kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок на тему "Сәламәтлек – зур байлык".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү. Диалогик сөйләмне үстереп, монологик сөйләмгә чыгу. Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок на тему "Сәламәтлек – зур байлык".»


Тема: Сәламәтлек – зур байлык.

Максат:. Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне кулланышка кертеп, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерүне дәвам итү; Диалогик сөйләмне үстереп, монологик сөйләмгә чыгу. Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Укучыларның актив фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: карточкалар, компьютер, таблицалар,рәсемнәр,интерактив такта,магнитафон.


Дәрес барышы


1. Оештыру өлеше (психологик уңай халәт тудыру)

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исщнмесез!

- Без исәнләшкәч,бер-беребезгә нәрсә телибез?

-Исәнлек,саулык,сәламәтлек телибез.

-Ни өчен?

-Чөнки исәнлек булмаса безнең кәеф булмый.



Слайд№1.(Сыйныфта ике урында кояшлы көн, болытлы көн сурәтләнгән рәсемнәр.Укучыларга аларның кәефенә туры килгән рәсем буенча кулларын күтәрергә кушыла.)

-Бүген кемнең кәефе беренче рәсемгә туры килә.?Ни өчен?

- Чөнки минем кәефем бик яхшы. (кәефем начар, һ.б.)

2. Актуальләштерү

2.Слайд№2 Рәсемдә авыручы бала.



-Укучылар ,әйтегез әле Алсу сәламәтме?

-Юк,ул авырый.

-Аның нәрсәсе авырта икән,сез ничек уйлыйсыз?

- башы әйләнә -теше сызлый

-башы авырта -эче авырта

-йөрәге авырта -тамагы авырта

-тән температурасы югары



3.Җавап бир:

Алеша,синең сәламәтлегең ничек?

Син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

Кышын син чаңгыда йөрисеңме?

Җәен су коенасыңмы?

Кем футбол уйнарга ярата?

Синең башың авыртмыймы?

Тән температураң югары түгелме?



-Яхшы укучылар,әйбәт җавап бирдегез.Ә хәзер мин сезгә төрле ситуацияләр тәкъдим итәм.



4.Коммуникатив биремнәр.

Настя, спроси у Кати о ее здоровье.

Артем,спроси у Карины, не болит ли у неё горло.

Гузель, узнай, какая у Артура температура.

Спроси друга, какими видами спорта он занимается.

Поинтересуйся, любит ли твой друг играть в теннис.

Амир ,спроси у Ангелины, не болит ли у неё зуб.

3.Төп өлеш.

-Һәрберебез сәламәт булырга тели. Ә сәламәт булу – ул үзебездән тора.


5-.Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

  • Дөрес тукланырга;

  • Дөрес йокларга;

  • Спорт белән шөгыльләнергә;

  • Шәхси гигиена таләпләрен үтәргә;

  • Дөрес көн режимы булдырырга;

  • Тәмәке тартмаска, сыра эчмәскә.


  • Без сезнең белән сәламәтлек турында шигырьләр укыдык,мәкальләр өйрәндек. Әйдәгез мәкальләрне искә төшерик әле.



  • Саф һава – (тәнгә дәва).

  • Саулык – (зур байлык).

  • Сәламәт тәндә – (сәламәт акыл).

  • Таза булсаң – ( таш та ярып була).

  • Авыру ишектән керә – ( энә тишегеннән чыга).

  • Авыруга алтын карават та – (ярдәм итмәс).

  • Бурычын яшергән бөлгән – (авыруын яшергән үлгән).

  • Байлыкның башы – (тазалык).

  • Матурлык – (сәламәтлек билгесе).

-Ә үткән дәрестә “Сәламәтлек – зур байлык” дигән текст укыдык.Тексны тагын бер кат укып чыгыйк әле.Артем укый. Слайд№3


6 -Хәзер төркемләп эшлибез.Һәр төркем аерым тема буенча эшләячәк.(рәсемнәр бирелә)

I –«Сәламәтлек- зур байлык”-Сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк?”(брошюра ясыйлар)

II- “Сәламәтлек өчен нәрсә зарарлы?”(плакат ясыйлар һәм яклыйлар)

III- “Спорт һәм сәламәтлек”(китап ясыйлар)

-Сезгә 5 минут вакыт бирелә.(музыка уйный)

-Укучылар,вакыт бетте,сез әзерме?Сүзне 1нче төркемгә бирәбез. Слайд№4

-Сүзне 2нче төркемгә бирәбез.(такта янында яклыйлар) Слайд№5

- Сүзне 3нче төркемгә бирәбез.Слайд№6

-Миңа җавапларыгыз бик ошады,бик тырышып эшләдегез хәзер хәрәкәтләнеп алабаз.Уртага чыгыгыз!


7 Команда бирелә. Слайд№7

1)-Хәзер йөзәбез.(Музыка уйный,йөзү хәрәкәтләре ясыйлар,музыка туктый, парлап басалар)

-Кем нинди спорт төре белән шөгыльләнә,шул турыда сөйләшәбез.

-Тәмамлыйбыз.Әйдәгез бу парны тыңлыйк әле.

2)-Хәзер чаңгыда йөрибез.

-Казанда булган универсиада турында сөйләшәбез.

-Тәмамлыйбыз.Әйдәгез бу парны тыңлыйк әле.


3)-Хәзер төрле спорт төрләре белән шөгыльләнәбез.

-Сочида булачак Олимпиада турында сөйләшәбез.

-Тәмамлыйбыз.Әйдәгез бу парны тыңлыйк әле.


8-Ә хәзер кроссворд чишеп алабыз. Уен.” Могҗизалар кыры”

1. Бирем: 10 спортчы, 2 командага бүленеп, кәрзиннәргә туп ыргытып уйный. Бу нинди уен? (баскетбол) Слайд№8,9

2. Атаклы шахматчаның фамилиясе. (Каспаров) Слайд№10,11

3. Боз өстендә шуу өчен аякка кияләр. (тимераяк) Слайд№12,13

4. Спортчылар, 2 командага бүленеп, туп тибеп уйныйлар. Бу нинди уен? (футбол) Слайд№14,15













9. Пантомима.

А) Укучы хәрәкәтләр ярдәмендә спорт күнегүләрен тасвирлый (чаңгыда шуу, гер күтәрү, тимераякта йөрү, сикергеч бау белән сикерү, футбол, хоккей уйнау, волейбол, теннис уйнау, баскетбол уйнау, суда йөзү, штанга күтәрү һ.б.). Калган укучылар хәрәкәтләрне сүз белән әйтеп бирә.


10.- Ә сәламәт кеше нинди була соң?


-Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Җавабы дөрес булса, кул чабабыз, дөрес булмаса аякларны тыпырдатабыз.


Сәламәт кеше


-көчле


-ак чырайлы


-чибәр, ялкау


-адымнары тиз


-шат күңелле


-әкрен кыймылдый


-хәрәкәтчән


-төз гәүдәле, алсу йөзле


-кәкрәеп йөри.


-Әйе, укучылар, сәламәт кеше- көчле, адымнары тиз, шат күңелле, хәрәкәтчән, төз гәүдәле, алсу йөзле була. Слайд№16


Сәламәт буласың килсә.

Спорт белән шөгыльлән,

Чаңгыда йөгер, футбол тип,

Коен салкын су белән

Безнең киңәшләрне тотып

Исән-имин торыгыз,

Саулык-олы байлык, диләр

Сау-сәламәт булыгыз!

4.Йомгаклау.

1.Дәрескә йомгак ясау. Слайд№17

2.Билгеләр кую.

3.Өй эше бирү. Слайд№18

Үзегезгә ошаган спорт төре турында 8-10 җөмләле хикәя төзеп килергә.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Урок на тему "Сәламәтлек – зур байлык".

Автор: Мубаракшина Гузель Гарифзяновна

Дата: 26.12.2016

Номер свидетельства: 373649

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(82) "Конспект урока на тему "?илк?нн?р ?илд? сынала" "
    ["seo_title"] => string(50) "konspiekt-uroka-na-tiemu-zh-ilk-nn-r-zh-ild-synala"
    ["file_id"] => string(6) "233967"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1443291752"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства