kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

?ырчы кошлар

Нажмите, чтобы узнать подробности

Белем бир? максаты: Кошлар турында кызыклы, файдалы итеп а?лату. Фикерл?рен ?йт? бел?л?рен? иреш?.

Фикер с?л?тен ?стер? максаты: сингапур укыту алымнарын, т?нкыйди фикерл?? технологиясе алымнарын кулланып, укучыларны? аралашу к?некм?л?рен, логик фикерл?? с?л?тен, м?ст?кыйльлекл?рен, и?ади активлыкларын ?стер?г? ярд?м ит?, укучыларны? ?з фикерл?рен тиз ??м т?г?л ?йт? бел?л?рен? иреш?, шулардан чыгып н?ти?? ясый бел?л?рен? иреш?;

Т?рбияви максат: кошларга сакчыл караш, соклану, ярату хисе т?рбиял??, аларга ярд?м ит?г?, табигатьне саклауга тел?к уяту.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«?ырчы кошлар »









Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе гомуми белем

муниципаль учреждениесе









6 нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе

Тема: Җырчы кошлар

















Автор: Якупова Йолдыз Гамир кызы,

беренче квалификацион категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы



2015 нче ел







Белем бирү максаты: Кошлар турында кызыклы, файдалы итеп аңлату. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү.

Фикер сәләтен үстерү максаты: сингапур укыту алымнарын, тәнкыйди фикерләү технологиясе алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат: кошларга сакчыл караш, соклану, ярату хисе тәрбияләү, аларга ярдәм итүгә, табигатьне саклауга теләк уяту.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация, кошлар тавышы язылган диск, дәреслек: Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.

Дәрес тибы: тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча: информацияле текст белән эш

Кулланылган структуралар:

Мэнэдж-мэт

Си-финк-уандэ

Плейсмэт консенсус

Дәрес планы.

  1. 1.Оештыру моменты. Эшкә кызыксыну тудыру

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Хәерле көн!

  • Утырыгыз.

Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, – диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк һәм бер- беребезгә елмаеп карыйк.Мин сезнең белән танышуыма бик шат. Сез барыгыз да шундый матурлар, акыллылар, тырышлар. Дәресебез дә матур үтәр дип уйлыйм. Әйдәгез, эшкә керешик.

2. Өйгә эшләрне тикшерү. Хаталарны төзәтү.

3. Уку мәсьәләсен кую.

–Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасын белергә сезгә табышмак ярдәм итәр. Уйлап карагаз әле, дәресебезнең темасы нинди икән?:

Йомырка сала, бала чыгара,

Баласы үсеп, канат чыгара.

Биек күкләргә оча омтылып

Бу нәрсә булыр? Я, әйтеп кара!

(кош)

  • Димәк, бүген без сезнең белән кошлар турында сөйләшербез. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да, игътибар белән тыңлагыз әле. (Кошлар тавышын тыңлыйлар)

  • Болар, укучылар, җырчы кошлар (певчие птицы). Нишләп соң без бу кошларны тирә-ягыбызда күрмибез, тавышларын да ишетмибез? (чөнки алар җылы якка очып киткәннәр)

Мэнэдж-мэт структурасы. Тактада кош исемнре язылган. Хәзер төркемнәрдә шул кош исемнәрен ике баганага аерып язарга кирәк булыр. Ни өчен ике баганага?

(аккош, песнәк, карга, күгәрчен, күке, торна, тукран, чыпчык, сыерчык, сандугач, карлыгач, кызылтүш)

2 нче өстәлдән 4 нче номерлы укучыбездә кышлаучы кошларны атый. 1 нче өстәлдән 4 нче номерлы укучы күчмә кошларны атый.

Кышлаучы кошлар Күчмә кошлар

Песнәк аккош

Күгәрчен күке

Тукран торна

Чыпчык сыерчык

Кызылтүш сандугач

Карга карлыгач


4. Уку мәсьәләсен чишү.

Китаптагы текст белән эш.

–Ә хәзер китапларыгызның 112 нче битен ачыгыз.

Текст өстендә эш.

Сүзлек эше:

Миләш чыпчыгы- дрозд-рябинник

әрәмә- урёма

кушыла- присоединяются

таң атканчы – до зари

  • Текстны уку

  • Тәрҗемә итү;

  • Сораулар бирү:

  • Миләш чыпчыгы кайда сайрый?

  • Тургай кайда сайрый?

  • Сандугач кайда сайрый?

  • Нинди кош шатлык җырчысы?

  • Ни өчен сандугач, тургай, миләш чыпчыгы шәһәрдә яшәми. Алар ирек ярата, иректә генә җырлыйлар.

Физминутка. Микс-фриз-груп структурасы. Музыка яңгырый, укучылар сыйныфта хәрәкәтләнәләр, музыка бетүгә тынып калалар, команда көтәләр.

– нинди кошлар яңгыр буласын белдерәләр? (карлыгачлар)

Кайсы кош җылы яктан беренче кайта? ( кара карга)

5. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

мэнедж-мэт структурасы. 2 нче һәм өченче номерлы укучылар иңбаш партнерларына – партнер по плечу җавап бирәләр.

Ситуатив күнегү. Как скажешь однокласснику:

  • Что родители тебе на день рождения подарили попугая;

  • Что жаворонок – певец радости;

Спроси:

  • Где поет соловей? Где поет дрозд-рябинник?

Си-финк-уандэ структурасы (раздражитель-картинка).

  • Укучылар, рәсемгә карагыз, күзәтегез, нәрсә күрәсез? Төркемнәрдә эшләгез. (мэнедж-мэт буенча 3 нче өстәлдәге 1 нче номерлы укучы сөйли).

  • Кыш көне кошларга азык табу бик авыр, шуңа күрә, укучылар, җимлекләр ясагыз. Кошларга ашарга нәрсәләр бирәләр? (ипи валчыклары, ярма, май, орлык, көнбагыш һ.б.)

  • Кошлар безгә ни өчен кирәк?

  • Балалар: алар матур сайрыйлар, кешеләргә файда китерәләр, агачтагы корт-кычларны юк итәләр.Сагызны җиргә ыргытырга ярамый!

Плейсмэт консенсус (генерирование идей, принятие командного решения)

– Әйтегез әле, ни өчен кошлар күчеп йөриләр? (көн озынлыгы үзгәргәнгә һәм азык эзләп) Фотопериодизм, изменение продолжительности светового дня, в поисках пищи).

–Кошларның туган җирләре кайда? (кайда туалар)

  • Ә менә күчмә кошлар туган якларын ничек табалар икән? (кояш һәм йолдызлар буенча).

Кешеләрне кошлар белән дә чагыштыралар. Әйдәгез әле сез дә үзегезне тикшереп карагыз.

  1. Батыр, кыю егет – бөркет, лачын

  2. Күп сөйләүче кеше – саескан

  3. Матур җырлаучы кеше – сандугач

  4. Матур кыз – аккош.

Тагын бер кызыклы мәгълүмат: кешенең кайсы айда тууына карап, аның холкын белеп була икән! (слайд)

Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

  • Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Өстәлегездә түгәрәкләр бар.

  • Миңа дәрес кызыклы булды, шулар яшел түгәрәкне күтәрәләр.

  • Миңа авыр булды (зәңгәр түгәрәк)

  • Мин аңладым (кызыл түгәрәк)

  • Билгеләр кую.

Өй эше. Кошлар турында табышмаклар алып килергә. ...

Кошларга ярдәм итик!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
?ырчы кошлар

Автор: Якупова Юлдуз Гамировна

Дата: 26.02.2015

Номер свидетельства: 179100

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(90) "Воспитательный час на тему: "Без - Тукайлы халык !" "
    ["seo_title"] => string(49) "vospitatiel-nyi-chas-na-tiemu-biez-tukaily-khalyk"
    ["file_id"] => string(6) "129264"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415650402"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства