kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эта разработка является конспектом урока татарского языка.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.»

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч



Максатлар:

  • җөмләнең иярчен кисәкләре һәм җөмләнең иярчен кисәге буларак, аергыч турында яңа белемнәрне бергәләп туплау һәм өйрәнү;

  • җөмләдә аергычны табу, билгеләү алгоритмын төзү;

  • төркемдә бергәләп эшләү күнекмәсен формалаштыруны дәвам итү;

  • сөйләм байлыгын, аралашу теләген үстерүне дәвам итү.

Дәрес төре. Гамәли дәрес

Күрсәтмә әсбаплар: презентация, биремле карточкалар, мәкальләр язылган карточкалар, сораулар белән карта һ.б.

Метод һәм алымнар (структуралар): өлешчә эзәнү, сүзлек һәм дәреслек белән эш, тимбилдинг структуралары, инсайд-аутсайд-сёкл, релли робин, микс пэа шэа, тэйк оф-тач даун, финк-райд-раун-робин, сте зе класс, континиус раунд робин, релли коуч, сингл раунд робин, фэн-н-пик.

Дәреслек. Ф.Ф.Харисов,Ф.М.Хисамова,Ч.М.Харисова 3 сыйныф татар теле,2013



Дәрес барышы



Дәрес этаплары

Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

Структуралар

Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы.

Уңай психологик халәт булдыру.

  • Исәнмесез укучылар, кунаклар.

Укучылар бүген бездә кунаклар. Без бүген сезнең белән яңа алымнар (структуралар) кулланып татар теле дәресен алып барырбыз.

  • Кла-а-а-асс, сез дәрескә әзерме?

  • Әзе-е-е-е-р. (укучылар кулларын күтәрәләр)



Сорау. Узган дәрестә сез ниләр эшләдегез? Уйлыйбыз (5 сек.).

Исәнләшәбез.

Сорау. Тышта яз хакимлек итә. Язга хас билгеләрне санагыз. Уйлыйбыз (5 сек.).

Бер укучы үзенең фикерләрен 30 секунд эчендә иптәшенә җиткерә. Икенчесе тыңлый, иптәше сөйләп бетергәч, үзенең тәэсирләрен белдерә. Аннан алышынабыз.

(Бер парны уртага чыгарам. Нинди яз билгеләрен санады, икесеннән дә сорыйм)

Өй эшен тикшерү (проект эше)

Укучылар ,сез төзегән текстларда нинди сыйфатлар кулландыгыз?

Алар кайсы сүзләрне ачыклап килде?

Сыйфатларны ачыклап килгән сүзләрне без нәрсә дип атыйбыз?(сыйфатланмыш)

Сыйфатланмыш ,гадәттә, нинди сүз төркеме белән белдерелә? (исем белән)

Дәфтәрне ачыгыз, бүгенге числоны язып куегыз

292 нче күнегү эшлиләр-күчереп язалар,баш кисәкләрне сызалар

Аннары соң НИНДИ? Соравына җавап биргән сүзләр астына дулкынлы сызык сызалар(аларның сыйфат икәнен искәртәләр)

Ни өчен дулкынлы сызык белән сыздык?Алар җөмләнең нинди кисәкләре???(уйлап карыйлар)





Аларга кайсы сүзләрдән сорау куела?Димәк алар ияреп киләләр.

Актуальләштерү .Белемнәрне тигезләү



Иярчен кисәкләр

Димәк җөмлә нәрсәдән тора? Тактада төзелгән схеманы тутыралар

  • Сез, бу схемага карап, нәрсәләр сөйли аласыз?

Уйлыйбыз. (схема презентациядә, 1 слайд)



Җөмлә кисәкләре һәм аларны билгеләүче шартлы билгеләр



Җөмлә



Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр

Ия хәбәр аергыч һ.б

Сораулары

Без дулкынлы сызык белән сызган кисәк аергыч була

Безнең бүген өйрәнәсе темабыз нинди?(укучылар җавабы)





Схемага карап, бүгенге дәрес темасын формалаштырыгыз. Ни

өчен шулай уйлыйсыз? Иңсә күршегез белән бергә уйлагыз.

- Дәрес темасы – Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч (2 слайд)

(Чөнки без җөмләнең баш кисәкләрен өйрәндек, иярчен кисәкләрен өйрәнмәдек, һ.б.)

Дәфтәргә теманы язып куегыз.(Дәреслектән кагыйдәне укыйбыз138бит)

  • Темага карап, нинди уку мәсьәләләрен чишәрбез.

Уку мәсьәләләр (3 слайд):

  • Аергыч ни өчен җөмләнең иярчен кисәге дип атала?

  • Нәрсә ул аергыч? Аңа нинди билгеләр хас?

  • Җөмләдә аергычны ничек табабыз?

  • Сөйләмгә аергыч ни өчен кирәк?

Җитешкәнчә, бу мәсьәләләргә җавап табарга тырышырбыз.

Уку мәсьәләләрен чишү.

1 нче уку мәсьәләсен чишү

  • Аергыч ни өчен җөмләнең иярчен кисәге дип атала? (5 слайд)  Уйлагыз. Фикерләрне һәрберегез биткә языгыз, астына сызыгыз. (Төркемнәрдә фикерләшәләр ,1 укучы җавап бирә)



2 нче уку мәсьәләсен чишү.

  • Нәрсә ул аергыч? Аңа нинди билгеләр хас? Сорауны дәфтәргә

языгыз.

  • Искә төшерә алабыз.

  • Сүзлектән карый алабыз.

  • Дәреслектән өйрәнә алабыз.

Финк-райд-раун-робин

  • План буенча эшлибез. Искә төшерәбез. Уйлыйбыз.

Тикшерү.

Төркемнәрдән 2 нче укучы тора һәм урыннарын алмашалар. Аергыч турында туплаган мәгълүмат белән икенче өстәлдәге укучыларны таныштыра. Икенче өстәлләр тыңлый хатасы булса, төзәтә (2 мин.).

Үзбәя.



Ял итү мизгеле.

3нче уку мәсьәләсен чишү.

  • Җөмләдә аергычны ничек табабыз? (4 слайд) Сорауны дәфтәргә язабыз.(Үзләре төзеп карыйлар)

Бу мәсьәләне чишү өчен, дәфтәрдәге һәм дәреслектәге мәгълүматны тагын бер мәртәбә укыйбыз һәм җөмләдән аергычны табу алгоритмын төзергә тырышабыз. Төркемнән 4 нче укучы адымнарны язып бара, калганнар чират буенча үз фикерләрен 3 тапкыр (өч әйләнәдә) әйтәләр.

Җөмләдә аергычны билгеләү алгоритмы (5 слайд)

  1. Җөмләне укыйбыз.

  2. Исем белән белдерелгән сүзне табабыз. Бу сүз аерылмыш була.

  3. Аерылмышны ачыклаган сүзне Нинди? Кайсы? Ничә? Кемнең? Һәм башка сораулар куеп табабыз. Бу сүз аергыч була.

  4. Аергычның астына дулкынлы сызык сызабыз.

2 нче өстәлдәге 4 нче укучы алгоритм белән таныштыра.

Ныгыту

  1. Карточкалар белән эш

Өстәлдә мәкальләр язылган карточка бар. Ян иптәшең белән ике кешегә бер карточка алыгыз. Икегезгә бер карточка, бер каләм. Биремне укыгыз. Беренче җөмләне В укучы сөйли-сөйли эшли. А укучы карап тора, тыңлый, хата җибәрсә, 2 тапкыр әйтеп җибәрә. Дөресли. Аннан рольләрне алышысыз. Эшли башладык. Эшне алгоритмга карап башкарыгыз.

(6слайд)

Бирем. Мәкальләрне укыгыз. Ия, хәбәр, аергычны табыгыз, билгеләгез. Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен күрсәтегез.Һәр мәкальнең мәгънәсен аңлат

Ялкау шәкертнең китабы керләнми

Акыллы кеше сүз әйткәндә,әйтер сүзен чамалар

Балага иң куәтле кеше-ата

Бирем. Мәкальләрне укыгыз. Ия, хәбәр, аергычны табыгыз, билгеләгез. Аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен күрсәтегез. Һәр мәкальнең мәгънәсен аңлат

Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс

Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак

Акыллы сүз алтыннан кыйбат



Үзбәя.

  1. Текстны аергычлар белән тулыландыру

2.1. Укыйм, укучылар тыңлыйлар (7 слайд)

...яз җитте. ... күктә кошлар оча. ...җирне... үлән каплады. ...сыерчыклар туган якларына кайтты. Балаларның...тавышлары ишетелә.

Текстка ни җитми? Ни өчен ул коры, ямьсез яңгырый?

Уйлагыз. Һәр өстәлдә һәр укучы, тәртип буенча, 1 әйләнешкә 1 җавап әйтә. (Үзләре төзеп карый.)

Сайлап алу өчен сүзләр: җитез,ямьле,зәңгәр,беренче,дымлы,яшел,куанычлы,шат.

Текстка исем кушыгыз. Нәтиҗә ясагыз: аергычлар сөйләмдә ни өчен кирәк?

(8 слайд)Картина табарга

Өй эше

1.295нче күнегү

2.Иҗади эш (10 слайд)Үзегезгә ошаган бер картинага “җан керт” . Аергычлар кергән җөмләләр уйлап хикәя төзе

Йомгаклау

  1. Сорау-җавап

Өстәлләрдә сораулар язылган карталар бар. 1 нче укучы карталарны ала, веер кебек тота һәм 2 нче укучыга әйтә: “Теләсә нинди картаны ал”. 2 нче укучы картаны ала, сорауны 3 нче укучыга кычкырып укый. 5 секунд вакыт уйларга бирә. Вакыт үткәч, 3 нче укучы җавап бирә. 4 нче укучы башкалар белән бергә җавапны тыңлый һәм җавапны тикшерә, бәя куя, дөресли. Дөрес булса, мактый.

1 нче укучыдагы карталар 2 нче укучыга күчә, димәк, рольләр дә күчә.

Карталарга язылган сораулар.(9слайд)

  1. Аергыч җөмләнең нинди кисәге?

  2. Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклый?

  3. Аергычка нинди сызык сызыла?

  4. Нинди сүз төркемнәре аергыч була ала?

  5. Аергычны җөмләдә ничек табабыз?

  6. Аергычны ияртеп килгән сүз ничек атала?

  7. Аергыч нинди сорауларга җавап бирә?

  8. Аергыч белән аерылмыш сүзтезмәме?

  9. Аергыч нинди җөмлә кисәкләрен ачыклый ала?

10.Сыйфат җөмлә ахырында килсә,нинди җөмлә кисәге була?

Рефлексив бәяләү этабы

Уйла һәм җавап яз.

Бланклар таратыла һәм эш тәмамлангач җыеп алына

Фио

Мин дәрестә ниләр эшләдем?



Нинди максат белән эшләдем?



Мин нәрсәләр белдем?



Бу белемемне киләчәктә куллана аламмы?



Нәрсәне мин белмим?


Бәяләү

Дәресне тәмамлау.Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез, “биш”не бирәбез




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Автор: Вафина Гульнара Анваровна

Дата: 11.10.2018

Номер свидетельства: 480346

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(76) "Конспект на тему "Хәлләр, аларның төрләре""
    ["seo_title"] => string(43) "konspiekt_na_tiemu_kh_ll_r_alarnyn_torl_rie"
    ["file_id"] => string(6) "468699"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1525705615"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "Сыйфат темасын кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(24) "syifat-tiemasyn-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "119919"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1413553755"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства