kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

9 мая - День Победы

Нажмите, чтобы узнать подробности

  -Быелгы яз безг??и??не?70 еллыгын  алып кил?.Без инде 70ел  тыныч к?к, б?хетле кояш  бел?н  к?небезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта  кала.Л?кин гомер алга  барган  саен, ул  к?нн?рне  батырлыгы  безне  ныграк  сокландыра, халыкны?  батырлыгына  та? каласы?.

  -Ул  к?н  сокландыргыч  ??йге яктылыгы  ??м коточкыч кайгы кара?гылыгы  бел?н  берг? буталып еракта  калды  инде.Бу  к?н  м??ге беркайчан да кире ?йл?неп  кайтмаячак.Л?кин ул ?аман  миллионнарны?  й?р?генд?, х?теренд?  саклана.

  -Х?теренд?  ген?  т?гел, алынып  бетм?г?н  снаряд  ярчыклары  булып  кешел?рне?  т?нн?ренд?  й?ри  ул к?н.Култык  таякларыны?  шыгырдавы  булып  колакларыбызга  ишетел? ул  к?н. Уллары  кайтмаган  аналарны?, тол  хатыннарны?  к?з яше  булып  к?зл?ребезг?  к?рен? ул к?н.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«9 мая - День Победы »

-Быелгы яз безгәҖиңүнең70 еллыгын алып килә.Без инде 70ел тыныч күк, бәхетле кояш белән көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта кала.Ләкин гомер алга барган саен, ул көннәрне батырлыгы безне ныграк сокландыра, халыкның батырлыгына таң каласың.

-Ул көн сокландыргыч җәйге яктылыгы һәм коточкыч кайгы караңгылыгы белән бергә буталып еракта калды инде.Бу көн мәңге беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячак.Ләкин ул һаман миллионнарның йөрәгендә, хәтерендә саклана.

-Хәтерендә генә түгел, алынып бетмәгән снаряд ярчыклары булып кешеләрнең тәннәрендә йөри ул көн.Култык таякларының шыгырдавы булып колакларыбызга ишетелә ул көн. Уллары кайтмаган аналарның, тол хатыннарның күз яше булып күзләребезгә күренә ул көн.



Егет

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,-
Алды җирне сугыш ялкыны.

"Солдатлар" җыры янгырый. (Р.Эхмэтжанов суз., Ф.Эхмэдиев муз.)

Кыз.

Ирләр китте, кызлар елап калды
Шаулап калды иген өлгереп:
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы өзелеп.

АЛЫП БАРУЧЫ.
Авылыбызның, иң-иң уртасында,
Иң матур hэм күркәм урында,
hәйкәл булып баскан солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.

1 НЧЕ УКУЧЫ.
Кемнәр болар, исемнәре ничек?
Белеп булмый - кайда туганнар?
Тик шунысы ачык, биеклекне
Яулаганда hәлак булганнар.

2 НЧЕ УКУЧЫ.
Берсе ята гуя ял иткәндәй
Печән чапкан чакта болында.
Икенчесе ята бер уч туфрак
Кысып тоткан килеш кулында.

3 НЧЕ УКУЧЫ.

Өченчесе алга карап баскан,
Кочаклаган килеш каенны.
Ул әйтә күк: фронт алга киту
Баса минем барлык кайгымны.

4 НЧЕ УКУЧЫ.

Бу билгесез корбан булучылар
Безгә көрәштәшләр иделәр...
Соңгы салют биреп зурладык та,
Батыр булып гүргә иңделәр.

5 НЧЕ УКУЧЫ.

Истәлеккә куйган hәйкәлләрдә
Булмасын дип бер дә хаталык,
Без аларны уртак исем белән -
Җиңүчеләр диеп атадык.

Тукта, иптәш, тукта!
Минем яннан
Тыныч кына үтеп китмә син!
Мин бит гади бер сын гына түгел.
Мин - көрәшче!
Авылдашың синең, иптәшең!
Онытма син!
Бик кыйммәткә төште
Синең бәхет безгә!
Шул хакта гел сөйләп тору өчен
Таш сын булып, hәйкәл булып
Кайттык бүген Сезгә!

6 НЧЫ УКУЧЫ. 

Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу
hәйкәл!

7 НЧЕ УКУЧЫ.

Күпме ятим аналар hәйкәл янына килеп бу таш сынны
"балам" диеп сыйпадылар.

8 НЧЕ УКУЧЫ. 

Күпме тол хатыннар hәйкәл янына килеп назлы сүзләрен пышылдадылар.

Исендәме, әнкәй, мине озатып; 
Авыл күмелгәнче бардың да,
Хәлсез кулларыңны салмак кына
Болгый-болгый карап калдың, да,
Әрнетмәскә теләп мине шунда
Елавыңнан үзең, тын булдың.
Тик шулай да күзен, сөртер өчен
Яулык почмагына тотындың.

AHA.
Син яраткан җырларны җырлап,
Күңелемне әзрәк юатам,
Син дә кушылып минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.


Күзләреңне тутырып, әби, җаным,
Кемне эзлисең, син, карыйсың?
Хәтерләтә синен карашларың
Канлы сугышларның тарихын.


Ялгыз башка иптәш эзләгән күк,
Тулган айга карый күзләрем.
Шул ай кебек балкып йөрисеңдер,
Кайларда син минем гүзәлем?
Йолдызларга карап уйга талам,
Сине уйлап өзелә үзәгем...
Сагынасыңмы, әллә оныттыңмы?-
Кайларда син минем гүзәлем!

1 НЧЕ УКУЧЫ. Әнә шулай газиз улларын, сөйгән ярларын, гомер иткән ирләрен көтә-көтә алар инде картайдылар.

Көтә -көтә үзләре дэ гүр иясе булдылар.

Ләкин ул көннәрне оныту мөмкин түгел. Халык хәтере үлмәде.

Халык хәтере - мәңгелек!

Алыгыз, Сез, бүген бүләк итеп
Котлауларның иң зур бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп тапкыр
Якты Җинү бәйрәмен. (Укучылар ветераннарга чәчәкләр бүләк итә.)

Ал нурларга төренеп кояш байый,
Үткән юллар килә күңелгә,
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер-гомергә.


Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме ирләр кайтмый калдылар.
Шул ирләрнең йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Җинү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.


Эх, апалар, сугыш елларында
Тенкәгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә,
Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.
.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
9 мая - День Победы

Автор: Мавлутбаева Альфия Хасановна

Дата: 27.11.2014

Номер свидетельства: 136244

Похожие файлы

object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(95) "Конспект классного часа по теме: "9 мая - День Победы" "
    ["seo_title"] => string(56) "konspiekt-klassnogho-chasa-po-tiemie-9-maia-dien-pobiedy"
    ["file_id"] => string(6) "180318"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1425151424"
  }
}
object(ArrayObject)#886 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(183) "Оксана Савенкова Конспект занятия с использованием ИКТ «9 мая-День Победы» для детей средней группы"
    ["seo_title"] => string(80) "oksana_savienkova_konspiekt_zaniatiia_s_ispol_zovaniiem_ikt_9_maia_dien_pobiedy_"
    ["file_id"] => string(6) "399830"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1489413603"
  }
}
object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Конспект занятия: «9 мая — День Победы!»"
    ["seo_title"] => string(38) "konspekt_zaniatiia_9_maia_den_pobedy_1"
    ["file_id"] => string(6) "632239"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1684846255"
  }
}
object(ArrayObject)#886 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(115) "Конспект воспитательского занятия на тему: "9 мая - День Победы!""
    ["seo_title"] => string(60) "konspekt_vospitatelskogo_zaniatiia_na_temu_9_maia_den_pobedy"
    ["file_id"] => string(6) "484911"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1541932447"
  }
}
object(ArrayObject)#864 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(169) "Конспект занятия для подготовительной группы «9 мая – День Победы» (проектная деятельность)"
    ["seo_title"] => string(80) "konspekt_zaniatiia_dlia_podgotovitelnoi_gruppy_9_maia_den_pobedy_proektnaia_deia"
    ["file_id"] => string(6) "550362"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1589879449"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства