,
Дорогой за себя дам откуп: Откуплюсь чем только пожелаешь».
Старик: «Бог с тобою, золотая рыбка! Твоего мне откупа не надо; Ступай себе в синее море, Гуляй там себе на просторе».
(Под тревожную музыку продолжает)
Старик: Совсем вздурилась моя старуха,
Сперва она просила новое корыто,
Потом подавай ей новую избушку,
Затем захотела быть столбовою дворянкой,
Далее вольную царицей,
Что мне делать с проклятою бабой?
(Уходит)
Пушкин: Сказка ложь, да в ней намек!
Добрым молодцам урок (уходит).
(«Туган тел» көе яңгырый)
Алып баручы: Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры “Туган тел”
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Г. Тукай – татар халкының иң яраткан талантлы шагыйре. Тукай – һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителгән шагыйрь. Ул сине туган көнеңнән алып гомереәнең ахырына чаклы озата килә. Сабый вакытта күңелеңә синең “Су анасы” шом сала, төштә “Шүрәлесе” кытыклап тәңкәгә тия. Сөекле шагыйребезнең шигырьләрен әби- бабаларыбыз ятлаган, әти- әниләребез укып үскән. Хәзер аларны сез өйрәнәсез.
(Тукай ролендә укучы чыга)
Тукай: Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам
Әкрен генә югарыга үрелеп барам.
(Өстәл артына утыра, яза башлый)
Тукай: Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл
Кырлай диләр,
Җырлаганда көй өчен тавыклары
Җырлый диләр.
(Былтыр чыга, артыннан Шүрәле)
Былтыр: Шүрәле, сиңа миннән ни кирәк?
Шурәле: Бер дә шикләнмә, Егет, син, мин карак, угры түгел
Былтыр: Килче икәү уйныйк бераз кети – кети.
Былтыр: Яхшы, тыңлап тор:
Әнә шунда бар бик юан бер бүрәнә
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы
Шул җиреннән нык кына тот,
И, урман сарыгы.
Шүрәле: Кысты, харап итте явыз, “Былтыр” мине,
А һ, үләм бит, коткарыгыз!
Барысы бергә: Кысканга былтыр, кычкаралармы быел!
Алып баручы: Тел кешене дус итә,
Бер- беренә беркетә
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең.
(Ике кыз чыга: Алсу һәм Настя)
Настя:Здравствуй, Алсу. Вот тебе гостинцы принесла.
Алсу: Әйбәт булган Настя. Бергәләп уйнап – җырлап алырбыз. Әйдәгез бергә “Кояшлы ил – безнең ил” җырын башкарып китик әле.
Җыр “Кояшлы ил- безнең ил”
1.Кояшлы ил – безнең ил, безнең ил, Күге аның гел аяз, гел аяз Кыш китерсә кыш бабай, Чәчәк алып килә яз,
Чәчәк алып килә яз.
2.Һавасы да җире дә, җире дә, Салават күпере дә, күпере дә, Яңгыры да, кары да – Безгә якын бары да,
Безгә якын бары да.
3.Сандугачлы урманы, урманы, Ашлык тулы кырлары, кырлары, Бөтен җиргә яңгырый Безнең бәхет җырлары,
Безнең бәхет җырлары.
Настя: А сейчас можно и поиграть. Давайте, в колечко поиграем.
Все: Поиграем.
(Музыка астында Настя йөзек сала)
Настя: Колечко, колечко, выгляни в окошко!
………………что будет делать?
(музыка астында Алсу йөзек сала)
Алсу: Йөзек кемдә сикереп чык!
Нинди җәза бирәбез?
Барысы: Биесен.
11 укучы: Уйнадык та, җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Ике телне дә мактадык.
Һәм теләкләр теләдек.
12 укучы:Наша школа друңбой славитҗся
Приходите в гости к нам,
Если очень нравиться.
13 укучы: Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез татар илендә
Сөйләшәбез төрле телләрдә
Аңлашабыз дуслык телендә.
14 укучы: Хоть и в разных краях мы живем
Хоть и разные песни поем
Но едина вся наша семья,
Все в любимой отчизне друзья.
Шигырь: «Җирдә миңа ни кирәк?”
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Алып баручы: Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә.
Кояшлы көн телим бар кешегә.
Һәм иминлек телим илемә.
(Җыр: “Мин яратам сине Татарстан”)
Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.
Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан өреткән әнкәм телең өчен,
Татар телең өчен яратам.
Адаштырган, урманнарың өчен
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.